Үзбәкстан Үзәк дәүләт архивында Г. Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» труппасы гастрольләренең Төркстанда нинди шартларда узуын һәм андагы патша даирәләренең аңа мөнәсәбәтен ачыклаган кызыклы гына документлар табылды.
Татар театр труппалары 1911 елдан Төркстанга гастрольләргә чыга башлыйлар. «Алар арасында Г. Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» һәм Касыйм Шамил, Гыйззәтуллина-Волжская җитәкчелегендәге «Нур» труппалары күренекле урын алып тордылар» («История Узбекской ССР», т. II, 1968, стр. 489) .
Билгеле булганча, 1910 ел ахырларында Россия буйлап илнең иҗтимагый-политик һәм культура тормышын җанландырып җибәргән, шулай ук халыкларның якынаюына, бер-берсен баетуына этәргән яңа революцион дулкын күтәрелде. Бу чорда бер культураның икенчесенә үтеп керүе яңа прогрессив һәм революцион идеяләрнең киң күләмдә таралуына зур ярдәм итте. Нәкъ менә шуның өчен дә алдынгы, демократик карашлы Г. Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» труппасының Төркстандагы гастрольләре патша администрациясендә шик тудырдылар. Мәсәлән, 1913 елда «Сәйяр» труппасының Төркстанга гастроле алдыннан Казан жандарм управлениесе Төркстанның район охранка бүлеге начальнигына мондый эчтәлекле рапорт җибәрә:
«Актер Габдулла Кариев — прогрессив карашлы кеше. Казанда ул һәрвакыт мөселман студентлары һәм укучы татар яшьләре белән аралашып торды. Санап кителгән шәһәрләрдә (Рапортта Ташкент, Сәмәрканд, Бохара, Нәманган, Коканд, Андижан, Чарджой, Мерв һәм гастрольләр узачак башка шәһәрләр күрсәтелгән.) дә Кариев татарның прогрессив элементы белән очрашып, Казанга кайтканнан соң аны Казанның прогрессив мөселманнары белән бәйләнешкә кертәчәк» (Үзбәкстан ССР Үзәк дәүләт архивы. 461 ф. I тасв., 1314 эш, 37 бит.).
Бу рапортны алгач, 1913 елның 11 маенда Төркстанның район охранка бүлеге начальнигы подполковник Сизых Төркстан генерал-губернаторы канцеляриясенә Урта Азия һәм Ташкент тимер юллары жандарм офицерларының Кариевны күзәтү астына алачакларын хәбәр итә. Труппа чыгыш ясаячак 13 пунктның жандарм бүлекләре начальникларына Габдулла Кариевны күзәтергә кушылган яшерен циркулярлар җибәрелә. Бу циркулярларның үтәлеше турында Сәмәрканд жандарм-полиция бүлеге начальнигы түбәндәге рапортны җибәрә:
«Хәбәр итәм: Габдулла Кариев «Сәйяр» труппасы белән Яңа Бохарага килеп төште, күзәтү астына алынды, нәтиҗәләрен өстәмә рәвештә юллармын» (Шунда ук, 36 бит.). Татар артистларының Төркстандагы гастрольләре Европаның чынбарлыкны реалистик яктыртуга корылган алдынгы театр сәнгатен җирле халык арасында пропагандалауга ярдәм итте. Театр сәхнәсе наданлыкны, фикри торгынлык, консерватизмны, яшәп килүче җәмгыятьнең башка тискәре якларын тәнкыйть итү өчен җайлы трибуна иде. Татар халкы белән үзбәкләрнең тел һәм рухи якынлыгы татар спектакльләрен җирле халык өчен аңлаешлы һәм үтемле итте. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, кайчак бу спектакльләргә катнашу өчен үзбәк халкын чын күңелдән яратучы артистлар чакырыла иде. Татар театры үзбәк халкының театр сәнгате формалашуында да әһәмиятле роль уйнады.
Ташкент, 1974.
(Чыганак: Габдулла Кариев . Мәкаләләр, истәлекләр, документлар. — Казан, Тат. кит. нәшр., 1976. – 230 б.).