ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда Тукай премиясенә кандидатлар белән очрашу

Фото: © «Татар-информ», Салават КамалетдиновФото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда 2024 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат булган язучылар белән очрашу булды. Татар балалар шагыйре һәм драматург Рафис Корбан, шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, рус телле балалар шагыйре, прозаик, тәрҗемәче Борис Вайнерның иҗаты турында фикер алышынды.

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Фоат Галимуллин Рафис Корбанны балалар әдәбиятында зур уңышларга ирешкән әдип булуын билгеләп үтте. «Шулай ук ул соңгы 10 елда прозаик, романнар авторы буларак танылды», — диде галим язучының иҗатына бәяләмә биреп.

Филология фәннәре кандидаты, әдәбият галиме Равил Рахмани фикеренчә, Рафис Корбанның соңгы елларда язылган китаплары – вакыйга булырлык әсәрләр. «Әйтик, Муса Җәлилгә багышланганы. Әлегә кадәр Муса Җәлилне без лаеклы төстә зурлап килдек. Мәскәүдә милләтнең стратегиясе турында сөйләшү булды. Анда Чулпан Җәлилне ешрак чакыру турында фикерләр әйтелде. Ләкин аны ешрак чакырудан бигрәк, баштан дөреслеккә кайтырга, Җәлилнең кем икәнлеген ачарга кирәк. Рафис «Ватан» әсәре белән Муса Җәлилнең кем икәнен ачуга таба шактый кыю адым ясады. Бу – әдәбиятта дөреслеккә таба бер адым, дигән сүз», – диде ул.

Ләис Зөлкарнәй иҗаты турында Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, шагыйрь, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон чыгыш ясады. «Безнең күп шагыйрьләрнең өйрәнчек шигырьләре була, ә менә Ләиснең өйрәнчек шигыре юк. «Узганны кабатлау» җыентыгыннан бер өйрәнчек шигырь дә тапмассыз. Бу – камил шигырьләрдән торган китап. Ул үз юлы булган, һәммәбездән аерылып торган шагыйрь», – диде ул.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ләйсән Надыршина 1970нче еллар азагында татар әдәбияты мәйданына аяк атлаган, эчтәлек һәм форма ягыннан яңарыш чорында үзенең сүзен әйтә, әдәбият тарихына кереп кала алган Ләис Зөлкарнәйнең татар әдәбиятына алып килгән яңалыклары, иҗат стилен барлыкка китергән кайбер үзенчәлекләрен билгеләп үтте.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина Рафис Корбанның һәм Ләис Зөлкарнәйнең әсәрләреннән өзек, Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша Ләис Зөлкарнәйнең шигырен укыды, Ләис Зөлкарнәй шигыренә язылган «Кызыл карлар» җырын Тамчыгөл Камаева башкарды.

Шагыйрә Наилә Ахунова Борис Вайнерның яшьләрне әхлакый-эстетик тәрбияләүгә, тәрҗемә өлкәсенә, татар әдәбиятын һәм татар фольклорын популярлаштыруга күп еллар зур өлеш кертүен искәртте. «76 ел гомерендә ул  Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә балалар язучысы буларак танылды. Ул татар шигъриятенең иң күркәм үрнәкләрен русчага тәрҗемә итеп, аларны рус телле балаларга җиткерә. Татар фольклорына нигезләнгән пьесалары Казанның «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында, Оренбургның М.Фәйзи исемендәге татар драма театрында, Бөгелмә, Саранск, Дзержинск шәһәрләрендә, Белоруссиянең Минск каласында куелды», – дип искә алды Наилә Ахунова.

«Казан» журналы баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова әйтүенчә, Борис Вайнер аның иҗади язмышында остаз буларак әһәмиятле роль уйнаган. Бу кичтә музыкантлар Владимир Гаранин, Земфира Валеева, Казанның 93нче мәктәп укучылары Виталина Мотовилова, Ульяна Желудякова һәм Амалия Гыйбадуллина Борис Вайнерның җырларын башкарды, Тукай шигырьләренең рус теленә тәрҗемәләрен укыды.

 

11.04.2024. Зилә Мөбәрәкшина, Tatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*