Җамал Вәлиди (Вәлидов Җамалетдин Җамалетдин улы) 1887 елның 2 октябрендә Апае авылында туган. Атаклы Иж-Буби мәдрәсәсендә белем алган, шунда ук мөгаллимлек эшчәнлеген дәвам итәргә ниятләгән. Ләкин 1911 елда мәдрәсәне патша хакимияте тар-мар иткәч, мөгаллим сыйфатында «Хөсәения» мәдрәсәсенә (Ырынбур шәһәре) күчәргә мәҗбүр булган. XX йөз башы татар җәмәгатьчелек фикере тарихында сизелерлек эз калдырган төп хезмәтләре: «Татар әдәбиятының барышы» (1912), «Милләт вә миллият» (1914), шулай ук вакытлы матбугаттагы күп санлы мәкаләләре нәкъ менә шул чорда басылып чыккан. Вәлиди әдәби тәнкыйтьче дә, тел белгече дә, иҗтимагый фикер тарихчысы буларак та танылган. Шул ук вакытта аның эшчәнлеге һәм ул күтәреп чыккан идея-сәяси концепция аны XX йөз башының үзенчәлекле акыл иясе итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Беренче чыгышлары белән үк Җамал Вәлиди үзен, Г. Курсави, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри кебек, ислахчылык һәм татар иҗтимагый фикерен яңарту тарафдары буларак күрсәтә. Җәдитчелекнең бер вәкиле сыйфатында ул мөселман мәктәбен үзгәртеп кору, дөньяви мәгариф тупланмасын булдыру, мәдәни тормышны заманчалаштыру өчен тырышлык куя. Аның татар җәмәгатьчелеген яңартуга этәргеч бирүче иҗтимагый алгарыш турындагы уй-фикерләре дә шуннан килеп чыга.
Җамал Вәлиди карашлары татар җәмәгатьчелегенә фәкать мөселман мәхәлләсе дип кенә карауның искергәнлеген гәүдәләндерүче фикри агымның ачык бер чагылышы булып тора. XVI гасырда Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, татарларның үз дәүләтчелеге булмау аркасында, берничә гасыр буена аларга мөселман мәхәлләсе гамәлдә барлык иҗтимагый-сәяси һәм милли институтларны алыштыра. Болар ХIХ-ХХ гасырлар чигенә кадәр татарларда милли үзаңны дини инану белән тәңгәлләштерүгә сәбәпче була. XIX йөздә мөселман җәмгыяте эчендә туган ислахчылык хәрәкәте, Җамал Вәлиди фикеренчә, яңа милли аң барлыкка килүгә шартлар тудыра.
Рәсәйдә 1905 ел инкыйлабы барышында килеп чыккан иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр, көчәя барган татар җәмәгатьчелеген яңарту процессына киң юл ача. Нәтиҗәдә иҗтимагый-мәдәни тормыш торган саен дөньяви төсмер ала бара, чагыштырмача сәяси ирекләр бирелгән шартларда гомумтөрки бердәмлек зарурлыгы турындагы идеяләр дә туа. Җамал Вәлиди гомумтөрки бердәмлек формалаштыруның гамәлгә ашмаслыгына һәм мөстәкыйль татар милләтенең котылгысыз рәвештә барлыкка килүенә башлап игътибар итүчеләрнең берсе була.
Татар милләте формалашуның тәгълимати проблемаларын өйрәнеп, Җамал Вәлиди диннең һаман да җитди роль уйнавын таный. Ул гына да түгел, татарлар сыман изелгән халыклар тормышында аның роле үсә барачак, дип саный. Шул ук вакытта ул махсус үзенчәлекләргә ия булган һәм дини нигезгә түгел, ә этник компонентларга таянган милли үсешнең үз табигатен аерып карый. Этник яктан караганда, халыкларның формалашуы, аныңча, берничә этап аша уза. Аның нәсел һәм кабилә кебек гади төрләреннән халыклар килеп чыга, ә аннан соң милләтләр барлыкка килә, ди ул. Җамал Вәлиди милләт барлыкка килүнең закончалыклы булуын ассызыклый, аның үсешен тоткарларга яки бастырып торырга мөмкин, ләкин көч белән җиңеп булмый, ди. «Милләт яши, — дип яза ул, — ул — табигыйлыкның һәм тарихның баласы».
Милләт бөтенлеген тәэмин итүче билгеләр арасында Җамал Вәлиди аның килеп чыгышының, теленең, диненең, гореф-гадәтләренең һәм ватанының уртаклыгын атый. Милләтнең хәрәкәт итүе өчен әлеге билгеләр үзләренең әһәмияте ягыннан тигез түгел. Мәсәлән, милли-этник консолидация өчен килеп чыгышның уртаклыгы бердәй милли тел формалашу кебек ук мөһим түгел; дин шулай үк көчле сәяси консолидация белән аерылып торган милли оешманы алыштыра алмый. Шуңа да Җамал Вәлиди милләт билгеләре арасында телне һәм әдәбиятны аерып күрсәтә, әдәбият дигәндә, халыкның барлык фәлсәфи, иҗтимагый, фәнни һәм сәнгати фикерен күздә тота.
1905 ел инкыйлабы кайбер сәяси ирекләр бирә һәм шул шартларда милли тел турында бәхәсләр башланып китә. Татар җәмәгатьчелеге ике зур төркемгә бүленә, аларның берсе гомумтөрки әдәби телнең зарурлыгы турындагы фикердә торса, икенчесе, И. Гаспралы җитәкчелегендә, «Тәрҗеман» газетасы битләрендә алып барылган бу юнәлешнең максатка ярашлылыгын кире кага, Рәсәйнең барлык мөселманнары өчен үз төрки телләре кирәклекне хуплый. Җамал Вәлидине дә үз эченә алган әлеге зыялылар төркеме Казан татарларының сөйләм теленә нигезләнгән матбугат продукциясе булдыруны яклый.
Тора-бара тел турындагы бәхәсләр, гомумән, милли проблема буенча бәхәскә әверелә. Аерым алганда, «Шура» журналы аны һәрьяклап тикшерүгә байтак битләрен багышлый. Бу форсаттан файдаланып, журнал битләрендә Җамал Вәлиди төрле фикерләрне анализлый. Әгәр дә Р. Фәхреддин һәм Ф. Кәрими төркичелек агымын якласалар, «Йолдыз» газетасы мөхәррире Ә. Максуди татар теленең мөстәкыйльлеген таный, ләкин «татар» этнонимын куллану яклы түгел, дип аңлата ул.
Җамал Вәлиди яңа татар үзаңын төркичелеккә каршы куярга ярамый дип ассызыклый, чөнки безнең халык гомумтөрки гаиләдә формалашкан. Этник үсеш шуңа китерә ки, әлеге бергәлек аркасында нигездә кардәш булган, ләкин оешу билгеләре буенча аерымланган милләтләр барлыкка килә дип саный фикер иясе. Шулай итеп, И. Гаспралының барлык төрки халыкларны бер этноска берләштерү турындагы бөек хыялы тарих сәхнәсеннән төшәргә һәм вакыт таләбенә буйсынырга тиеш була. Бу процесс аерым кешеләрнең теләгенә һәм ихтыярына гына бәйле ниндидер очраклылык түгел, ә иҗтимагый-тарихи кануннар тудырган чынбарлыкка әверелә.
XX йөз башында татарларның милли бердәмлеге көчәя, әмма ул бик каршылыклы шартларда бара, һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, милли үзаң бик зәгыйфь үсә.
Мондый катлаулы вазгыять милли проблемага субъектив якын килүне, кире кагуны һәм теге яки бу этник төркемне мәгълүм бергәлеккә кертү өчен объектив тарихи шартлар табуны таләп итә. Мәсәлән, Җамал Вәлиди татар милләтенә Казан татарлары гына түгел, мишәрләр һәм башкортлар да керә дип саный. Күпчелек гореф-гадәтләр, дини бердәйлек һәм барысы өчен дә уртак әдәбият әлеге этник төркемнәрне бер милләткә туплый, борынгыдан килгән Ватаннарына — Идел-Уралга берләштерә. Аларның кайбер вәкилләре үзләрен татарлар дип атарга теләмәсәләр дә, милли бердәмлекнең кануни үсеше ялгыш инанулардан көчлерәк булачак дип саный ул.
Җамал Вәлиди милләтне ничек яклау һәм аның үсешенә ярдәм итү турында җитди уйлана. Милләтне ассимиляцияләнүдән саклауның иң көчле инструменты, — аныңча, мәдәниятнең һәрьяклап үсеше. Ләкин мәдәният, милләтне коткару чарасы буларак, башка халыклардан механик рәвештә кертелә, аннан битәр, алардан күчереп алына алмый. Халык үсешенең инде тарихи ирешелгән дәрәҗәсенә, аның үзаңына һәм гореф-гадәтләренә таянып, ул милли үзенчәлекне үз эченә алырга тиеш. Шул ук вакытта Җамал Вәлиди гомумкешелек кыйммәтләре булган дөнья мәдәнияте казанышларыннан үз-үзеңне чикләп куюдан һәм тайпылудан сакланырга өнди. Татарлар арасында ислам һәм гомумтөрки традицияләрнең уңай ролен танып, бер ук вакытта ул милләтнең үсеш тенденцияләренә объектив бәя бирә, аның киләчәген Ауропа, Көнбатыш дөнья белән тыгыз берләшүдә күрә. «Татар әдәбиятының барышы» (1912) дигән хезмәтендә галим татарларның рухи тормышын дини схоластикадан азат итү һәм фән, әдәбият дөньясына кертү процессының иҗтимагый-мәдәни тормышны европалаштыру белән тыгыз бәйләнештә булуын күрсәтә. Соңрак, 1916 елда, «Аң» журналында басылган «Шәрыктан Гаребкә» дигән зур мәкаләсендә ул татар җәмгыятенең Көнбатыш цивилизациясе белән хезмәттәшлеккә тайпылышсыз хәрәкәтен исбатлый.
Көнбатышның иҗтимагый-мәдәни тәҗрибәсен үзләштерүне Җамал Вәлиди, беренче чиратта, матди зарурлык белән бәйли. Шул ук вакытта хуҗалык, техника, фән үсеше Көнбатыш халыклары белән җанлы аралашуга җирлек әзерли, ә бу алар белән рухи һәм мәдәни якынаюның төп шарты булып тора. Шулай итеп, XX гасыр башы тарихи чоры үзе үк татар милләтенең Көнбатышка йөз тоту зарурлыгын дәлилли, ә бу яңа иҗтимагый-мәдәни бергәлеккә якынаюга сәбәп була.
1917 елның октябрь вакыйгалары Җамал Вәлидигә бу фикерләрен камилләштерергә һәм тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. Ул «Вакыт» газетасында Ф. Кәрими урынында бик аз эшләп кала, әлеге басманы Совет хакимияте яба. Ул Казанга, Көнчыгыш академиясендә укытуга күчә, ә 1921-1922 елларда Татарстан игенчелек эшләре комиссариатында бүлек мөдире урынбасары булып тора, терминология комиссиясе рәисе вазифаларын башкара. 1922-1925 елларда Татар рабфагында нотыклар укый, ә 1923-1931 елларда Көнчыгыш педагогика институтында укыта.
Җамал Вәлиди каләме астыннан Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ш. Камал һәм башка фикер ияләре, язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләренә анализ һәм югары бәя бирелгән хезмәтләр чыга. 20 нче елларда ул эмиграциягә киткән язучы-реалист Гаяз Исхакыйның күркәм исемен саклап кала. Шул ук елларда татар грамматикасының фәнни нигезләрен булдыру буенча башлаган эшен дәвам итә, әлеге проблема буенча берничә хезмәтен бастыра. Аның мәшһүр «Очерк истории образованности и литературы татар» китабында (1923) татар җәмәгатьчелек фикере үсешенең һәм мәктәп эшендә җәдитчелек дип аталган яңа агым барлыкка килүнең төп чорлары җентекләп тикшерелә.
Танылган галимнең эшчәнлеге 1931 елда, аны кулга алгач, туктала, ә 1932 елның 30 ноябренда ул вафат була. Татар зыялылары арасында большевизмның беренче корбаннарының берсе булган Җамал Вәлидинең исеме онытылуга дучар ителә. Бары тик тууына йөз ел тулган көннәрдә генә җәмәгатьчелек аның хезмәтләрен лаеклы бәяли алды.
(Чыганак: Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар мәгарифе тарихы: Казан: Школа, 2009. – 344 б.).