Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) үги әтисе – Сәгъди абзый йорты төзекләндерелә. Бу хакта Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.
Әлеге «Сәгъди йорты» Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы составына керә. Габдулла Тукайның биографиясеннән балачакта, 1892-1894 елларда, Кырлайда крестьян Сәгъдетдин Салихов гаиләсендә яшәгәнлеге билгеле. Бу чор аның шәхесен формалаштыруга һәм иҗат юлына зур йогынты ясаган.
1976 елда шул нигездә мемориаль-көнкүреш музей-йорты буларак, бүрәнәдән яңа йорт һәм каралты-кура төзеп куела. Тукайның 140 еллыгына әзерлек уңаеннан хәзер биредә ремонт эшләре үткәрелә: йортның түбәсе яңартылган, эче-тышы төзекләндерелгән, яңа тәрәзәләр куелган (һ.б.) Шулай ук аның территориясен төзекләндерү һәм яктырткычлар урнаштыру планлаштырыла.
Ремонт эшләре 2025 елда тәмамланыр дип көтелә.
Гомумән, юбилей алдыннан Яңа Кырлайдагы әдәби-мемориаль музей комплексының территориясе һәм 1978 елда бүрәнәдән төзелгән, төп экспозицияләр урнаштырылган ике катлы бинасы да төзекләндереләчәк.
05.12.2024.