2014 елның гыйнварында Казанның Габдулла Тукай әдәби
музеенда Төркия Республикасының Татарстандагы Генераль консулы Садри
Тунч Англы һәм төрек язучысы, тәрҗемәче, Казан федераль университеты
мөгаллиме Фатыйх Котлы экскурсия уздырды.
Әлеге экскурсия Тукай музееның яңа
проектын – «Йолдызлы экскурсия» циклын дәвам итә. Айга бер тапкыр
музейда күренекле шәхесләр – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм
җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм спортчылар экскурсия үткәрә.
Тукайның «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» сатирик поэмасының язылу
тарихы турында сөйләгәндә, нәкъ менә анда «төрек сулышы» сизелә.
Поэмадагы бер геройның прототибы – үз заманында бик билгеле төрек
көрәшчесе Кара Әхмәт. Экскурсоводлар аның турында тулы һәм тирән
мәгълүмат бирде. Бу мәгълүмат бик тә урынлы – хәзерге вакытта музейда
«Печән базары яхуд яңа Кисекбаш» поэмасы язылуга 105 ел тулуга
багышланган күргәзмә эшли.
Төркия вәкилләре Тукай иҗатына төрек әдәбиятының йогынтысына һәм төрек
мәдәниятендә бөек татар шагыйренең тоткан урынына да тукталды.
Тамашачылар шагыйрь һәм аның замандашлары тормышында Төркия һәм төрек
мәдәнияте белән бәйле кызыклы, ләкин аз өйрәнелгән фактлар белән
таныштырды.
«Йолдызлы» экскурсоводлар музейның кайбер экспонатларының тарихын искә төшерде. Әйтик, Габдулла Тукайның Җаек шәһәрендә яшәгәндә дусты,
төрек шәкерте Габделвәли Әмрулла белән төшкән фотосурәтенең серен
ачып бирде. Музейның иң кызыклы экспонатлары арасында – Тукай әсәрләренең
төрек теленә тәрҗемәләре: аның барча шигырьләрен диярлек төрек теленә
Фатма Озкан тәрҗемә иткән.
Ш.Абдюшев фотолары