ТАТ РУС ENG

«Тукай әкиятләре дөньясында»

НИГЕЗЛӘМӘ

(рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесе)

  1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Оештыручы:

«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары редакциясе

1.2. Бәйгенең максаты – балаларны рухи яктан бай, социаль актив иҗади шәхес тәрбияләүдә ярдәм итү.

1.3. Бәйгенең бурычлары

— бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнергә этәргеч ясау;

— иҗат аша укучыларны мәдәни-агарту эшчәнлегенә җәлеп итү.

  1. Бәйгедә катнашучылар һәм катнашу тәртибе

2.1. Бәйгедә РФ территориясендә яшәүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары катнаша ала. Җиңүчеләр «Иң яхшы рәсем» һәм «Иң яхшы эшләнмә» номинацияләрендә түбәндәге бүленеш буенча билгеләнәчәк:

— 4-9 яшьлекләр;

— 10-15 яшьлекләр;

Һәр яшь категориясендә өчәр җиңүче билгеләнәчәк. Жюри карары белән һәр номинациядә шулай ук өстәмә, махсус һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылырга мөмкин.

2.2. Бәйгедә катнашу ирекле.

2.3. Район, мәктәпләрдән катнашучылар саны чикләнмәгән.

  1. Үткәрү тәртибе

3.1. Беренче этап – эшләрне кабул итү: 2019 елның 1 апреленә кадәр;

Икенче этап – җиңүчеләрне билгеләү.

Өченче этап – җиңүчеләрне бүләкләү.

Нәтиҗәләр «Гаилә һәм мәктәп» журналының май санында басылып чыгачак.

  1. Эшләргә таләпләр

4.1. Бәйгегә килгән эшләр Габдулла Тукайның әкиятләренә багышланган булырга тиеш.

4.2. Рәсемнәр – А4 (альбом бите) һәм А1 (ватман бите) форматында төрле жанрда һәм техникада (тушь, гуашь, акварель, пастель, компьютер графикасы, катнаш техникалар), эшләнмәләр төрле техникада башкарылырга мөмкин.

4.3. Эшләр бары тик әлеге Нигезләмә кушымтасындагы гариза һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының басма вариантына яисә электрон версиясенә 2018 елның икенче яртыеллыгына тулысынча язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә генә кабул ителә.

4.4. Оештыручылар Бәйгегә килгән рәсемнәрне һәм эшләнмәләрне, авторын күрсәтеп, редакция эшчәнлеген пропагандалау максатында, gabdullatukay.ru, magarif-uku.ru сайтларында, «Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары битләрендә, шулай ук башка матбугат чараларында иллюстрация рәвешендә кулланырга хокуклы. Килгән эшләр кире кайтарылмый.

  1. Җиңүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү

5.1. Эшләргә махсус төзелгән жюри комиссиясе бәя бирәчәк.

5.2. Бәйгедә катнашучы һәр балага «Катнашучы сертификаты», ә җиңүчеләргә исә диплом белән бергә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

  1. Бәйге белән идарә итү

6.1. Бәйге белән Оештыручы идарә итә.

6.2. Оештыручы жюрины туплый, бәйгенең үткәрү вакытын, уры­нын, регламентын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.

6.3. Оештыручы Бәйгегә башка оешмаларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм иганәчеләрне җәлеп итәргә хокуклы.

6.4. Бәйге этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта «Гаилә һәм мәктәп» журналында яки magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.

6.5. Бәйге этапларында килеп чыккан бәхәсләрне, гаделлек принципларыннан чыгып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.

Кушымта

«Тукайның әкият дөньясы»

рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесендә катнашуга гариза

Катнашучының фамилиясе _________________________________________

Исеме__________________________________________________________

Атасының исеме__________________________________________________

Туган көне_______________________________________________________

Яшәү урыны ______________________________________________________

_______________________________________________________________

Уку йорты______________________________________________________

Элемтә өчен телефон номеры_______________________________________

Эшнең атамасы___________________________________________________

Бәйгегә җибәргән эшемне «Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары битләрендә, magarif-uku.ru, gabdullatukay.ru сайтында һәм шулай ук редакция исеменнән башка матбугат чараларында урнаштырырга ризалыгымны бирәм.

_________ /______________/                                        _________________

имза               фамилия                                                                             дата