2025 елның ноябрендә Казанда шигырь укучылар арасында Габдулла Тукай исемендәге XV махсус конкурсның мәдәни-белем бирү форумы узачак.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән әлеге форум 2025 елның 10 ноябреннән 12 ноябренә кадәр оештырыла.
2025 елгы Конкурс гражданлык һәм хәрби батырлыкка, Ватанны саклаучылар елына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Форумда Габдулла Тукай исемендәге нәфис сүз XV махсус конкурсының район этабында җиңүчеләр катнаша. 2025 елның 2 октябреннән 31 октябренә кадәр дәвам иткән этапта республиканың барлык районнарыннан 681 мәктәптән 1 424 укучы көч сынашты. Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча 157 җиңүче ачыкланды.
Габдулла Тукай исемендәге укучылар конкурсының республика этабы Казанның Актерлар йортында 2026 елның 20-23 апрелендә үтәчәк.
31.10.2025. Mincult.tatarstan.ru
