1905 ел революциясеннән соң, Г.Камал драматургиясе яңа сыйфатлар алып үсеп китә. Моны әдипнең «Бәхетсез егет» драмасын ни рәвештә үзгәртеп эшләвендә ачык күреп була. Әсәрне җәдитчелек һәм кадимчелек тарафдарлары булган геройлар каршылыгы итеп эшли. Уфа бае Сәгыйть Сабитов һәм аның улы Әхмәт алдынгы карашлы шәхесләр рәвешендә Кәрим бай һәм аның улы Закирга каршы куелалар. Закир белән жулик Камали арасындагы каршылык көчәйтелә.
Мондый тәнкыйди бәяләмәләр Кәрим бай образына сатирик төсмер бирә. Аның хатыны Җәмилә дә тискәре сыйфатлар ала, байлар арасында дәрәҗәне югалтмаска тырышучы байбикә булып чыга. Тәрбия, белем, мәдрәсәләр турында да алар искечә карашта.
Җәдит һәм кадим проблемасы, татар халкының мәдәни үсеше мәсьәләләре Г.Камалның бу еллардагы иҗатында аеруча кискен чагылыш таба. Моны «Беренче театр» (1908) комедиясе раслый.
Г.Камалның пьесаларында шәһәр байлары, сәүдәгәрләре, приказчиклары тормышы киң урын алып тора. Хәмзә бай — шулардан берсе. Искечә эш итүе сәбәпле, ул зур байлар сафына баса алмый, «бай сыман» гына яши. Аның «аңгыра» улы Хәбибрахман да мондый хәлендә күп акчалы «калын бай» булмаячак. Димәк, аннан милләткә файда көтеп булмый. Шуңа әдип мондый типтагы байларга уңай мөнәсәбәттә түгел. Аларны сатира алымнары белән сурәтли.
Беренче карашка вак нәрсә булып күренгән саранлык, тиен акчалар санау кебек детальләр менә шул җитди проблемага бәйле, байларның байлыгы ни дәрәҗәдә булуына ишарә. Хәбибрахманның исәп-хисап мәсьәләсендә белеме, фикерләре аның акча санау сүзләрендә ачыла.
Акча, байлык мәсьәләсе Г.Камалның башка әсәрләрендә дә урын ала. Моны «Бәхетсез егет»тәге Кәрим байның саранлыгында, «Бан-крот»тагы Сираҗетдинның Мәскәү байларын алдау өчен «юләрләнеп» йөрүләрендә, «Бүләк өчен»дә күлмәк өчен тарткалашуларда, «Күгәргән алтыннар» (1909) хикәясендәге «зирәк» байның, хәзрәт «ярдәме» белән, алтын дип күгәргән җизләр сатып алу вакыйгаларында күрәбез.
Бу әсәрләрнең әлеге уртак сыйфаты Г.Камал пьесаларының эчке һәм тышкы конфликтларын билгеләргә мөмкинлек бирә. Әсәрләрнең исемнәре рәвешендә ассызыкланган вакыйгалар пьесаларның тышкы конфликтларына карыйлар. Мәсәлән, «Беренче театр» комедиясендә бер гаиләдә театрга бару-бармау мәсьәләсе төрле карашлы кешеләр каршылыгында хәл ителә. Моны пьесаның тышкы конфликты дип әйтә алабыз.
Комедиянең әлеге конфликттан киң һәм тирән булган эчке конфликты да бар. Ул — гасыр башында татарлар тормышында көчәйгән иҗтимагый-мәдәни көрәш. Тарихта җәдит-кадим каршылыгы дип танылган бу конфликт җәмгыятнең диалектик үзгәреш закончалыклары нигезендә яши.
Үзенең читкә кагылуын Хәмзә бай бик яхшы аңлый, әмма бу хәлне туктата алмый. Аны өендә дә, шәһәрдә дә тыңламыйлар.
Г.Камалның «Бүләк өчен» (1909) комедиясендә дә кадим-җәдит каршылыгы чагылыш таба.
Бу пьесада да Әхмәтҗан байның өе «калын байларныкыннан» аерылып тора. Автор аны «өй җиһазлары иске заман нәрсәләре белән кара катыш», дип бәяли. Димәк, бу йортның хуҗалары яңача сату-алудан, алдынгы байларча яшәүдән ерак торалар. Бу искечелек бигрәк тә хуҗабикәгә хас. Әхмәтҗан байның хатыны Хәмидә хуҗалыкны үз кулында тотарга омтыла. Улы Габдуллаҗанны өйләндерү мәсьәләсен дә үзе хәл итәргә тели. Әмма, карашлары тар һәм заман агышыннан ерак булу сәбәпле, ул гаиләсендә дә, тирәлегендә дә, тамашачыларда да теләктәшлек таба алмый, көлкегә кала.
Башка пьесаларында «иярчен тема» рәвешендә урын алган сәүдә-акча проблемасын Г.Камал «Банкрот» (1911) комедиясендә үзәккә куя, әсәрнең исеменә дә «банкрот» сүзен сайлый. Биредә дә пьесаның эчке конфликты киң мәгънәдәге җәдит-кадим көрәше дип әйтә алабыз. Моны үзәк герой Сираҗетдинның беренче монологындагы сүзләре дә раслый. Татар тормышының яңарышын, милли газеталар чыга башлауны сәүдә эшендә искечә фикер йөртүче Сираҗетдин менә болай бәяли: «Үземезчә гәзитәләр чыкмаса, мин әле ул фикерне кайдан уйлап чыгара алыр идем? (Гәзитәне шкаф астына куя да, аннан бер кочак гәзитә чыгарып): Менә алар монда никадәр! Боларның һәммәсендә дә шундый хәбәрләр тулып ята. Мин аларның монда талаучылары бер дә тотылмаганнарын гына сайлап җыеп куйдым.
Җәдит заманында татар сәүдәгәре, башкалардан артта калмыйм дип уйласа, акча курсы, банк кредитлары, алдынгы сәүдә алымнары кебек нәрсәләр турында кайгыртыр иде. Бу очракта Сираҗетдин көлке хәлдә булмас иде. Әмма ул мондый кеше булудан ерак тора. Драматург аңа, үсештән туктаганына ишарәләп, Туктагаев фамилиясе бирә.
Уй-фикерләре генә түгел, Сираҗетдинның тышкы кыяфәте дә, әйберләре дә «туктаган заманныкы», иске нәрсәләр. Г.Камал аның тыштан нинди булуын «заһирдә бик суфи күренә торган сәүдәгәр», дип ассызыклый.
Г.Камал пьесаларында көнкүреш әйберләрен санау еш очрый. Беренче карашка «артыкка китә» кебек тоелса да, мондый детальләштереп бирүләр зур әһәмияткә ия. Алар персонажларны төрле яклап характерлыйлар, эчке дөньяларын ачуда да мөһим роль уйныйлар. Әлеге әйберләр һәм ашамлыклар исемлеге дә Сираҗетдинның нинди кеше, нинди сәүдәгәр булуын ачыклыйлар. Бу кадәр күп ашамлыклар гадәти хәл түгел, башка «бәлешчеләр» кебек, Туктагаев та яшәү мәгънәсен тәмле ашау дип аңлый дигән фикерне ныгыта ул.
Ашау-эчү ягыннан сәүдәгәрнең хатыны Гөлҗиһан да калышмый. Ул Мәскәүгә барачак иренә «яхшырак бер брушка», өй җиһазлары алырга кушып кына чикләнми, аулак вакыт аш мәҗлесе җыярга тели. Пьесаның икенче пәрдәсе тулаем шул мәҗлескә әзерләнү ыгы-зыгысыннан гыйбарәт. Ашка йөрүне Гөлҗиһанның таныш-белеш хатыннары да бик ярата.
Персонажларның гамәлләрен бәяләгәндә «Алладан курку, бәндәдән оялу» дигән җитди нәрсә әлеге хатыннар өчен дә проблема булып кала дияргә була. Ул яктан караганда. Мәскәү юлына намазлык алып чыгучы Сираҗетдинны да үрнәк итеп булмый. Авантюра-урлау (димәк, хәрәм) эшен башлаганда ук, ул икейөзләнеп болай ди: «Тәкъдирдә язылмаган булса, бернәрсә дә булмас. Бая банкыда Фидыр Иванич та шулай дип әйткән иде. Мин әйтәм: „Мин мөселман кеше, тәкъдиргә ышанам", — дидем. „Это, дидем, судба, дидем. Судбада язылмаса, бернәрсә дә булмас", — дидем. Фидыр Иванич башын селкеп, бик гаҗәпләнеп калды» [Б. 138].
Күренә ки, Сираҗетдин дөньяви һәм дини әхлак кануннары белән санашмый, җинаять юлына баса. Белем ягы да сай. Заман сәүдәсе, мәгърифәте, мәдәнияты тирән үзгәрешләр кичергәндә, ул бер урында таптана. Шуңа банкрот дәрәҗәсенә кала. Үзе генә түгел, аның тирәсендә эш итүче бертуган карендәшләре Җамалетдин белән Камалетдин да дөньядан артта калган кешеләр. Алар Сираҗетдинның «җүләрләнеп» больницага китерелүе турындагы телеграмманы да укый белмиләр.
Мондый «шартлау», «җүләрләнү» тарихы да бу кешеләрне акылга утырта алмый. Сираҗетдин, Мәскәүдән «доверенныйлар» белән килгән докторга ришвәт биреп, «сәламәтләнгәч» тә элекке карашларында кала: «Эш пеште! Бер минут эчендә йөз дә сигез мең сум файда! Хатынны җибәрәм, яшь хатын алам, йорт салам, афтамабил алам! Типтерәм дөньясында!» [Б. 170].
Г.Камал, мондый татар сәүдәгәренең авантюра тарихын ирония белән сурәтләп, банкротны шартлы рәвештә җиңүче итә, героеның хыялларына ирек бирә. Әмма тамашачы бу юл белән бару мөмкин түгеллеген бик яхшы аңлый. Мәскәү байлары алга таба бу «җүләр» белән уртак эш алып бармаячагы һәркемгә ачыклана. Сираҗетдинның әле генә «откан» акчалары, «типтерүләр» нәтиҗәсендә, тиз бетәчәк. Димәк, искечә, Сираҗетдинча яшәп уңышка ирешү мөмкин түгел. Аныңча яшәргә омтылу перспективасыз һәм көлке.
«Безнең шәһәрнең серләре» комедиясе Г.Камалның «Беренче театр», «Бүләк өчен», «Банкрот» пьесаларында күтәрелгән проблемаларны үз эченә ала, аны яңа вакыйгалар белән баета, киңәйтә. Әмма эчке конфликт үзгәрешсез — җәдит-кадим каршылыгы тулы чагылыш ала.
Әсәр эчке һәм тышкы конфликтларның бик якынлашуы белән характерлы. Моны Себер баеның җәдитчә карашта булуы, аның сүзләре белән биш «мәнзарә»дәге Казан кешеләренең гамәлләре бәяләнү дә раслый.
Пьесаның барлык күренешләрендә Г.Камалның башка сәхнә әсәрләрендә урын алган һәм үзенчәлекле сыйфатлары белән истә калган типик образлар мәйданга чыга. Бу шәхесләр Г.Камалга бик таныш, шуңа гаять тормышчан һәм халыкчан булулары белән игътибарны җәлеп итәләр. Аларның уй-фикерләре, мәнфәгатьләре, гамәлләре бу пьесада да үзгәрми диярлек.
Пьесада белем, мәдәният мәсьәләләре генә түгел, сәүдә үзенчәлекләре, татар байларының бу яктан нинди дәрәҗәдә булулары да бәян ителә. Г.Камал искечә яшәүче сәүдәүгәрләрнең сатудагы әйберләрен болай саный: «Әгъза. Читек-кәвеш белән сәүдә кыласызмы? Монда мал аласызмы? Бездә читек-кәвешнең төрлесе бар. Бәһасен дә арзан гына бирербез.
Фатих. Кәләпүш, калфак, бүрек шикелле нәрсәләр аласызмы? Безнең нәрсәләр бик яхшы була.
Сәркәтип. Менә сезгә кирәк булса — базар! (Кулын җәеп күрсәтеп.) Менә инде син эшлә болар белән эшне!
Әгъза. Сезнең якка бәлки намазлык, комган, сөлге, эскәтер, чалма, бүрек шикелле нәрсәләр дә китә торгандыр?
Себер бае. Әфәнделәр, мин андый нәрсәләр белән сату итмим. Мин урыс арасында сату итәм… Мин малны туп-туры Мәскәүдән фабрикантлардан алам» [Б. 178-179].
Себер бае, «Бәхетсез егет»тәге Уфа бае Сәгыйть Сабитов кебек, драматургның татар сәүдәгәрләре турындагы уңай фикерләрен чагылдыра. Шуңа күрә пьесада алар, башка персонажлар белән каршылыкка кермичә, вакыйгаларга автор мөнәсәбәте һәм бәяләмәсе буларак катнашалар.
Татар сәүдәгәрләренең бу кимчелеген драматург үз сүзләре белән дә искәртә. Шкафчы Әхмәтҗанның «Көфер почмагы» күренешен биргәндә Г.Камал болай яза: «Базардан халыклар узгалап йөриләр. Уң яктагы шкафта берничә кәләпүшләр, шешәләр, тасмалар вә башка вак-төяк галантерея тартмалары күренә» [Б. 205].
Сәүдәгәрнең гаилә хәлләре Г.Камалның «Көндәш», «Каениш» (1913) пьесаларында да чагылыш таба.
Бу елларда Г.Камал драма жанрында да иҗат итә. Шул заман татар тормышын төрле яклап анализлый, милләтнең социаль катламнары вәкилләрен сәхнәгә чыгара. Күп очракта алар вак сәүдәгәрләр, кибетчеләр һәм яңа туып килүче җәдитчеләр.
Кибетчеләр, байларга хезмәт итеп, акча-товар әйләнешендә җитди зш башкаралар, милләтне баету юнәлешендә таяныч була алалар, еш кына үзләре дә сәүдәгәр бай булып китәләр. Шуңа күрә алар бай белән дә, үзара да кискен мөнәсәбәтләрдә яшиләр. Г.Камал пьесаларында аларның еш күренүе нигезле. Драматург кибетчеләрнең әхлакларын да, аң-белемнәрен дә, мәдәни карашларын да, дус ишләрен дә бик белеп, төрле яклап тасвирлый. Бу темага багышлап «Дәҗҗал» (1912) драмасын яза. 1910 елда язылган «Уйнаш»та, «Өч бәдбәхет» драмасындагы образларны тирәнәйтеп, сәүдәгәр Әхмәтҗан һәм Әнвәр бай образларын иҗат итә.
Г.Камал бу теманы «Дәҗҗал» (1912) драмасында шәхесләрнең тирән мотивлаштырылган мөнәсәбәтләрендә ача. Әсәрдә капитал дөньясында татарларның иң актив һәм яшь катламы — приказчиклар тормышы күрсәтелә.
Мал, акча мәнфәгате әхлак кануннарын мәрхәмәтсез җимерә, милли һәм дини бердәмлек традицияләре дә бу шартларда юкка чыга бара, хәләл һәм хәрам принциплары таптала. Моңа кадәр намус саклаган шәхесләр авыр хәлдә калалар, аларны алдау гадәти күренеш булып китә.
Г.Камал пьесаларында уңай персонаж буларак урын алган Әхмәт бу драмада гаять аяныч хәлдә кала. Приказчик Шөҗагның хыянәте, яла ягуы, эчкечелек сазлыгына батыруы аны харап итә.
Бу ике приказчик Җамали исемле байда хезмәт итәләр. Бай сәүдәсен заманча алып бара. Аның Әхмәткә уңай карашы бу приказчикның намуслы, турылыклы, гадел булуы белән бәйле. Мондый сыйфатлар элек-электән сәүдәгәрләр тормышында югары бәяләнгән. Татар сәүдәгәрләре бу традицияләрне кадерләп сакларга омтылганнар. Яңа заман бозыклыкларына бирелеп, Шөҗаг хыянәт юлына баса.
Үзенең явыз ниятен Шөҗаг төрле алымнар белән тормышка ашыра. Сәүдәгәр белән Әхмәт арасын бутый, эшне киресенчә үти, гайбәт тарата, авылга мал алып китүче Сәмигулла белән дә каршылык тудырырга тели. Бу явыз гамәлләре белән генә чикләнми, Шөҗаг Әхмәтне исертеп оятлы итү эшенә керешә. Аны «дусларча» мәҗлескә алып бара, кыстап сыра эчерә, яшереп сырага аракы куштыра. Моны үзенең бозык танышлары ярдәме белән эшли. Хәлдән тайган Әхмәтне ямщик арбасына утыртып җибәрә, үзе качып кала. Шулай итеп, мәдрәсәдә укыганда ук әфиун тәмен татыган Шөҗаг Әхмәтне юлдан яздыра, хатынын да кайгыга сала.
Драматургның бу пьесасын «Дәҗҗал» дип атавы тирән мәгънәгә ия: дини риваять буенча, Дәҗҗал дөнья беткәндә мөселманнарга каршы чыгачак зат; ул музыка уйнап, халыкны үзенә ияртәчәк, аңа караган кешеләргә мөгез чыгачак, имеш. Шөҗаг кебек имансыз кешеләрнең эчкерле, явыз гамәлләре дә, шундыйларның нәфесенә ирек биргән буталчык заманада үз юлыннан чыккан милләтнең «маңгаена мөгез чыга» башлау галәмәтләре дә әдипнең бу дини-мифологик метафорасына бик ятышлы.
Әдипнең драматургиясен шәһәр тормышы көзгесе дияргә була. Башка драматурглар иҗатында өлешчә генә урын алган сәүдәгәрләр тормышы Г.Камал пьесаларында киң планда һәм бай психологик тирәнлектә ачыла. Сәүдә эше, мал-акча әйләнеше тормышның матди нигезе булганга, Г.Камал пьесалары милләтнең барлык кешеләренә, бөтен проблемаларына кагылышлы. Алар халыкның киләчәге нинди булуы ихтимал дигән проблеманы анализлау ягыннан да гаять зур әһәмияткә ия.
(Чыганак: Инсани фәннәр: эзләнү һәм табышлар. – Казан: Фикер, 2004).