ТАТ РУС ENG

Төмән татарлары Шәүкәт Гаделшаны Тукай премиясенә тәкъдим итә

Фото: freepik.comФото: freepik.com

Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе советы, Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге үтенече белән, Шәүкәт Гаделша кандидатурасын 2023 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итә.

Бу хакта Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Шагыйрь, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Шәүкәт Гаделша (Сибгатуллин Шәүкәт Гаделша улы) 1949 елның 16 сентябрендә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туып үсә. Мәктәп яшеннән каләм тибрәтә башлый: аның шигырьләре, язмалары район газетасы битләрендә басыла. Ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Төрле өлкәләрдә эшләсә дә иҗат итүдән туктамый. 1999 елдан – ТР Язучылар берлеге әгъзасы. «Ярык мөгез» (1997), «Ядрә тигән» (1998), «Сәмән кадыйм» (2000), «Җилгә моң дыңгычлыйм» (2003), «Аучы җыры» (2004), «Чоңгыл» (2006), «Себерем – үз җирем» (2019) һ.б. кебек дистәгә якын шигъри китаплар авторы.

Фото: yanarish72.ru

Фото: yanarish72.ru

Шагыйрьнең иҗатын мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнәләр. Шулай ук Шәүкәт Гаделша иҗаты буенча Төмән дәүләт университетында һәм Тубыл дәүләт педагогия институтында диплом эшләре язылган, ике кандидатлык һәм бер докторлык диссертациясе якланган.

 

01.03.2023. Yanarish72.ru

Комментарий язарга


*