24 ноябрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев 2026 елны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышларга тәкъдим итте.
«Безнең әлеге тәкъдимне Татарстан Рәисе дә хуплады. Тукайның тууына 2026 елда 140 ел тула. 2026 елда Тукайның һәм башка күренекле шәхесләрнең юбилейларын билгеләп, төрле чаралар уздырачакбыз», – дип искәртте ул. Милли шура әгъзалары әлеге тәкъдимне бертавыштан хуплады.
24.11.2025. Тatar-congress.org
