2012 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 12 кеше һәм бер иҗади төркем тәкъдим ителде. Республиканың мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иң дәрәҗәле премиясенә лаек булган шәхесләр традиция буенча 26 апрельдә – бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә билгеле булачак. Татарстан Президенты чираттагы Тукай премиясен тапшыру турындагы указны шул көнне имзалыячак.
Әлеге вакыйга алдыннан исә Казанның Габдулла Тукай Әдәби музеенда премиягә тәкъдим ителгән кайбер сәнгатькәрләр белән очрашу узды. Язучы Камил Кәримов, шагыйрь һәм сәнгать белгече Розалина Шаһиева, музыка белгече Фәридә Сәлитова, рәссам Софья Кузьминых үзләренең иҗатлары турында сөйләде. Казандагы Кол Шәриф мәчетен төзүче–архитекторлар иҗат төркеме исеменнән Альбина Даишева чыгыш ясады. Билгеле булганча, быел Кол Шәриф архитекторлары Тукай премиясенә дәгъва итә.
Казанның Г.Тукай Әдәби музее директоры Рәмис Аймәт 2012 елда Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителгән шәхесләр белән таныштыра
Язучы, «Казан утлары» журналының проза бүлеге җитәкчесе Камил Кәримов Габдулла Тукай премиясенә “Ком сәгате” (2000) һәм “Сакау күке” (2005) романнары өчен тәкъдим ителгән иде. Ул дәүләт премиясенә инде өченче ел рәттән дәгъва итә.
Камил Кәримов: «Тукай премиясенә өченче тапкыр төкъдим ителүем әсәрләремнең бәясен төшерми, мин сезнең алда кимсенеп басып тормыйм. 3 саны — бәлки, илһамландыра торган сан, бер, ике, өч — безнең кулда көч, дип әйтәләр бит. Мин әдәбиятка үзем теләп, омтылып килдем. Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында туып үстем, 26 яшемә кадәр бораулаучы булып эшләдем. Укыйсы килү, язучы буласы килү мине акчалы эшемне ташлап, студент стипендиясенә күчәргә этәрде. Укуны тәмамлагач, «Яшь ленинчы» газеты, «Чаян» журналында эшләдем. Инде 11 ел «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәклим. Эшем авыр, чөнки дөньядагы базар мөнәсәбәтләре әдәбиятка да үтеп керде. Журнал өчен әсәрләрне сайлаганда заманча да булырга, классик әдәбият төшенчәсен дә сакларга кирәк».
Шагыйрә һәм сәнгать белгече Розалина Шаһиева “Кара мәрҗән” (1997), “Ниса” (2003) шигъри җыентыклары өчен тәкъдим ителде.
Розалина Шаһиева төрле тарихи–мәдәни музейларның концепцияләрен төзүдә катнашучы сәнгать белгече, шәрык илләре шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә итүче буларак билгеле буласа да, үзен беренче чиратта шагыйрә дип атый.
Розалина Шаһиева: «Мин Татарстанның Яшел Үзән районында туып үстем. Татар мәктәбен һәм университетта рус филологиясе факультетын тәмамладым. Ул елларда онытыла башлаган шәрык әдәбияты кайта башлады, мин ялкынланып күренекле шәрык әдипләре әсәрләрен татарчага, русчага тәрҗемә итәргә алындым. Үземнең дә шигырьләрем дөнья күрде. Музей эшчәнлеге белән шөгыльләнүем исә мине тарихка алып кереп китте».
Софья Кузьминых Габдулла Тукай истәлегенә багышлап традицион
милли күн мозаикасы техникасы нигезендә башкарылган хезмәтләр циклы өчен
(2009-2010 еллар) Татарстанның әлеге күренекле премиясенә тәкъдим ителде.
Софья Кузьминых татар бизәкләреннән торган күн эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнә. Татар сәнгатендә аның иҗаты татар бизәкләрен өйрәнү һәм торгызуга өлеш кертүе белән әһәмияткә ия.
Софья Кузьминых: «Мин Казанда туып үстем, әни чигүче булып эшли иде, энә тотарга ул өйрәтте. Тегү техникумында укыганда ул чактагы СССР халыкларының чигү алымнарын өйрәндек, әмма татар чигүе үзенчәлекләре турында беркем белми иде. Татар чигүе, татар бизәкләре белән кызыксынуым шул чорда башланды. 1960нчы еллар башында Мәскәүдә институтта укыганда да татар бизәкләрен өйрәнүне дәвам иттем, инде хэзер бөтен гомерем шушы эшкә багышланды, дип әйтә алам. Элек татар тарихы турында мәгълүмат юк иде. Мин китапханә, архивларда Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чорлары тарихын актардым, аларның милли бизәкләре арасында аерма барлыгын аңладым. Ул чакта беренче тапкыр татар бизәкләрен төптән өйрәнеп, китап чыгарган Фоат Вәлиев белән дә киңәшләшеп эшләдек. Галиәсгар Камал театрында режиссер Марсель Сәлимҗанов «Зәңгәр шәл» спектакленә зәңгәр шәлне миннән ясатты. Ислам дине йогынтысында үсемлек бизәкләренә сурәтләүдә үз йөзен тапкан татар орнаменты бүген мин күннән эшләгән барлык хезмәтләрне бизи, инде үземне дә татар итеп хис итә башладым. Быел Казанда декабрь аенда оештырылачак юбилей күргәзмәмдә Тукай әсәрләренә багышланган хезмәтләрем дә урын алачак».
2012 ел өчен Тукай премиясенә тәкъдим ителүчеләр арасында Казанның Кол Шәриф мәчетен төзүче архитекторлар иҗат төркеме бар. Мөселманнарның һәм Казан кунакларының күңелен яулаган әлеге мәчетнең төзелеше хакында хатирәләрне Альбина Даишева яңартты.
Фәридә Сәлитова беренче татар профессиональ композиторы Салих Сәйдәшев иҗатын өйрәнгәне өчен Тукай премиясенә тәкъдим ителә.
Фәридә Сәлитова: «Татарстанның Тукай премиясенә музыка белгечләре арасыннан минем фәнни җитәкчем Мәхмүт Нигъмәтҗанов кына лаек булганы бар. Мин консерваториядә укыган елларда татар музыкасына да, татар теленә дә игътибар юк иде. Татар милләтенең фольклор музыкаль байлыгы 1552 елдан соң югала. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына аспирантурага кергәч, татар композиторы Салих Сәйдәшев иҗатын өйрәнә башладым. Аның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнеп, китаплар яздым».
Фәридә Сәлитованың рус телендә нәшер ителгән «Музыкальные драмы Салиха Сайдашева: роль жанра в становлении татарской профессиональной музыки” (1988), “Салих Сайдашев. Жизненный и творческий путь” (2011) китаплары бар. Бу китапларын ул Габдулла Тукай музеена бүләк итте.