“Мин үземнең Тукай туганы икәнемне яшьтән белә идем, – ди Лилия ханым Фатыхова. – Студент елларында шагыйрьнең әтисе ягыннан шәҗәрәсе белән кызыксына башладым: шушы еллар эчендә нәсел агачы шактый тармакланды”.
Лилия Фатыхова Арча шәһәренең данлыклы 2нче урта мәктәбендә инде менә егерме тугыз ел татар теле һәм әдәбиятын укыта. Сыйныф җитәкчесе буларак өч чыгарылышны олы тормыш юлына озаткан. Хәзер элеккеге укучыларының балалары да Лилия ханымда белем ала.
1985 елда “Тукай эзләреннән” китабын бастырган галимә Зәкия Рәсүлева үзенең хезмәтен язганда шагыйрьнең туганнарын эзләп, Арча-Әтнә якларын, Советлар Берлегенең төрле төбәкләрен аркылыга-буйга айкап чыкканда, Лилия Фатыхованың әбисе – Сатыйга апа Нуриева янына да Арчага еш кайткан.
Тукайның әтисе ягыннан шәҗәрәсенә күз салсаң, әтисе Мөхәммәтгарифнең (1842/43–1886) Шакирҗан, Газизә, Зариф һәм Фәизә исемле бертуганнары булган. Төпчекләре Фәизә өч бала тәрбияләп үстергән – Мөхәммәтһади, Гөлчәһрә һәм Габдрахман (1886-1957). Менә шул Габдулла Тукай белән бер елда туган Габдрахманның кызы – Сатыйга – Лилия ханымның әнисе ягыннан әбисе.
– Әбием 1984 елда 77 яшендә вафат булды, – дип искә ала Лилия Фатыхова. – Ул гаиләдә сигез баланың иң олысы булган. Буйга җиткәч, язмыш кайсын кайда сипкән, Мәскәү, Казахстан якларына киткәннәре дә, Арчада, Казанда төпләнеп калганнары да бар. Бүген аның бертуганнары арасыннан Арчада яшәүче туксан яшен узган Дания апа гына исән-сау. Дания апа – 2009 елда “Тукай фонды”н оештырып җибәргән күренекле журналист Риман Гыйлемхановның әнисе.
Тукайның туганнары шул кадәр күп булып та, нишләп ул ятимлектә үскән дигән сорауны шагыйрьнең тормыш юлын өйрәнүчеләр еш яңгырата.
– Бу хакта әбиемнең хатирәләре бар иде. Аңа әтисе Габдрахман болай дип аңлаткан: “Гаиләдә без ун җан иясе идек. Ачлык еллары тормышыбызны тагын да авырайтты. Шуннан Фәизә әни Габдулланы үзебезгә ала алмагач, Уральскидагы бай сәүдәгәргә кияүгә чыккан үзенең бертуган апасы Газизә Госмановага хат яза. Шулай итеп, Габдулла Кырлайдан Җаекка эләгә”, – дип сөйли Лилия ханым.
Сатыйга апа да, аның хәләл җефете Һашим абый да дин әһелләре нәселеннән. Сатыйга әби тормышлары турында түбәндәгеләрне әйтеп калдырган: “Фәизә әби Кушлавыч авылыннан Арчаның Масра авылындагы Җәләлетдин муллага кияүгә чыккан, шунда гомер иткән. Аларның өч балалары була. Әтием Габдрахман белән аның кыз туганы Гөлчәһрә шактый озын гомер яшәгәннәр. Әнием Бибифатыйма белән әтием Габдрахманның уналты балалары туган, сигезебез генә исән-сау үскән. Әти Кышкарда муллалыкка укыган кеше. Җәләлетдин бабай үзе мулла булгач, Фәизә улын да мулла итәсе килгән. Әти безнең комсыз, оятсыз мулла булмады. Әгәр дә ачлы-туклы яшәгән ярлы кеше сәдака китерсә, “дога кылып алдым, хәзер үзенә бирәм бу өлешне”, дип, ярлыга сәдакасын тоттырып җибәрер иде. Совет власте елларында муллалар эзәрлекләнү сәбәпле, бу шаукым безнең гаиләгә дә кагылды. Иң элек бабамның йортын тартып алып ясле ясаганнар. Аннан соң бабамны “органнар” алып китә. Шөкер, берничә көннән кире кайтаралар. Бабамны Себергә җибәрмәүләренә төп сәбәп – аның укымышлы, алдынгы карашлы булуында дип беләм”.
– Әбием Сатыйга күп сөйләшергә яратмый иде, – ди Лилия ханым. – Ләкин ул һәрвакытта үзенең чисталыгы, пөхтәлеге, сабырлыгы, тыйнаклыгы белән аерылып торды. Мин әби белән бабайны бик яраттым. Һәрвакыт аларга кунакка бара идем, университетта укыган чорда да атна саен яннарына кайтып йөрдем. Мин үзем Арча районының Яңа Кишет авылында үстем, әтием – тарих укытучысы, мәктәп директоры иде, әнием рус теле укытты. Әмма бөтен балачагым Арчада әбиләрдә узды. Әби Тукайның әсәрләрен миңа гарәп язулы китаплардан укый иде. Гомеренең соңгы елларында күзләре начарлангач, инде мин үзем аңарга ул китапларны укыдым, чөнки университетта гарәп теле дә өйрәндек. Кызганычка, әби мәрхүм булгач, бөтен китапларны, иске документларны әбинең Чиләбе өлкәсендә яшәгән улы – Әнзәр абый җыеп алып китте. Мин, ул чакта студент кыз, аларны сорап калырга кыенсындым.
Лилия Фатыхова Тукайга барып тоташкан шәҗәрәсен 1980 елда Казан дәүләт университетына кергәч төзергә алына. Бу хакта ул болай сөйли:
– Казанда укыганда әбиемнең бертуганы Наилә апа гаиләсендә яшәдем. Аның ире Рифкать абый Вәлиуллин: “Кызым, нәсел-нәсәпне белергә кирәк”, – дип миңа киңәшләрен биреп, беренче мәгълүматларны тупларга ярдәм итте. Шулай акрынлап, Тукайның ул вакытка кадәр билгеле нәсел агачына “яңа яфраклар” өстәлә башлады. Ләкин әле аны һаман да тулы дип әйтеп булмый, чөнки чит төбәкләргә таралган, араларыбыз өзелгән туганнар бар. Әлеге шәҗәрә рәсемен Тукайның дүртенче буын туганы Риман абый Гыйлемхановка да бүләк иткәч: “Миндә әле мондый мәгълүматлы шәҗәрә юк иде”, – диде.
Риман Гыйлемханов үз чиратында Тукайның бишенче буын туганы Лилия ханым төзегән шәҗәрәне куанып кабул итүен әйтә. “Тукайның туганнары бихисап. Пермь крае Барда районында имам-хатыйб Рәфыйк хәзрәт Акманаев исемле гаҗәеп кеше белән танышырга насыйп булды. Без аның белән Тукайның әнисе яклап туганнар булып чыктык. Ул Тукайның әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмировның шәҗәрәсен төзегән. Тамырларыбызга игътибар артуын, буыннар бәйләнешен күрү бик күңелле хәл”, – дигән фикерен җиткерә ул.
Университетны тәмамлагач, Лилия ханымга Казанның Тукай әдәби музее директоры Госман Хәбибуллин музейда фәнни хезмәткәр вазифасын да тәкъдим иткән икән. Тик ул чакта университетта укыткан, язучы Мөхәммәт Мәһдиев: “Сеңлем, кайт син туган ягыңа”, – дип, аңа Арчага эшкә кайтырга киңәш биргән.
– Бүген зур галимнәр булып җитешкән Ким Миңнуллин, Таһир Гыйләҗев, Рифә Рахманнар заманында укыдым мин. Казанда эшләп калган булсам, мин дә әллә кемнәр булган булыр идем, – дип шаяртып сөйли Лилия Фатыхова. – Шулай да үкенмим, иремә Казанда эш тәкъдим итеп чакырганнар иде, без китәргә риза булмадык. Сатыйга әбинең йорт нигезенә хәзер бертуган сеңелем Миләүшә үз гаиләсе белән төпләнде. Ул да КДУны тәмамлады, Арчаның Габдулла Тукай исемен йөрткән педагогика көллиятендә укыта. Инде икебез дә оныклар тәрбиялибез.
Лаеклы ялга чыккач, Лилия ханым Тукайның әнисе ягыннан шәҗәрәсен дә тулыландыру турында хыяллана. “Мөхәммәт Мәһдиев безгә туган тиешле кеше, ә аның нәселе үз чиратында Тукайның әнисе ягыннан нәсел агачына барып тоташа. Шуңа күрә, эзлисе мәгълүматлар күп әле”, – ди Тукай туганы.