Казанда Г.Тукайның Әдәби музеенда шагыйрь Мөдәррис Әгъләмне искә алдылар. Тууына 65 ел тулу уңаеннан уздырылган «Тукайдан хатлар» исемле бу кичәдә танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм сәнгать вәкилләреннән Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Әхмәт Рәшитов, Рушан Шамсутдинов, Ризван Хәмит, Нәҗибә Сафина, Йолдыз Миңнуллина, Фәйрүзә Мөслимова катнашты.
Татар әдәбиятына Х.Туфан фатыйхасы белән аяк баскан Мөдәррис Әгъләмов иҗаты, шәхесе киң җәмәгатьчелекне үзенә каратты. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев Мөдәррис аганы сагынып, яратып, данлап искә алды, аның белән бәйле истәлекләрен яңартты. « Бүген Казанда татар корылтае узса да, Мөдәррискә килмичә кала алмадым. Мөдәррисне әле югарыга күтәрмәделәр. Аңлап, бәяләп бетермибез. Тукай, Такташ, Туфанны әкрен генә күтәргән кебек, Мөдәррискә дә вакыт җитәр, чөнки аның моңы, куәте, аңы бар», – дип бәяләде шагыйрь.
Тумышы белән Разил Вәлиев Татарстанның Түбән Кама районыннан, ә Мөдәррис Әгъләмов — Зәй районыннан булса да, алар заманында Түбән Камада «Кызыл байрак» иҗади түгәрәгендә танышканнар. «Университетка юллама алгач, өч тәңкә акча, бер буханка ипи, ике помидор тотып, теплоходка утырып Казанны яуларга» да икәү бергә киткәннәр.
Драматург Ризван Хәмит тә истәлекләре белән уртаклашты. «Бервакыт кызык кына бер вакыйганы сөйләгән идем Мөдәррискә. “Булды бу, бер поэма булды”, дип, китеп барды. Икенче юлы очрашкач, минем сорау буенча сәгать ярым вакыт яңа поэмасын сөйләде. “Кайда бастырасың инде?”, – дип сорагач, «Белмим, язмаган бит әле», – дип җавап биргән иде шул чакта. Ул поэма язылмыйча, басылмыйча калды инде», – дип сөйләде драматург.
«Мөдәррис Әгъләмне без «әкә» дип атый идек. Тулай торакта безнең белән яшәде. Әллә чын, әллә юри сөйләгәнен дә аңламый идек кайвакыт. 15 ел паспортсыз яшәгән кеше дә ул. Советлар Союзында андый кеше булмагандыр да», – дип сөйләде шагыйрь Ркаил Зәйдулла. Бөтен барлыгы, фикере, яшәү рәвеше Тукайча иде аның дип, Тукай белән янәшә куйды аны шагыйрь Газинур Морат.
“Ялкын” журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина: «Мәктәпләрдә Г.Тукай, Г.Исхакый, А.Гыйләҗевләрнең генә портретлары эленеп тора иде. Журналның урта битендә М.Әгъләмнең дә портретын бастырдык. Укытучылар аны да элә алыр хәзер», – дип, Мөдәррис Әгъләмне янә Тукайлар дәрәҗәсенә күтәрде.
Шагыйрә Нәҗибә Сафина: «Мөдәрриснең бөтен кешеләргә дә хас булган кимчелекләре булса да, көчле эчке энергетикасы бар. Аның яныннан китәсе килми иде. Ул тыңлата, сүзен таба белә торган кеше. Аның гений икәнен йөзгә йөз, күзгә күз карап белгән кеше мин. Әле ул чишелергә, ачылырга тиешле милләт табышмагы», – дип кичәне төгәлләде.
Киләчәктә ачылыр әле, чишелер әле бу табышмак, Тукай рухлы Мөдәррис Әгъләм күкләргә күтәрелер, бәяләнер әле. Мөдәррис Әгъләмовның тулы басмасын әзерләргә кирәк, дип ассызыклады Разил Вәлиев.
Алёна Гурьянова,