ТАТ РУС ENG

Тукай әкиятендәге Шүрәле комикс герое булган

Фото – «Базелевс» студиясенең рәсми битеннән: vk.com/bazelevsФото – «Базелевс» студиясенең рәсми битеннән: vk.com/bazelevs

Россиянең «Базелевс» («Bazelevs») кинокомпаниясе төрки халыкларның танылган риваятьләре һәм әкиятләренә нигезләнгән комикслар чыгарган.

Әлеге кинокомпания 1994 елда кинорежиссер, продюсер Тимур Бекмамбетов тарафыннан оештырыла. 2022 елда ул аны сата, ә үзе  хезмәттәшлекне режиссер буларак дәвам итә.

Хәзер компаниядә булачак фильмнарның эчтәлеге буенча комикслар һәм график романнар чыгара торган «БЗЗЗ Комикслар» проектына старт бирелгән. 2024 елның ноябрендә тәүге дүрт комикс дөнья күргән инде, аларның өчесе төрки халыкларның риваять һәм әкиятләренә нигезләнгән. Мәсәлән, «Шүрәле» әкиятенә, Хуҗа Насретдин маҗараларына, сугышчы кызлар турындагы «Кырык кыз» риваятенә, ә дүртенчесе – футбол тубы «Чамп» маҗараларына багышланган (12+). Аларга сценарийны Тамбовта яшәп иҗат итүче Владимир Максимушкин язган. Рәссамы – комикслар остасы Мәскәүдән Валентин Поткин.

Алга таба комискларның эчтәлеге буенча мультфильм, анимацион сериал һәм видеоуеннар да эшләнергә мөмкин дигән планнар бар.

Комментарий язарга


*