2011 елның 23 декабрендә Казахстанның Уральск шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгы елына, татар композиторы Нәҗип Җиһановның тууына 100 ел тулуга һәм Уральск шәһәрендәге Габдулла Тукай музеена 5 ел тулуга багышланган тантаналар узды.
Юбилей вакыйгалары уңаеннан “Уральск татарлары” исемле Халыкара фәнни–гамәли конференция оештырылды. Конференцияне Габдулла Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов ачып җибәрде. Шулай ук кунакларны А.С.Пушкин музее директоры, Өлкә туган як музееның элеккеге житькчесе, Габдулла Тукай музеен оештыруда ярдьм иткән Сара Танабаева чыгыш ясады.
“Г.Тукайның Ауразия үзәге” рәисе, Көнбатыш Казахстан дәүләт университеты профессоры Разак Әбүзәров узып баручы елга нәтиҗәләр ясап, үткәрелгән мәдәни чаралар, Габдулла Тукайның Ауразия шагыйре буларак күренекле роле турында сөйләде. Уральск мәчетләренең метрика китаплары буенча әзерләнгән доклад белән Казаннан Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Зөфәр Мөхәммәтшин сүз алды.
Конференциядә «Иске Уральск” халык музее директоры Геннадий Мухин Г.Тукай музеена “Уральск китапханәсе” сериясеннән китаплар бүләк итте. Уральск төбәгендә татар һәм казакларның уртак тормышы турында язучы–тарихчы Александр Елфимов сөйләде. Шулай ук ул үзенең борынгы бабасы – ногай егете казак кызына гашыйк булып, өйләнүе турындагы шигырен укыды. “Ногайлар – дала Урал буе тарихындагы мангытлар” темасына доклад белән туган як тарихын өйрәнүче белгеч Александр Курлапов чыкты.
“Тукай сәяхәтче” темасына Мәскәү галиме Гомәр Баутдинов әзерләгән фәнни эшне конференциядә катнашучыларга татар якшәмбе мәктәбендә укучы Ринат Абзалимов укыды. Санкт–Петербургтан сәнгать әһеле Рөстәм Вафеевның “Господин Издатель” исемле китабы белән дә якшәмбе мәктәбе укучысы Роберт Вәлиев таныштырды. Әлеге китап тиздән Казанда нәшер ителәчәк, анда 1905–1907 елларда Уральскида вакытлы матбугат чараларын оештырган Камил Төхфәтуллин турында язылган.
Конференция Казах–төрек лицееның 9 сыйныф укучысы Рифат Җумагуловның Тукайның электрон музеен тәкъдим итү белән тәмамаланды. Нәҗип Җиһановның оныгы Алексей Егоров композиторның иҗатына багышлап язган докладын якшәмбе мәктәбе укучысы Камил Галиев яңгыратты.
Марат Баһаветдинов кунакларны Уральск музейларына да алып барды. Казаннан галим Зөфәр Мөхәммәтшин һәм артистлар Гөлзада Сафиуллина, Сиринә Зәйнетдинова, Булат Хисмәтов, Ришат Әхмәдуллин шәһәрнең Емельяна Пугачёв, «Иске Уральск» һәм Габдулла Тукай музейларында булды.
Кич белән “Нур Отан” фиркасе бинасында бәйрәм концерты оештырылды. Тамашачылар алдында Уральскиның “Ялкын” фольклор ансамбле, “Яшьлек” яшьләр ансамбле һәм Эльвира Галимуллина җитәкчелегендәге бию студиясе балалары чыгыш ясады.
Казан кунаклары да концерт номерлары тәкъдим итте, шулай ук алар Уральск Татар мәдәни үзәге активистларына Татарстан Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хатларын һәм Бөтендөнья татар конгрессының Мактау грамоталарын тапшырды.