ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Тукай премиясе күләменең 1 миллион сумга кадәр артачагы турында хәбәр итте. Бу хакта ул «Ватаным Татарстан» газетасына биргән әңгәмәсе барышында белдерде.
«Мин үз тәкъдимемне Рөстәм Миңнехановка яздым, ул риза булды. Тукай премиясенең күләме быелдан ике тапкырга арта, Аллаһ боерса, ягъни бер миллион сумны тәшкил итәчәк», – дип белдерә ул.
Искәртеп үтик, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Россия һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен ел саен бирелә.
09.02.2023. vatantat.ru, Гөлинә Гыймадова