Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда даими рәвештә “Тукай һәм аның даирәсе” циклыннан төрле кичәләр уздырыла. Шундый чараларның чираттагысы – 2014 елның 25 сентябрендә үткәреләчәк. “Сөй халыкны…” дип исемләнгән бу чара күренекле шагыйрь, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 125 ел тулуга багышлана.
Әдәбиятка С.Сүнчәләй лирик шагыйрь булып килеп керә. Шагыйрьнең фикер ныклыгына, иҗатының камиллегенә Тукайның да йогынтысы булган.
Алар беренче мәртәбә 1910 елның маенда очрашалар. Соңыннан Сарашка укытучылык эшенә кайтып киткәч тә, С.Сүнчәләй Тукайга Байронның “Шильон мәхбүсе” әсәренең тәрҗемәсен җибәрә. Тукай аны, кайбер төзәтмәләр кертеп, үзенең кереш сүзе белән бастырып та чыгара. Әлеге китапны Г.Тукай әдәби музее экспозициясендә күрергә мөмкин. Ике шагыйрьнең хат алышулары бер ел чамасы дәвам итә, С. Сүнчәләй истәлекләреннән күренгәнчә, ул Тукайдан уникеләп хат ала. 1911-1912 елларда алар аралашып яшиләр, Тукайның “фәкыйрь генә, күңелле генә” бүлмәсендә күп вакытларын сөйләшеп уздыралар. Бу аралашу, һичшиксез, Сүнчәләйне фикри яктан да, хисси яктан да баеткан. Аның Тукайга багышлаган шигырьләре әнә шул хакта сөйли.
Сүнчәләй иҗатының зур өлешен тәрҗемә һәм ияреп язылган әсәрләр биләп тора. Аның игътибарын җәлеп иткән авторлар: Жуковский, Крылов, Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Тургенев, Майков, Никитин, Шевченко, Надсон, Блок, Байрон, Гете, Гюго…
Фаҗигале утызынчы елларда С.Сүнчәләй өстендә кара болытлар куера башлый. Аның “контрреволюцион солтангалиевче” икәнлеге “ачыла”, иҗатына кара тамга сугыла. 1929 елның 28 февралендә кулга алынып, төрмәләрдә иза чигүләрдән соң, 1937 елда атып үтерелә.
Кичәдә тамашачыларга С.Сүнчәләйнең шәхси әйберләреннән торган күргәзмә дә тәкъдим ителәчәк. Анда шагыйрьнең шәхси документлары, якыннарына, дусларына язган хатлары, репрессияләнгәннән соң Бутырка төрмәсендә утырганда, хаксызга кулга алынуы турында аңлатып, аклауларын өмет итеп Сталинга язган үтенече, үзе чыгарган көйләргә язган ноталары, үз кулы белән эшләгән рәсемнәре урын алачак. Бу экспонатлар С.Сүнчәләйнең абыйсы Шәриф гаиләсендә сакланган. Соңыннан Шәрифнең хатыны Сорур ханым аларны Россиянең дәүләт архивына тапшыра. Аларның бер өлешен 1979 елда Нәҗип Нәккаш Казанга Милли музей һәм ТӘһСИ фондларына алып кайта. Сакланып калган материаллар арасында Тукай турында истәлеге, 1919-1921 елларда алып барган шәхси көндәлеге, Й. Акчурага багышлап язылган шигыренең кулъязмасы, 1913 елда басылып чыккан шигырьләр җыентыгы, Сүнчәләй төрмәдә утырганда аңа хатыны Әминәдән килгән хатлар, рус шагыйре Изабелла Гринева тәрҗемә иткән С. Сүнчәләй биографиясе тәрҗемәсе аеруча игътибарга лаек. Ә И. Гриневская белән язышкан 20 ләп хаты Мәскәү шәһәрендә, Россиянең үзәк дәүләт әдәбият һәм сәнгать архивында саклана. Хатыны Әминә Милушевага, кызы Таһирәгә язган хатлары, озак кына Р. Ишморат архивында сакланып, соңыннан Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ фондында урын ала.
Талантлы шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе С. Сүнчәләйне искә алу кичәсендә күренекле галимнәр, сәнгать осталары, театр училищесы студентлары катнашачак.
Г.Тукай әдәби музее