ТАТ РУС ENG

«Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты башлана

2026 елның 8 гыйнварыннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» дип исемләнгән республикакүләм проектка старт бирелә. 

Татарстан  Мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән проект кысаларында республикадагы барлык китапханәләр базасында махсус әдәби клублар эшли башлый. Пәнҗешәмбе көннәрендә атналык очрашулар Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышлана. Катнашучылар Тукайның татар һәм рус телләрендәге әсәрләре белән таныша алачак. Укулар Габдулла Тукайның танылган «Туган тел»  шигыреннән башлана.

 

8.01.2026.

Комментарий язарга


*