Казан театр училищесының I курс студентлары беренче спектакльләрен тамашачыга тәкъдим итте.
«Тукай белән бер дулкында» дип аталган театральләштерелгән тамаша Казан театр училищесының Өйрәнү театры сәхнәсеннән педагогларга, ата-аналарга һәм яшьләрнең эше белән кызыксынган театраль җәмәгатьчелеккә күрсәтелде.
«Беренче эшебезне Тукай тематикасы белән башлап җибәрәсебез килде. Хәзер күпчелек мәктәпләрдә татар теле дәресләре әз укытыла, шуңа күрә студентларны Тукай әсәрләре белән якыннанрак таныштырабыз», – диде курс җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров. Педагог әйтүенчә, алга таба әлеге спектакль Өйрәнү театрында уйналачак. Бәлки, төрле мәктәпләрдә чыгыш ясау мөмкинлеге дә табылыр.
Казан театр училищесының I курсында 15 студент – 8 кыз һәм 7 егет укый. Студентлар арасында Казанның «Апуш» татар балалар театр-студиясендә чыныгу алган яшь артистлар бар. Курс җитәкчесе – Зөлфәт Закиров, педагог – Артем Пискунов.
«Тукай белән бер дулкында» театральләштерелгән тамашасы «Үлемсезлек символы», «Исемдә калганнар», «Тукай Уральскида», «Тукай Казанда», «Чәчәкләр китерегез Тукайга» кебек биш бүлектән тора һәм бер тында карала.
19.03.2025. Рузилә Мөхәммәтова, Tatar-inform.tatar