ТАТ РУС ENG

Шүрәле гарәп илләрен гизә


Габдулла Тукайның данлыклы “Шүрәле”сен бүген дөньяның унбиш милләт баласы укый ала. Татар шагыйренең әлеге әсәрен хәзер гарәп балалары да укый ала.
Татар әкиятен гарәпчәгә тәрҗемә иткән шагыйрь Әшраф Әбуль Язидның Казанга беренче генә килүе түгел. Кувәйтта нәшер ителә торган «Әл-Араби» журналы хезмәткәре Әшраф Әбуль Язид Тукай әкиятенең тәрҗемә ителүе турында сөйли. Мисыр язучысы Татарстанның хәзерге заман шагыйрьләре белән дә кызыксына. Киләчәктә әдәбият сөюче гарәпләр Ләис Зөлкарнәй иҗаты белән дә таныша алыр дип уйлыйбыз. Казан кунагы күңеленә татар шагыйренең иҗаты хуш килгән.

— Әшраф, Тукай турында кайдан ишеттегез?
— Беренче тапкыр мин Габдулла Тукай турында моннан биш ел элек Казанга килгәч ишеткән идем. Тукайның татарлар тормышында, әдәбияты, теле үсешендә нинди роль тотканы турында белдем. Аның шигырьләре, нәрсә язганы белән кызыксындым.
— Ә нишләп нәкъ менә “Шүрәле”не тәрҗемә итәргә ният кылдыгыз? Сезгә тәкъдим иттеләрме, әллә үзегез сайлап алдыгызмы?
— Мин Габдулла Тукайның инглиз теленә тәрҗемә ителгән бик күп әсәрләрен укыдым. Шулар арасыннан “Шүрәле”нең гарәп әкиятләренә охшашлыгын тоемладым. Шуңа күрә, үзебезнең балаларга да нәкъ менә “Шүрәле” ошар дигән фикергә килдем.
— Тәрҗемә авыр бирелмәдеме?
— Читен яклары булмады дип әйтә алмыйм. Табигать күренешләрен, чәчәк, үсемлек исемнәрен тәрҗемә итү авыррак булды. Безнең табигатьтә андый үсемлекләр дөньясы юк бит.
— Тукай язганда бәлкем Шүрәле урманда яшәүче коточкыч җан иясе кебегрәк кабул ителгәндер. Ә замана балалары аңардан курыкмый.  Аның бармагын кыстырган Былтырны алар рәхимсезрәк итеп тә күз алдына китерә әле. Гарәп балалары бу персонажны ничек кабул итте?
— Шүрәлене бөтен җирдә күрсәтә башладылар: музыка, спектакль, балет. Һәм Шүрәле шәхесе популярлашты. Шул исәптән балаларга да якынайды. Әлбәттә, аңа хәзер усал ерткыч урман сарыгы дип карамыйлар. Безнең үзебезнең гарәп дөньясында да аңа якын әдәби персонаж бар. Аңардан да гарәп балалары курыкмый. Һәрвакыт “күрешеп” торгач ияләшә торганнардыр инде. Хәттә якын дус итеп кабул итә башлыйлар. Минем тәрҗемә “Әл-Араби” журналының кушымтасы итеп 120 мең тираж белән гарәп дөньясының 22 иленә таратылды. 32 битле китапчык Татарстан кылкаләм осталарының рәсемнәре белән бизәлде. Биредә гарәп балалары татар шагыйренең тәрҗемәи хәле белән дә таныша ала.
 — Ниятләгән тагын шундый проектларыгыз юкмы?
— Мин, әлбәттә, эзләнәм. Г.Тукайның халык әкиятләренә нигезләнеп язган башка әсәрләрен өйрәнәм. Кайберәүләр аның шигырьләрен тәрҗемә итә. Гарәпләргә аның әкиятләре якынрак кебек. Һәм ул үз укучысын тиз табар дип беләм.
— Казан каласын яраттыгыз бугай?
— Татарстанга дүртенче тапкыр килүем. Биш ел элек килгән чактагыдан шәһәрегез бик нык үзгәргән. Читтән килгән кешегә бигрәк тә сизелә. Сездә, мөселман киносы кебек мәдәни чаралар узу нәтиҗәсендә, Казан турында чит илләрдә дә яхшы белә башладылар. Универсиаданың биредә үткәрелүе дә моңа этәргеч бирә. Төрек илендә ислам лидеры буларак кабул ителгән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев аша һәм ислам динендә зур урын тоткан өчен дә сезне чит җирләрдә шактый таный башладылар. Татарстан, Казан дөнья аренасында үз урынын даулый!
— “Әл-Араби” журналында Татарстан турында материал бастырачаксызмы?
— Әлбәттә, мин үзебезнең басмада Казан турында тулы бер репортаж әзерләгән идем инде. Ул “Шатлык һәм сагыш” дип аталды. Мөселман киносы фестивале турында да яздым. Казан, әйткәнемчә, үзгәрә, бу хакта да, әлбәттә, язачакмын.
— Сезнең шәһри Болгар җирләренә барганыгызны беләбез. Ә Тукайның туган җирендә булмадыгызмы?
— Кызганыч ки, Тукайның туган ягына барып килү насыйп булмады. Әмма Ибн Фадлан күргән җирләргә аяк басуга ирештек. Минем өчен бу бик мөһим. Киләчәктә Тукай эзләреннән йөреп чыгарга да насыйп булыр дип өметләнәм.
— Әшраф, сез телевизион тапшырулар да алып барасыз?
— Рамазан аенда “Другой” дигән тапшыру оештырам. Ни өчен шулай атала дип сорасагыз, студиягә гарәп түгел кунаклар чакырыла. Гадәттә мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрне, шуңа да ул “Башка” дип атала. Минем тапшыруда Татарстанның да тугыз күренекле вәкиле булып китте. Алар арасында рәссамнар, музей хезмәткәрләре, дәүләт эшлекләре бар иде. Тагын бер шатлыклы хәбәрем белән уртаклашасым килә: без үзебездә “Шүрәле” әкиятен мультфильм итеп эшләргә телибез. “Шүрәле”нең гарәп телендә комиксын эшләргә дә ниятебез бар.

Мөршидә КЫЯМОВА, Intertat.ru


Комментарий язарга


*