Фатыйх Кәрими 1870 елда Әлмәт янындагы бер авылда гаять сәләтле, дин әһелләре арасында да аерылып торган кеше гаиләсендә туа. Атасы Гыйльман Кәрим бөек Мәрҗанинең яраткан укучыларының берсе була. Аның карашлары формалашуга Казан шәһәре башлыгының хатыны (милләте белән рус), күренекле Шәрыкъны өйрәнүче галимә (аның төрек халкын рус әдәбияты белән таныштыру буенча хезмәтләре империянең иң югары ордены «Шәфакать»кә лаек булган), төрекләр «Гөлнар ханым» дип йөрткән Ольга Лебедева белән аралашу да зур йогынты ясый. Нәкъ менә аның киңәше белән Гыйльман ахун Ырынбурга күченеп, язмышын кискен үзгәртә, зур нәшир, журналистка әверелә, әмма дини эшчәнлеген дә туктатмый.
Гыйльман ахун балаларының (аның өч кызы һәм өч улы була) һәркайсы татар халкының рухи тормышында сизелерлек эз калдыра.
Гыйльман ахунның вафатыннан соң, нәшрият эшләрен гаять күпкырлы белемле һәм төпле әзерлекле (шул исәптән икътисад өлкәсендә дә) Фатыйх дәвам итә. Истанбул университетында укыганда (1892-1896), ул элек Чистай мәдрәсәсендә алган әдәбият, тарих, филология һәм икътисад өлкәсендәге гыйлемнәрен тирәнәйтә, ана телендә һәм үзе укыган төрек телендә генә түгел, гарәп, фарсы, француз телләрендә дә иркен сөйләшә һәм яза. Ә рус теле аңа балачактан ук таныш була һәм ул русча бернинди акцентсыз диярлек сөйләшә.
XIX йөзнең 90 нчы еллары ахырында күпмедер вакытка Кырым мөселман модернизмының төп учагына һәм Рәсәй мөселманнарын Ауропа мәдәниятенә якынайту үзәгенә әверелә. Бу Рәсәй уку йортларында тирән белем алган, ханнарның элеккеге мәркәзе булган Бакчасарай шәһәре башлыгы Исмәгыйль Гаспринскийның исеме һәм эшчәнлеге белән бәйле. Ул мөселманнарның иҗтимагый-сәяси хәрәкәте — җәдитчелеккә нигез салучыларның берсе була. Фатыйх Кәрими Гаспринский тарафыннан ачылган җәдитчә башлангыч мәктәпләрдә укыта. Тиздән ул 1898 елда Бакчасарайдагы мөгаллимнәр семинариясе мөдире була. Алтын приискалары Хуҗасы Шакир Рәмиев белән компаньон һәм тәрҗемәче сыйфатында Ауропа буенча бергәләп сәфәр кылулары аның күңелендә җуелмас эз калдыра. Булдыклы эшкуарны беренче чиратта тау эше һәм алтын рудасын эшкәртү өлкәсендәге техника яңалыклары кызыксындыра. Алманда, Бельгиядә, Франциядә, Италиядә һәм Ауропаның башка илләрендә булганда Рәмиев күренекле инженерлар, галимнәр, фирма хуҗалары белән очраша, машиналар һәм техник җиһазлар сатып ала. Сөйләшүләр барышында аңа Ф. Кәрими бик зур ярдәм күрсәтә. Сәяхәт ритмы әллә ни мәшәкатьле булмаганлыктан, яшь галимнең үзе укыган елларда ук күрергә хыялланган илләрдәге мәдәният һәйкәлләре, фән һәм мәгариф учаклары белән танышу өчен дә вакыты җитәрлек була. Тора-бара әлеге юл тәэсирләре һәм уйланулар 1902 елда үзенчәлекле татар «бестселлерына» әверелгән «Аурупа сәяхәтнамәсе» дигән гаять кызыклы китапның нигезенә яталар.
XX гасырның беренче унъеллыгында ук Фатыйх Кәрими, Ырынбурда чыгып килүче берничә газета һәм журналның мөхәррире буларак (аларның иң популяры — «Вакыт» газетасы), иң күренекле әдәбиятчылар рәтендә була. Аның әсәрләре татар иҗтимагый аңындагы җитди каршылыкларны, татарлар «кадимчелек» һәм «җәдитчелек» дип йөргән фундаментализм һәм модернизм арасындагы көрәшне чагылдыра.
Мөгаен, Ф. Кәриминең ул чорда Рәсәй һәм, бәлки, Ауропа әдәбиятында да тиңдәше булмаган уникаль китабына махсус тукталырга кирәктер. Сүз 1913 елда нәшер ителгән «Истанбул мәктүбләре» турында бара. Аның барлыкка килү тарихы хакында берничә сүз. 1912-1913 елларда Балкайда хәрби каршылыклар кабынып китә, аңа Төркия, Болгария, Греция, Италия тартып кертелә. Бу тиздән башланачак бөтендөнья сугышы алдыннан үзенә күрә бер репетиция була. «Вакыт» газетасы хәбәрчесе Фатих Кәрими бер елга якын шул, хәзергечә әйткәндә, «кайнар нокталар»да була. Телләрне белү һәм университет буенча күптәнге элемтәләре аңа төрле кешеләр: генераллар һәм солдатлар, галимнәр һәм язучылар, эшкуарлар һәм муллалар, мөгаллимнәр һәм кәсепчеләр белән бәйләнешкә керергә ярдәм итәләр. Әлеге очрашулар һәм күзәтүләр «Вакыт» газетасында атнага берничә тапкыр басылучы хәбәрләргә нигез була. Барлыгы 70 кә якын шундый язмаларны бергә туплагач, 1913 елда ук дөнья күргән 450 битлек том килеп чыга. Бу китап бөтендөнья сугышы алдыннан Төркия тормышының үзенчәлекле энциклопедиясенә әверелә. Төркия белән аны студент еллары һәм җәмгыятьнең төрле даирәләрендәге күп санлы дуслары бәйли, һәм ул әлеге дәүләткә үзенең симпатиясен яшермичә, аның сугыштагы уңышсызлыкларының сәбәбен дошманнарның көчле булуында түгел, ә илнең үзенең көчсезлегендә күрә. Фатих Кәриминең җиңү өчен пулеметлар гына җитми, ә сәясәтне, икътисадны һәм динне искелектән азат итәргә кирәк дигән сүзләре белән һич тә килешми мөмкин түгел. Төркияне кризистан чыгаруга сәләтле лидерлар азатлык белән бергә генә киләчәк. Китапта Рәсәй белән тотрыклы мөнәсәбәтләрнең — Төркиянең чәчәк атуында хәлиткеч факторларының берсе булуы ассызыклана. Кәрими Рәсәйдә мөселманнарга каршы ясалма рәвештә куертылган карашларга да җавап бирә. «Рәсәй яки Иран мөселманнарын Төркиягә берләштерү шикелле сүзләрне телгә алучы булса, монда аңа хәзер дивана дип караячаклардыр», — дип яза ул. Татарларның рухи җитәкчеләре Габудулла Тукай һәм Фатыйх Әмирхан еш кына Кәрими иҗатының йомшак якларын күрсәтсәләр һәм аның кайбер хикәяләре буенча шактый зәһәр искәрмәләр ясасалар да, «Истанбул мәктүбләре»н хуплап каршылыйлар. Тукай аны хәтта уйлану өчен «рухи азык» дип тә атый. Көнчыгышны өйрәнүче күренекле галим В. Гордлевский, Фатыйх Кәрими китабын игътибар белән укып, әлеге «читтән бер караш» төрек җәмгыятенә үз җитешсезлекләрен яхшырак күрергә ярдәм итте, дип яза. Болгар һәм сербларны күрә алмауда гаепләүләргә (андыйлар да була) җавап итеп, Фатыйх Кәрими тагын бер кат, үз җитешсезлекләрен белгән халык аны тизрәк бетерә, дип ассызыклый. Төркиягә, бөтендөнья сугышында катнашкан башка илләр кебек үк, әлеге сүзләрнең хаклыгын аңлау өчен сугышның канлы авызы аша үтәргә туры килә.
Кәриминең нәширлек эшчәнлеге киң масштаблы һәм тупланмалы булуы белән аерылып тора. Аның күпчелек басмалары энциклопедик характерда иде, әмма бәян итү стиленең популярлыгы аларны җәмгыятьнең киң катлауларына аңлаешлы итте. Шуның белән ул Рәсәйдә дә яхшы китапны барлык массаларга җиткергән атаклы рус нәширләре Сытин һәм Павленковны хәтерләтә Төрки телле мөселманнар өчен Фатыйх Кәрими дә шундый эш күрсәтә, чөнки ул нәшер иткән китапларны Урта Азиядә дә, Кавказ артында да укыйлар. Менә ул тормышка ашырган зур масштаблы проектларның берсе. Мәгълүм тарихчы һәм географ поляк Фелициан Пуцекович дөньяның төрле халыклары турында уннарча брошюра яза. Бай теле һәм дөрес мәгълүматлары белән алар бик күп илләрдә дан казаналар. Кәрими 42 брошюраны татар теленә тәрҗемә итәргә һәм нәшер итәргә ниятли. 1914 елга кадәр укучы кулына аларның 26 сы барып ирешә. Әлеге сериянең кайбер брошюраларында нәшир сүз башы мөгаллиф буларак чыгыш ясый, аларда татар җәмәгатьчелеге өчен көнүзәк проблемаларны күтәрә. 1904 елның ахырында басылып чыккан Япониягә багышланган беренче брошюрада Фатыйх Кәрими, менә берничә айдан бирле сугыш барса да, татарлар аның сәбәбен аңламау гына түгел, бу илнең кай тарафта урнашуын, анда кемнәр яшәвен дә белмиләр, дип яза.
{mospagebreak}
Гарәпләргә багышланган брошюраның ахырында, Кәрими, туган телеңне һәм изге Коръән телен өйрәнгәннән соң ук, рус телен үзләштерергә омтылырга кирәк, дип яза. Ауропача дөньяга карашлы, киң белемле зыялы буларак, ул милли чикләнгәнлекнең килешмәс дошманы була. Күп кенә замандашлары кебек үк, ул да социалистик идеяләр белән мавыга, төрле демократик юнәлештәге китаплар һәм брошюралар чыгара. Бу эшчәнлек хакимиятне ярсыта, мөхәррир һәм нәшир Фатыйх Кәримине берничә тапкыр хөкем итәләр һәм административ җаваплылыкка тарталар. Кагыйдә буларак, эш штраф белән тәмамлана, ә аны исә бай дуслары — бертуган Рәмиевләр түли. Әлеге ярдәм 1912 елда Рәмиевләрнең өлкәне — Ф. Кәриминең бик күп башлангычларын күтәреп алган Шакир поезд көпчәкләре астында калып вафат булгач та дәвам итә.
Самодержавие бәреп төшерелгәннән соң, империя-хәрабәләрендә милли һәм дәүләт төзелешенең яңа формаларын эзләгәндә, Фатыйх Кәрими мөселман хәрәкәте лидерларының берсенә әверелә. 1917 елның маенда Рәсәйдәге мөселман дөньясының 12 иң абруйлы эшлеклесе арасында ул, Бөтенрәсәй корылтае президиумына сайлана. Фатыйх Кәрими яңа Рәсәйдә яшәүче халыкларга киң хокуклар биреп, аның федератив төзелешен иң актив яклаучылар арасында була. Үз чыгышларының берсендә ул, үзәктән читтә яшәүче халыкларга цивилизацияле төбәкләрне куып җитүдә бирелгән тарихи мөмкинлектән файдаланырга ярдәм итәргә кирәк, ди. Көнчыгышның үзенчәлекле шартларын истә тотып: «Тамбов губернасын Төркестан белән бутарга ярамый», — дип яза. Шушы ук корылтайда ул Рәсәй мөселманнары Шурасы составына бертавыштан сайлана. Иң абруйлы лидерларның берсе буларак, ул мөселманнарның Казанда узган II корылтаенда да үз карашларын саклап кала, Садри Максуди, Һади Атласи, Ибнеәмин Әхтәмов кебек зур эшлеклеләр белән беррәттән, «Идел-Урал» штатын төзү планын тормышка ашырырга тиешле мохтариять комиссиясенә сайлана. 1925 елга кадәр ул Ырынбурның байтак уку йортларында эшли, халык мәгарифенең яңа тупланмасын булдыруда катнаша. «Хөсәения» мәдрәсәсен реформалаштыру әлеге киң танылган уку йортына педагоглар әерләү буенча Совет уку-укыту үзәге статусын саклап калырга ярдәм итә. Бу — Фатыйх Кәриминең зур хезмәт куюы аркасында мөмкин була.
1925 елда Мәскәүгә күченеп, Фатыйх Кәрими берничә нәшриятта эшли һәм ул чорда Н. Нариманов исемендәге Көнчыгыш институтында төп төрек теле мөгаллиме була. 1925 елда Кәриминең сайланма хезмәтләр һәм хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Ләкин гаилә хәлләре дә, иҗтимагый-сәяси хәлләр дә актив әдәби иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирми. Вакытлы матбугатта сирәк кенә аның бәяләмәләре һәм зур булмаган мәкаләләре басыла.
Гомеренең соңгы елларында ул истәлекләр өстендә и башлый, аларда мөселман дөньясының бик күп мәшһүр шәхесләре гәүдәләндерелә. Ләкин аңа бу кулъязмаларны төгәлләргә насыйп булмый.
1936 елда НКВД тарафыннан гаять зур «Идел-Урал» эше кузгатыла. Баштан ук татарлар һәм башкортлар арасына Көнбатышның да, Көнчыгышның да дошман агентурасы үтеп керү турында белдерелә. Фатыйх Кәрими өстенә беренче чиратта гаеп ташлана. Чираттагы «эшне» оештыру өчен бу фигура аеруча кулай була шул. Аның биографиясен белгән кеше төп гаепләүләрне алдан ук әйтә ала. Төркиядә укыган, димәк, төрек жандармериясе аны 1894 елда ук яллаган. Төркия разведкасыннан аңа «шеф» итеп Истанбулда укучы татарлар якташлыгына җитәкчелек иткән мәгълүм педагог Гобәйдулла Бубины «билгелиләр». Ә Балкан сугышларында «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы хәбәрчесе булуы аның шымчылык итүен күрсәтеп тора, тик менә кем кушуы буенча икәнлеген генә күрсәтергә оныталар. Фатыйх Кәриминең шымчылык юлындагы һәм диверсияләр әзерләүдәге «агентлары» да бик мәгълүм шәхесләр икән — Ильяс Алкин, Шамил Усманов, Кави Нәҗми һәм ул вакытта инде атып үтерелгән мулла Шәмсетдинов. Фатыйх Кәрими эшчәнлегеннән файдаланган чит ил «резидентлары» да атап үтелә: Шакир патша, Йосыф Акчура һәм Г. Идриси. Укучы бу кадәр чуар “шпионлык-диверсия төркеме”нә гаҗәпләнмәсен — әлеге кешеләр йә әдәби эш белән нәшрият ветераны янында Мәскәүдә булганнар, йә аны инкыйлабка кадәр үк белгәннәр. Боларның артында иң яхшы интеллектуаль элита вәкилләренең фаҗигасе ята. Дөрес, читтән күзәтү хезмәте шымчылык белешмәләрен чит ил гражданнарына тапшыру мөмкинлеге булган шикле очрашуларны сизмәгән. Ләкин, ахыр килеп, көтелмәгән нәтиҗә ясала … Тикшерү версиясе буенча, 1936 елда Фатыйх Кәрими, янәсе оборона заводлары һәм Кызыл Армия кораллары турындагы яшерен белешмәләрне Мәскәүгә килгән футбол командасы тренеры Кәрим бәйгә тапшырган. Менә шундый футболлы «шпионаж » …
(Чыганак: Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар мәгарифе тарихы: Казан: Школа, 2009. – 344 б.).