2015 елның 6 февралендә Новосибирск шәһәренең сәнгать музеенда “Шүрәле иле” исемле күргәзмә ачыла. Анда татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләренең герое – Шүрәлегә багышлап Благовещенск, Алабуга, Казан, Чаллы, Мәскәү, Омск, Санкт-Петербург һәм Уфа рәссамнары төрле техникада башкарылган йөздән артык сынлы сәнгать хезмәте тәкъдим итә.
Әлеге “Шүрәле иле” төбәкара сәнгать проекты Уфаның Н.Лотфуллин исемендәге Заманча сәнгать музее һәм Мәскәүнең Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм итү фонды тарафыннан тормышка ашырыла. Беренче шундый күргәзмә 2011 елда оештырылган иде, шушы узган еллар эчендә “Шүрәле иле” Россия шәһәрләре буенча сәяхәт итә.
sib.fm