ТАТ РУС ENG
MENU

Тукай премиясенә кандидатлар билгеләнде

Фото: tatar-inform.ruФото: tatar-inform.ru

2025 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алуга номинантлар билгеләнде.

Дәүләт премиясенә кандидатларның документлары 2025 елның 15 февраленә кадәр кабул ителде. ТР Рәисе каршындагы комиссиягә әдәбият, музыка һәм башкару сәнгате, театр сәнгате, кино сәнгате, сынлы сәнгать һәм архитектура юнәлешләрендә казанышларга ия иҗатчылар тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

2025 елда премиягә ун кандидат дәгъва итә, шул исәптән ике иҗат төркеме:

Рафис Корбанов – «Рафис Корбан шигырьләре» балалар шигърияты җыентыгы өчен;

Рәниф Шәрипов – «Җомга», «Бөртек бөртек яктылык» китаплары өчен;

Мансур Гыйләҗев – «Мәхәббәт сүзлеге» пьесалар җыентыгы («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һ.б.) өчен;

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Казанга Тукай кайткан» спектакле иҗат төркеме – Резеда Зәйниева, Айдар Җәббаров, Эмиль Талипов;

«Иакинф» балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин;

Чулпан Закирова – «Беренче мәхәббәт», «Гарәп биюе», «Сабантуй», «Казан сөлгесе», «Чирмешән кичләре» хореографик композицияләре, «Зәңгәр шәл», «Казан хәзинәсе» музыкаль-хореографик спектакльләре һ.б. өчен;

Георгий Ибушев – югары профессиональ башкару осталыгы, татар классик композиторларының җыр мирасын пропагандалау, шулай ук, татар, шул исәптән, керәшен музыкаль фольклоры; «Тукай моңы» әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; «Рәхмәт сиңа», «Балачакны сагынып», «Рәшә чыңы» шигырь җыентыклары өчен;

Юрий Гвоздь – «Поэт на все времена», «Возвращение памяти», «Духовные родники Татарстана», «Краски памяти» фильмнары өчен;

Рөстәм Шәмсутов – «Балчык китап» («Глиняная книга») керамик һәм рәсем сәнгате хезмәтләре сериясе өчен;

Рифхат Якупов – Татарстанның фотосәнгатен үстерү һәм үзенең иҗатында татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыру, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен.

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенең лауреатлары ел саен апрель аенда – шагыйрьнең туган көне алдыннан игълан ителә.

 

01.03.2025.

Комментарий язарга


*