2012 елның 31 августында Казанда Габдулла Тукайның әзербәйҗан теленә тәрҗемә ителгән “Сайланма әсәрләр” китабы тәкъдим ителде. Тукайның 80 гә якын әсәрен Әзербәйҗанның күренекле галиме Рәмиз Әскәров тәрҗемә итеп бастырган. Җәйнең соңгы көннәрендә Рәмиз әфәнде Казанга килде һәм Тукай китапларын Татарстан Милли китапханәсенә бүләк итте. Китапханәнең Зур уку залында исә Татарстан язучылары һәм галимнәре катнашында Рәмиз әфәнде белән очрашу узды.
Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин сөйләгәнчә, Тукайның әзербәйҗан теленә тәрҗемә ителгән әлеге китабына вакытында игътибар бирелмәве бик аяныч хәл. Рәмиз Әскәров Баку дәүләт университетының төрки халыклар әдәбияты кафедрасын җитәкли, Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан ул 2011 елда шагыйрьнең шигырьләрен әзербәйҗан теленә тәрҗемә итеп, “Милләтем” исемле китап әзерләп чыгарган. Җыентыкны бастырырга Канадада яшәүче Али Әскәров финанс ярдәме күрсәткән. Әмма Казанда халыкара дәрәҗәдә Габдулла Тукайга багышлап оештырылган юбилей чараларында Рәмиз әфәнденең хезмәтен телгә алучы булмады, үзе дә бәйрәмдә күренмәде. “Рәмиз Әскәров миңа хат язды, – дип искә ала Роберт Миңнуллин узган ел Рәмиз әфәнде белән танышу вакыйгасын. — Анда ул Тукайның әзербәйҗан теленә тәрҗемә ителгән китапларын Татарстанның Мәдәният министрлыгына һәм Язучылар берлегенә юллавын, ләкин алардан бернинди дә җавап килмәвенә борчылуы турында әйткән иде. Мәдәният министрлыгына барып сораштым, бернинди мәгълүмат бирмәделәр, Язучылар берлегендә дә шундый ук хәл. Соңыннан мин ул китапны барыбер дә Язучылар берлегендә эзләп таптым. Рәмиз Әскәров алдында бик оят булды. Игътибарсызлыгыбыз өчен аңардан гафу үтенәм».
Шушы хәлләрдән соң Татарстан язучылары һәм галимнәре Рәмиз әфәнде белән 2011 елның декабрендә Баку шәһәренең Әзербәйҗан Милли китапханәсендә Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан уздырылган халыкара фәнни конференциядә танышып кайтты. Анда әзербәйҗан артистлары Тукай шигырьләрен әзербәйҗан телендә укып та күрсәтте. Хәзер исә Рәмиз Әскәров, ниһаять, үзе Казанда кунак булды.
Соңгы елларда Габдулла Тукай әсәрләре дөньяның төрле телләренә тәрҗемә ителүенә сөенечен белдереп, Роберт Миңнуллин Тукай тәрҗемәчеләренә татарлар һәм Татарстан исеменнән “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исемен тапшырырга тәкъдим итә. “Кызганычка, әлегә минем бу тәкъдимем яклау тапмады. Әмма әгәр дә без Тукайның мирасын саклаучы кешеләргә Татарстанның мактаулы исемен бирсәк, алар һәр барган җирләрендә безнең милләтне танытачак. Бу тәкъдимгә мин кабат әйләнеп кайтып, аны чынга ашырырга хыялланам”, — ди Роберт Миңнуллин.
Милли китапханәдә үткән очрашуда Рәмиз Әскәровка рәхмәт сүзләрен җиткерүчеләр күп булды. Татарстан мәдәният министры урынбасары, Бакуда туып үскән һәм әзербәйҗан телен яхшы белгән Ирада Әюпова, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, профессорлар Нурмөхәммәт Хисамов, Резеда Ганиева, Фоат Галимуллин, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, язучы Вакыйф Нуриевлар чыгыш ясады.
Рәмиз Әскәров тәрҗемәсендә чыккан Тукайның сайланма әсәрләр китабы галимнең татар шагыйре тормышы һәм иҗатына багышланган кереш мәкаләсе белән ачыла. Шигырьләр исә ике телдә дә – татар һәм шунда ук әзербәйҗан телендә бирелгән. Шуңа күрә дә Казан студентларына әзербәйҗан әдәбиятын укытучыга зур өлеш керткән галимә Резеда Ганиева бу шигырь китабы карендәш ике халыкка татар һәм әзербәйҗан телләрен камил өйрәнергә ярдәм итәчәген ассызыклады. Резеда ханым әлеге җыентыкны Татарстанда күп тиражда бастыруларын сорап мөрәҗәгать итте.
Лилия Гаделшина