ТАТ РУС ENG

Конгресс Фән Вәлиәхмәтовны Тукай премиясенә тәкъдим иткән

«Татар-информ» МА фотосы«Татар-информ» МА фотосы

Бөтендөнья татар конгрессы танылган җырчы һәм гармунчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны 2023 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим иткән.

«Гомере буе милләтебезгә хезмәт иткән, үзенә генә хас моңы, башкару осталыгы, халыкчанлыгы, самимилеге белән татар һәм башкорт тамашачысының күңелен яулаган Фән агага уңышлар телим», – дип яза Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Фән Вәлиәхмәтов 2022 елда 70 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Габдулла Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге март аенда халык игътибарына тәкъдим ителәчәк, ә лауреатлар 26 апрель көнне билгеле булачак.

 

04.03.2023. «Татар-информ» МА, Рузилә Мөхәммәтова