2026 елның 15 маенда Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Евразия киңлегендә төрки дөнья» дип исемләнгән XIII Халыкара тюркология конференциясе узачак.
Конференциянең төп максаты – төрки халыкларның тарихын, археологиясен, мәдәниятен, шул исәптән динен, телен, халык авыз иҗатын һәм әдәбиятын өйрәнүнең фәнни проблемалары һәм практикасы, БДБ илләренең һәм бөтен төрки дөньяның иҗтимагый-сәяси үсеше турында фикер алышу.
Фикер алышу өчен төп юнәлешләр:
— археология һәм Евразия киңлеге халыкларының тарихы;
— төрки халыкларның мәдәнияте һәм дине;
— хәзерге төрки тел белеменең актуаль проблемалары;
— төрки халыкларның фольклоры һәм әдәбияты;
— Габдулла Тукайның төрки дөньяда әдәби мирасы;
— туган телдә белем бирү һәм төрки телләр һәм әдәбиятларны укытуда инновацияләр һ.б.
Конференция эшендә (эш телләре: рус, татар, инглиз) галимнәр, укытучылар, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, музей хезмәткәрләре, аспирантлар һ.б. катнашачак.
12.01.2026. КФУның Алабуга институты
