Апрель — Тукай ае. Казанның Габдулла Тукай музее апрельдә традицион «Тукай укулары»н үткәрде. Быелгы фәнни конференция төрки-татар китабы нәшер ителүгә 400 ел тулуга багышланды һәм «Татар китабы тарихында Габдулла Тукай» дип аталды.
Габдулла Тукайның Әдәби музеенда шагыйрьнең бай мирасы тупланган. Шәхси әйберләре белән беррәттән, аның үзе исән чакта һәм вафатыннан соң дөнья күргән китаплары аеруча игътибарга лаек. Г.Тукайның рухи остазлары К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, замандашлары С.Сүнчәләй, Г.Камал, Ф.Әмирхан, М.Гафури, Г.Ибраһимов һәм шулай ук рус, чит ил классикларының китаплары да музейның кадерле экспонатлары. Бөек шагыйрьнең әсәрләре дөнья күргән газета-журналларга да экспозициядә киң урын бирелгән.
2012 елгы «Тукай укулары»нда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, лексика һәм диалектология бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Мирфатыйх Зәкиев, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетыннан китап белеме һәм библиография кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор Айсылу Абделхакова, документларны өйрәнү кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Гүзәл Габделганиева, КФУның татар әдәбияты тарихы кафедрасы профессоры Фәрит Яхин, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин, филология фәннәре кандидаты Зөфәр Мөхәммәтшин, филология фәннәре кандидаты Заһир Шәйхелисламов, Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Р.Фәхретдин мемориаль музее директоры, тарих фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова, Кама Тамагы районы Келәнче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Саттарованың фәнни чыгышлары тыңланылды. Барлык докладлар, гадәттәгечә, аерым җыентык булып та басылып чыгачак.
Конференциядә катнашучылар алдында ТР Дәүләт советы депутатлары Разил Вәлиев, Азат Зыятдинов, күренекле галим Индус Таһиров, ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Г.Тукай Әдәби музее директоры Рәмис Аймәт тә чыгыш ясады.
Билгеле булганча, төрки-татар китабы нәшер ителү тарихы 1612 елда Лейпциг шәһәрендә типография ысулы белән беренче төрки-татар теле грамматикасы дәреслеге басылып чыгу белән бәйле. Татарларда басма сүз тарихы исә, Пётр I Иранга яу белән барганда 1722 елда язылган Манифестның татарча тәрҗемәсе басылудан башлана. Ул Әстерхан шәһәрендә, императорның юл (поход) басмаханәсендә нәшер ителә. XVIII йөзнең соңгы чирегендә татар китапларын басу Петербургның Сенат типографиясендә дәвам итә.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре Халидә Баһаветдинова «Казан» татар атналык газетасын нәшер итү максатыннан 1887–1894 елларда төзелгән проектлар» темасына татарларда милли вакытлы матбугатның барлыкка килү тарихына багышланган доклад ясады
Тарихка күз салсак, Казанда беренче типография 1800 елда ачыла. Бу татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурашев оештырган «Азиат» типографиясе була. XIX йөз ахырында Казанда 15ләп басмаханә исәпләнә, ел саен гомуми тиражы 1,5-2 миллион данә тәшкил иткән 140-180 исемдә татар китабы дөнья күрә. XX йөз башында Мәскәү, Санкт-Петербург, Казанда гына түгел, Оренбург, Уфа, Әстерхан шәһәрләрендә дә китап нәшер итү һәм сату ширкәтләре барлыкка килә. Әлеге басмаханәләрдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның да китаплары дөнья күрә.
ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев
Разил Вәлиев белдергәнчә, төрки-татар китабы басылып чыгуның 400 еллыгына багышланган халыкара фәнни һәм мәдәни чаралар быел көз көне Татарстан Фәннәр академиясе һәм ТӨРЕКСОЙ Халыкара оешмасы белән берлектә Казанда оештырылачак.