ТАТ РУС ENG

Р. ШӘЙМӘРДАНОВ, Ә. ХУҖИӘХМӘТОВ Мөхәммәтхан Фазлуллин (1883-1964)

Мәгарифебез тарихына профессор Мөхәммәтхан Фазлуллин талантлы педагог, тирән эрудицияле лингвист һәм ысулнамәче буларак кереп калган.
Мөхәммәтхан Әшрәфҗан улы Фазлуллин 1883 елның 3 декабрендә хәзерге Яшел Үзән районының Эре авылында туган. Ул кечкенәдән үк тормышның ачысын-төчесен татып үсә. Заманалар авыр булса да, әти-әнисе аны белемле итәргә тырышалар, улларының мәдрәсәдә укып, мулла булуын телиләр. Башлангыч белемне авылда алганнан соң, Мөхәммәтхан Фазлуллин Казанның «Күл буе» мәдрәсәсенә укырга керә. Бу мәдрәсәне 1903 елда уңышлы гына тәмамлый һәм аны шунда укытучы итеп эшкә калдыралар. Мәдрәсәдә эшләгән вакытында үзлегеннән рус телен үзләштереп, Казанның рус-татар укытучылар мәктәбендә (данлыклы «Казанская Русско-татарская учительская школа») укый башлый. Бу мәктәптә укырга керүенә әтисе каршы булса да, Мөхәммәтхан укуын тәмамлый ала. М. Фазлуллин 1905 елга инкыйлаб чорындагы шәкертләр һәм укытучылар хәрәкәтендә актив катнаша. Мәдрәсә, мәктәпләрдә хөкем сөргән уку-укыту тупланмасына үзгәрешләр кертү кирәклеге турындагы таләпләрне күтәреп чыга. Реакцион власть даирәләре аның бу фикерләренә җавапсыз калмыйлар: Мөхәммәтханны 1905 елда укытучылар мәктәбеннән, ә 1906 елда мәдрәсәдән дә куалар. М. Фазлуллин үзлегеннән күп укый, белемгә теләген югалтмый. 1906 елда аңа яңадан укытучылар мәктәбенә кайтырга рөхсәт бирәләр. Ике елдан ул бу мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап чыга.
Шушы елларда Мөхәммәтхан Фазлуллин беренче гыйльми хезмәтен яза. Бу укыту һәм тәрбия өчен кыскача кулланма рәвешендә язылган «Дидактика кагыйдәләре» китабы була. Китап 1908 елда язылса да, 1920 елда гына дөнья күрә. Моның сәбәбен мөгаллиф кереш өлештә аңлата: «… язылып беткән булса да, матбугатка бирмәдем, үзем укытучы булып, сынап карадым», — ди [М. Фазлуллин Дидактика кагыйдәләре. Укыту һәм тәрбия өчен кыскача кулланма. — Казан: Татиздат, 1920, 44 б.].
Бу чорда ул Мамадыш өязендә рус-татар мәктәбендә укытучы булып эшли. Октябрь инкыйлабын да шунда каршы ала.
Инкыйлаб дулкынына кушылып, М. Фазлуллин Мамадыш өязендә татар мәктәпләре ачу, укытучылар өчен курслар оештыруга зур өлеш кертә. 1919 ел башында М. Фазлуллинны Казанга эшкә чакыралар, ул Казанга күчеп килә һәм шул елларда зур проблема булып торган милли мәгарифне үстерү эшенә керешеп китә.
М. Фазлуллин яңадан чыга башлаган «Мәгариф» журналының җаваплы сәркатибе булып эшли. Журнал битләрендә аның республикада халык мәгарифен дөрес оештыруга, ана телебезне үстерүгә һәм өйрәнүгә багышланган күп кенә мәкаләләре дә басылып чыга.
Татарстан педагогика җәмгыяте һәм халык комиссариаты каршындагы Академик Үзәк әгъзасы буларак, М. Фазлуллин татар мәктәпләре өчен дәреслекләр, программалар төзүдә актив катнаша.
1929 елда М. Фазлуллин Казан дәүләт педагогика институтында татар теле һәм әдәбияты мөнбәрен оештыра һәм озак еллар буе аның җитәкчесе була. Бу елларда ул татар алфавитын реформалау кампаниясенә кушылып китә. Гарәп графикасыннан латин графикасына күчкән чорда М. Фазлуллинның зурлар өчен әлифбалары, уку китаплары, башлангыч сыйныфлар өчен ысулнамә һәм инструктив кулланмалары чыга.
1940-1950 елларда ул татар теленең орфографиясен, фонетик транскрипциясен камилләштерү, татар мәктәпләре укытучыларының грамотасын күтәрү буенча фәнни-тикшеренү эшләрен киң җәелдереп җибәрә. Аның татар телен өйрәнү һәм үстерү өлкәсендә эшләгән тәҗрибәләренең, куйган хезмәтләренең җимеше булып 1954 елда дөнья күргән «Татар теле ысулнамәсе» китабы тора. Бу китап бүгенгә кадәр үз әһәмиятен җуймаган.
М. Фазлуллинның мөгаллимлек, ысулнамә һәм фәнни хезмәтләренә дәүләт тарафыннан югары бәя бирелә. 1939 елда аңа профессор исеме бирелә. 1950 елда татарлардан беренче булып, ул РСФСР Педагогика Фәннәре Академиясенең мөһбир әгъзасы (член-корреспонденты) итеп сайлана. 1953 елда М. Фазлуллинга Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бирелә.
Мөхәммәтхан Фазлуллин 1964 елның 16 февралендә Казанда вафат була.

(Чыганак: Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар мәгарифе тарихы: Казан: Школа, 2009. – 344 б.).


Комментарий язарга


*