Драматург, әдәбият белгече, публицист, мифолог Галимҗан ага Гыйльмановның балалар өчен иҗат иткән «Самат батыр» исемле яңа китабы дөнья күрде. Китапта иң шәп шигырьләр, җырлар, табышмаклар, балалар өчен әкиятләр урын алган. Күп кенә әсәрләрнең баш герое — Самат исемле малай. Нәни укучыларга Самат һәм аның дуслары арасында булган маҗаралар бик мавыктыргыч, кызыклы булыр.
Яңа китап 2012 елның 21 сентябрендә Казанда Г.Тукай Әдәби музеенда тәкъдим ителәчәк. Язучы белән очрашуга Казан мәктәпләрендә укучы балалар да килә. Алар язучы абыйларының үзләренә охшаган әсәрләрен укып күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итәләр Г.Тукай музееннан. Шулай ук “Бездә кунакта…” очрашуында әдәбият тәнкыйтьчеләре, автор иҗатын хөрмәт итүчеләр дә җыелачак. Әдәби кичәдә китап турында фикер алышулар да оештырыла.
Г.Гыйльманов үткән гасырның сиксәненче елларында ук әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынады. Аның “Тозлы яңгыр” исемле беренче проза китабы 1994 елда бастырылды. “Тозлы яңгыр” повестенда исә, әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләрнең уртак фикеренчә, Европа әдәбиятындагы модернизм сыйфатлары ачык төсмерләнә. Модернизмга хас жанр, поэтика, композиция, стиль сыйфатлары әдипнең “Албастылар”, “Оча торган кешеләр” исемле күләмле әсәрләренә дә хас. Фантастик-хыялый һәм маҗаралы әдәбияттан аермалы буларак, бу романнарда вакыйгалар чынбарлык белән хыял кисешкән чиктә бара, шул сәбәпле образлар бирелешендәге серлелек, композицион интрига, психологик киеренкелек көчәя төшә.
Язучы Гыйльмановның нәшриятта балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлеген җитәкләү, озак еллар «Сабантуй» газетасында редколлегия әгъзасы булып тору туксанынчы елларда аны балалар әдәбиятына да алып килә. 1995 елда, Галим Әсәнов исеме астында, аның нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган «Гөрләвек — Ручеек» исемле төсле рәсемнәр белән бизәлгән китабы дөнья күрә. Аннан соң, ел саен диярлек, балалар өчен шигырь җыентыклары басылып тора.
Әдипнең «Йөгерек гөрләвек», «Әбием сихерче бугай» исемле китаплары нәни укучылар арасында аеруча популярлык казана. Бер үк вакытта Г.Гыйльманов балалар драматургиясендә дә иҗади уңышларга ирешә: халык театрлары, мәктәп драма түгәрәкләре, театр студияләре тарафыннан куелган күп кенә сәхнәлекләрен яза, ә аның «Кыш бабайда сер бар», «Шүрәлеләр ни атлы?», «Миңа дус кирәк!» пьесалары буенча телефильмнар эшләнгән. Балалар сәхнәсе өчен иҗат ителгән әсәрләрендә драматург татар халкының мифологик мирасыннан, фольклордан алынган образларны яратып куллана.
intertat.ru