ТАТ РУС ENG

Язучылар берлегендә Тукай бүләгенә кандидат тәкъдим ителде

Фото: «Татар-информ» МАФото: «Татар-информ» МА

Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм Максим Горький исемендәге әдәби премиягә кандидатлар тәкъдим ителде.

Ике идарә арасында башкарылган эшләргә хисап ясалган утырыш 10 февральдә узды. 2023 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат буларак «Вөҗдан үре – йөрәк түре» һәм «Яну дәверләрендә» китаплары өчен шагыйрә Флера Гыйззәтуллина расланды.

Максим Горький исемендәге әдәби премиягә «Вселенная Равиля Бухараева» китабы өчен әдәбият галиме Әлфия Галимуллина һәм «Бог примет всех» китабы өчен язучы Александр Аввакумов тәкъдим ителде.

 

13.02.2023. «Татар-информ» МА, Рузилә Мөхәммәтова

Комментарий язарга


*