ТАТ РУС ENG

Тукай замандашы: Камил Мотыйгый тууына 140 ел тула

Габдулла Тукайның замандашы – журналист, нәшир, җырчы һәм җырлар авторы Камил Мотыйгый (1883-1941) тууына 25 февральдә 140 ел тула.

Камил Мотыйгый (Төхфәтуллин) – күренекне дин әһеле, заманында Уральск (Җаек) шәһәрендә Кызыл мәчет имамы, «Мотыйгыя» мәдрәсәсе мөдәррисе булып эшләгән Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллинның (1840-1920) улы. Шулай ук ул ТАССРның беренче халык артисткасы Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкаяның (1905-1993) бертуган абыйсы да. Камил Мотыйгый һәм, гомумән, Төхфәтуллиннар гаиләсе Габдулла Тукайның (1886-1913) тормышында һәм иҗатында зур роль уйнаган.

Камил Мотыйгый Уральск шәһәрендә туып үсә. Бүген бу шәһәр Казахстан территориясенә керә, Көнбатыш Казахстан өлкәсенең административ үзәге булып тора.

Габдулла Тукайның биографиясеннән билгеле булганча, ятим калгач аны әтисе белән бертуган, сәүдәгәр Галиәсгар Госмановка кияүгә чыгып Уральскида гомер итүче Газизә Госманова (туган-үлгән елы билгесез) үзе янына чакыртып ала. Бу 1894 ел азагы – 1895 ел башы була. Шулай итеп, 8-9 яшьлек Тукай өч еллык рус классында һәм «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә белем алып, танылган шагыйрь булып үсеп җиткәнче Уральскида яши. 1907 елда Казанга кайтып китә.

Камил Мотыйгый Мисырның Каһирә шәһәрендәге данлыклы «Әл-Әзһәр» университетында укып кайта. 1902-1907 елларда «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укыта. 1905-1907 елларда Уральскида «Әл-Гаср әл-җәдид», «Уклар» журналларын, «Фикер» газетасын ачкач, аларны Габдулла Тукай белән бергә чыгара.

Камил Мотыйгый белән Габдулла Тукай 1905 елда Уральскида төшкән фотосурәт (Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана)

Фотода: Камил Мотыйгый белән Габдулла Тукай 1905 елда Уральскида (бу фотосурәт Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана)

Тукай Казанга киткәч тә Камил Мотыйгый татар матбугатында мөхәррирлек эшен дәвам итә. Концертлар куя, аның репертуарында халык җырлары белән беррәттән Габдулла Тукай һәм башка әдипләрнең шигырьләренә иҗат иткән үзенең җырлары да керә. 1924 елда Казанга күченә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши. ТАССР Халык мәгарифе комитетында (һ.б.) эшли. Әдәби иҗат белән шөгыльләнә, берничә пьесасы сәхнәләштерелә.

Әйтергә кирәк, Уральск шәһәрендә заманында Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин гаиләсе яшәгән ике катлы таш йортта Уральскиның татар җәмәгатьчелеге көче белән 2006 елның 12 декабрендә Габдулла Тукай музее ачылды.

 

21.02.2023. Ләйсән Вәлиева

Комментарий язарга


*