2025 елның 20 ноябрендә 14.00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү» циклыннан әдәбият галимнәре һәм текстологлар Хәй Хисмәтуллинның тууына – 130 һәм Рашат Гайнановның тууына 100 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл оештырыла.
Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең дуслары, замандашлары һәм фикердәшләре, иҗатын өйрәнүче галимнәр белән бәйле күп чаралар оештырыла. Хәй Хисмәтуллин, Рашат Гайнанов – Габдулла Тукай иҗатын фәнни өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхесләр, шуңа күрә бу чараның музейда узуы очраклы түгел, дип хәбәр итә Г.Тукай әдәби музее матбугат хезмәте.
Әдәбият галиме һәм текстолог Хәй Хисмәтуллин (1895-1977) Г.Тукай, М.Гафури, Ф.Әмирхан кебек классик язучыларның әсәрләрен барлауда, аларны текстологик яктан әзерләп, бүгенге укучыга җиткерүдә күп тырышлык күрсәтә. Ул Я.Агишев белән берлектә Г.Тукайның 1943-1948 елларда дөнья күргән икетомлык академик басмасын, 1955-1956 елларда дүрттомлыгын басмага әзерли. Ул томлыкларга Габдулла Тукайның аерым китапларда, газета-журналларда басылган шигырьләрен, поэмаларын, әкиятләрен бөртекләп туплый һәм шул рәвешле, Тукайның иҗатын тирәнтен өйрәнүне яңа югарылыкка күтәрә.
Рашат Гайнанов (1925-1990) – Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә, аның әдәби-публицистик мирасын туплауга, шагыйрь иҗатын чагылдырган ХХ йөз башы матбугатын җентекләп анализлауга гомерен багышлаган кеше. Ул шагыйрьнең 90 еллыгына багышланып 1975-1976 елларда басылган дүрттомлыкны һәм 1985-1986 елларда 100 еллыкка нәшер ителгән биштомлыкны гамәлгә куючы.
Татарстаннның Милли музее фондында һәм Габдулла Тукай әдәби музеенда галимнәрнең китаплары саклана.
14 ноябрьдә узачак «Хезмәттә яуланган хөрмәт» дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә әдәбият галимнәре, журналистлар, укытучылар һәм музей хезмәткәрләре катнашачак.
