Рөстәм Миңнеханов Ислам дөньясы оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры белән очрашуда Тукай исемендәге Халыкара премияне гамәлгә куярга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәрендә Ислам дөньясының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре оешмасы (ИСЕСКО) генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Ислам дөньясының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча оешмасы (ИСЕСКО) мөселман илләрендә мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация мәсьәләләре белән шөгыльләнә, оешманың әгъзалары булган дәүләтләр арасындагы элемтәләрне ныгыта. Бүгенге көндә Ислам хезмәттәшлеге оешмасына берләшкән 57 дәүләтнең 54е – ИСЕСКО әгъзасы. Россия Федерациясе оешмада 2007 елдан бирле күзәтүче булып тора.
«2026 елда Казанның ислам дөньясы мәдәни башкаласы статусын кабул итүе безнең өчен зур мәртәбә. Сезгә һәм сезнең командага ышаныч һәм ярдәм өчен тагын бер кат рәхмәт белдерәм», – диде Рөстәм Миңнеханов ИСЕСКО башлыгына. Сөйләшү барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның ИСЕСКО генераль ассамблеясын Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары катнашында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы мәйданчыгында уздырырга әзерлеген белдерде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ИСЕСКОның Габдулла Тукай исемендәге Халыкара премиясен гамәлгә кую мөмкинлеген карау тәкъдиме белән чыкты. «Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу вакыйгасына туры килгән ислам дөньясының мәдәни башкаласы елында шагыйребезнең истәлеген мәңгеләштерү дөрес булыр дип саныйбыз», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәд Әл Мәлик Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде. «Сезне ышандырасым килә: быел без оешманың барлык өлкәләрендә дә Казанга өстенлек бирәчәкбез», – дип ассызыклады. Ул Габдулла Тукай исемендәге премияне гамәлгә кую тәкъдимен бик теләп кабул итүе һәм якын арада ИСЕСКО командасы бу мәсьәлә белән шөгыльләнәчәге турында әйтте.
8.02.2026. tatarstan.ru
