Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда 26 апрель – Туган тел көнендә, Габдулла Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан торган «Милли моңнар» концерты узачак. Концертта һәркемнең катнашу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә музей мөдире Гүзәл Төхвәтова. Моның өчен Габдулла Тукай сүзләренә язылган җыр сайларга, аның видеосын яздырырга һәм 16 апрельгә кадәр оештыручыларга җибәрергә кирәк (https://forms.yandex.ru/cloud/67e3f8adf47e7372cb6b03cd/ сылтамасы буенча). Комиссия аларны 17-21 апрель көннәрендә караячак.
1.04.2025. Tatar-inform.tatar