ТАТ РУС ENG

Сургутта «Шүрәле» театраль концерты куелган

Фото: vk.com/tatar_surguttatФото: vk.com/tatar_surguttat

Сургут шәһәрендә Нурия Җиһаншина җитәкчелегендәге «Сандугач» татар мәдәнияте коллективы 12 февральдә шәһәр халкына Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасын уйнап күрсәткән.

Ханты-Манси автономияле округы–Югра татарлары милли-мәдәни автономиясе вәкиле Гөлчәчәк Фәтхулова хәбәренчә, Сургутның «Төзүчеләр» мәдәният йортында куелган театральләштерелгән концерт тулы зал җыйган.

Җырлы-биюле яңа программаның премьерасы турында Нурия Җиһаншина сөйләгән. «Тукайның «Шүрәле» әкиятен сәхнәләштерүне күптән уйлап йөрдем. «Сандугач» ансамбленең һәр концерты милли гореф-гадәтләр, йолаларга нигезләнеп эшләнә. Халык бик яратып кабул итә. Ә нигә бөек әдипләребезнең дә әсәрләрен сәхнәләштермәскә? Режиссёрлар белән киңәшләштек тә, бу өлкәдә дә осталыкны сынап карарга булдык. Сургут – күп милләтле шәһәр: тамашачылар арасында башка милләт вәкилләрен дә күрәбез. Шуның өчен бу юлы программаны ике телдә төзедек. Безнең әдипләрнең иҗаты – бөтен дөнья халкына танытырлык», – дигән коллективның сәнгать җитәкчесе.

 

15.02.2023.

Комментарий язарга


*