Татар театрына нигез салучыларның берсе, «Сәйяр» труппасының җитәкчесе һәм комедия авторы Габдулла Кариев безгә яхшы таныш.
Мулланур Вахитов Габдулла Кариевның сәнгать, культура өлкәсендәге эшчәнлегенең демократик характерда булуына басым ясап, аның халыкны агарту юлындагы хезмәтенә югары бәя бирә («Мусульманская газета», Петербург, 1914, 20 апрель).
Г. Кариевның политик эшчәнлеге бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Аның эшчәнлегенең нәкъ әнә шул ягына басым ясаучы М. Вахитов мәкаләсе безне архив шүрлекләрен актарырга этәрде. Хәзергә аз материал табылды. Әмма табылган кадәресе дә, безнең карашыбызча, шактый кызыклы.
Казан жандармерия идарәсе 1913 елның 4 май карарында (ТАССРнын. Үзәк дәүләт архивы, 2 фонд. 3612 эш, 32 бит.) Г. Кариев тарафыннан яшерен җыелыш оештырылуы фактын билгеләп үтә. Жандарм шымчылары махсус бүлеккә Г. Кариев катнашында Г. Коләхметов квартирында үткәрелгән икенче бер җыелыш турында да хәбәр итә (Шунда ук, 36 бит).
Охранка Кариевның һәр адымын күзәтә башлый.
Яшерен шымчылар охранкага «Сәйяр» труппасының маршрутын бирәләр (аңарда барысы 20 шәһәр санала).
«Казанда яшәгәндә ул (Г. Кариев — Р. Н.) һәрвакыт мөселман студентлары һәм укучы татар яшьләре белән очрашты. Саналган шәһәрләрдә дә (сүз «Сәйяр» труппасының маршруты турында бара — Р. Н.) Кариев татарның алдынгы катлаулары белән аралашыр дип уйларга кирәк» (ТАССРнын. Үзәк дәүләт архивы, 2 фонд. 3612 эш. 49 бит.), — дип яза жандарм агентлары.
Жандармнар, Кариевның һәр адымын күзәтеп торсалар да, аны кулга алмыйлар. Ни өчен? Бәлкем, аның турында күбрәк беләселәре килгәндер. Ул кадәресен ачыклый алмадык.
1913 елның 18 маенда Саратов жандармерия идарәсе начальнигы Казанга Г. Кариев турында түбәндәгеләрне белдерә:
«9 майда күзәтү астына «центральный» алынды».
Шунда ук Кариевның «Голос саратовца» газетасының элеккеге эшчесе Федоров, рус-татар мәктәбе укытучысы Юскаев һәм крестьяннар белән очрашуы әйтелә (Шунда ук, 54 бит.). Социалистик эчтәлекле брошюралар тәрҗемә иткәне өчен Юскаевның ул елларда суд хөкеменә тартылуы билгеле.
Труппа Астраханга чыгып киткәч, жандармнар анда да бу турыда хәбәр итәләр.
1915 елның 10 январенда Казан жандармнары Полиция департаментына Кариевның сугыш кырында врачлык ярдәме күрсәтү буенча мөселман съездында катнашуын һәм 1914 елның 30 декабренда Петербургтан Казанга кайтуын хәбәр итәләр. Ул съездда яшерен резолюцияләр кабул ителә. Шул исәптән «әгәр сугыштан соң революция кузгалса, мөселманнар нинди тактика тотарга тиешлеге» әйтелә (ТАССРның Үзәк дәүләт архивы, 2 фонд. 2886 эш, 8 бит.). Полиция департаменты Казан жандармерия идарәсеннән яшерен резолюцияләрнең асылын ачыклауны сорый.
Бернинди эзәрлекләүләр дә, һичбер төрле чикләүләр дә Кариевны халыкка хезмәт итү эшеннән туктата алмаган.
(«Совет әдәбияты», 1960, № 4.)
(Чыганак: Габдулла Кариев . Мәкаләләр, истәлекләр, документлар. — Казан, Тат. кит. нәшр., 1976. – 230 б.).