2026 елның 23 гыйнварында Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә (12+) ачыла.
Фатих Әмирхан (1886-1926) – ХХ гасыр башы татар әдәбиятында тирән эз калдырган, татар журналистикасы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Шагыйрь Габдулла Тукай (1886-1913) белән аларны милләткә мәхәббәт, иманга тугрылык берләштерә. «Әл-ислах» газетасында бергә эшләү, «Аң», «Ялт-йолт» һәм «Кояш» кебек газета-журналларда хезмәттәшлек итү аларның дуслыгын тагын да ныгыта.
Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Г.Тукай әдәби музеенда оештырылган күргәзмә Фатих Әмирханның тормыш юлын һәм күпкырлы эшчәнлеген яктырта, аның шәхесе һәм бай иҗади мирасы белән таныштыра. Зыялы, язмыш сынауларына бирешмәгән көчле рухлы язучы бүгенге көн укучысына да кызыклы шәхес буларак ачыла.
Күргәзмәдә ТР Милли музее фондындагы Фатих Әмирханның мемориаль тупланмасында саклана торган экспонатлар тәкъдим ителә. Язучының музей фондындагы мирасы документлар, шәхси әйберләр, үзе исән чагында дөнья күргән китаплары, хатлар, фотосурәтләр, почта открыткалары, кулъязмалар һәм гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметларыннан торган коллекцияне тәшкил итә. Күргәзмәдә әдипнең эшләпәсе, сюртугы, исән чагында нәшер ителгән китаплары, «Тигезсезләр» драма әсәре буенча төрле шәһәрләрдә куелган спектакль афишалары, кулъязмалары һәм ачык хатларын күрергә мөмкин булачак. «Хәят» әсәренең беренче өлеше һәм сакланып калмаган дип уйланылган икенче өлешенең кулъязмалары да тәүге тапкыр тулысынча күрсәтеләчәк.
Экспозиция 6 апрельгә кадәр эшләячәк.
19.01.2026. Tatar-inform.tatar
