«Мин 188* ел гыйнварның таңында тудым. Туган вакытымның ел башы һәм ел башының да таң вакыты булуын хәтерләренә төшерсәләр, укучы әфәнделәр үзләре дә минем буш кеше түгел икәнемә ышанырлар дип уйлыйм. Татарның һәр эше шикелле, минем тууым да алдан уйлап эшләнгән эш түгел иде. Тууымнан ярты гына сәгать элек мин әле аның хакында бернәрсә дә уйлап өлгермәгән идем. Һәрбер татар шикелле, мин тугач та: «Нәрсәгә дип тудым мин?» дип уйлап мәшәкатьләнмәдем, ата-баба эшләгәнне эшләргә кирәк дип, акырып елый башладым»* (* Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. Ике томда, 1 т., Казан, 1957, 29 бит. Моннан соң бу басмага мөрәҗәгать иткәндә, томы һәм бит саны гына күрсәтеләчәк.).
Фатих Әмирханның «Минем тәрҗемәи хәлем» исемле юмористик автобиографиясе әнә шулай башлана.
Фатихның атасы Зариф мулла фанатик булмаган. Шул ук вакытта ул Казан руханилары һәм буржуа-мещан дөньясына аркан борылырлык хөр фикерле кеше дә түгел. Моны без Ф. Әмирханның бер хатыннан да күрәбез: «Фәтхулла хәзрәтнең үлгәч терелүе» дигән кыйсса яза башладым. Әти, Йосыф хәзрәтне тәхкыйрь итәсең дип, башыма кыямәтләр кубара»* (* «Совет әдәбияты» журналы, 1961, 1 сан, 107 бит.). Анасы исә шактый ачык фикерле, йомшак күңелле һәм сабыр холыклы хатын булган.
Ф. Әмирханның бала чагы, күренә ки, яңа фикер, яңа гадәтләрнең үтеп керүенә чик куелмаган урта кул гаиләдә уза.
6—7 яшендә Фатихны Яңа бистә мәдрәсәсенә бирәләр, ике елдан соң ул заманы өчен алдынгы саналган «Мөхәммәдия»гә күчә.
Үткен, зирәк һәм сәләтле Фатих баштарак мәдрәсәнең кирәкле «гыйлем»нәре белән бергә кирәксезләрен дә тырышып үзләштерә.
XIX гасырның ахырына таба шактый куәт алган яңа фикерләр, яңа әдәбият 3. Һади тау тишеге дип атаган мәдрәсәләргә дә үтеп керә. Шәкертләр, мәдрәсә программасы белән генә чикләнмичә, гарәп, төрек әдәбиятын, татар телендә чыккан китапларны укыйлар, рус теле, рус әдәбияты белән кызыксына башлыйлар. Бу яктан Казанда бигрәк тә «Мөхәммәдия» аерылып торган. Анда төрле җәмгыятьләр оеша, кулъязма газета-журналлар чыгарыла башлый. Ф. Әмирхан үсмерлек яшенә җиткәндә мәдрәсәдә инде прогрессив карашлы хәлфәләр һәм ачык фикерле олырак шәкертләр җитешеп өлгергән була. «Шушы елларда мин Сәгъди әфәнде (хәзер «Вакыт» мөхәррирләреннән) белән дусландым, — дип яза Әмирхан. — Ул әдәбият гарәбня мөхибләреннән (Мөхиб — сөюче.) һәм мәдрәсәдәге схоластикага иң әүвәл каршы тора башлаган шәкертләрдән берсе иде. Шул ук рухта ул миңа да күп тәэсир итте һәм, шулай итеп, минем Фәтхулла хәзрәт була алмый калуымның иң әүвәлге визрен (Визрен — гаебен.) үз өстенә йөкләде».
Фатих та гарәп һәм тәрек әдәбиятын тырышып өйрәнә башлый. Ул да шәкертләр хәрәкәтенә баш-аягы белән чума. Кулъязма журналларга да ул, үзе әйтмешли, «…бик фәлсәфи, чикылдаган фәлсәфи мәкаләләр» язарга керешә.
Рус телен өйрәнү һәм рус әдәбиятын укый башлавына килгәндә, мондый бер фактны искәртеп үтәргә кирәк. Казан өяз училищелар советының таныкнамәсеннән күренгәнчә, Ф. Әмирхан Яңа бистә мәдрәсәләре каршындагы рус классын уңышлы тәмам иткән* (* Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 т., 132 бит.). Көндәлек дәфтәренең 1901 елга караган һәм Әстерханга сәяхәте уңае белән язылган өлешендә түбәндәге сүзләр бар: «Сембергә кадәр Симбирский корпуста укучы рус шәкертләре илә мөсахәбә (Мөсахәбә — сөйләшү.) итеп килдем». Димәк, ул 15 яшендә руслар белән шактый иркен сөйләшә алган.
Ниһаять, мәдрәсә курсы тәмам, һәм Ф. Әмирхан «яңабаштан укырга керешә». Аттестатка хәзерләнә, төрле курсларда укый, белемен күтәрүгә илтә торган барлык мөмкинлекләрне файдалана.
Булачак язучының остазларыннан берсе — студент социал-демократ С. Н. Гассар аттестат өчен кирәк булган фәннәр белән генә чикләнмичә, Ф. Әмирханның политик карашларын үстерүдә дә зур роль уйнаган. Истәлекләрнең берсендә яшь Әмирханның С. Н. Гассар белән берлектә прокламацияләр басуда катнашканлыгы турында әйтелә* (* «Совет әдәбияты» журналы, 1961, 1 сан. 112 бит.). Бу белешмәнең хакыйкатьтән ерак тормаганлыгын Ф. Әмирханның бер хаты да раслый: «Хәлфәм Гассарны арестовать иттеләр. Бәлки, үземне дә шушы көннәрдә итәрләр» * (* Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 1 т., 5 бит.).
Әнә шундый хәзерлек белән Ф. Әмирхан 1905 елгы революцияне каршы алды. Аны талантлы язучы итеп таныткан әсәрләре исә соңрак — 1907—1908 елларда күренә башлады.
Егерменче елларның ахырында һәм утызынчы елларның башында Ф. Әмирханга либераль буржуа язучысы дигән мөһер сугылган иде. Бу исә үсеп бара торган татар либераль буржуазиясенә аңлы рәвештә хезмәт итүче, хезмәт ияләрен сыйнфый көрәштән читкә алып китүгә көч салучы, җыеп әйткәндә, буржуа милләтчесе дигән сүз. Аз-маз үзгәрешләр белән һәм, беркадәр йомшара барып, бу караш илленче елларның урталарына кадәр яшәп килде.
Соңгырак тикшеренүләр нәтиҗәсендә Ф. Әмирханның, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Ибраһимовлар кебек үк, революцион-демократик караштагы әдип булганлыгы ачыкланды.
Түбәндәге ике өзек кенә дә аның революцион-демократик позициягә баскан әдип булганлыгын раслау өчен җитәр иде. 1908 елда ул, Тукайның шигырьләр җыентыгындагы «Мужик йокысы» шигырен тәнкыйть итеп, болай ди: «Мал юк дип зарланма, үзеңнән күр аны» дигән шигырьләрнең мәгънәләре берлә Россия җир тарихын вә сәясәтен белгән кешеләр канәгать итмәячәктер»* (* Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 т., 207 бит.). Цензура шартларында Ф. Әмирхан, әлбәттә, артыгын әйтә алмаган. Әмма аның тел төбе ачык: крестьянның фәкыйрьлеге аның ялкаулыгыннан түгел, бәлки җирнең азлыгы, ә налогларның күплегеннән килә.
«Авырулар галәмендә» (1908) исемле очеркында да Ф. Әмирхан кәеф-сафа эчендә көн үткәрүче дачникларны ач-ялангач крестьяннарга каршы куеп сурәтли дә мондый нәтиҗә ясый:
«Нинди контраст!
Бу йортта үлеп яталар, аның күршесендә бик ләззәт белән гомер сөрәләр. Уйлап-уйлап гаҗәпләнә башлыйм: бәгъзе кешеләр шуның икесен бер диләр бит, шуларны аерып йөрткән кешеләрне миллият хисеннән мәхрүм, дип сүгәләр бит; шул ике фирканың (Фирка — төркем, партия.) берсе мазлум (Мазлум — изелгән, кимсетелгән.) дисәң, ачуланалар бит; әгәр сез монда без гомер сөрсен өчен үлеп ятсагыз, җәннәттә сез дә безнең шикелле булырсыз, дип юатырга тырышалар бит!»* (* Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 т., 308—309 битләр.). Очеркны укыганда, ихтыярсыздан Тукайның «Сайфия» шигырендәге юллар искә төшә:
Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл!
Җимрек өй каршында ич оҗмах кеби кәйфиясе (Кәйфия — күңел ачу урыны, дача.).
Моңа тагын III дәүләт думасының карагруһчылар думасы булганлыгын исбат иткән («Думалар», «Думада центр»), сул партияләргә, аеруча большевикларга симпатия белдергән («3 нче июнь кануны вә партияләр»), «Мөселман иттифакы» партиясен һәм либераль буржуазия идеологлары Ф. Кәрими һәм Һ. Максудны ачы сурәттә тәнкыйть иткән («Газеталар галәменнән», «Хыялмы, хакыйкатьме?», «Газеталар галәмендә») мәкаләләрен өстәргә мөмкин.
Шул ук вакытта Ф. Әмирхан, каләмдәш һәм көрәштәшләре кебек үк, мәгърифәтче дә иде. Шәкертләр органы буларак, татарларда уку-укыту эшләрен яхшырту өчен көрәшүне үзенең төп бурычы итеп карый торган «Әльислах» газетасының программ мәкаләсендә Әмирхан болай ди: «…вакытыбызда мәгыйшәтнең (Мәгыйшәт — тормыш.) һәр тарафы, матди (Матди — материаль.) вә мәгънәви җәһәтләре — һәммәсе мәктәп-мәдрәсәләр өстенә бина кыйлынгандыр». Бу сүзләргә К. Насыйри яки X. Фәезханов, 3. Бигиев яки 3. Һади да кул куярлар иде. «Татарның мәгыйшәтен асылыннан сүтеп, төзәтергә кирәк!» — ди автор. Ничек? Нинди юл белән? Менә аның җавабы: «…тәрбия вә гыйлемханәләребезне әсасеннән ислах» итү юлы белән. Биредә дә без XIX гасыр мәгърифәтчеләре карашы белән тәңгәллекне күрәбез.
Ләкин мәкаләнең ахырында түбәндәге юллар да бар: «Моның белән бергә газетабызның сәяси мәсләге дә тәгаен ителәдер: гыйлем юлларын һәрбер сыйныфка бертигез ачык итә торган сәяси вә икътисади сәбәпләрне үзләренә максут иткән сәяси хизенләр (Хизен — төркем, партия.) безнең дусларыбыздыр»* (* Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 т., 156 бит.) . Ачык булса кирәк, газета белем алуга тигез хокук һәм киң мөмкинлек бирергә теләгән сул партияләрне яклый. Социал-демократик партия дә шул исәптә.
Күренә ки, бу гади мәгърифәтчелек түгел инде, бу — революцион-демократик эчтәлекле мәгърифәтчелек. «Әльислах»ның 1908 елгы 7 февраль баш мәкаләсендә үз фикерен ул тагын да ачыграк итеп белдерә: «Мәгариф эше халыкның әхзале икътисадиясе (Әхвале икътисадия — экономик хәл.)(социальное положение) белән бик нык баглангандыр… Көненә 11 сәгать кибеттә басып тора торган приказчиклар, көненә 11—12 сәгать эшләп хәлдән тайган фабрика эшчеләре, ачлыктан йөдәгән крестьяннар вә балалары шул хәлләрендә калдырылган вакытта, алар өчен бер авылга, бер мәхәлләгә берәр түгел, унар мәктәп ачсаң да, әллә нинди мәгариф тарата торган җәмгыятьләр вөҗүткә китерсәң дә, алардан файдалана алачак вә зыялана алачак түгелдер»* (* Шунда ук, 208—209 битләр.).
Мәсьәләнең болай куелышы белән либераллар, билгеле, килешә алмадылар. Беренче булып «Вакыт» моңа каршы чыга. «…фәкыйрьлеккә вә тәгассыпка каршы гыйлемнән башка нинди корал бар икән». Ф. Әмирхан тагын җавапсыз калмый. «Хәзер бөтен галәмдә хөкем сөрә торган капиталистический строй, — дип яза ул,— кеше хезмәте вә кеше мәшәкате белән башка хәйләкәррәк кешеләрне (капиталистларны) файдаландырырга яратканга күрә, бәни адәм файдасына, бәни адәм 7 кулы белән эшләнгән эшләрнең иң симез кисәкләрен бәни адәм (Бәни адәм — адәм балалары.) сәгадәте (Сәгадәт — бәхет.) өчен кулын да, фикерен дә хәрәкәтләндермәгән кешеләргә бирәдер». «Шуңа күрә,— ди ул,— «горфи (Горфи — гади.) бер крестьянга, бер рабочийга баласын ике-өч йөз сум расход тотып фән мәктәпләрендә укыту мөмкин түгеллеген кем инкяр итә аладыр?»* (* Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 т., 227 бит.). Күренә ки, Ф. Әмирхан халык бәхете хакына самодержавиегә генә түгел, бәлки капиталистик стройга да кизәнгән икән. Моннан инде аның социализм тарафдары булганлыгын да аңлау кыен түгел. «Газеталар галәменнән» фельетонында ул болай ди: «Вакыт» газетасы бик тырышып-тырышып социализм белән сугыша. Ахыргы номерда «Җыелыгыз, бөтен дөнья эшчеләре!» дип башлап, бер мәкалә язып, социалистлардан бик хур итеп көлде.
Фәкать шуны гына беләсе иде: мондый һөҗүмнәрдән социализм фикеренең ничә шөребе какшады икән?»* (* Шунда ук, 201 бит.).
(Дәвамы киләсе биттә) >>>
{mospagebreak}
Ф. Әмирханның социализмы фәнни-пролетар социализм түгел, әлбәттә. Социалистик обойның пролетариат диктатурасы аша гына урнаштырыла алуын ул тирәнтен аңлау югарылыгына күтәрелә алмады. Шуңа күрә кешеләр арасында дуслык, туганлык һәм үзара ярдәмләшү мөнәсәбәтләре урнаштыру эшен һаман шул ук мәгърифәткә йөкләргә мәҗбүр булды. Менә ни өчен аның дөньяга карашында әхлак мәсьәләсе зур урын тота. Менә ни өчен ул яңа әхлак нормаларын эшләп чыгару һәм кешеләр аңына сеңдерү бурычын тормышка ашыруны мәгарифтән (мәктәп, әдәбият һәм сәнгатьтән) көтте, хәтта күпмедер дәрәҗәдә дингә дә өмет баглады.
«Әльислах» газетасының фактик редакторы һәм идея җитәкчесе Ф. Әмирхан революцион-демократик карашлы әдип кенә түгел, бәлки, Г. Тукай белән берлектә, революцион-демократик хәрәкәткә тон бирүче дә булды дисәк, шаять ялгышмабыз. Моны хәтта дошманнары да таныган. Шуларның берсе «Бәянелхак» газетасы болай дип яза: «Әльислах», бәнем хосуси фикеремчә, утлары сачрап чыгып тора торган бер янар дагга-тауга охшыйдыр».
Моннан соң Ф. Әмирханның әдәби-эстетик карашларын аңлау да кыен түгел. Әдәбият һәм сәнгатьнең бурычын ул мәгърифәт тарату һәм әхлак төзәтү белән генә чикли алмый иде инде (гәрчә, әхлак мәсьәләсе аның иҗатында зур урын тотса да). Аныңча, әдәбият һәм сәнгать политик һәм экономик стройның асылын ачып күрсәтергә тиеш. Бу бурычны исә тәнкыйди реализм юнәлешендә генә уңышлы башкарып чыгарга мөмкин.
Ф. Әмирханның иң яхшы тәнкыйтьчеләрдән берсе булып танылуы һәм тәнкыйть мәкаләләрендә, рецензияләрендә демократиягә каршы идеяләрне тәнкыйтьләү белән бергә, реализмны кайнар рәвештә яклавы, реализмны теоретик планда яктырта башлавы очраклы хәл түгел иде. «Татар шагыйрьләре» исемле мәкаләсе һәм «Ачлык кушты» драмасына язган рецензиясендә, мәсәлән, әдәбияттагы үгет-нәсихәтчелекне каты тәнкыйть иткәнен һәм реализмның нигез принципларын пропагандалаганын күргән идек инде. Бүтән мәкалә һәм рецензияләрендә дә ул кеше образын иҗат иткәндә, гомумиләштерү белән бергә, индивидуальләштерүне таләп итә, персонажларны үзара тормышчан мөнәсәбәткә куярга чакыра, чынбарлыкның асылына үтеп керү принципларын алга сөрә. Мәсәлән, Г. Коләхметовның «Яшь гомер» драмасына тулаем уңай бәя биргәч, тәнкыйтьче Зөләйха образының кимчелеген күрсәтә. Яңача тәрбияләнгән кызның, һичбер сәбәпсез-нисез үзе сөймәгән кешегә кияүгә чыгарга риза булуын табигый түгел дип белдерә дә болай дип өсти: «Мөхәррир монда капиталның тугрыдан-тугры көчләве буенча кияүгә чыгуны тасвир иткән булса, драманың гомуми фикеренә кәмаль (Кәмаль — тулылык, җитешкәнлек.) вә яңа рәүнәкъ (Рәүнәкъ — төс, бизәк.) биргән булыр иде»* (* Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 т., 270 бит.).
Җыеп әйтсәк, Ф. Әмирхан, үзенең беренче оригиналь әсәрләрен биргәндә, демократик позициядә нык басып тора, ә эстетик карашлары ягыннан реализмны яклый иде. Ләкин бу әле язучының иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик карашлары каршылыктан азат булды дигән сүз түгел. Оешкан пролетариат көрәш мәйданының авансценасына чыккан, аның идеологиясе — бердәнбер дөрес, фәнни идеология булган бер чорда революцион-демократлыктан уза алмаган язучы өчен бу табигый иде.
Ф. Әмирхан революцион-демократик идеяләр белән кушылган мәгърифәтчелекне алга сөргән килеш кулына каләм алды дидек. Аның игътибары иң әүвәл феодализм калдыкларын, «иске мәгыйшәт»не тәнкыйть итүгә, уку-укыту эшләрен, матбугатны, фән һәм техниканы, әдәбият һәм сәнгатьне үстерү эшенә юнәлергә тиеш иде. Бу яктан аның 1907 елда язылган «Гарәфә кич төшемдә» исемле хикәясе характерлы.
Яңача уйлый башлаган шәкерт татар җәмгыятенең гаять алга киткән вакытын төшендә күрә. Гает көне икән. Гаҗәеп зур һәм матур зал. Кем генә юк анда! Татар гимназиясе укучылары һәм университет студентлары дисеңме, Европа мәктәпләрендә белем алучы татар яшьләре һәм мәшһүр татар артистлары дисеңме, бөтен Россиягә исемнәре таралган татар профессорлары, инженерлары һәм «…әсәрләре Европа һәм Азиянең төрле телләренә тәрҗемә ителгән татар мөхәррир вә мөхәррирәләре» дисеңме, — барысы да бар.
Күпләгән газета-журналлар арасыннан 14 битле «Татар» газетасы иҗтимагый һәм культура эшлеклеләренең бөтен дөньяга җәелгән даны турында сөйли.
Татар, татар, татар…
Башка милләтләрне, аерым алганда, русларны бөтенләй диярлек күрсәтмәгән хәлдә, татарларны цивилизациянең тон бирүчеләре рәвешендә тәкъдим итү татарны рустан өстен кую, димәк, буржуаз милләтчелекнең бер күренеше түгелме?
Бу сорауга җавап бирү өчен яңадан Ф. Әмирханның публицистикасына мөрәҗәгать итик.
Рус халкына, рус культурасына һәм рус әдәбиятына мәхәббәт баглаган Ф. Әмирхан Гоголь, Толстой, Лермонтов, Короленколар турында мәкаләләр язды, бик күп әсәрләрендә персонажларыннан Фонвизин, Крылов, Пушкин, Тургенев һәм Чеховлар турында җылы сүзләр әйттерде, бу бөекләрнең рәсемнәре белән геройларының торакларын бизәде. Татар әдәбиятының үсеш юллары турында уйланганда ул ачыктан-ачык болай дип белдерде: «…рус әдәбияты безнең яңа әдәбиятыбызга күп тәэсир итә генә түгел, бәлки күп ярдәм итәдер»* (* Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 т., 367 бит.).
Ф. Әмирхан рус милләтен бер бөтен итеп түгел, бәлки, изүчеләр һәм изелүчеләргә, хөкүмәт һәм халыкка аерып карый иде. Әнә шуннан чыгып, ул, мәсәлән, М. Гафуриның «Үги балалар»да «…рус милләте белән бюрократиясен бер сарадан (Сарадан – тигез итеп.) йөрткәнлеген» әйтеп, принципиаль рәвештә тәнкыйть итте.
Күренә ки, Ф. Әмирханда рус белән татарны сугыштырып, соңгысын өскә чыгару теләге юк, һәм аны милләтчелектә гаепләп булмый.
Ул чагында хикәядә барлык зур эшләрнең татарлар кулы белән эшләнгән итеп күрсәтелүенә нинди мәгънә бирергә? Хикмәт милли-азатлык хәрәкәтендә. Ф. Әмирхан милли-колониаль изү нәтиҗәсендә экономик һәм культура ягыннан артта калган татар милләтен, татар халкын азат, бәхетле, культуралы итеп күрергә тели. Мәгърифәтче буларак, ул фәнни-техник прогрессны алга сөрә, культура чаралары ярдәмендә максатка ирешергә өметләнә. Татар укучыларын прогресска дәртләндерү өчен үз милләте вәкилләрен алгы планга куеп күрсәткән икән, бу табигый.
Әмма хикәянең эчтәлеге төш белән генә чикләнми. «Гает вакыты җитте, тор!» дигән тавышка героебыз уянып китә дә төштән өнгә кайта.
Гатырша мае һәм читек күне исләре аңкыткан бөркү мәчет. Мулланың тыңкыш тавышын тьщлар-тыңламас йоклап утыручы агайлар. Мәчет ишеге төбендәге хәерчеләр. Гаеттән соңгы күңелсез тәкәллефләр. Мәгънәсез һәм вакчыл гәпләшүләр.
Төш хыял көче белән тудырылган идеал иде, бусы исә чынбарлык. Фән һәм культура ягыннан гаять алга киткән «төш дөньясына» татарның «иске мәгыйшәте», ягъни феодализм чорының кыйпылчыклары, урта гасырлардан ук килә торган гореф-гадәтләр каршы куела. Хикәянең икенче яртысында Ф. Әмирханның киләчәктә бөтен төсләре белән балкыячак сатирасының кайбер буяулары инде күренә.
«Бәйрәмнәр» (1908) хикәясендә иске фикерле сәүдәгәр Вәли үзенең улы белән гает көнне визит ясап йөри. Менә алар «европалы» купец өендә. Бу гаиләнең һәммә нәрсәсе аңа ошамаса да, бай кеше белән араны бозмас өчен, бәхәскә керми. Шулай да гает уңае белән җыелган интеллигент яшьләрнең берсе белән «эләгешеп» алудан үзен тыеп кала алмый. Егетнең әдәби кичәдә катнашуын яратмыйча, ата-анасының бәддогасы белән куркыта башлый. Моңа каршы егет болай ди: «Сез, бабай, кызып китмәгез, беләсез бит, безнең шикелле халыкка кызып китеп, сүгенеп, ачуланып кына бер эш тә эшләп булмый. Алар һәммәсе безгә көлке генә тоела». Әйе, замана тәгәрмәче алга таба әйләнә, ә «иске»ләрнең аны туктатырга, кирегә борырга азапланулары инде көлке генә.
Вәли абзый — безгә билгеле Хәмзә байның сыңары. Аның улы Габделгалләм, Хәбибрахман кебек үк, атасының деспотизмы астында үсеп, надан һәм томана булып калган. Вәлинең комизмы шул дәрәҗәгә җиткерелгән ки, улының театр һәм концертларга баруына караганда, фәхешханәгә йөрүен артыграк күрә.
Габделгалләмнең борыны яңалык «исен» тоя башлаган-башлавын, әмма элекке тәрбиянең нәтиҗәсе көчлерәк. Икеләнебрәк булса да, ул әдәбият кичәсенә бара. Әмма кеше сүзеннән куркып һәм биредә тәм тапмыйча, ташлап китә. Язучы ачы ирония белән болай ди: «Ул әдәбият кичәсендә вакыт уздырмады, атасының сүзен тотты».
«Иске»ләрне фаш иткән «Фәтхулла хәзрәт» (1910) повесте Ф. Әмирханның үз иҗатында гына түгел, бәлки, бөтен татар әдәбиятында иң яхшы сатирик әсәрләрнең берсе булып тора. Повесть үз заманында тиешле бәясен алмаганы кебек, революциядән соң да күп бәхәсләргә сәбәп булды. Вульгар социологизм авыруына дучар булган әдәбиятчылар, Әмирханны либераль буржуа лагерена кертү өчен бу әсәрне иң отышлы дәлил итеп күтәрделәр. Янәсе, ул татар буржуа җәмгыятенең киләчәген матур буяуларда күрсәткән, либераль буржуазия һәм аның идеологларын идеаллаштырган.
«Фәтхулла хәзрәт» повестена бәя биргәндә буталып калмас өчен, автор үзе үк укучының игътибарын юнәлткән бер моментны искә алырга кирәк. «Тимербай» имзасы белән «тәнкыйть» язып чыккан берәүгә җавабында язучы болай ди: «Фәтхулла хәзрәт» рисаләләрендә миңа — язучысына матлуп (Матлуп — таләп ителгән, максат ителгән.) булган нәрсә фәкать мөбарәк хәзрәтебезнең хәзинәи фикрия вә рухияседер (Хәзинәи фикрия һәм рухия — рух һәм фикер хәзинәсе.). Калганнары, фәкать, канва эшләүче татар кызына марляның әһәмияте кадәр генә әһәмиятледерләр… Марля күзләренең бик пөхтә, тигез булуына артык игътибар итмәгән канвачы, занымча (Занымча — фикеремчә.), бик зур җинаять иясе түгелдер»* (* Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 т., 382—383 битләр.). Димәк, Ф. Әмирханның төп максаты — Фәтхулла хәзрзт образын җанландыру. 1950 ел күренешләре, ягъни киләчәк тормыш исә бер чара гына: ак җәймәдәге кара тап тагын да карарак булып күренгән кебек, алга киткән тормыш фонында Фәтхулла хәзрәтнең реакцион йөзе тагын да ачыграк, тагын да тулырак булып күренә.
Караны ак фонга куеп күрсәтү алымын без Ф. Әмирханга кадәр үк бер очраткан идек. 3. Һади утыз ел буе «тау тишегендә», ягъни мәдрәсәдә яткан Сәфәргалине туган авылына кайтара. Авыл танымаслык булып үзгәргән: европача киенгән яшь сәүдәгәрләр, яңа мәктәп һәм китапханә, «җәмгыяте гыйльмия», бәлешсез үтә торган мәҗлесләр, лекция сөйли торган мулла…
Әмма XIX гасыр мәгърифәтчелеге идеяләреннән күп югары күтәрелә алмаган 3. Һади хыялында гына туган бу авылны бар дип тәкъдим итә, бөтен авыллар да шундый булырга тиеш дигән караш үткәрә. Ф. Әмирхан исә ачыктан-ачык: бу — хыял, ди, Фәтхулла хәзрәтне күрсәтү өчен бер чара гына, ди.
Чынлап та, әсәрдәге һәр эпизод, һәр детал Фәтхулла хәзрәт һәм аны тудырган җәмгыятне фаш итүгә буйсындырылган.
Менә 42 ел элек үлгән хәзрәтне терелтү турында газета игланы һәм биографик белешмә: “ …50 яшендә вафат иткән вә бер заманнарда Казанда булып торган, “Дин вә мәгыйшәт” исемле порнографический… журналга берничә мәкалә язган, ул вакытта татарлар арасында бик шөһрәттә булган ишан исемле җанлы потларга сыенырга вә аларны ихлас белән тәгъзыйм итәргә маиль (Тәгъзыйм итәргә маиль — олугларга ярату.) булган, татарларның тәрәкъкый вә зыялыларына бөтен көче белән каршы торган кешедер”. Шул ук вакытта улы Әхмәткә, Әхмәтнең балалары Зыя, Ләйлә, Нәфисәгә — бер-ике сүзлек белешмә. Хатыны турында бер сүз дә юк.
Менә Фәтхулла хәзрәтнең терелү эпизоды, Әхмәтләр өенә кайтуы. Менә асрау белән булган хәл, менә әфиун дип белеп, эч авырттыра торган дару эчүе. Болар хәзрәтне надан, карагруһчыл һәм азгын кеше итеп тасвирлыйлар. Әхмәт семьясы турында исә яңа белешмә бирелми. Аларның яшәү рәвеше Фәтхулланың кыланышларына сәбәп хезмәтен генә үти, ә үзләре түләүсез «кәмит»тә тамашачы ролен уйныйлар.
Театр эпизодлары да, Әхмәт семьясының югары зәвыклы икәнлеген күрсәтүдән бигрәк, хәзрәтнең театрга мөнәсәбәтен ачып бирү өчен китерелгән. «Фәтхулла хәзрәт,— диелә повестьта,— татар театрына дигән сүзне ишеткәч, бик гайрәткә килеп:
— Теләсәгез кайда барыгыз, мәсәлән, теләсәгез нинди урында, фаразан, булыгыз, ләкин татар театрына, мәсәлән, барырга миннән рөхсәт юк,—дип сүгенергә тотынды». Хәзрәтнең театрдан фәхеш артык дип караган Вәли байга («Бәйрәмнәр») охшашлыгын бер якта калдырып, Хәмзә бай белән чагыштырып карыйк. Соңгысының кулында әле аталык власте дип атала торган күсәк бар. Хәтта ул да шул күсәге белән театрга кизәнеп көлкегә кала. Көзгеле телефон, канат куеп очу, үлгәнне терелтүгә ирешкән заманда Фәтхулла хәзрәтнең театрга һөҗүм итүе салам белән кизәнү тәэсирен генә калдыра. Сүгенеп тә эш чыгара алмагач, ул, актык чарага керешеп, «Татар театрына баргаи кешеләр, мәсәлән, кяфер булалар», дип куркыта башлый. Тегеләр исә, бу сүзне колакларына да элмичә, җыена бирәләр. Культура локомотивына каршы торучы карагруһларның комизмы, күренә ки, соңгы чигенә җиткерелгән.
Язучы моның белән генә калмыйча, «дин-мәгыйшәт айгырларының» икейөзлелеген дә оста фаш иткән. Мәгълүм булганча, театр дошманнары бу учреждениене кочаклашып бию урыны. итеп күз алдына китерәләр иде. Әгәр мәхәллә халкыннан, агай-энеләрнең теленә керүдән курыкмасалар, театрны фәхешханә белән чиратлаштырырлар иде.
Безнең хәзрәтнең дә театрга барасы килә. Өстәвенә мәхәллә халкыннан да куркасы юк. Әмма театрга каршы бик каты сүз әйтеп ташлагач, ничек инде «Мине дә алып барыгыз» дип мөрәҗәгать итәсең? Ул, беркатлы хәйләгә керешеп, Әхмәткә сорау бирә: «Театрга баруның җәвазына (Җәваз—дөрес булу, рөхсәт ителгәнлек.), мәсәлән, хәзер берәр гыйбарә таптыгызмыни соң?» Көткәне шул: Әхмәт шундый гыйбарә китерер дә хәзрәткә дә барырга юл ачылыр.
Ниһаять, алар театрда. Спектакль — иске заман тормышыннан. Фәтхулла хәзрәт башта моны күреп куанса да, сәхнәдә чын тормыш түгел, артистлар уены гына икәнлеген белгәч, ихласы кайта, түземсезлек белән «чын театрның», ягъни кочаклашып биюнең башланганын көтеп утыра башлый.
Күренә ки, повестьның театрга багышланган битләре тулысынча Фәтхулла хәзрәт «файдасына» эшли.
Бу яктан иске китаплар музее һәм рәсем галереясендә булган хәлләр дә кызыклы. «Гыйлмехаль», «Кодури», «Мохтасар», «Тәгъбирнамәләр» белән шыгрым тулган залны күреп, Фәтхулла хәзрәт «менә бу инде белем дәрьясы» дип сокланса, татарча язылган китапларны җәдитләр язган дип сүгә. Рәсемнәр галереясенең дә автор безгә XX гасырга караган өлешен генә күрсәтә.
Китапларга һәм картиналарга биргән бәясендә Фәтхулланың эчке дөньясы һаман тулырак ачыла барган кебек, XX гасыр башы татар тормышы бөтен буяулары, тавыш һәм исләре белән күз алдында җанлана. Фәтхулла хәзрәт үз яраннарының чолганышында күренә башлый.
Фәтхулла хәзрәт — карагруһчыл татар руханиларының типик вәкиле. Ул тапкыр детальләр ярдәмендә индивидуальләштерелгән кебек, гаять оста итеп гомумиләштерелгән. Тукай сүзләре белән әйтсәк, хәзрәтнең «фикри һәм рухи хәзинәсе» түбәндәгечә булыр:
Бу мидә бардыр җәһаләт ун вагон,
«Мин беләмлек» дәгъвасы — бер мең вагон.
«Иске — изге» фикре бардыр ун келәт,
«Һәр җәдит — кяфер» — егерме склад.
Фәтхулла хәзрәт тибындагы кешеләрнең тәмам анахронизмга әверелгәнлеген ачып салуда фантастик алымның отышлы булганын күрү өчен түбәндәге тапкыр эпизод һәм детальләрне искә төшерик.
Хәзрәт гает көнендә мәчеткә барырга җыена—чалма-чапан кирәк. Мондый киемнәр исә күптән музейда. Нишләргә? Аптырашта калган Фәтхулла хәзрәтнең күзе кинәт гардеробка төшә. Чалма ич бу! Тегесе чапан! Өйдәгеләрнең шаркылдап көлүенә игътибар итмичә, хәзрәт өстен алыштыра башлый. Чалма дигәне Ләйләнең ак мамык эшләпәсе, чапан дигәне кытай халаты икән. Хатын-кыз халаты һәм эшләпәсе киеп Казан урамына чыккан хәзрәттән ничек көлмисең?
Кырык ел эчендә фән һәм техниканың повестьта күрсәтелгән дәрәҗәгә җитә алмаячагына Ф. Әмирханның, әлбәттә, күзе җиткән. Әмма биредә язучыга төгәллек кирәкми. Көзгеле телефон, мәсәлән, 42 елдан соң булачакмы, юкмы, — язучы өчен әһәмиятле түгел. Мондый телефон Фәтхулла хәзрәтнең кыланышын күрсәтү өчен кирәк. Көзгедә күренгән егет белән әрепләшкән һәм ахыр чиктә егеткә һөҗүм итеп, көзгене ваткан хәзрәтнең кыланышларыннан эчең катканчы көләсең. Яисә канат куеп очуны алыйк. Фәтхулла хәзрәт асрау кызга кул сузгач, аны хөкем йортына илтергә дип канатлы ике егет киләләр дә очыртып алып китәләр. Кәрзингә утырып очып барган хәзрәтнең кыяфәте шулай ук гаять көлке.
Вакыйганы 1950 елга күчерүнең тагын бер отышлы ягы бар. Элекке мәхәлләнең, мәхәллә кешеләренең, таныш-белешләренең юклыгын белеп алгач, Фәтхулла хәзрәт тәмам туарылып китә, үзенең иң түбән, иң әшәке инстинктларын да яшерми башлый. Бу исә язучыга «дин-мәгыйшәт айгырларын» бөтен буйларына калкытып куярга мөмкинлек бирә.
Җыеп әйткәндә, фән-техника һәм культура ягыннан гаять алга киткән Казан тормышы Фәтхулла хәзрәтнең һәм, димәк, XX йөз башы татар феодаль-буржуа җәмгыятенең реакцион табигатен фаш итү өчен генә кирәк. Канва чигү өчен әлеге марля гына бу.
(Дәвамы киләсе биттә) >>>
{mospagebreak}
Инде мәсьәләнең икенче ягына килик. Әйе, марля чара гына. Әмма шунысы бар: марля марля булырга тиеш, аның урынына чыпта куллана алмыйсың. Әнә шуның шикелле, киләчәкнең повестьта тасвир ителгән картиналары йөгәнсез фантазиянең башбаштаклыгыннан туган нәрсә түгел. Ф. Әмирхан иҗат иткән фантастик дөнья, әлбәттә, җәмгыятьнең үсеш перспективасы турында язучының уйлануларына якынча туры килә.
Соң нинди җәмгыять бу? Заманында Ф. Сәйфи-Казанлы «Гарәфә кич…» тәге төшкә карата шундый сорау куйган һәм җавап өчен «Фәтхулла хәзрәтме дәлил итеп китергән иде: «…анда да яңа тормыш гарәфә кич күренгән төштәге шикелле сурәтләнгән. Ләкин социаль сыйныф — зур капиталистлар. Димәк, монда да («Гарәфә…»дә.— И. Н.) капиталистлар дип уйларга кирәк»* (* Ике татар классигы турында. «Яңалиф», 1929, 40 бит.). Моннан соң язылган хезмәтләрдә дә күп еллар буе «Ф. Әмирхан татар буржуа җәмгыятенең киләчәген тасвирлады» дигән кебегрәк фикерләр кабатланып килде.
Әсәрдә бер генә бөртек фабрикант яисә завод хуҗасы бармы? Ялланып эшләүче эшче? Сәүдәгәр? Ахыр чиктә, бармы бер приказчик?
Әхмәтнең шофер һәм асрау кыз тотуын яисә эшсез калганнар файдасына сәдака биреп китүен җитди дәлил итеп карап булмый. Беренчедән, доктор Әхмәт өчен асрау кыз белән шофер хезмәте табыш чыганагы түгел. Икенчедән, социализм җиңгән тәкъдирдә дә әле тулы муллык урнашып җитми. Теге яки бу сәбәп аркасында материаль кыенлык кичерүче кешеләргә ярдәм кассасы булу табигый.
Повесть язылган вакытта Ф. Әмирханның ныклы революцион-демократ һәм социализм тарафдары булганын белгәнгә, шикләнми әйтә алабыз: әсәрдә тасвир ителгән җәмгыять Ф. Әмирхан аңлаган социализмнан бүтән нәрсә түгел. Без белгән социализмга ул бик үк охшап бетми икән, моңа гаҗәпләнергә урын юк. Демократ язучыдан күрәзәлек могҗизасы таләп итү урынсыз. Өстәвенә ул киләчәк җәмгыятьне Фәтхулла хәзрәт образын җанландырырлык кадәр генә сурәтләргә уйлаганлыгын әйткән иде.
Бәхәсле мәсьәләләрнең тагын берсе — Ф. Әмирханның дингә мөнәсәбәте. Язучыны либераль буржуазиягә бирергә теләүчеләр, Әмирхан нечкәртелгән дин белән халыкны агуларга, омтылды, дип килделәр.
Татар әдәбиятын күздән кичергәндә, без әхлак мәсьәләсенең анда зур урын тотканлыгын күрдек. XIX гасыр мәгърифәтчеләре генә түгел, бәлки, Г. Камал, М. Гафури, Г. Тукай һәм Ш. Камал да әхлак фәлсәфәсе белән нык мавыгалар иде. Аларның уе-теләге, кешеләрне материаль яктан тәэмин итү белән бергә, алар арасында дуслык, туганлык, үзара хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыруга юнәлгән иде. Ф. Әмирханның дөньяга карашында да без әхлак мәсьәләсенең зур урын тотканлыгын күреп киттек.
Бу язучылар таза әхлак принципларын нинди юл белән халык күңеленә сеңдерергә уйлыйлар иде соң? Билгеле, алар дөньяга карашлары белән демократизмнан ары китә алмаганга, әхлак проблемасын марксизм яктылыгында хәл итүдән ерак тордылар.
Бу очракта А. М. Горькийның «В. Г. Короленко» исемле истәлегендәге бер диалог кызыклы. Очрашуларының берсендә Короленко мондый сорау биргән: «Ничек соң сез — марксист булдыгызмы инде?» «Мин аңа: шуңа якын дигәч, ул күңелсез генә елмайды:
— Мин төшенеп бетмим аны, идеализмнан башка социализмны мин аңламыйм! Материаль интересларның берлеген аңлау нәтиҗәсендә генә этика тудыру мөмкин дип уйламыйм да мин, ә этикасыз бернәрсә дә эшли алмабыз»* (* Горький А. М. Әдәбият турында. Казан, 1953, 184 бит.). Күренә ки, демократ Короленко җитештерү чараларын халык милкенә әйләндерү һәм эксплуатацияне бетерү җирлегендә генә яңа әхлак нормаларының эшләнеп чыгачагын күз алдына китерә алмаганга, идеализмга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Безнең демократларда да шуңа охшаш хәл. Алар да этика хакына шул ук идеализмның бер төренә—“тән селкетүләр”дән, «шаманлык»тан азат булган ниндидер саф дингә өмет баглыйлар.
«Фәтхулла хәзрәт» повестеның дингә кагылышлы урыннары динне әхлакка хезмәт иттерү концепциясенең сәнгатьчә гәүдәләнешеннән бүтән нәрсә түгел. Менә мәчетнең төрле бизәкләрдән мәхрүм булган гади бинасы, менә кешеләрнең шунда килеп рухи сафланып китүләре, менә имамның кешеләрне әхлакка өйрәткән татарча хөтбәсе. Яисә менә дин һәм дини учреждениеләрнең турыдан-туры әхлак сагында торулары. Ф. Әмирхан тасвир иткән Казанда «Бозыкларны төзәтү» җәмгыяте бар икән. Составында мулла булган бу җәмгыять әхлак бозучыларны хөкем итә. Гаеп кечкенә булса, дини вәгазь белән чикләнелә, зуррак булса, төрле срокка мөселман монастырена ябыла. Безнең хәзрәт тә, асрау кызга кул сузганы өчен монастырьга ябылырга тиеш булса да, үлеп терелгәнлеге аркасында, ул кадәресеннән котылып кала.
Дин мәсьәләсенең «Фәтхулла хәзрәт» повестенда күтәрелгән кадәресеннән чыгып, авторны нечкәртелгән дин ярдәмендә халыкны агулау тарафдары итеп карап булмый. Кешеләр мөнәсәбәтендә югары әхлак нормалары күрергә теләгән демократ язучы дин мәсьәләсен башкача хәл итә дә алмый иде. Бу, билгеле, Әмирханның дин «фәлсәфә»сен аклау түгел, бәлки аңлату. Андый «фәлсәфә»нең безнең заман өчен ят булганлыгы ачык булса кирәк.
Җыеп әйтсәк, «Фәтхулла хәзрәт» повестенда Ф. Әмирхан татар җәмгыятендәге феодализм калдыкларының комедиячел асылын гаять зур осталык белән фаш итеп, искелеккә зур удар ясады. Әсәр, һичшиксез, тәнкыйди реализмның менә дигән үрнәге.
Моннан тыш Ф. Әмирхан шул ук объектка сатира уклары җибәргән тагын берничә әсәр язды. «Хәзрәт үгетләргә килде» хикәясендә язучы Фәтхулла хәзрәтнең сыңары булган тагын бер типны сәхнәгә кертә.
Дамелла кайчандыр үзендә укыган, хәзер исә «азып-тузып» йөри торган Закирны үгетләргә килә. Егетнең азуы шул: русча киенә, тәмәке тарта, театрга йөри һәм аттестатка әзерләнә. Закир, уены-чыны бергә, хәзрәтне балкып каршы ала, үз иткән булып, фикердәшләренең берсе белән эш иткәндәй итеп сөйләшә башлый. Хәзрәтнең аркасына сугып куя, тәмәке тәкъдим итә, «Демон»нан бер ария җырлап күрсәтә. Хәзрәт гаҗиз булып, кызарынып-бүртенеп утыра. Ахырда Закир, соңгы чара итеп, остазы янына матур кыз кертә. Бусына инде хәзрәт каршы тора алмый. Хикәя шушы өч кешенең кызып-кызып карта уйнауларын тасвирлау белән тәмам була.
«Сәмигулла абзый» (1916) хикәясендә Ф. Әмирхан иске тип татар сәүдә буржуазиясенең тәрәзә пәрдәсен күтәреп күрсәтә. Чәй-шикәр белән әвәрә килеп, үзенең төп эшләрен дә онытып җибәрә башлаган Сәмигулла образында татар буржуа-мещан дөньясындагы вакчыллык, мәгънәсезлек һәм бушлык оста күрсәтелгән.
Хәзергәчә тиешле бәясен алып җиткермәгән «Габделбасыйр гыйшкы» (1914) хикәясенә киңрәк тукталыйк.
Беренче карашка, хикәянең темасы кечкенә, вакыйгасы әһәмиятсез, «герое» кызыксыз.
Хәллерәк бер крестьян, төпчек улы Габделбасыйрны укытып, кеше итәргә уйлаган. Хәзер бу егет — иң иске мәдрәсәләрнең берсендә «югары курс» шәкерте. Яхшысы да, начары да түгел. Акыл ягыннан аерылып тормаса да, ахмаклар җөмләсенә дә кертеп булмый. Буй-кыяфәт ягыннан да күзгә ташланып тормый: «…төссез генә соры күзләр, саргылт кашлар, тәбәнәгрәк кенә борын, шактый ерынкы гына авыз, таррак кына маңгай». Схоластик мәдрәсәнең тынчу исен киеменә, уй-фикеренә, җанына сеңдергән шушы «пешмәгән калач» мәдрәсә күршесендәге йортны сатып алган Рәүф байның кызы барлыгын ишетә һәм «гашыйк була».
Габделбасыйр кызны сагалап йөргәндер дә, аның матурлыгын күреп, ашау-эчүдән калгандыр, аннары, җаен туры китереп, сүз кушкандыр, яисә хат язып җибәргәндер, кыз исә, шәкертне ахмакка санап, үтергеч сүз әйткәндер дә безнең «герой» хур булып калгандыр дип уйламагыз. Ул чагында ул Габделбасыйр да булмый.
Шәкертебез мәдрәсәне тәмамлап мулла булганчыга чаклы, хәтта аннан соң да, кызны сөя, кыз да үзен ярата дип йөри.
Әмма… Габделбасыйр Рәүф байның кызын бер генә мәртәбә булсын, күрә алмаганы кебек, кыз мондый шәкертнең дөньяда барлыгын да белми. Нинди мәхәббәт соң бу? Габделбасыйр мәхәббәте бу, хыялдагы мәхәббәт.
Дөрес, гашыйгыбыз үзенең тойгысын белдерергә тырышып карамады түгел: койма ярыгына зәңгәр кәгазь тыгып куйган иде, ул юкка чыккач, кызылын кыстырды. Анысы да югалды. Билгеле инде, кыз алган.
Беркөнне Габделбасыйр, ярыктан күзәткәндә, парадныйдан кереп барган ике хатынны күрә. Берсе икенчесенә: «Күлмәгемә бастың, Диләфрүз», — ди. Әһә, исеме Диләфрүз икән. Тавышы нинди матур! (Габделбасыйр логикасы гына «Диләфрүз» дип эндәшкән хатын тавышын Диләфрүз тавышы итеп карый ала.)
Кызга мәхәббәтен белдерүдә Габделбасыйрның икенче һәм соңгы омтылышы шуннан гыйбарәт: ул хат язып, әлеге тишеккә кыстыра. Хат, билгеле, дворник кулына эләгә, аны асрауга язылган хат дип юрыйлар һәм тишекне томалап куялар. Габделбасыйрның йөгәнсез хыялы бөтен бер драма уйлап чыгара: Диләфруз хатны алган да мине шул егеткә бирегез, дигән. Зур бай, билгеле, моңа риза була алмаган.
Кала бер чара: кыз белән хыялда гына кавышу. Габделбасыйр төн буе Диләфрүз сурәте белән сөйләшеп чыга, бишмәтен юрган астына алып, үбә-коча, иркәләү сүзләре әйтә.
Җитә шундый вакыт, мәхәббәт газапларын инде эчтә калдырып булмый, «сиңа гына әйтәм» дигән булып, ул беркатлы иптәше Әхмәткә серне ача. «Менә инде Рәүф байлар күчкәннән бирле аның кызы Диләфрүз белән гыйшык тотабыз, иптәш. Ул да саргаеп, кибеп бетте, мин дә, менә үзең күрәсең, көннән-көн саргаям, кибәм». Бәйдән ычкынган хыял тезә генә: әлеге койма тишегенә авызга-авыз куеп сөйләшкәннәр, конфет кабып үбешкәннәр, кайгырышканнар. «Бу сүзләрне сөйләгәндә, — ди язучы,— Габделбасыйр үзен ялганлыйм дип уйламый гына түгел, бәлки, бөтенләй шул сүзләрнең мәгънәсен үз рухы белән хис итеп үткәрә иде». Тора-бара Габделбасыйр «сиңа гына әйтәм» дип серне тагын биш-алты шәкерткә чишә. Диләфрүздән дигән булып, үзе язган хатларны укып күрсәтә. Кыскасы, шуңа бик ышанып, гашыйк кеше ролен уйный. Хыял өстенә хыял өстәлә, бөтен бер роман хасил була.
Мәгънәсез уен уйнаудан тәм тапкан Габделбасыйр акылга тулы түгелдер бәлки? Ничек инде ул Рәүф кадәр Рәүф байның кызы белән аның арасында берни була алмаганлыгын аңламый?
Юк, Габделбасыйр ярты акыл түгел. Ул вакыт-вакыт үз хәленең көлке, хәтта аяныч булганлыгын аңышып ала һәм шул мизгелдә реаль чынбарлык үзенең бөтен шыксызлыгы белән каршына килеп баса да шәкертнең йөрәге кысыла, җаны өшеп китә, дөньяда торуның яме югала. Габделбасыйр, реальлекне тизрәк, читкә тибәреп, хыял диңгезенә чумарга ашыга. Соңгысында матурлык бар, ләззәт бар.
Габделбасыйрның Диләфрүз белән (соңыннан аның Газизәбану исемле булганлыгы беленә) танышу чарасына керешмәгәнлеген дә аңлау кыен түгел. Бер почмакка куып кертелгән аек акылы әйтә: син кем дә, ул кем? Эт баласын тибеп очыргандай очырыр. Ә хыялдагы Газизәбану бөтенләй башка: Габделбасыйрны сөя ул, аның кочагына керә.
Күренә ки, хикәядә дөньяны үзгәртү түгел, хәтта аңа җайлашырга да сәләтсез булып, реаль чынбарлыктан курыккан төркемнәрнең трагикомедиясе гәүдәләнгән. Мондый кешеләрне аеруча иске тип татар мәдрәсәләре эшләп чыгара иде. Тукайның ханнар ташлап киткән алтынны җыябыз дип, Кабан күле кипкәнне көтеп ятучы шәкертләрен хәтерлик («Печән базары…»).
Әмма «Габделбасыйр гыйшкы» хикәясен иске мәдрәсәне тәнкыйтьләүгә генә кайтарып калдырырга ярамый. Габделбасыйр социаль тип кына түгел, әгәр шулай әйтергә яраса, психологик тип та, икесен бергә кушсак, ул, Гогольнең Маниловы яисә Гончаровның Обломовы кебек үк, гомумкешелек тибы. Маниловның ямьсез чынбарлыкны татлы сүз ширбәтенә манып күрсәтергә тырышуын яисә Обломовның матур, ләкин җирлексез хыяллар белән яшәвен искә төшерик. Ф. Әмирхан үзе дә нәсел-нәсәбе шул ук Габделбасыйрга барып тоташа торган күп кенә бүтән типлар бирде. «Милләт тәрәкъкый иттерү» (1908) хикәясендәге алдынгы мәдрәсәнең «…иң яңа фикерле шәкерте» Хөсәен милләтне алга җибәрү уе белән җәмгыять оештыра. Барлыгы алты шәкерт. Эшләгән эшләре шул: һәркайсы я берәр нотык тота, яки мәкалә укый, яисә шигырь сөйли, һәркайсы җитди, һәркайсы үзен генә иң булдыклысы дип уйлый, һәркайсы шушы речь, шушы доклад яки шушы шигырьдән соң милләт алга китәр дип чын күңелдән ышана.
Ф. Әмирханның сатирасы турындагы сүзне «Танымаганлыктан таныштык» хикәясендәге фабрикант улы Гайса образы белән очлап кую урынлы булыр. Зәвыксызрак булса да, соңгы мода белән киенә, акцент белән булса да, ярыйсы гына русча сөйләшә, җиренә җиткереп бетерә алмаса да, аристократик манераларны үзләштергән, танцы да белә, аз-маз рояльдә дә маташтыра. Тик болары тышкы бизәк, тышкы ялтыраулар. «Эчтәлек» исә наданлык, тупас зәвыклылык, бозыклыктан гыйбарәт. Шапырыну һәм мактанчыклыкка килгәндә, ул беренчелекне алырлык. Бу яктан Гайса белән Габделбасыйр арасында уртаклык бар. Икесе дә үзләрен мәһабәт итеп күрү һәм күрсәтү өчен хыял көченә мөрәҗәгать итәләр. Аерма тик шунда, Габделбасыйрның хыялы урта гасырчылык идиотизмыннан туган булса, Гайсаныкы капитал белән масаючылык нәтиҗәсе.
(Дәвамы киләсе биттә) >>>
Ф. Әмирхан иҗатында «җитди» жанрлар да зур урын тота. Менә аның лирик-психологик нечкәлек белән аерылып торган «Кадерле минутлар» хикәясе һәм «Хәят» повесте. Менә серле романтик стильдә язылган «Бер хәрабәдә» хикәясе, менә социаль полотно булуны вәгъдә итеп тә, тәмамланмый калган «Урталыкта» романы.
Үзенә кадәрге һәм үз чоры татар әдәбиятындагы кебек үк, мондый әсәрләренең иң зур күпчелеге мәхәббәт, гаилә, хатын-кыз мәсьәләләрен яктырта.
«Татар кызы» исемле публицистик нәсер ике яктан игътибарга лаек. Анда, беренчедән, Ф. Әмирханның хатын-кыз хәленә кагылышлы «программ» карашы чагыла, икенчедән, реализмның үзәк проблемасы — шәхеснең иҗтимагый тирәлеккә сәбәпле бәйләнеше мәсьәләсе публицистик планда яктыртыла.
Әсәр «Туды… Туганда ул кеше иде» дигән сүзләр белән башлана.
Әйе, ул ир балалар кебек үк, кеше була, ир балалар файдаланган хокук белән файдалана. Алты яшькә кадәр ул кеше булып кала: бер үк һаваны сулый, бер үк кояш нурында коена, малайлар кебек үк уйный, сикерә, сугыша…
Татар кызы алты яшькә җиткәч, Кара көч ата һәм ана авызыннан «Кыз балаларга ир малайлар белән уйнап йөрергә оят!» дип әйттерә. Татар кызы ышанмый, карышмакчы була. Апа, җиңгә, әби, бабай — һәммәсе бер булып шул сүзләрне кабатлагач, җиңелә һәм курчак уйнарга керешә.
Ир балалар мәктәпкә киткәндә, татар кызын абыстайга бирәләр, чөнки «Кыз балага ир малайлар белән бергә укырга ярамый!» Кыз тагын тиберченеп карый: «Ник?» Ата, ана, апа, җиңги, әби, бабай тавышына абыстай тавышы да кушыла: «Син гаурәт» (Гаурәт — кеше тәненең күрсәтергә ярамый торган урыннары. Хатын-кызга да гаурәт дигәннәр.).
Унөч яшендә татар кызының башына «капчык» кидерәләр. «Ник?» ди ул, карышып. Кара көч йодрык күрсәтә, «Син гаурәт», ди. Унбиш яшендә аны, укудан туктаталар да, дүрт стена арасына ябып куялар: үзеңне ир дип аталган зат алып киткәнче көтеп утыр. Нишләсен, кара көчкә буйсынып, татар кызы монысына да күнә.
Тәрәзәдән күреп ул кәкре аяклы кибетчегә, бөкре шәкерткә һәм исерек байбәтчәгә «гашыйк» булып алган иде, әмма аны тәрәзә яныннан да куып җибәрделәр.
Ниһаять, татар кызын, ризалыгын да сорамыйча, Биктимергә ярәшәләр. Ата хакы — алла хакы. Аннары Биктимернең акчасы бар, аяк терәп сатулашырга мөмкин.
Шулай итеп, кара көч теләгенә ирешә: кеше булып туган татар кызы ирнең күңелен ачуга һәм нәсел арттыруга гына яраклы җанлы курчакка әверелеп җитте.
Дингә нигезләнгән гаилә гореф-гадәтләре һәм экономик исәп-хисапның аллегорик гәүдәләнеше булган кара көч образында язучы реализмның үзәк проблемасы — шәхеснең иҗтимагый тирәлек тарафыннан формалаштырылуы идеясен ачып биргән.
Татар кызы — татар хатын-кызларының хәл-әхвәленә хас иң гомуми сыйфатларны гына үз эченә алган җыелма образ, ягъни анда гомумиләштерү генә булып, индивидуальләштерү юк. Ул билгеле бер характер түгел.
Ф. Әмирханның күп кенә хикәя, повесть һәм пьесаларында инде татар кызы исеме һәм характеры булган конкрет шәхес рәвешендә хәрәкәт итә.
«Рәхәт көн» хикәясендә (1910) без аның дүрт стена эчендә ир дигән кешене көтеп утырган чагын күрәбез. Кара көч аның карашын гаять тарайткан, зәвыгын тупасландырган. «Марҗа» белән йөри торган Закирга күңеле төшкән булса да, татлы телле приказчикны ул ир булырга кулайрак итеп саный.
«Кадерле минутлар»дагы бер татар кызын күптән түгел генә ир йортына алып кайтып бикләгәннәр. Хөршит әле җанлы курчакка әверелеп җитә алмаган. Элек сөеп йөргән егете белән яшерен күрешергә үзендә көч таба. Әмма яраткан кешесен онытыр өчен бүтән шәһәргә күчеп киткәнлеген искә алсак, аның ахыр чиктә җанлы курчак булып җитәчәгенә ышанабыз.
«Хәят» (1910) повесте күләме ягыннан гына түгел, сәнгатьчә дәрәҗәсе ягыннан да Ф. Әмирханның хатын-кызлар хәленә багышланган әсәрләре арасында аерым урын тота.
Беренче карашка, Хәят татар кызына охшамаган. Ул, татарлар аз яшәгән шәһәрдә, рус купецлары белән аралашып эш йөртә торган урта кул сәүдәгәр семьясында туып, чагыштырмача иркен үскән. Европача киенә, русча чиста сөйләшә, алты ел дәвамында русча укыган, рус кызы белән дус. Рус егетләре белән аралашудан, дачада күңел ачудан, театрга барудан һәм танцыга йөрүдән дә аны тыймыйлар.
Хәят егетләрнең тәкатен алырлык матур, саф, тыйнак, горур. Белеме зур булмаса да, йөрәк акылы белән акыллы. Язучы персонажларының аңа мөнәсәбәте яисә үтеп барышлый китерелгән детальләр ярдәмендә Хәятның гүзәллеген һаман сиздереп бара. Бер урында ул аны ак фәрештәгә тиңли. Икенче урында болай дип яза: «…бу кызның озын керфекле кара күзләре алсу-ак йөзенә, могҗизалы якутлар шикелле, нур чәчеп торганлыктан, гүзәл башы, хәтта бөтен буе нурда йөзә шикелле күренә иде».
Вакыйга май аеның матур бер көнендә башланып китә. Табигатьнең яңа гына яшәреп җиткән һәм тузанга батарга өлгермәгән нәфис чагы. Дусты Лиза Хәятны дачаларына яшьләр мәҗлесенә алып китә. «Кояш, алар өстенә ак болытлар арасыннан карап, оялчан гына көлеп тора иде», — ди язучы. Кояшны да оялтырлык гүзәл Хәятка гүяки табигать ак бәхетләр генә тели. Кызның идеалы артык зурдан түгел: әхлаклы, культуралы, төскә ярыйсы гына ир, саф мәхәббәт, Лизалардагы кебек, дөньяның ямьсез прозасыннан югарырак булган тормыш. Хәттан ашмаган шушы хыялны тормышка ашыру артык кыен булмас кебек. Килмәгән җире юк, ата да кире беткән деспот түгел.
Әмма бәхет сагында әлеге кара көч тора. Хәятны җанлы курчакка әйләндерү юнәлешендә ул инде кайбер уңышларга ирешкән. Җиде яшеннән ундүрткә кадәр остазы Мәлихә абыстай Хәятка «мөселман кеше тормышы өчен борынгыдан эшләнеп килгән» кагыйдәләр өйрәткән, «каршы сөйләү һәм шик итүне күтәрми торган дини вә дөньяви караш» биргән һәм «шушы нәрсәдән дөрес, болардан туры вә болардан кирәкле нәрсәл.әр дөньяда юк инде дигән фикер» урнаштырган.
Гыймадовларның гаилә тормышы да абыстай сабагын ныгыта килгән. Биредә «һәр кеше, үз теләге вә үз тойгыларына буйсынудан бигрәк, борынгыдан эшләнеп килгән кагыйдәләргә буйсынырга вә шулар билгеләп куйган юлдан чыкмый барырга тиеш».
Шулай итеп, Хәят ике дөнья, ике тормыш тәэсирендә үсә: берсе — «мөселман» тормышы, икенчесе «рус» тормышы. Йөрәге белән ул соңгысына тартылса, акылы беренчесенә чылбырлап куйган. Хәзергә әле ул ике тормыш эчендә дә яши ала. Декольте киеп, төнге өчләргә чаклы танцы кичәләрендә булу, ике-өч сәгать буе төрле догалык һәм салаватлар укып яту ничектер бер-берсе белән яраша.
Бу ике тормыш йогынтысында Хәятта туган ике төрле караш, гадәт һәм зәвыклар иртәме-соңмы бер-берсе белән бәрелешергә, берсе өстенлек алырга тиеш һәм шулай була да.
Менә Мясниковлар дачасы. Хәят барлык егетләрнең дә игътибар үзәгендә. Лизаның Казан университетында укый торган абыйсы Михаил, кинәт үсеп һәм тагын да чибәрләнеп киткән Хәятны кабат күргәч, башын җуяр дәрәҗәдә гашыйк була. Егеттәге мәхәббәт уты кыз йөрәгенә дә үрмәли. Михаил мәхәббәтен белдергәч, дөнья тагын да яктырып, ямьләнеп һәм балкып киткәндәй булса да, Хәят бер мизгелдә күңелендә ниндидер китеклек сизә.
Төнге сәгать өчтә Мясниковларның аты Хәятны өенә китереп куя. Аерылышыр алдыннан Михаил пышылдап кына: «Мин җавап көтәм», — ди.
Хәят үз бүлмәсендә ялгыз. Бакчада өздереп сандугач сайрый. Әйтерсең лә, Хәятка ул бәхетле киләчәк вәгъдә итә. Михаил сүзләре хәтеренә төшә: «ул кош… сезнең матурлыгыгызны мактап сайрый».
Менә Хәят «почта» уенында үзенә килгән хатларны укырга керешә. Барысы да комплиментлар белән тулы. Михаил хаты аеруча «мәхәббәтле» язылган. Егетнең сурәте, «җавап көтәм» дигән сүз, дачадагы эпизодлар берәм-берәм аның хыялыннан кичә башлый. Ирләр язуына охшатып, бер кыз тарафыннан язылган хат кына, кабат укылгач, Хәятның ачуын кабарта: мөселман кызы булуыгызны онытмагыз, диелгән анда. Күңелендә ниндидер шыксыз, эчпошыргыч тойгы калкып куя. Көзгедә үзенең гүзәллеген күреп соклану ул тойгыны куып җибәрә.
Йомшак юрган астына чумгач һәм «аятелкөрси»ләр укыгач, тагын Михаил сурәте пәйда була: «Мин көтәм». Михаил чынлап та матур, сөйкемле. Ул Хәятны сөя. Ә Хәят Михаилны? Тукта әле, Михаил рус егете бит! Менә шунда Хәятка дачада күңеленә килгән китеклекнең мәгънәсе ачылып китә. Михаил — кяфер ич. Кяферләрнең урыны — җәһәннәм. Руска гашыйк булып чукынган кызлар турында да ишеткәне бар. Янәсе, кинәт йөзләре зәңгәрсу төскә кергән, карчыкка әверелеп, дуңгыз ите ашый башлаганнар.
Әнә шул килеш бер уй яисә тойгы икенчесен тудыра, бусы — өченчесен. Баштагы уй-тойгы яңа эчтәлек белән кабат әйләнеп кайта, капма-каршысына әверелеп, тагын юкка чыга. Әнә шул килеш Хәятның аңында һәм күңелендә беренче карашка тәртипсез күренгән, бик еш чалулый, кат-кат чигенешләр ясый торган уй-тойгылар өермәсе булып уза. Әмма анда билгеле бер максатка илтә, кызда рухи яктан сыйфат үзгәреше тудыра торган ниндидер эчке мәгънә, эзлеклелек бар. Бу инде — «күңел диалектикасы» (Н. Г. Чернышевский) дәрәҗәсенә ирешкән психологик анализ.
Чынлап та, шушы төннән соң Хәят алыштырып куйгандай була. Рус дөньясы белән үзе арасында упкын ятканын, язмышы «мөселман дөньясы» белән аерылгысыз баглы икәнен ачык аңлый һәм шуны күңеленә беркетә. Кара көчнең чираттагы зур җиңүе була бу.
Күпмедер вакытлар узгач, тагын бер егет Хәятның күңеленә керә язып кала. Бусы инде — «мөселман», Гали Арсланов исемле студент. Кара көч тагын каршы төшә: татар егетләре белән үз белдегеңчә танышырга ярамый! Моны культура ягыннан Гыймадовларга караганда бер баскыч югары торган Рәхимовларның байбикәсе әйтә. Ник ярамый? Бу очракта инде борынгы кагыйдәләр генә түгел, хәзерге, бүгенге «кагыйдәләр» дә эш итә. Ирек куйсаң, кызның хәерче студентка гашыйк булуы, актерга ияреп китүе мөмкин. Ата-ана үзләре сайлап, үзләре мәгъкуль тапкан, ягъни һәр җәһәттән үзләренә тиң кешегә бирәчәкләр. Буржуаз семьяның нигез кагыйдәләре шуны таләп итә. Хәят бу «кагыйдә»не табигый итеп саный, һәм кире кагу уе башына да килми.
Көннәрдән бер көнне Газизә абыстай кызына Салих Фатихов исемле яшь байның фотокарточкасын күрсәтә. Егет Хәятның кулын сорый икән. Бик тәүфикълы, бик образованный кеше, ди.
(Дәвамы киләсе биттә) >>>
{mospagebreak}
Рус дөньясы белән аралашып, хөр үскән Хәят «юк, мин күрмәгән, белмәгән кешегә бармыйм» яисә «үзе белән танышмыйча бер сүз дә әйтә алмыйм» дип кистереп җавап бирергә тиеш иде кебек. Хәят беренчесен эшләми, чөнки борынгыдан килә торган кагыйдә аңына сеңгән. Эчке көрәш вакытында икенче ният аның күңеленә килә, ләкин ул ниятеннән дә баш тарта. «Кинәт аңар, — ди язучы,— яучылагач кына, кияүгә бару өчен генә танышу оят төсле, мәгънәсез шикелле күренә башлады… Белешкәч тә, сөйләшергә сүз дә табылмас, җай да табылмас та, товар карашкан төсле (ассызык безнеке.— И. Н.) бер-берсен карашырлар да, әллә нинди авыр тойгы белән бер-берсеннән аерылышып, акрын гына икесе ике якка китәрләр шикелле булды». Әдипнең көчле психолог булуына сокланмый мөмкин түгел: үзен чолгап алган чәчәкләр, гөлләр, агачлар кебек үк, табигый һәм хөр үсеп килгән горур Хәятка кешенең кешелеген кимсетә торган тәкәллефләргә караганда, күзен йомып никах кочагына атылу артыграк.
Бер мәлгә кызның күңеле утырган кебек була. Тик озакка түгел, тагын эчке көрәш башлана. Бәлки, «аның» Салихы кырган башына тәвәккәл бүрек кигән байбәтчә булмаса да, исерек һәм фәхеш адәмдер? Ләкин ата-ана теләгенә каршы килеп булмый, карар кабул ителгән. Кала бер чара: Салихның әшәке булып чыгу ихтималын читкә атып, хыялда гына булса да, аны матур итеп, яхшы итеп, тәүфикълы итеп күрү. Әнә егетнең фотодагы сурәте дә, кызның хыялы аркылы үткәрелгәч, матурая бара, арткарак киелгән кәләпүш тә алгарак шуышкандай була.
Хыял эшли, хыял яңадан-яңа күренешләр тудыра.
Тын бакча. Ай күтәрелеп килә. Агач күләгәләре һаман кыскара бара, «…әнә шул күләгәләр арасында плащка (ридага) төренгән, башына зур читле кара эшләпә кигән Салих килә!» «Ул тәрәзә аркылы керер… Кергәч, билгеле инде, Хәятның матурлыгын мактап, баритон тавыш белән җырлар; аннан соң үзенә барырга риза булганы өчен Хәятның маңлай, яңак һәм иреннәреннән үбәр». Тагын Габделбасыйр искә төшә. Матур Хәят та, шыксыз чынбарлыкка күз йомып, аны хыялый дөнья белән алыштырырга мәҗбүр. Күрәсең, Габделбасыйр сыйфатларының тууына иске мәдрәсә генә түгел, бәлки, татарның буржуа-мещан гаиләсе дә уңайлы җирлек булып торган икән.
Шулай итеп, «Хәят» повестенда кеше һәм җәмгыять проблемасы чын реалистлардагыча хәл ителгән. «Чын кеше» булып туган, уналты яшенә кадәр «чын кеше» булып үскән Хәятны тирәлек — феодаль-патриархаль яшәеш кагыйдәләре һәм буржуаз исәп-хисап «җанлы курчак» ясарга әзерли. Моның өчен ул иң элек аның акылын, фикерен, карашын агулап, практик эшчәнлеккә сәләтсез итә, бәхет өчен көрәшергә кирәк булган ихтыяр көчен сындыра, үз белдегенчә яшәр өчен аңа тик хыял дөньясын гына калдыра.
Әсәрдән аңлашылганча, Хәят Салихка кияүгә чыгачак. Повестьның югалган икенче кисәгенең бер бите дә шуны раслый. Соң Хәятның хатынлык дәвере ничек булачак? Әдипнең әсәрне пьеса итеп язарга уйлаган чагында сызгалап куйган планы бу сорауларга беркадәр җавап бирсә кирәк.
«1. Матур кызның йортында ярым сәтрәлелек белән тәрбия ителүе.
2. Бай кияүгә бирелүе.
3. Зәүҗеннән туеп, каен энесе белән мөгашәкасе.
4. Каен энесе белән атасы йортына качулары.
5. Каен энесеннән туеп, ире йортына кайтуы»* (* Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 1 т., 593—594 битләр.).
Үзенчәлекле тәрбия күргән Хәятның тиз генә «җанлы курчак» булып китә алмавы һәм кара көчкә каршы бунт күтәрүе табигый. Әмма планның соңгы пункты аның да язмышы ахыр чиктә меңләгән бүтән татар хатын-кызлары язмышы кебек очланачагы турында уйларга мөмкинлек бирә.
Әсәргә язган рецензиясендә Г. Ибраһимов Хәят образына карата канәгатьсезлек белдергән иде: «Хәят тибының табигый икәнлеге хакында да бик зур шөбһә бар»* (*Ибраһимов Г. Әсәрләр. Сигез томда, 5 т., Казан, 1978, 58 бит.). Тәнкыйтьчене бөтенләй үк хаксыз дип булмый. Чынлап та, Хәят бик үк типик булмаган татар кызы, һәм ул бик үк типик булмаган шартлар эчендә күрсәтелә. Өстәвенә, әдип кызны күпмедер дәрәҗәдә идеаллаштыра, образга романтизм буяулары куша. Әмма Хәятның типик характер икәнлеген инкарь иткән Г. Ибраһимов белән килешеп тә булмый. Югарыда күреп үткәнебезчә, Хәятның һәр адымы, һәр гамәле һәм фикер-карашлары тирәлек белән, әхлакый-гаиләви һәм социаль-экономик мөнәсәбәтләр белән билгеләнә. Аның бик үк типик булмаган обстановкага куелуы, беркадәр идеаллаштырылуы исә барлык татар хатын-кызлары өчен типик хәлне тагын да калкытыбрак күрсәтүгә хезмәт итә, ягъни әсәрнең реализмын тагын да баета, тирәнәйтә төшә. Хәят кебек чагыштырмача хөр үскән һәм яңа тәрбия алган кызлар да ахыр чиктә кара көч корбаны булалар икән, меңләгән бүтән татар кызлары турында әйтеп тә торасы юк. Хатын-кызларны чын мәгънәсендә ирекле һәм бәхетле итү өчен кара көчне юк итәргә, ягъни феодаль-буржуаз җәмгыятьне тамырыннан үзгәртергә кирәк, ди безгә әсәр.
Ф. Әмирханның проза мирасында зур урын тоткан икенче тема көрәшүче зур ике көч арасында чайкалучы вак буржуаз интеллигенция белән баглы. «Урталыкта» (1912) исемле зур роман яза башлап, әдип бу темага исем дә бирде.
1909 елда дөнья күргән «Картайдым» исемле хикәясендә без «урталыкта» темасының кайбер төсмерләре белән очрашкан идек.
Тирәлек тәэсирендә Мостафа фикри һәм рухи үсешнең берничә баскычын үткән: башта имам-мөдәррис булырга теләп укыган, аннары дин галиме булырга хыяллана башлаган, ниһаять, бусын да узып, яңача укып яңа тип белгеч булу фикеренә килгән. Хәзер ул —университет студенты. Әмма киләчәккә өметсез карый, төшенкелеккә бирелгән. Чөнки яшәп килүче җәмгыятьтә университет дипломы белән генә халыкка файдалы, эш башкарып булмаячагына төшенә башлаган, ләкин бу җәмгыятьне тамырыннан үзгәртү өчен көрәшкә чыгарга өлгереп җитмәгән.
«Урталыкта» романындагы Хәсән Арсланов та искелек тарафдарлары белән арасын өзгән, ә яңалык өчен көрәшүчеләр сафына баса алмаган. Үзеннән канәгатьсезлек, эч пошу, киләчәккә өметсез карау чире аңа тагын да иртәрәк — аттестатка әзерләнеп йөргән чагында ук йоккан.
«Картайдым» хикәясеннән аермалы буларак, Ф. Әмирхан бу әсәрендә героена җентекләбрәк туктала, аны һәрьяклап күрсәтергә, эчке дөньясын тулы итеп ачарга омтыла. Урталыкта калган төркемнәрнең характерлы сыйфатларын ассызыклап күрсәтү өчен, ул һәрьяклап уртакул шәхесне романының үзәгенә куйган.
Буй-сыны һәм төс-бите белән дә аерылып тормый ул. Гадәти коңгырт чәч, гадәти коңгырт мыек, гадәти авыз, «…караңгы-яшькелт күз алмалары, тәртипсез үскән, урталары ачык киңчә кашлар, өстендә бер-ике данә шадрасы беленеп тора торган борын, сөйләшкәндә вә көлгәндә ямьсез күренә торган саргылт тешләр…».
Үз-үзен тотышы, уй-фикерләре шулай ук игътибарны җәлеп итәрлек түгел. Анекдот сөйләсә, тыңлаучылар көлү урынына уңайсызлык хис итәләр, газетада чыккан бер (бәлки бердәнбер) мәкаләсе турында әдәп йөзеннән генә сүз ачалар да, Хәсән җәелеп сөйли башлагач, сылтау табып бүлдерәләр.
Ныгыган политик карашы яки юк, яки корама юрган кебек чуар. Яңа бүлмәгә күчеп, стенасына рәсемнәр элгәндә, ул Маркс янына Тургеневны ябыштыра, аннары бүтән язучы һәм сәнгать әһелләрен тезеп китә. Глинка рәсемен исә бу юлы элмәскә була, чөнки аны рус шовинисты дип уйлый башлаган. Хәсән бу рәсемне «…ачык хатлар белән сәүдә итә торган матур күзле яһүди кызының сүзен җиргә салмас өчен генә алган». Кем белә, Марксның Хәсән бүлмәсенә килеп керүенә дә әлеге яһүди кызы «гаепле»дер. Түбәндәге эпизод та Хәсәннең «политик позициясен» яхшы ук ачса кирәк. Үзен революционер дип йөри торган Саматов беркөнне аңа яшерер өчен типография шрифты һәм тыелган брошюралар китерә. Син, ди, политикага катнашмыйсың, тентү булу ихтималы юк. Хәсән бу сүзләрне кире какмый һәм, никадәр курыкса да, куркак исеме күтәрмәс өчен, төенне алып кала.
Төссез, чырайсыз, арка сөяксез һәм чуар карашлы Хәсән Арслановның урталыкта торып калуына әнә шул шәхси сыйфатлары да сәбәп булган. Урталык позициясе үз чиратында аны билгеле бер тип итеп формалаштыра торган төп өч сыйфатының тагын да көчәюенә китергән.
Беренчесе — иренчәклеге. Төп эше — уку, аттестатка хәзерләнү. Иң теләми башкарган эше дә — нәкъ шушы уку. Тарихка тотына икән, игътибарын бер ноктага туплый алмый, «бик җиңел генә җөмләләрне аңлар өчен дә… әллә ничәшәр кат укып чыгарга мәҗбүр була». Алгебрага тотынса, җиңел мәсьәләләрне чишә дә, авырларын ташлап калдыра, идән буйлап йөри башлый яисә караватына ятып тәмәке тарта.
Үзен өстәл янына утырырга мәҗбүр итү өчен дә аңа әллә ничаклы көч сарыф итәргә кирәк. Дәресе укылмаганга, еш кына учителенә бармый кала.
Бу хәл, билгеле, Хәсәннең табигый иренчәклегеннән тыш, укудан ачык максаты булмаудан килә.
Икенче сыйфаты — принципиальлекнең җитмәве һәм карарсызлыгы. Извозчикка утыра, тегенең таләбенә каршы тора алмыйча, унбиш тиен урынына егерме биш тиен түли. Квартира хуҗасының ягымсыз кызының үтенүен кире кагарга көч тапмыйча, теләмәсә дә, концертка бара. Мирза кызы Мәрьям белән бер пьеса герое турында сөйләшкәндә, үзен хаклы саный, ләкин бәхәскә керми, «анысы алай инде…» дию белән чикләнә.
Хәсәннең бу сыйфаты да табигатенә генә бәйләнмәгән. Көрәшүче көчләрнең берсенә акылы һәм йөрәге белән береккән булса, ул үзен уртак эш өчен җаваплы хис итәр иде, бу аңа көч һәм принципиальлек өстәр иде.
Ниһаять, өченче сыйфаты — эчке дөньясында казыну, үзен-үзе туктаусыз анализлау. Ник ул 15 урынына 25 тиен бирде — озаклап уйлана, борчыла. Кызлар белән таныша — ә соңыннан вакыйганы яңабаштан уеннан кичерә дә үзен тиешле дәрәҗәдә тота алмаганлыгына пошына, кәефсезләнә башлый. Театрда хуҗа кызына кирәксез тагылма буларак, көлке роль уйнап кайткач, тагын анализ, борчылу, үкенү. Кызга әйтелергә тиешле берсеннән-берсе үткен, берсеннән-берсе саркастик сүзләр килә. Вакытында шуны әйтә алмаганлыгы өчен үзен битәрли.
Мондый эпизодлар әсәрдә күп, һәм алардан чыга торган нәтиҗә шул: әгәр Хәсән көрәшүче коллективның лаеклы һәм актив әгъзасы булса, коллективы турында, дошманы турында уйлар, үзен-үзе анализлауга вакыты калмас иде.
Кызганычка каршы, язучының романы тәмамланмый калган. Әмма язган кадәресендә дә Ф. Әмирхан урталыкта чайкала торган вак буржуаз интеллигенциянең типик вәкилен тудырды. Бер үк вакытта Хәсән — кызыклы психологик тип. Аны да күп сыйдырышлы гомумкешелек тибы итеп карарга мөмкин. Теге яки бу сәбәп аркасында урталыкта калып, әнә шул өч сыйфатка ия булган образларны бүтән социаль катлауларга багышланган һәм бүтән тарихи чараларга караган әсәрләрдән дә табарга мөмкин. Мәсәлән, А. М. Горький Клим Самгин образын тудырып, бу типның тагын да камилрәк үрнәген бирде.
Ф. Әмирхан иҗаты турындагы тәнкыйть хезмәтләрендә язучының бу әсәренә дә ташлар очкалаган иде. Янәсе, ул, буржуа яшьләрен идеаллаштыру белән бергә, революционерлардан (ягъни Саматовтан) көлә. Әсәрне җентекләп укыган кеше күрә: анда идеаллаштыру юк, тик объектив сурәтләү генә бар. Саматовка килгәндә, биредә — аңлашылмаучылык кына. Беренчедән, Саматов революцион социал-демократ түгел, бәлки, эсер, татар таңчыларының берсе. Моңа ышану өчен аның Хәсәнгә китергән брошюралары тышына «Тартышуда гына табарсың син үз хакыңны» дигән сүзләр басылганлыгын искә алу да җитә. Икенчедән, Саматов эсерларның да җитдие түгел, ул үзенә игътибар җәлеп итү өчен шапырынып йөрүче генә. Саматов фактта түгел, бәлки үз хыялында революционер. Ул политикага килеп кергән Габделбасыйр гына.
(Дәвамы киләсе биттә) >>>
{mospagebreak}
Фатих Әмирхан үзен талантлы драматург итеп тә танытты. «Яшьләр» (1909) исемле беренче пьесасында ук әһәмиятле типлар, кызыклы характерлар бар, зур мәсьәләләр күтәрелә. Олы фикер дә, Әмирхан каләменә хас нечкәлек тә, реализмның тантанасын да күрәбез без анда. Дөрес, әсәрдә, сәхнә күзлегеннән караганда, кайбер «гөнаһ»лар да күзгә ташлана. Берничә тема булып, вакыйга берлеге җитми, катнашучылар күп, кайберләренең төп вакыйгага бәйләнеше аз, персонажлар озын итеп сөйлиләр, драматургик ноктадан караганда артык булган бөтен бер пәрдә (2 нче пәрдә) бар.
Ф. Әмирхан турында язган барлык әдәбиятчылар да дип әйтерлек «Яшьләр» пьесасында «аталар һәм балалар» проблемасы куелган дип белдерәләр. Бу сүзләр әсәрнең проблемасын билгеләр өчен уңайлы булганга гына кулланылмый. «Яшьләр» пьесасы, һичшиксез, татар тормышына И. С. Тургенев иҗаты, бигрәк тә аның шул исемдәге романы яктылыгында карау нәтиҗәсендә туган. Әсәрнең беренче күренешләренә үк «Тургенев темасы»ның килеп кергәнлегенә игътибар итик. Хөсәен байның аттестатка әзерләнә торган улы Газиз үз өйләрендәге талаш-кычкырышларның мәгънәсен сеңелесе Зәйнәпкә аңлатып, болай ди: «Бу кычкырышлар, бу тавышлар безнең белән әтиләр арасында түгел. Аңлыйсыңмы? Түгел. Бу тавышлар — иске тормыш белән яңа тормыш арасында». Берничә реплика аша ул, дәрескә әзерләнергә утырып, дәреслектән түбәндәге сүзләрне кычкырып укый: «Редко какому литературному произведению приходилось вызвать такую бурю, как это случилось с романом Тургенева «Отцы и дети».
«Аталар» һәм «балалар» тартышы. Иске белән яңа көрәше. Кемнәр соң алар иске тормышны яклаучы «аталар»? Бу лагерьга иң элек Газизнең җизнәсе — Печән базары сәүдәгәре Рәхимҗанны кертергә кирәк. Хөсәен сүзе белән әйткәндә, ул «ысулы кадим», надан, кире, бозык. Аныңча, һәр «иске — изге». Кыскасы, Рәхимҗан — типик «дин-мәгыйшәт айгыры». Икенчесе — Хөсәен. Аваз методы белән укытуны яклый, шәригать кысасы мөмкинлек биргән дәрәҗәдә яңалыкны кабул итәргә каршы түгел, улларын «адрес язарлык» һәм «газета укырлык» кына русча укытуга да риза булган. Кыскасы, бу — җәдитче татар купецы. Мәрьям һәм Фәхерниса, табигый, шушы лагерьга керәләр.
Драматургның үзе тарафыннан «милләтче» дип тәкъдим ителгән Зыя яше, өс-башы, сөйләшүе һәм аралашу даирәсе ягыннан «яшьләр» лагерена карый кебек. Әмма бу — тышкы яктан гына. Түбәндәге ике репликаны чагыштырыйк.
«Рәхимҗан. Әлегечә, шул инде, кеше арасына керәсе килсә, Газизгә кибеттә дә күренгәләп, агай-эне арасындарак йөрергә кирәк шул».
«Зыя. Көненә бер-ике мәртәбә кибетегезгә төшеп менсәгез, ара-тирә мәчеттә күренгәләсәгез, атагызның дус-ишләре белән катышкаласагыз, милли киемдә йөрсәгез — сезгә нинди зарар килер иде?»
Бер үк сүзләр, бер үк фикер.
Яисә мондый бер деталь. Институт тәмам иткән Фатыйма исемле бер кыз: «Ашагач дога кылу фарызмы, түгелме?» — дигән сорау бирә. Динне яхшы белгән яшьләр ачык әйтәләр: фарыз түгел. Шуннан кыз Зыяга мөрәҗәгать итә, тегесе болай ди: «Фарыз ук булмаса да, дога кылган яхшы». Менә бит нинди ул Зыя. Бәхәстә урта юл эзли, каршылыкларны килештерергә тырыша. Моннан инде аның Газиз белән аталарын гына түгел, бәлки крестьян белән алпавытны, эшче белән капиталистны килештерергә омтылганлыгын да аңларга мөмкин. Яшәп килүче строй адресына шактый ачы сүз әйтелгәч, Зыяның «Бу сүзләрдән 1905 нче ел исе килә» дип ычкындыруы очраклы хәл түгел. Йосыфның тапкыр җавабы Зыяга бик төгәл характеристика булып тора: «Кстати сказать, милләтче борынына бер дә килешми торган ис». Милләтче Зыя, димәк, «картлар» лагере вәкиле.
«Яшьләр» лагерена Газиз, Йосыф, сеңелләре Зәйнәп, атасы ишаннан ваз кичкән Гали, радикал Әхмәт, учитель Зәкәрия, гимназистка Сара һәм башкаларны кертергә мөмкин. Аларның уртак теләге — татар тормышын асылыннан үзгәртү. Ләкин ничек, нинди юл белән? Бу сорауга биргән җаваплары исә төрле-төрле. Арада ике «программа» өстенлек итә. Беренчесен Гали әйтеп бирә: «…безнең бу көнге задачабыз (хәл итәргә тиеш нәрсә) — искене вату. Без бүген үк яңаны эшләп татарның күз алдына китереп куя алмабыз… Без Рудиннар, Базаровлар була алсак, халыкка бертуктамый искене җимерү идея (фикере) сен сөйләсәк, киләчәктә чын эш эшләрлек кешеләр дә җитешерләр яки без үзебез үк күп тәҗрибәләр белән эшләрлек кешеләр булып чыгарбыз». Галинең һәм башка яшьләрнең рус разночинецларын һәм народникларын күздә тотып сөйләгәннәрен искә алсак, бу «программа»ны якынча революцион-демократик эчтәлекле мәгърифәтчелек дип бәяләп булыр иде.
Икенче «программа» Әхмәт авызыннан әйтелә. Ул Зыяга җавап рәвешендә болай ди: «Юк, брат (борадәр), әгәр сез, татарны чынлап алга җибәрәсегез килсә, фәкыйрь халыкка: крестьян, рабочийга сознание (хис) кертергә тырышыгыз. Фәлән байның һиммәте, фәлән байгураның шәфкате дип кәгазь буяганчы, шул фәләннәрнең ничек итеп кеше эшләгәнне ашаганлыкларын, шулар эше аркасында баеганлыкларын языгыз». Бу кыска монологның эчтәлегеннән, персонажларның бер урында «социалист», икенче урында аны «демократ» дип атауларыннан чыгып, без Әхмәтне социал-демократлар карашын алга сөрүче итеп карый алабыз. Авторның аны «Учительская школа тәмамлап, аттестатка хәзерләнүче» дип тәкъдим итүе дә шуны раслый. Мәгълүм булганча, X. Ямашев, Г. Сәйфетдинов һәм Г. Коләхметов та шул ук уку йортыннан чыкканнар.
Әсәрнең төп персонажлары Газиз белән Йосыф, эш-хәрәкәтләре һәм уй-фикерләре күрсәткәнчә, Галигә якын торалар. Шунысы кызык: Газиз озын-озын монологлары белән Рудинны хәтерләтсә, кыска һәм үткен реплика, ирония һәм сарказмнары белән Йосыф нигилист Базаровка охшый.
Революцион-демократизмнан югары күтәрелмәгән Ф. Әмирхан үзе якынча шулай ук Гали, Газиз һәм Йосыфлар карашын уртаклаша дип уйларга нигез бар.
Димәк, «Нәрсә эшләргә?» дигән сорауга пьеса Гали «программасы» яктылыгында җавап бирергә тиеш кебек. Чынлыкта исә ул программаның көткән нәтиҗәне бирмәячәге аңлашыла. Халык соң интеллигенцияне үз арасына кертәме? дигән сорауга Гали башта аның арасына көчләп керергә кирәк дигән мәгънәдә җавап биргәч, учитель Зәкәрия үз башыннан кичкән хәлне сөйли. «Менә мин Казан губернасында ике ел учитель булып тордым. Әүвәлге елны балаларын укыттым, үзләре белән эшем булмады — ул елны ничево (зарарсыз). Ә икенче елны кичләрдә, карт мужикларны җыеп, газета укып сөйли башладым. Җыеннарына барып, белгәнемчә, файдалы совет (киңәш)лар бирә идем. Теләгәннәренә буш русча укыттым: нәрсә булды дип уйлыйсыз? Донос ясап, урынымнан кудырттылар. Менә көчләп кереп хезмәт ит!»
Кала бер юл: Әхмәт «программа»сы. Әсәрдән чыга торган объектив нәтиҗәнең автор карашларыннан киңрәк һәм тирәнрәк булу очрагына матур мисал бу. «Яшьләр» пьесасының чын мәгънәсендә реализм әсәре булганлыгын күрсәтә торган төп момент нәкъ менә шушы.
Пьесада үзе бер әсәр сорый торган тагын бер зур тема — хатын-кыз хокуксызлыгы темасы да яктыртыла.
Менә Хөсәеннең олы кызы Фәхерниса, “ябык кына, зәһәр генә”, килделе-киттеле бер хатын. Надан, вакчыл, гайбәтче, хорафатчыл. Рәхимҗанга пар килгән, чиләгенә күрә капкачы. «Ун ел әүвәл,— ди Газиз,— ул үткен, булдыклы, нечкә күңелле, мәхәббәтле генә, зәңгәр күзле, тулы гына йөзле бер татар кызы иде. Сине, мине гакылдан шашып ярата иде». Соң нәрсә Фәхернисаны бу хәлгә китергән? Җавап эзләп ерак барасы юк, Газиз бик матур аңлатып бирә. Тирәлек, ди, иске татар тормышы, ди: «әүвәл холыксыз каената, каенана кул астында изелү; алардан котылгач, ике мәртәбә көндәш белән тору; ул да беткәч, атнасына икешәр мәртәбә ирен фәхешханәдән лаякыл исерек көенчә төяп кайтару».
Бу теманы Зәйнәп образы тулыландыра. Фәхерниса хәленә төшмәсен өчен абыйлары аның күзен ачканнар: укытканнар, яңа фикерләр тукып торганнар, яңача яшәргә әзерләгәннәр. Атасы аны Габдрахман исемле егеткә кияүгә бирмәкче. Зәйнәп исә яңа идеяләр һәм абыйларының киңәше йогынтысында карышып маташа. Әмма элек-электән килгән гореф-гадәтләр һәм ата-ана власте көчлерәк: Зәйнәп җиңеләчәк, аның киләчәге аянычлы булачак.
Пьеса Газизнең өйдән куып чыгарылуы һәм Зәйнәпнең, ата-ана кыставына каршы тора алмыйча, канаты салынып төшү белән тәмам була.
Әсәрдәге ике зур тема арасында бәйләнеш юк дисәк, хата булыр. Зәйнәп вакыйгасы, мәсәлән, Газиз-Галиләр «программа»сының хатын-кызны азатлыкка чыгару мәсьәләсен хәл итүдә дә көчсез икәнлеген тагын бер кат раслый. Газиз үзе үк моны танырга мәҗбүр: «Әни ясаган тәэсирне җуярлык тәэсир ясый алмыйм. Өч елдан бирле үз фикеремә ияртеп китергәнем бер кызга, бүген — иң кирәкле дәкыйкада (Дәкыйка — минут.) куәте калеп (Куәте калеп — күңел куәте.) бирә алмыйм».
Социаль һәм политик азатлык яулап алу өчен мәгърифәт коралы гына җитмәгән кебек, хатын-кызны коллыктан коткаруда да бу корал үзе генә көчсез. Пьеса безне әнә шундый нәтиҗәгә китерә. Бу исә дөрес нәтиҗә, реализм әсәреннән генә чыга алырлык нәтиҗә.
«Тигезсезләр» (1914) драмасы тоны, жанры һәм иҗат манерасы белән «Яшьләр»дән нык кына аерыла. Анда күзгә бәрелеп торган публицистика юк. Карашлар, фикерләр көрәше дә төп нәрсә түгел. Автор безне, «бусы яхшы, бусы начар» дип хөкем чыгармыйча, уңай сыйфатыннан тискәрегә, тискәресеннән уңайга акрынлап күчә торган, ягъни ярымтон белән язылган персонажлар белән таныштыра, аларның эчке дөньясына алып керә, шул кешеләрнең үзара мөнәсәбәтен лирик настроение белән сугара. Әсәрдә инде тема күплегеннән туа торган таркаулык юк. Ул бер бөтен, өсти дә, киметә дә алмыйсың.
Әнә шул пьеса бик күп әр-хур күрде. Революциягә кадәр үк әсәрне «ялтыравыклы ялган» дип атаган Ф. Сәйфи-Казанлы соңрак аны «…бөтенләе белән буржуа сыйныфын идеаллаштыру өчен язылган агитка»* (* Сәйфи-Казанлы Ф. Ике татар классигы турында, 52—53 бит. дип бәяләде.) «Тигезсезләр»,— диде Г. Толымбай,— …сәүдәгәрлекне һәм динне мактауга, эротикага өндәүгә корылган»* (* «Совет әдәбияты» журналы, 1935, 4—5 сан.). Илленче елларның урталарыннан соң гына мондый карашлар кире кагыла башлады.
Әсәрдә либераль буржуазия вәкилләре итеп санарлык өч персонаж бар: Сафый Насыйбуллин, аның улы Гомәр һәм атасыннан зур гына мирас алган Галиев. Акылы һәм культурасы чамалы булган соңгысын хәзер үк читкә атыйк. Кала баштагы икесе.
Сафый Насыйбуллин, «искерәк модада европача киенә торган» купец, улын коммерческийда укыткан, бер кызы гимназия тәмамлап килә, икенчесе хосусый укытучыга йөри. Татар буржуазиясенең картрак буын вәкиле шундый икән, аңа каршы куелган яшь буын, атасын сәүдә эшендә иске ысул һәм гадәтләргә ябышып ятуда гаепләгән Гомәр, димәк, татар либераль буржуазиясенең иң алдынгы вәкиле, аның «каймагы». Әгәр автор уңай шәхесләрдә табыла торган матур сыйфатларны тагын да арттыра төшеп Гомәргә туплаган булса, аны идеаллаштырылган образ итеп карарга туры килер иде.
Чынлыкта исә алай түгел. Гомәр студентлар, гимназистлар, язучылар белән аралаша, аларның бәхәсләрен ишетә. Мондый вакытта ул һаман читтә, күләгәдә, тыңлаучы ролендә генә кала килә. Чөнки әйтер сүзе, уртаклашыр фикере юк.
Дөрес, бер урында аны да бәхәскә тарталар. Сүз сеңелесе Рөкыяның киләчәктә нинди юл сайларга тиешлеге турында бара. Кыз художник булырга тели, Гомәр юристлыкка укырга димли. Фикерен ул менә ничек дәлилли: «…художество мәктәбеннән чыгып, бездә бер кисәк икмәк тә табар хәл юк. Әмма юрист һәрвакыт үз-үзен туендыра ала». «Корсак» фәлсәфәсе, мещанлыкның типик фикер йөртеше! Ни өчен соң Гомәр Рөкыяны нәкъ менә юрист ясамакчы, ник, мәсәлән, доктор түгел? Врач кеше дә үзенә икмәк таба ала ич. Күрәсең, биредә Гомәр сеңелесенең киләчәген кайгыртудан бигрәк, үзен, үзенең коммерциясен кайгырта. Врач врач инде, акчаңны түлисең дә дәваланасың. Үз туганы юрист булса, коммерсант өчен бөтенләй башка эш. Билгеле, Гомәр күңелендәгене язучы Сөләйман алдына ачып сала алмый. Шулай да түбәндәге сүзләрне ычкындырып ташлый: «…яхшы юрист һәрбер эшнең башында тора ала, теләсә нинди эштә ул файдалы (ассызык безнеке. — И. Я.) була ала!
Милләткә мәхәббәт, милли эшләргә материаль ярдәм күрсәтү ягыннан да Гомәр аерылып тормый. Дөрес, ул магазинына өйрәнчек алганда, милләт мәнфәгатен күздә тоткандай итә: татар малае булсын иде, ди. Юкса «кулларыннан һәрбер эш килерлек татар малайлары Печән базары тирәсендә он-тоз, читек-кәвеш әйләнәсендә, изелеп беткән сәүдәләренә генә бәйләнеп яталар». Әмма шуңа ялгап коммерсант кеше «…хәзергә әле эш белми торган кешегә жалованьены күп бирә алмыйм» дип кисәтеп куя, элеккеге урында алган эш хакының яртысын гына бирәчәген белдерә.
Гомәр өчен милләт кайгысыннан кесә кайгысы өстенрәк торганлыгы Сөләйман сүзләреннән дә күренә. Ул оптика магазинын юлга салуы өчен Гомәрне мактагандай итә дә болай ди: «Ләкин әле Казаныгызның зыялыларыннан берәү яшь сәүдәгәрләрдән шактый зарланып утырды, һиммәтсезләр, сәүдәләренә бикләнәләр дә гомуми эшләрнең һәммәсеннән качалар, гомуми эшләргә беркадәр акча сарыф итәргә туры килә башласа, акчаларын; берәр тиенләп саныйлар, башка эшләрдә аталары гадәтләреннән читкә чыга алсалар да, бу тугрыларда аталары белән аермалары телләре белән киемнәрендә генә кала, ди…» Үткер почмакларны шомартырга яраткан Сөләйман, кунак кеше буларак, хуҗага туры бәреп әйтә алмый, әлбәттә. Уйлап-нитеп тормый торган Закир исә Гомәргә төртеп күрсәтә дә кычкырып җибәрә: «Хак, хак, хак, Сөләйман әфәнде! Бу каһәр суккырлары һәммәсе шулай».
Яки менә ялган сөйли белми торган Рөкыяның абыйсы турындагы фикере: «И, таптыгыз да шәп кеше! Безнең абый андый мәҗлес өчен бер дә кул кеше түгел. Иң әүвәл, сәгать унике тула башласа, аның күзләре йомыла башлый; икенче, андый нәрсәдән кызык та тапмый төсле ул, сәүдә дип җенләнгән бер кеше инде ул шунда…»
Ачык булса кирәк, Гомәрне идеаллаштыру бер якта торсын.
Ф. Әмирхан аны «маңгайга бәреп» әйтмичә генә тәнкыйть итә. Либераль буржуазиянең иң яхшы вәкиленә язучының мөнәсәбәте шундый икән, бу социаль катлауны идеаллаштыру турында, әлбәттә, сүз була алмый.
(Дәвамы киләсе биттә) >>>
{mospagebreak}
Пьесаның төп герое Рөкыя уңае белән дә либераль буржуазияне идеаллаштыру турында сөйләргә нигез юк. Дөрес, әсәрдәге барлык персонажлар диярлек Рөкыяга гашыйк булган кебек, драматург үзе дә аңа соклана, аның матурлыгына, яшьлек сафлыгына, дәртлелегенә, сәләтенә, беркатлылык белән кушылган аек акылына, романтик ашкынлыгына, туры сүзлелегенә, җыеп әйтсәк, тоташ көмештән коелгандай бөтенлегенә (цельность) соклана. Шул ук вакытта ул аның кимчелекләрен дә яшерми. Иркә бу кыз, иренчәклеге дә бар, кирәк икән чытлыклана да белә, хорафаттан да азат түгел.
Пушкин, Толстой, Тургенев, Гончаров, Островский, Чехов һәм Горький кебек классиклар да дворян һәм буржуа хатын-кызларының дистәләгән соклангыч образларын тудырганнар иде. Аларның хатын-кыз геройлары сафлыклары белән генә түгел, бәлки, характер ныклыгы һәм хәтта кайбер очракларда иҗтимагый активлык ягыннан да ирләрдән өстен торалар. Монда идеаллаштыру юк. Хикмәт шунда: ирләр карьера һәм табыш артыннан куарга мәҗбүр булып ваклансалар, ныклык һәм бөтенлекләрен югалтсалар, хатын-кызлар андый практикадан читтәрәк торганга күрә, кешелек сыйфатларын һәм бөтенлекләрен саклап калырга күбрәк мөмкинлек табалар.
Рөкыя турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Тумыштан зирәк, хәрәкәтчән, сәләтле. Бала чагы һәм үсмер еллары «европача» яши торган купец семьясында үткән, гимназиядә яшәеш турында купшы фикерләрне күңеленә сеңдергән, рус әдәбиятыннан мәгънәви азык алган. Гаилә һәм гимназиядән тыштагы дөнья аңа әле ал да гөл булып күренә. Табигый, Рөкыя хәзергә саф, намуслы һәм бербөтен булып кала килә.
Заманында кайбер тәнкыйтьчеләр Ф. Әмирханны темасы өчен дә гаепләделәр. Янәсе, әсәрдә, социаль тигезсезлек читтә калдырылып, буржуа гаиләсенең үз эчендәге мораль-психологик тигезсезлек кенә алынган. Алай карасаң, А. П. Чеховның «Тигезсезләр»не бик нык хәтерләтә торган «Акчарлак» пьесасын да юкка чыгарырга кирәк. Анда да — дворян һәм чиновниклар гаиләсендәге, көнкүреш-семья тормышындагы тигезсезлек кенә күрсәтелгән. Треплев Нинаны сөя, Нина исә, аңардан бизеп, Тригоринга гашыйк була. Аркадина Тригоринны ярата, бусы хыянәт итә. Медведенко Машаны сөя, Маша Треплев дип кибә һ. б., һ. б.
Хикмәт сюжетның тышкы бәйләнешләрендә түгел, бәлки эчке мәгънәсендә.
Ф. Әмирхан пьесасында нинди тигезсезлек турында сүз бара соң? Иң әүвәл, Сафый байның ике кызы арасындагы тигезсезлек: табигать һәм җәмгыять Рөкыяга күбрәк нәрсә биргән, Сәлимәгә карата саранлык күрсәткән. Моннан икенчесе килеп чыга: Сәлимә Габдулла исемле студентны сөя, тегесе исә Рөкыяга гашыйк. Ниһаять, Сөләйман белән Рөкыя арасындагы тигезсезлек. Бер-берсен яраталар, ләкин араларында — яшь аермасы.
Күренә ки, «Тигезсезләр» пьесасында кеше бәхете, кеше язмышы мәсьәләсе куелган. Мораль-психологик план артында, бик үк күзгә бәрелеп тормаса да, социаль планны да чамаларга мөмкин. Чөнки әсәрдә сүз гомумән кеше бәхете турында түгел, бәлки, буржуаз җәмгыять шартларындагы кеше бәхете турында бара.
Сәлимә, мәсәлән, ни өчен бәхетсез? Ул унтугыз яшенә җитеп, гимназиянең дүртенче классына гына имтихан бирергә әзерләнеп йөри. Сәбәбен Гомәр әйтеп бирә: «Синең белән безнең заманнар бит башкарак иде». Гимназия тәмамларга хыялланган кызны икенче пәрдәдә инде без Гомәрнең магазинында кассир итеп күрәбез. Габдулланың илтифатсызлыгыннан гаҗиз булып, ул яратмаган кешесенә — бай малае Гайсага кияүгә чыгарга җыена. Киләчәгенең ничек буласын Гөлчиһрә язмышыннан чамаларга мөмкин. Бу яшь хатын да сөймәгән кешесенә чыгарга мәҗбүр булган һәм хәзер, беренче мәхәббәтен сагынып, күңелсез көннәр кичерә.
Рөкыяга кайтыйк. Карап торышка ул бәхетле, киләчәге матур булыр төсле. Әмма аның да хыял дөньясыннан реаль чынбарлыкка аяк атлыйсы бар. Хәзер үк инде ул чынбарлык белән конфликтка керә башлаган. Рөкыя үзенә тиң булырдай кеше, бербөтен кеше эзли, тик таба алмый. Аңа таныш булган егетләр барысы да ничектер төссез-чырайсызлар, кечкенәләр, вак җанлылар. Ярты акыл Закир белән Галиев кенә түгел, бәлки Габдулла да шундый. Абыйсы Гомәр дә болардан күп ерак китмәгән. Сәлимәне алачак Гайса да, таныш түгел егетләр дә шундыйдыр…
Рөкыяның игътибарын җәлеп итә алырлык бердәнбер кеше — Сөләйман. Танылган язучы, чибәр, нәзакәтле, нәфис итеп сөйли белә. Ләкин бу мәхәббәт тә Рөкыяга бәхет китерәчәк түгел. Беренчедән, яшь ягыннан Сөләйман Рөкыяга әти булырлык; икенчедән, күп кенә матур сыйфатларга ия булуына карамастан, аңа олы идеалга бәйле ныклык һәм сугышчанлык җитми. Аңарда ниндидер эчке бушлык сизелә. Яшь кызлар белән җиңелчә флирт, бай гаиләләрдә матур поза күрсәтү, тормыштан туйган кеше кыяфәтенә керү, — болар барысы да шул бушлыкны каплау өчен.
Акыллы һәм тәҗрибәле Сөләйман Рөкыяга өйләнү кебек тәвәккәллеккә бармаячак. Чөнки ул кызның ярты-йорты белән канәгатьләнми торган таләпчәнлеген, сөйгәнен бик тиз танып алып, аннан бизәчәген яхшы белә. Рөкыяны беркадәр «суытырга» теләп, Сөләйман болай ди: «Син минем үзеңне сөйгәнемне белмә, мин синең минем чал чәчләремне дә гафу итәргә хәзер икәнеңне белмим. Шуларны белешкән минуттан безнең икебезгә дә җәһәннәм булыр. Мин сине, Рөкыя, шул минуттан чәчләренә чал кермәгән бөтен кешеләрдән көнләшә башлармын, мин сине газаплармын, үзем синнән артык газапланырмын!»
Күренә ки, Рөкыяның чылтырап чыга торган саф көлүе, күбәләктәй очынып йөрүләре, дөньяга ачык, чиста күз белән каравы озакка түгел. Буржуаз чынбарлык аны да гарипләндереп ташлаячак. Сәлимә мисалыннан күренгәнчә, Рөкыя да, «аек карашлы» абыйсының киңәшен тотып, художественное училище турындагы фикереннән кайтып, күп дигәндә, юрист булыр. Апасы әйтмешли, «И нишләп ялганлап торыйм соң» дип, бер эшен оттырыр, икенчесен… Аннары хакыйкатьне тегеләйгә дә, болайга да боргалый башлар яисә инде, бу эштән бизеп, икенчегә ябышыр, анысыннан да күңеле кайтыр. Калыр бер юл: кияүгә чыгу. Икенче бер «Гайса»га тап булыр да тук, ләкин кызыксыз яшәү белән яши башлар. Мондый тормыш белән килешергә теләмичә «бунт» күтәрсә, язмышы һәлакәт белән очланыр.
Буржуаз җәмгыятьтә матурның, сафның, бәхет идеалының язмышы әнә шундый. Сәлимә белән Рөкыя образларында Ф. Әмирхан кешенең табигый омтылышлары, бәхет турындагы табигый хыяллары белән буржуаз чынбарлык арасындагы каршылыкны күрсәтеп бирде һәм объектив рәвештә капиталистик мөнәсәбәтләр хакимлек иткән җәмгыятьтә чын кешелек бәхетенә урын юк дигән хакыйкатьне раслады. Әсәрнең пафосы һәм идея-художество көче әнә шунда.
Шулай итеп, без Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт», «Татар кызы», «Хәят», «Урталыкта», «Габделбасыйр гыйшкы», «Яшьләр», «Тигезсезләр» һәм башка күп кенә әсәрләрен күздән кичердек. Башлыча шушы әсәрләр аның йөзен билгелиләр, аны зур әдип итеп таныталар.
Февраль революциясенә кадәр Ф. Әмирхан тагын дини һәм милли настроениеләренең чагылышы булган «Халык кызлары» (1912) исемле хыялый хикәясен язды, «Бер хәрабәдә» (1912) хикәясендә оясы туздырылган мирзаларга элегия җырлады, мәзәк ситуациягә корылган «Куркыныч дошманнар» (1913)да мещанның вәсвәсәсеннән көлде, «Яз исереклегендә» исемле тәмамланмаган әсәрендә кыш буе «дәрелфөнүн» тузаны эчендә яшәгән студентның яз табигатеннән исерүен күрсәтте. Бу әсәрләрдә идея юнәлеше һәм иҗат манерасы ягыннан шактый чуарлык күзгә ташлана. «Бер хәрабәдә» хикәясендә автор, мәсәлән, мирзаларның тормыш аренасыннан китүендә комедия урынына драматизм күрә. «Халык кызлары» исә сәнгатьчәлек ягыннан да зәгыйфь.
Февраль революциясен Ф. Әмирхан шатланып һәм зур ышаныч баглап каршы ала. Дөрес, аның шатлыгы, барыннан да элек, татар милләтенең ниһаять коллыктан котылуына, рус милләте белән тигез хокукка ирешүенә бәйле. Әмма шул ук вакытта ул бу революциядән көтелгән эшләрдән берсе «җирләр мәсьәләсен катгый сурәттә хәл итеп, халыкның иң зур әксәриятен тәшкил итә торган крестьянны адәм хәяты белән тора алырлык икътисади хәлгә күтәрү»* (* Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 т., 492 бит.) икәнлеген дә ачык әйтеп чыкты.
Ике революция арасы гаять катлаулы чор иде. Вакытлы хөкүмәт, буржуазия власте буларак, җир һәм сугыш мәсьәләсен хәл итәргә сәләтсез иде. Боларны, Вакытлы хөкүмәтне аударып, пролетариат диктатурасы урнаштыру, ягъни социалистик революция аша гына башкарырга мөмкин иде. «Хәзер, 1917 елның февраль, март, апрель, май тәҗрибәләреннән соң, — дип язды В. И. Ленин, — Россиядә гомумән «революцион демократия» турында сөйләп килүче кеше, ирекле яки ирексез, аңлы яки аңсыз рәвештә, халыкны алдый»* (* Ленин В.И. Әсәрләр. Дүртенче басмадан тәрҗемә, 24 т., Казан. 564 бит.). Урталыкта калган бер төркем демократик интеллигенция, шул исәптән Ф. Әмирхан, нәкъ менә «революцион-демократия» идеясен алга сөрүдә дәвам итте. «Инкыйлап вә без» исемле озын мәкаләсендә ул, мәсәлән, Россиядәге көрәшүче көчләрне икегә бүлеп карый: уңнар һәм суллар, кадетлар һәм демократия. Беренчеләре җиңеп, монархия кире кайтмасын өчен, соңгысын ныгытырга чакыра. Мәсьәләнең болай куелышы аны котылгысыз рәвештә Вакытлы хөкүмәтне яклауга һәм Учредительное собраниегә өмет баглауга һәм нәтиҗәдә, үзе дә теләмәстән, либераль буржуазиягә файдалы эш эшләп алуга китерде.
«Куркыныч дошманнар»ның беренче варианты гөнаһсыз мәзәк иде. Печән базары мөсафирханәсендә ике егет исемен әйтмичә генә кандаладан зарлана, кан эчүче ул, дип ләгънәтли. Бу сүзләрне тыңлап утырган «мин», ниндидер юлбасарлар турында сүз бара дип уйлап, гаять куркуга төшә. Җанын саклап калу өчен, чәнечке-пычак белән кораллана, егетләргә дә шундый чарага керешергә тәкъдим итә һәм… көлкегә кала.
1917 елда төзәтеп бастырылган соңгы вариантта исә хикәяләүче хәнҗәр кадап кан эчүчеләр дигәндә юлбасарларны гына түгел, большевикларны да күз алдына китерә. Күренә ки, хикәягә большевиклар турында ике төрле мөнәсәбәткә юл калдыра торган мотив килеп кергән.
«Март каһарманнары» (1917) хикәясен Ф. Әмирхан болай изге нияттән чыгып язган. Ул буш куык интеллигент Гыйсмәтулла һәм кибетче Гайфулла образларында Февраль революциясеннән соң үзләрен революционер санап, рабочий туганым, крестьян җаным, дип төчеләнеп йөри торган, әмма практик эшкә сәләтсез саламторханнардан көлә. Әмма ике лагерьга кискен аерылу процессы барганда, күп кенә демократлар пролетариатка таба адым атлый башлаган бер вакытта, Ф. Әмирханның «Март каһарманнары» хикәясен язып чыгуы ким дигәндә урынсыз иде.
Ф. Әмирхан Бөек Октябрь революциясен дә баштарак аңлап җитмәде. Ләкин озакламый революция казанышларын яклауга, Советлар властен ныгытуга һәм эчтәлеге белән социалистик милли культураны үстерүгә юнәлтелгән публицистикасы яңа куәт белән үсеп китте. Әдәби иҗаты уңае белән исә моны әйтеп булмый. Бу дәвердә Ф. Әмирхан берничә нәсер һәм хикәядән башка нәрсә бирә алмады. Әмма моңа гаҗәпләнергә кирәкми.
Мәгълүм булганча, сыйфат ягыннан яңа әдәбиятны яңа чынбарлыкны яңача күреп, яңа принципларга нигезләнеп кенә тудырырга мөмкин. Революциягә кадәр танылган язучыларга моның өчен, вакыйгалар эчендә кайнау һәм көрәштә турыдан-туры катнашудан тыш, күпмедер вакыт кирәк иде. Хаклы рәвештә революция солдаты хисапланган Г. Ибраһимов, мәсәлән, 1920 елда гына әдәбиятка әйләнеп кайтты. Культура-агарту эшләрендә һәм публицистикада активлык күрсәткән Ш. Камалның революциядән соңгы хикәяләре 1924 елда гына күренә башлады. Физик мәгънәсендәге хәрәкәтсезлеккә дучар ителгән Ф. Әмирханга бу аралыкны үтәр өчең тагын да күбрәк вакыт кирәк булыр иде. Ләкин аңа мәрхәмәтсез үлем комачаулады. Туберкулезы һәм башка авырулары куәтләнеп китеп, атаклы әдип, драматург һәм публицист 1926 елның 22 мартында вафат булды.
Җыеп әйткәндә, Фатих Әмирхан татар әдәбиятының Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Г. Ибраһимов, Ш. Камал кебек корифейлары каләме белән тудырылган деглократик юнәлешнең бер вәкиле иде. Татар феодаль-буржуа җәмгыятенең тышкы күренешләре белән генә чикләнмичә, ул аның асылына үтеп керде, андагы үзгәрешләрне сизгер күңеле белән тотып ала һәм сәнгать югарылыгында күрсәтеп бирә белде. Шушы тормыш материалына ул һәрвакыт үзенең демократик идеаллары яктылыгында бәя бирде. Татар прозасында тәнкыйди реализмның тантанасы, башлыча Фатих Әмирхан иҗатында гәүдәләнде.
ӘДӘБИЯТ
1. Фатих Әмирхан. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Беренче том. Повестьлар, хикәяләр. Татарстан китап нәшрияты, 1957.
2. Фатих Әмирхан. Яшьләр. Тигезсезләр («Сайланма әсәрләр», Икенче том. Татарстан китап нәшрияты, 1958).
3. Фатих Әмирхан. Казан, 3 октябрь. Думалар. 3 нче июнь кануны вә партияләр. Думада центр. Газеталар галәменнән. Габдулла Тукаев шигырьләре (2). Казан, 9 март. Яңа китаплар. Хыялмы, хакыйкатьме? «Яшь гомер». «Ачлык кушты». Авырулар галәмендә. Гоголь бәйрәме. Идарәгә мәктүп. Богаулар өзелделәр. («Сайланма әсәрләр». Икенче том.)
4. М. X. Гайнуллин һәм Җ. Г. Вәзиева. Татар әдәбияты. XX йөз. II кисәк. Таткнигоиздат, 1954 («Фатих Әмирхан» дигән бүлек).
5. Ю. Г. Нигъмәтуллина. И. С. Тургенев и татарская литература начала XX века. Издательство Казанского университета, 1961.
6. X. Xисмәтуллин. Фатих Әмирхан иҗаты («Сайланма әсәрләр»гә кереш мәкалә. Татарстан китап нәшрияты, 1957).
(Чыганак: Нуруллин И.З. ХХ йөз башы татар әдәбияты. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. — 288 б.).