Яңалыклар
2026 елда Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 140 ел тулу уңаеннан, Татарстан Милли музее Нәҗип Җиһановның (1911-1988) «Кырлай» симфоник поэмасы (1946) белән таныштырачак. Музей директоры Айрат Фәйзрахманов «Татар-информ» агентлыгына сөйләгәнчә:«Бу – киң җәмәгатьчелеккә аз билгеле әсәр,...
Халыкара туган тел көне уңаеннан, Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары Габдулла Тукай әдәби музеенда иҗади чарада катнашты.
Казанда язучы Галимҗан Гыйльмановның Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Тукайның мең сере» китабы тәкъдим ителде.
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукай дөньясына сәяхәт» республика иҗат конкурсы (7+) игълан ителде.
Рөстәм Миңнеханов Ислам дөньясы оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры белән очрашуда Тукай исемендәге Халыкара премияне гамәлгә куярга тәкъдим итте.
Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында 2026 елның көзендә Габдулла Тукай әсәрләрендәге персонажларга багышланган «Шүрәнбай» косплей фестивале узачак.
Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Идрис Газиев Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан лекцияләр циклын башлады.
Казанда «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме бөек шагыйрь Габдулла Тукай тууына 140 ел булу уңаеннан «Тукай. Ярлыкагыл» дип исемләнгән спектакль (6+) куйды.
Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты кысаларында укырга тәкъдим ителгән әсәрләр исемлеге чыкты.
2026 елның 15 февраленә кадәр Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителә.