ТАТ РУС ENG

Фәнис Яруллинны туган ягында искә алдылар

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева, bavly-tat.ruФото: Ләйсән Сәетгәрәева, bavly-tat.ru

22 февральдә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәнис Яруллинның туган ягы – Баулыда шагыйрьне искә алу кичәсе үтте.

2023 елның 9 февралендә Фәнис Яруллинның (1938-2011) тууына 85 ел тулды.

Татарстанның халык шагыйре Баулы районының Кызылъяр авылында туып үскән. Якташлары аның истәлеген кадерләп саклый. 2015 елда Баулыда Фәнис Яруллин һәм аны озак еллар карап-тәрбияләп яшәткән хәләл җефете – Нурсөя ханымга һәйкәл ачылган иде.

Мәгълүм булганча, шагыйрь яшьлегендә бәхетсезлек очрагына юлыгып, 1958 елдан урын өстендә кала. Авыруына, тормыштагы кыенлыкларга карамастан, ул гомере буена иҗат белән шөгыльләнә, бик күп шигырьләр, проза әсәрләре, пьесалар иҗат итә, публицистик мәкаләләр яза. «Аерылмас дустым» (1975) һәм «Сулыш» (1978) шигъри җыентыклары өчен 1978 елда Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә, ә лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Җан авазы» (1994) китабы өчен 1995 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева, bavly-tat.ru

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева, bavly-tat.ru

«Баулы-информ» хәбәр иткәнчә, Баулының Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йортында узган “Язмышларга буйсынмас җан” дип исемләнгән искә алу кичәсендә Нурсөя ханым, Әлмәт һәм Туймазы шәһәрләреннән килгән язучылар катнашты. Кунакларны район башлыгы Ильяс Гозәеров, Баулы якташлыгы җитәкчесе Нурислам Хәбипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин сәламләде. Тамашачыларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган моноспектакль күрсәтелде. Шулай ук бу көнне Яруллиннар һәйкәленә чәчәкләр дә куйдылар.

 

22.02.2023.

Комментарий язарга


*