ТАТ РУС ENG

Педагоглар өчен «Шагыйрь бишеге» автобус экскурсиясе

Фото: g-tukay.tatmuseum.ru.Фото: g-tukay.tatmuseum.ru.

2025 елның 11 сентябрендә Габдулла Тукай әдәби музее Казан шәһәренең Совет районындагы мәктәпләрдә милли мәгариф мәсьәләләре буенча директор урынбасарлары өчен «Шагыйрь бишеге» дигән автобус экскурсиясе үткәрде. Маршрут Казанда башланып, Казан артының Тукай урыннары буйлап узды.

Габдулла Тукай әдәби музеенда экскурсантлар шагыйрьнең шәхси әйберләрен күрде, ә Әтнә туган якны өйрәнү музеенда аларга Даутов йорты һәм Тукайның Олы Әтнә авылына баруы турында сөйләделәр. Педагоглар шулай ук Арча районында шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта Тукаевлар гаиләсенең музей-йортында һәм Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей-комплексында да булды.

 

12.09.2025. G-tukay.tatmuseum.ru

Комментарий язарга


*