ТАТ РУС ENG

Р. ШӘЙМӘРДАНОВ, Ә. ХУҖИӘХМӘТОВ Йосыф Акчура (1876-1935)

Йосыф Акчура — татар халкының танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, галим, сәяси төркичелеккә нигез салучыларның берсе, татар һәм төрек милләтләренең барлыкка килүенә гаять зур өлеш керткән шәхес.
Йосыф Акчура ата-бабалары Кырымнан Казанга күченеп килгән мәгълүм татар нәселеннән чыккан. Буыннан-буынга тапшырылган мәгълүматларга караганда, Йосыф Акчураның бабаларының берсе, Адаш кенәз, рус патшасы Иван IV нең якын дусты булган.
Акчуриннарның Казанда, Сембердә һәм башка җирләрдә туку фабрикалары булган. Патша армиясе өчен күпчелек тукымаларның нәкъ менә Акчуриннар фабрикаларында җитештерелүен әйтү дә җитә. Сөләйман бабасы үлгәннән соң, Йосыфның атасы Хәсәнгә Сембердә, Лаховкада һәм Зөя авылындагы 3 туку фабрикасы мирас булып кала. Хәсән Казанда атаклы фабрикант Габдерәшит Юнысовның кызы Бибикамәрбануга өйләнә. Бу гаиләләр рус хакимияте белән әйбәт мөнәсәбәттә булалар. Патша Николай I нең Казанга килгәч, Юнысовлар йортында тукталуы мәгълүм.
Йосыф Акчура 1876 елда, фаразланганча, Сембер шәһәрендә туа. 2 елдан соң 1878 елда аның атасы көтмәгәндә үлеп китә, ә 1882 елда Казанга барганда, әнисе утырган чана каплана һәм аның да нервлары какшап кала. Шуннан соң әнисе бик еш авырый башлый, фабрикалар белән идарә эшләре йомшый, бурычлар җыела, кредиторлар суд белән яныйлар. Табиблар әниләренә җылы якта яшәргә киңәш бирәләр. Болар барысы да Йосыф Акчураның (башкалары балачакта ук үләләр) әнисе белән 1883 елда башта Ставрополь шәһәренә, ә аннан Истанбулга күченеп китүенә сәбәп була.
Истанбулда Бибикамәрбану улының ризалыгы белән һәм тау халыкларының Рәсәй белән азатлык көрәше юлбашчысы, мәшһүр шәех Шамил хатынының анасы димләве буенча, дагстанлы, төркиләрдән чыккан Госман бәйгә кияүгә чыга. Үги әтисе малайга яхшы мөнәсәбәттә була. Өйдә тәүге тәрбияне ул бирә. Башта малайны урта мәктәпкә урнаштыра, аннары хәрби училищега кертә. Үги атасының аның тормышында тоткан роле турында хәтта түбәндәге факт та ачык сөйли: укыган елларында яшүсмергә «дагстанлы Йосыф» дигән кушамат тагалар. Йосыф Акчура мөстәкыйль эш итә башлагач кына аны «казанлы Йосыф Акчура» дип атый башлыйлар.
1883-1886 елларда малай башлангыч мәктәптә, ә 1886-1892 елларда урта мәктәптә укый.
1889-1890 елларда әнисе белән туган якларына, Сембер шәһәренә кайту Йосыф тормышында зур вакыйгага әверелә. Алар монда бер ел чамасы торалар. 14 яшьлек Йосыф Акчура бер кышны Казанда чыга, язын һәм җәен әнисе белән Өфегә, Дим елгасы буендагы Дәүләки авылына, Касыйм, Түбән Новгород шәһәрләренә бара.
Әлеге сәяхәтләрдә яшүсмер көндәлек алып бара, төрле төрки халыкларның тормышын күзәтә, Рәсәйдә аларның бәйле хәлдә яшәүләрен теркәп куя. Әлеге тәэсирләре, һичшиксез, аның төрки дөнья һәм аның язмышы турындагы карашларын киңәйтәләр. Хәрби училищеда укыган вакытта да (1892-1896) Йосыф тагын берничә тапкыр туган якларында була, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, тау халыклары юлбашчысы Шамил шәехның улы — генерал Шамил белән таныша. Казанда беренче тапкыр булганда Йосыф, урамда саф һавада йөрү һәм театрларга бару гына түгел, мәшһүр Шамил шәехнең оныгы Заһид Шамил байдан француз теле, госманлылар тарихы һәм каллиграфия, шулай ук рус теле дәресләре дә ала.
Үзенең сәфәрләре вакытында Йосыф Акчура еш кына Кырымда, Бакчасарайда, үзенең кыз туганнарының берсенә өйләнгән Исмәгыйль Гаспринскийларда туктала.
Төркичелек белән кызыксыну яшүсмергә Сембердә яшәгән һәм атасының фабрикалары белән идарә итүне үз кулына алган агасы Ибраһим бәй аша килә. Ул берничә көнбатыш телен, иске уйгур язмасын, чагатай телен, иске госманлы һәм төрек телләрен белгән. Йосыф аның бик бай китапханәсеннән файдалана. Ибраһим бәй либераль карашларда тора һәм тыелган либераль әдәбият укый.
1897 елда Йосыф Акчура үз карашлары өчен кулга алына һәм солтан әмере белән хөкем ителгән 84 кеше арасында Триполига (Ливия) гомерлек сөргенгә җибәрелә.
“Яшь төрекләр”нең солтан Габделхәмид II белән сөйләшүләре нәтиҗәсендә барлык хөкем ителүчеләр, шул исәптән Йосыф Акчура да, төрмәдән ирекле торак җирләргә күчерелә. Аңа хәрби исеме кире кайтарыла, күпмедер вакыт ул округ штабында сәркатиб һәм Ливиянең төрле җирләрендә мөгаллим булып эшли. Шул форсаттан файдаланып, бер майор ярдәмендә, дуслары Әхмәт, Фәрит һәм Зөһрә белән бергә көймәдә Туниска качалар, аннан Парижга китәләр.
1899-1903 елларда Йосыф Акчура ирекле Сәяси фәннәр мәктәбендә укый һәм бер үк вакытта Сорбонна университетында Югары гамәли фәннәр мәктәбенең лекцияләренә йөри.
Йосыф Акчураның Париждагы тормышы ике төр эшчәнлектән тора. Болар, барыннан да элек, академик гыйлемнәр эстәрү, ягъни аның укуы, икенчесе — аның сәяси эшлеклеләр белән аралашуы һәм вакытлы матбугат битләрендә мәкаләләр бастыруы.
Парижда ул сәяси фәннәр, фәлсәфә, социология, тарих һәм филологияне өйрәнә. Сәяси фәннәр мәктәбендә ул А. Сорель, Э. Бутми, А. Лерой Болье, Т.Ф. Брентано, Рено кебек мәгълүм галимнәрнең лекцияләрен тыңлый, ә Сорбонна университетының Югары гамәли фәннәр мәктәбендә Дюркгейм, Леви Бруль, Тарде һәм башкаларның шәкерте була.
Сорель, Рено һәм Бутми «сәламәт» милләтчелек тарафдарлары булалар, һәм алар үз шәкертләрендә, шул исәптән Йосыф Акчурада да, дөньяга шундый караш һәм ныклы инану тәрбиялиләр дияргә була, аларның уй-фикерләре төгәл милли юнәлеш алган була. Әмма, әгәр Сорель тарихи үсешнең иң төп факторы итеп фәкать «милләтне» генә таныса, ә Рено милли фактор белән бергә икътисадка да зур әһәмият бирсә, Бутми исә, мәсәлән, җәмгыятьнең һәм аның сәяси төзелешенең тотрыклы эволюцион үсешендә милли психологияне исәпкә алуның әһәмиятен күрсәтә.
Тышкы яктан күзгә бәрелеп тормаган, ләкин Парижның Сэн Гийом урамындагы бу гаять абруйлы мәктәп Көнчыгышка бик аз микъдарда гына барып ирешә торган сәяси һәм иҗтимагый фикерләр чишмәсе була, шуңа да төрки студентлар биредә мөмкин кадәр күбрәк фикерләр үзләштерергә омтылалар. Үзенең сәяхәтләре барышында төрки халыклар тормышы турындагы күзәтүләре, Сәяси фәннәр мәктәбендә күп санлы бәхәсләрдә катнашуы Йосыф Акчураның төгәл һәм ачык сәяси карашлары формалашуга ярдәм итә. Әлеге мәктәптә алынган белемнәре аңа сәяси өлкәдә милләтчелекнең һәм төркичелекнең торышы хакында уйлана башларга мөмкинлек бирә.
1903 елда Йосыф Акчура укуын тәмамлый һәм чыгарылыш курсының 3 нче премиясен ала. Аның диплом диссертациясе «Госманлы империясенең дәүләт институтлары тарихы буенча тикшеренүләр» дип атала.


{mospagebreak}

 

Диссертациянең кереш өлешендә Госманлы империясе дәүләт институтларының ислам һәм төрки хокукка нигезләнүе турында кыскача белешмә бирелә. Төп өлештә мөгаллиф тарафыннан шартлы рәвештә «иске режим учреждениеләре» һәм «яңа режим учреждениеләре» дип аталган 2 категориягә бүленгән госманлы учреждениеләр тарихының төп үзенчәлекләре ачыла. Йомгаклау өлешендә мөгаллиф Госманлы империясенең таралуын кисәтү максатында дәүләт институтларын яхшырту һәм камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрен һәм фикерләрен җиткерә. Дәүләт төзелешен яхшырту мәсьәләсен мөгаллиф берничә позициядән чыгып карарга тәкъдим итә: а) империянең аерым алынган бер халкы мәнфәгатьләреннән чыгып; б) төрле халыклар мәнфәгатьләре күзлегеннән чыгып; в) солтан һәм хакимият башында торган кешеләр мәнфәгатьләрен күздә тотып; г) дәүләт мәнфәгатьләрен исәпкә алып.
Йосыф Акчурага кадәр берәү дә бу проблеманы шул кадәр күп кырлы итеп өйрәнмәгән. Мөгаллиф “яшь төрекләр”нең бердәм госманлы милләте булдыру турындагы идеяләре белән риза булмавын белдерә. Ул империя халыклары арасында милли идеянең киң таралуыннан һәм алар арасында, бигрәк тә христианнар һәм мөселманнар арасында дошманлык килеп чыкканнан соң, аларны берләштерү һәм бердәм милләт төзү мөмкин булмаячагы турында яза.
Йосыф Акчура, аерым халыкларга автономия бирмәсәң, алар корал ярдәмендә тулы бәйсезлеккә ирешәчәкләр һәм империядән бөтенләйгә чыгачаклар, ди. Йомгаклау өлешендә мөгаллиф, Госманлы империясен гамәлдәге чикләрендә саклап калу өчен, аны федераль типтагы дәүләткә әверелдерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килә.
Укудан башка, Йосыф Акчураны шул чорның иҗтимагый-сәяси тормышы да кызыксындыра. Ул «яшь төрекләр» хәрәкәтенең ул чорда Парижда эмиграциядә яшәгән вәкилләре белән тыгыз багланышлар урнаштыра.
Шул ук елларда Йосыф Акчура Парижда француз телендә чыгып килүче «Мешверет» («Совет») газетасында һәм 1902 елдан Каһирәдә чыга башлаган, госманлы (төрек) телендә нәшер ителүче «Шураи Өммә» («Мәхәллә Шурасы») газетасында материаллар бастыра. Газеталарның икесен дә Әхмәт Риза нәшер итә. Аның мәкаләләрендә, бер яктан, Сорбоннаның интеллектуаль йогынтысы, икенче яктан, мөгаллифнең «яшь төрекләр» хәрәкәте идеяләре белән элемтәсе сизелә. Йосыф Акчура рациональ позициядә торып яза, алгарыш һәм мәгърифәт көченә ышана һәм ачыктан-ачык солтанның деспотлык режимына нәфрәтен белдерә.
Йосыф Акчура тормышының Париж чоры хакында сөйләгәндә, бер мөһим вакыйганы да искә алырга кирәктер. Эш шунда ки, 1902 елда Казаннан Парижга Садри Максуди (1879-1957) килә. Ул Сорбонна университетының хокук факультетына укырга керә, Йосыф Акчура белән таныша, һәм шул вакыттан алар гомерлек дус һәм фикердәшләр булып китәләр.
Парижда яшәп, Йосыф Акчура Исмәгыйль Гаспралы белән хат алыша. Һәм менә ул остазыннан (Йосыф Акчура Исмәгыйль Гаспралыны шулай атый) 1903 елның язында «Тәрҗеман» газетасы чыга башлауга 20 ел тулу хакында хат ала. Һәм ике татар талибәсе — Йосыф һәм Садри Бакчасарайда газетаның тантаналы юбилеен уздыру зарурлыгы турында 27 битлек текст язалар, аны йөз нөсхәдә бастырып төрки һәм мөселман халыкларының иң күренекле һәм иң абруйлы йөз эшлеклесенә һәм лидерына җибәрәләр. Шуннан соң үзләренең башлангычлары хакында Исмәгыйль Гаспралыга хәбәр итәләр.
Юбилей чыннан да тантаналы төстә күп кеше катнашында уза.
Парижда укуын тәмамлап, Йосыф Акчура Рәсәйгә кайта һәм 1904 елдан аның тормышында Казан чоры башлана, ул 1908 елның октябренә кадәр дәвам итә.
Сембер янындагы үз нәселләре яшәгән Зөябаш авылында 1904 елда Йосыф Акчура «Сәясәтнең өч төре» дигән атаклы хезмәтен яза. Шул ук елда ул Каһирәдәге «Төрек» газетасы битләрендә бастырып чыгарыла. Бу хезмәт, тәгълимати һәм программа характерында булып, төрки дөньяда зур резонанс тудыра.
Аннары ул Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих һәм география укыта башлый. Ул шәкертләр арасында ислахчылык хәрәкәте җәелүгә актив этәргеч бирә. Әлеге мәдрәсәдә укыган лекцияләре җирлегендә берничә китап бастыра. 1905 елның көзеннән «Казан мөхбире» («Казан хәбәрчесе») дигән беренче татар газетасы чыга башлый. Аның нәшире — присяжный поверенный Сәетгәрәй Алкин, ә мөхәррире Йосыф Акчура (В. Шәрәф белән бергәләп) була.
Моннан тыш, татар милли хәрәкәте тууда һәм оешуда үзәген татар буржуазиясе һәм зыялылары тәшкил иткән «Иттифак әл-мөслимин» Бөтенрәсәй мөселманнар фиркасен оештыруда аның роле чиксез зур була.
Ләкин Йосыф Акчура Рәсәйдә сәяси эшчәнлек җәелдереп җибәрә алмый. I Дәүләт Думасына сайлануына комачауларга маташып, ясалма сәбәпләр белән патша хакимияте аны кулга ала. Эзәрлекләүләрдән котылырга тырышып һәм Төркиядә шул ук елда Солтан хакимиятен беркадәр чикләгән конституция игълан ителүдән һәм мәгълүм бер ирекләргә юл куелудан файдаланып, Йосыф Акчура 1908 елда Истанбулга китә.
Ул анда һәртөрле төрки җәмгыятьләр һәм журналларны нигезләүдә актив катнаша. Арада иң әһәмиятлесе үз тирәсенә алдынгы әдәби һәм сәяси көчләрне җыйган «Төрк йорды» журналы була. Бу журнал аша төрек җәмгыяте төньяк төркиләр тормышы белән таныша. Бер үк вакытта Йосыф Акчура Төркиядәге вакыйгалар турындагы мәкаләләрен «Вакыт» татар газетасына җибәрә. Ул Истанбул университетында һәм хәрби училищеларда сәясәт һәм иң яңа тарихны укыта.
Рәсәйнең төрки халыкларның хокукларын яклау белән бәйле хөкүмәт күрсәтмәләрен үтәү өчен, 1915-1916 елларда ул дәүләт делегациясе составында Австро-Венгриядә, Алманиядә һәм Швейцариядә була. 1916 елның июль-августында Швейцариянең Цюрих шәһәрендә Йосыф Акчура В.И. Ленин белән очраша һәм алар 4 сәгать дәвамында әңгәмә коралар. Йосыф Акчураның, әгәр хакимияткә килә калсалар, большевиклар милли мәсьәләгә ничек якын килерләр, дигән соравына В.И. Ленин: «Әгәр без җирле үзидарә мәсләкләренә күчсәк, үзегез таләп иткән хокукларны артыгы белән алырсыз», — дип җавап бирә.
1917-1919 елларда Йосыф Акчура «Кызыл Ярым ай җәмгыяте»ннән әсирлеккә эләккән төрек солдатлары һәм офицерларының проблемаларын хәл итү өчен Көнбатыш Ауропага һәм Рәсәйгә бара.
Йосыф Акчура тормышының соңгы чоры (1919-1935) Кемал инкыйлабы, азатлык сугышы һәм Төркиядә республика идарәсе елларына туры килә.
Төркия республика дип игълан ителгәч, ул Милли мәҗлес депутаты итеп сайлана, аннан соң Истанбул университеты профессоры һәм Төркия президенты Кемал Ататөрекнең мәдәният һәм сәясәт мәсьәләләре буенча киңәшчесе сыйфатында хезмәт итә.
1931 елда Ататөрек җитәкчелегендә ул Төрек тарих җәмгыятен төзүдә катнаша, аның рәисе итеп сайлана. 1932 елда ул президент кушуы буенча I Төрек тарих конгрессы эшенә җитәкчелек итә.
Аның хатыны — Сәлма ханым. 1924 елда аларның кызы. Ул көн туа, хәзер ул Истанбулда яши, ә 1927 елда туган уллары Тугрул 1984 елда вафат була. Йосыф Акчура 1935 елның 11 мартында Истанбулда вафат була. Төркия башкаласы Анкарадагы үзәк урамнарның берсе аның исемен йөртә.

(Чыганак: Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар мәгарифе тарихы: Казан: Школа, 2009. – 344 б.).


 

Комментарий язарга


*