ТАТ РУС ENG

Мансур ХӘСӘНОВ Әдипнең бөеклеге

Дөнья әдәбияты тарихы бик күп мәшһүр исемнәрне, гаҗәп көчле талантларны белә. Аларның беришләре даннарын аерым әсәрләре белән мәңгеләштергән, классик язучы булып танылган, икенчеләре сүз сәнгате үсешенең нинди дә булса бер этабында тирән эз калдырган, әдәби юнәлешне билгеләгән. Бар өченче төрлеләре: болары — бөек талант көчләре һәм күпкырлы иҗатлары белән үз халкының рухи үсешендә зур сикереш ясаган, аның сәнгатьчә фикерләү дөньясын ачкан, милли әдәбиятның эстетик принципларын нигезләгән шәхесләр. Бөек рус әдәбиятында Пушкин, Л. Толстой һәм Горький, украин әдәбиятында Тарас Шевченко, полякларда Адам Мицкевич, венгрларда Шандор Петефи, латыш әдәбиятында Ян Райнис — әнә шундыйлар.
Татар әдәбиятында мондый тарихи рольне Г. Тукай белән Г. Ибраһимов башкарды.
Галимҗан Ибраһимов — XX гасыр башындагы бөек иҗтимагый хәрәкәтләр, пролетар революциясе һәм социализм төзелеше тудырган, татар халкының милли-рухи яңарыш дәвере үстергән, Коммунистлар партиясе чыныктырган олы шәхесләрнең берсе.
Күренекле рус совет язучысы Л. Соболев аны татар әдәбиятының титаны дип атаган иде. Чыннан да, аның иҗат эшчәнлегенең төп юнәлешләрен санап кына чыгу да күз алдына әдипнең титаник образын китереп   бастыра:    халкыбызның   иҗтимагый   фикер үсеше һәм революцион хәрәкәт тарихында  тирән  эз калдырган олы акыл иясе, революционер һәм дәүләт эшлеклесе;  татар әдәбиятының классигы, милли әдәбиятта социалистик реализмга нигез салган, күп милләтле   совет   сәнгатенең   үсешенә   зур   өлеш   керткән мәшһүр   язучы,   сүз   остасы;    күренекле   тәнкыйтьче һәм  әдәбият белгече,  әдәби-мәдәни  хәрәкәтне  оештыручы һәм әйдәп баручы, яшь талантларга остаз;  Октябрьга кадәрге демократик татар матбугатында һәм совет   журналистикасында   онытылмаслык   урын   алган ялкынлы  публицист һәм журналист;   тирән  эрудицияле, киң колачлы галим-филолог, тарихчы, ориенталист;    ниһаять,    мәгариф    өлкәсендәге    гыйльми хезмәтләре  һәм  нәтиҗәле  эшчәнлеге  белән  күпләрне сокландырган  педагог — боларның   һәркайсы  махсус талант  һәм  хәзерлек,  иҗат  көчеңне  тулысынча  шу-ңарга  гына  сарыф  итүне  сорый  торган  өлкәләрдер. Ә  менә Галимҗан Ибраһимовның бөек  таланты шу-ларның барысын да колачлый, аның иҗаты шул тармакларның бөтенесен бергә җыйный алган. Ул әлеге өлкәләрнең һәркайсында яңа сүз әйтеп кенә калмый, аларның күбесендә юл яручы, башлап йөрүче, нигез салучы   була.   Талантының   һәм   фәнни-иҗат   эшчәнлегенең характеры белән ул чын мәгънәсендә энциклопедист иде.
Г. Ибраһимов үз халкының гомум Россия күләмендә җәелгән революцион-азатлык хәрәкәте аша яңа тормышка, социализмга тарихи күчешен, бу күчешнең зарури булуын революцион һәм иҗтимагый эш-чәнлегендә, әдәби һәм фәнни иҗатында, гүзәл әсәрләрендә гаять тулы һәм тирән итеп, бөтен катлаулыгы белән чагылдырды.
Еллар саны белән санасаң, Г. Ибраһимов озак яшәмәде. Ләкин тарихи шәхесләрнең роле гомер озынлыгы белән түгел, ә эшләгән эшләренең олылыгы, тарихта, халык күңелендә калдырган эзенең тирәнлеге белән үлчәнә.
Шәхеснең зур, тарихи булуы өчен бары тик талант көче генә җитми, В. Г. Белинский әйтмешли, ул яшәгән чорның бөеклеге, халкының рухи көченең зурлыгы да кирәк. Бу яктан караганда, Ибраһимов бәхетле шәхес була. Аның тормышы бай иҗтимагый-политик вакыйгалар, кешелек тарихындагы бөек алмашынулар чорына туры килә. Ул үз гомерендә өч революция кичерә, шул арның идеяләре белән рухлана, ә соңгысының — социалистик революциянең ышанычлы солдаты, актив көрәшчесе була. Әдип социализм төзелешендә актив катнаша, илдә барган бөек үзгәрешләрнең эчендә кайный. Татар совет культурасының кайсы гына тармагын алып карасаң да, анда Г. Ибраһимов талантының җуелмас эзләрен, коммунист әдипнең көчле рухи йогынтысын күрәсең.
Г. Ибраһимов үткән юл — татар халкының XX гасыр башларыннан алып утызынчы еллар ахырына кадәр, ягъни илдә революция булып, социализм җиңүенә тикле булган рухи үсеш юлы. Әдипнең тормышы һәм иҗаты халыкның революцион көрәш тарихы, яңа тормыш төзү, социалистик культура формалашуы белән аерылгысыз бәйләнгән.
Г. Ибраһимовның культура тарихындагы роле турында сүз барганда, барыннан да элек, аның матур әдәбият өлкәсендә тоткан урыны аеруча зур һәм үзенчәлекле булуын әйтергә кирәк. Әдипнең иҗат эволюциясе һәм татар әдәбиятында тоткан урыны турында фәнни хезмәтләр язылган, аның иҗаты шактый җентекле тикшерелгән дияргә була. һәм һаман да тикшерелеп тора, киләчәктә дә шулай булыр. Чөнки зур талантлар, классик язучылар, бай иҗатлар турында һәр чор, һәр буын үз сүзен әйтә, аңарга карата үзенең мөнәсәбәтен билгели. Мондый тарихи шәхесләр рәтенә керү үзе генә дә язучының олылыгын, үлемсезлеген күрсәтә. Г. Ибраһимов — әнә шундый әдипләрдән.
Әмма һәр яңа буын нәрсә генә әйтмәсен, безнең карашыбызча, классик язучыларга мөнәсәбәттә үзгәрми торган, тарих тәҗрибәсе белән расланган тотрыклы бәяләр бар. Мондый тарихи бәягә Г. Ибраһимов та лаек. Ул нидән гыйбарәт соң?
Иң элек шул кадәресен басым ясап әйтергә кирәк: Г. Тукай белән бергә, ул бездә яңа, Европа тибындагы әдәбиятның нигезен салучы була. Хәзерге заман укучыларына — татар прозасының камиллеген, фикер куәтен һәм эстетик матурлыгын К. Нәҗми, А. Шамов, Г. Бәширов, М. Әмир, Ф. Хөсни, Г. Әп-сәләмов, И. Гази, Ә. Еники, А. Расих, Г. Ахунов, Н. Фәттах, А. Гыйләҗев һәм Ә. Баянов әсәрләре аркылы ачкан буынга — әдипнең новаторлыгын, татар әдәбиятына керткән яңалыгын билгеләү җиңел түгел, әлбәттә. Чөнки, бик табигый ки, Ибраһимов иҗатының күп кенә үзенчәлекләре, әдәби традиция буларак, әлеге язучылар иҗатына күчкән, бүгенге әдәбиятның аерылмас сыйфатына әверелгән. Ерактан башланган олы елгага юлда яңадан-яңа кечерәк елгалар кушылгач, төп елганың суын аерып алу мөмкин булмый башлый. Шуның шикелле, хәзерге татар әдәбиятында, хосусән прозада, Г. Ибраһимовтан килә торган хасиятләрне аерып күрсәтү дә җиңел түгел. Аның иҗаты — хәзерге татар әдәбияты дәрьясының өстәге дулкыны түгел, бәлки төп агышы, нигез юлы.
Г. Ибраһимов милли сүз сәнгатенә зур сыйфат үзгәрешләре кертте. Татар прозасы, сүз сәнгате буларак, үзенең куәтен, эстетик матурлыгын һәм эмоциональ мөмкинлекләрен Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Ш. Камал әсәрләрендә ачты. Ибраһимов безнең прозабызның идея эчтәлеген һәм тематикасын, социаль колачын киңәйтте, аңа гражданлык сулышы өрде, революцион рух һәм дәрт кертте, музыкальлек өстәде, аны романтик пафос белән сугарды, яңа сурәтләү чаралары белән баетты. Ибраһимов керткән бу үзгәрешләр соңыннан милли әдәбиятның аерылмас сыйфаты булып китте. Әдип үзенең әсәрләрендә тормышның тирән катламнарын күтәрде, татар халкының иҗтимагый үсешендәге әһәмиятле этапларны чагылдырды.
Мәгълүм булганча, татар әдәбияты, бөек рус әдәбиятының прогрессив казанышларыннан иҗади файдаланып, революциягә кадәр үк критик реализм этабын үтеп өлгерә, XX йөз башында Россиянең алга киткән башка милли әдәбиятлары (украин, белорус, грузин, әрмән, азәрбайҗан әдәбиятлары) рәтенә баса. Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Коләхметов һәм Ш. Камаллар белән бергә, Г. Ибраһимов XX йөз башы татар әдәбиятының демократик, магистраль юнәлешен билгели, үзенең иҗаты белән революциягә кадәрге демократик әдәбиятны яңа, совет әдәбияты белән бәйләүче, аңа нигез салучы да була. Аның иҗатында Октябрьга кадәрге милли әдәбиятның югары казанышлары, прогрессив традицияләре белән яңа, социалистик сәнгатьнең новаторлыгы бергә кушылган. Капитализмнан социализмга күчеш процессында татар милләтенең прогрессив көчләре үзләренең калку чагылышын Ибраһимов әсәрләрендә таба. Аның әсәрләре үз халкының политик, социаль һәм рухи үсеше юлындагы әдәби маяклары булалар. Безнең әдәбиятта социалистик реализмның формалашуы һәм үсүе барыннан да бигрәк Ибраһимов иҗаты белән бәйле. Аның әсәрләрендә һәм гыйльми хезмәтләрендә татар культурасы марксистик-ленинчыл нигездә үзенең милли үзенчәлеген раслый, шулар йөзендә ул элекке тарлыктан, милли чикләнгәнлектән киң дөньяга чыга, бөтенсоюз тәҗрибәсе югарылыгына күтәрелә.
Мөгаен, Тукайдан башка бер генә язучы, бер генә фикер иясе дә милли әдәбиятыбыз һәм культурабыз үсешенә Ибраһимов кебек көчле йогынты ясый алмагандыр. Ул — татар дөньясында пролетар революциясе тудырган, социализм үстергән һәм чыныктырган беренче һәм иң зур талант.
Алай гына да түгел. Күренекле төркмән язучысы Б. Кербабаев бик дөрес билгеләп үткәнчә, совет властеның беренче елларында татар әдәбияты, илебезнең башка төрки әдәбиятлары белән чагыштырганда, нык үскән, алга киткән әдәбиятлардан санала иде. Шул әдәбиятның алгы сафында Г. Ибраһимов барды. Революционер язучының иҗат тәҗрибәсе башка күп кенә тугандаш әдәбиятлар өчен принципиаль әһәмияткә ия була. Шуңа күрә Ибраһимовның роле милли әдәбият рамкалары белән генә чикләнеп калмый, илебезнең башка тугандаш әдәбиятларына да күчә. Октябрьга кадәрге чорда ул, Г. Тукай белән бергә, татар әдәбиятын гомум Россия киңлекләренә алып чыкса, совет чорында күп милләтле совет әдәбиятының нигез ташын салышучыларның берсе булды.
Г. Ибраһимов әдәбият мәйданына XX йөз башында — татар халкы гомум Россия күләмендәге рево-люцион-азатлык хәрәкәтенә ныклап тартылган, хезмәт ияләре социаль һәм милли азатлык өчен көрәшкә күтәрелгән бер чорда килеп керә. Бу вакытта татар телендә вакытлы матбугат, милли театр һәм сәнгатьнең башка төрләрен үстерү өчен кирәкле мөмкинлекләр яулап алынган була инде. Нәкъ шушы чорда татар милли әдәби теле формалашып җитә. Шулай ук милли әдәбиятның интенсив үсү процессы башлана, анда капма-каршы идея-эстетик принципларның аерымлануы һәм үзара көрәше, төрле жанрларның барлыкка килүе һәм чарлануы, критик реализмның формалашу процессы бара. Г. Ибраһимов әнә шул катлаулы һәм каршылыклы әдәби-эстетик хәрәкәтнең үзәгендә кайный, аның күренекле вәкиле, әйдәп баручысы була.
Әдәбият, культура үсешендә олы шәхесләр тиктомалга барлыкка килми, зур күренешләр буш урында туа алмый. Г. Тукай белән Г. Ибраһимов артында татар әдәбиятының берничә йөз еллык зур тарихы ята. Ибраһимов милли әдәбиятның — Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Курсави, Кандалый, Мәрҗани, Насыйри кебек олы вәкилләре булган әдәбиятның бай, прогрессив казанышларына таянды. Язучының әдәби иҗат чыганаклары шулай ук, милли әдәбиятның күп гасырлык алдынгы традицияләре белән беррәттән, бөек рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятына, Көнчыгышның гуманистик поэзиясенә һәм философиясенә барып тоташа.
Г. Ибраһимовның татар әдәбияты, милли культура үсеше каршындагы тагын бер зур, тарихи хезмәте шунда: ул Бөек Октябрь революциясеннән соң партия җитәкчелегендә әдәби хәрәкәтне оештыручы, өлкән буын татар язучыларының күбесенә совет платформасына, марксизм-ленинизм идеологиясенә күчүдә ярдәм итүче, милли әдәбиятка принципиаль идея-эстетик үзгәрешләр кертүче була. Ул үзгәрешләрнең асылына тукталуның хаҗәте юк: бу мәсьәлә әдәбият галимнәре тарафыннан нык тикшерелгән.
Г. Ибраһимов иҗаты — чорның төп, әһәмиятле проблемаларын чагылдыруы белән зур һәм үзенчәлекле. Ул үзенең әсәрләрендә татар тормышының күп якларын сурәтләде, төрле социаль катлауларның типик образлар галереясын тудырды. Әдип иҗат иткән бик күп образлар, атап әйткәндә, Салих («Яз башы») һәм Шаһи карт («Карт ялчы»), Зыя белән Җәләш мулла («Яшь йөрәкләр»), Батырхан («Яңа кешеләр») һәм Солтан («Кызыл чәчәкләр» хикәясе), атка гашыйк авыл малае Закир һәм башкорт Әлемгол («Алмачуар»), Карлыгач-Сылу белән Биремҗан аксакал («Казакъ кызы»), Гайшә белән Җиһанша бабай. («Тирән тамырлар»), Гөлбану һәм әрем телле Сабира («Татар хатыны ниләр күрми»), Давыт Урманов белән Габдулла («Безнең көннәр») татар әдәбиятындагы классик образлар рәтеннән урын алдылар. Ул иҗат иткән образларда татар халкының, аның милли характерының бик күп әһәмиятле сыйфатлары гәүдәләнеш тапты.
Әдипнең художниклык таланты киң колачлы һәм күпкырлы булуы, тормыш күренешләренең асылына һәм кеше күңеленә тирән үтеп керү көче, социаль кктан үткенлеге белән аерылып тора. Г. Ибраһимов бай иҗат хыялын тормыш агышы белән яраклаштыра, органик төстә куша белә. Хыял канатлары ничаклы гына көчле булмасын, язучы реаль тормыштан аерылмый, тормышчан һәм реалист художник булып кала.
Ибраһимовның художниклык талантына шулай ук эзлекле төстә тарихилык принцибын саклау, җәмгыятьнең иҗтимагый үсеш законнарын тирән аңлау, заман тормышы күренешләрен үткәннең законлы дәвамы итеп карау һәм тарихи перспективада күрә белү кебек әһәмиятле сыйфатлар хас.
Ниһаять, Ибраһимов таланты гади фактларга тирән, фәлсәфи мәгънә сала белү, психологик драматизмны нечкә лиризм белән бергә кушу, катлаулы һәм күп төрле хисләр гаммасын бирү осталыгы белән аерылып тора.
Тагын шуны күрсәтеп үтәргә кирәк: Г. Ибраһимовның художник буларак үзенчәлеге, новаторлыгы әдәбиятка мул итеп авыл тормышын кертүдә, җиргә, крестьян хезмәтенә дан җырлауда да чагылды. Авыл тормышы әдип өчен илһам чыганагы булды, бөтен иҗат гомере буена аның иҗат хыялын сугарып торды. Әдип ул тормышны аеруча яратып, ихлас күңелдән, бөтен нечкәлекләре һәм колориты белән сурәтләде, татар, башкорт һәм казакъ авылының бай этнографик картиналарын тудырды. Авыл халкының хезмәте һәм көнкүреше, ашау-эчүе, кием-салымы, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре (печән өмәләре һәм сабан туйлары, кыз алышу-килен төшерү йолалары һ, б.) аның әсәрләрендә классик гәүдәләнеш тапты. Ибраһимов әсәрләреннән татар халкының, шулай ук башкорт һәм казакъларның тормыш-көнкүрешен өйрәнергә мөмкин. Бу шулай ук олы, классик язучыларның гына иҗатына хас бер сыйфат.
Г. Ибраһимов татар прозасының сәнгатьчә сурәтләү мөмкинлекләрен бик нык баетты. Үз әсәрләрендә ул автор хикәяләвен дә, геройларның сөйләм характеристикасын да, күңел монологын да бик оста итеп эшкә җигә алды. Аның әсәрләренә вакыйгаларның киеренкелеге, психологик драматиклык һәм характерлар контрастлыгы хас.
Г. Ибраһимозның шулай ук пейзаж остасы булуын әйтеп үтәргә кирәк. Аның әсәрләрендә табигать күренешләренең бик күп төрләрен — бер караганда, драматик моментларын (күк күкрәүле яшенле яңгырларны, кышкы бураннарны, җилле-давыллы чакларны), ә икенче караганда, элегик, тыныч вакытларны очратырга мөмкин.
Г. Ибраһимов геройның рухи халәтен, аеруча аның хисләр киеренкелеген пейзаж фонында күрсәтергә ярата. Аның әсәрләрендә шулай ук пейзажның символик мәгънәдә кулланылуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Г. Ибраһимов стиле — тирән эмоциональ, тыгыз һәм пластик стиль. Моңа ул автор һәм персонажлар сөйләменең югары экспрессив тонусы белән, эндәш сүзләргә, кабатлауларга, антитезаларга, метафора һәм чагыштыруларга еш мөрәҗәгать итү юлы белән ирешә.
Г. Ибраһимов, сүз остасы буларак, әдәби тел белән бик сак эш итә. Үзенең бер мәкаләсендә ул: «Телдә халыкның рухы, аның кайгы һәм шатлыгы, фикер вә хисләре тупланган. Ул бөек хәзинә»,— дип язган иде. Иҗат практикасында әдип әнә шул «бөек хәзинәдән» оста файдаланып кына калмады, әдәби телне үзе дә осталарча эшкәртте һәм баетты, аңа яңа матурлык, үткенлек һәм нәфислек өстәде. Г. Ибраһимов сүзләрнең мәгънә төсмерләрен арттырды, аларның эмоциональ-экспрессив мөмкинлекләрен киңәйтте, диалогларның төрле формаларын кертте. Ул татар теленең моңарчы файдаланылмаган резервларын хәрәкәткә китерде, аның сәнгатьчә фикерләү куәтен, кеше кичерешләрен тасвирлау байлыгын арттырды. Әдәби телгә мул рәвештә сөйләм теле элементларын кертеп, Г. Ибраһимов аны тагын да баетты, халыкка якынайтты. Аның әсәрләрендә татар теленең барлык җирле сөйләшләре бергә кушылды, гомуми максатка хезмәткә җигелде. Кыскасы, Г. Ибраһимов милли проза формалашуга гаять зур өлеш кертте, татар әдәби теленең үсешенә тирән эз салды. Әгәр ул күп кенә татар совет язучыларының, сәнгать кешеләренең остазы булу дәрәҗәсенә ирешкән икән, бу Г. Ибраһимовның милли прозадагы зур тарихи урыны белән бәйләнгән.

 
1

Г. Ибраһимовның тагын бер зур, тарихи роле шунда ки, ул безнең әдәбиятның интернациональ офыкларын киңәйтте. Әле революциягә кадәрге чорда ук ул төрле милләтләрнең күренекле язучылары, алдынгы фикер ияләре сафында булды. Ул татар әдәбиятын бөек рус әдәбиятының туганы, дөнья күләмендәге әдәби процессның бер өлеше итеп санады, бездәге әдәби хәрәкәтне А. С. Пушкин, Н. В. Гоголь, И. С. Тургенев, Л. Н. Толстой һәм А. М. Горькийларның, шулай ук Гомер, Данте, Шекспир, Шиллер, Гете, Байрон кебек Көнбатыш әдәбияты классикларының әдәби-эстетик казанышлары белән сугарырга, баетырга чакырды. «Безгә… фәкать үз кабыгыбызга бикләнеп калырга мөмкин түгел,— дип язды ул.— Безгә гакыл вә фикеребезне гомум бәни адәм офыгына таба юнәлдерергә… татар әдәбиятыннан үтеп, бөтендөнья әдәбиятының тарихи агымнары белән дә танышырга лазим булачак» («Тормыш»  газетасы, 1915 ел, 27 ноябрь).
Г. Ибраһимов татар әдәбиятының интернациональ тамырларын Көнбатыш әдәбияты белән генә чикләми, бу орбитага ул Көнчыгыш классик поэзиясен һәм философиясен дә кертә: «Киләчәк көнебезнең яктыруы өчен Гареб мәдәнияте белән файдалануыбыз никадәрле лазим булса, шул нисбәттә үк, безгә Шәрекъ-нең үткәне белән дә танышырга, Шәрекъ даһиларының хикмәт вә шигырьләре белән дә азыкланырга тиештер… Гомер, Данте, Шекспир кебек Гареб классиклары илә янәшә утыртып, алларына бердәй тезләнергә фарыз булган Шәрекъ даһиларын хәтергә ала башларга вакыттыр дип уйлыйм. Мәдрәсә көрсиләренә, аннан бөтен татар йөрәгенә «Илиада»лар, «Илаһи комедия»ләр белән бергә үк гарәпнең Мәгарри, Фирдәүсинең «Шаһнамә»ләре, Сәгъди белән Фөзулинең «Гөлстан» вә «Ләйлә-Мәҗнүн»нәре кереп утырырга… _ тиешледер» (Шунда ук).
Г. Ибраһимов иҗатының интернациональ характеры аның әдәби әсәрләрендә дә чагылды. Ул, мәсәлән, «Безнең көннәр» романына башкорт тормышыннан «Башкорт кызы Гөлбикә» дигән гүзәл парча кертте, «Казакъ кызы» исемле мәшһүр романын казакъ халкының тормышын күрсәтүгә багышлады. Әдип иҗатының интернациональ характерын билгели торган иң әһәмиятле сыйфат, әлбәттә, үз халкының хәзерге тормышын, үткәнен һәм киләчәген тар милли рамкаларда түгел, бәлки интернациональ принципларда торып сурәтләвендә чагыла. Нәкъ менә шуның өчен Г. Ибраһимов әсәрләре бер татарлар арасында гына түгел, бөтенсоюз укучысының да мәхәббәтен казанды, русча тәрҗемәләре аша дөнья аренасына чыкты.

2

Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан белән бергә, Г. Ибраһимов татар әдәби тәнкыйтенә нигез салучы булды.
Бездә әдәби тәнкыйть XIX йөз башларында ук туса да, иҗат эшенең мөстәкыйль тармагы, әдәби хәрәкәтнең аерылгысыз бер компоненты буларак, ул 1905 ел революциясеннән соң, көндәлек татар матбугаты барлыкка килгәч кенә формалашып җитте. Дөрес, башка милли әдәбиятлардагы тәнкыйть белән чагыштырганда, Октябрь революциясенә кадәр үк инде ул шактый бай әдәби-эстетик казанышлар яулап һәм тәҗрибә туплап өлгергән иде. Аның Җ. Вәлиди, Г. Сәгъди, Г. Кәрам, Г. Рәхим, Г. Газиз кебек танылган тәнкыйтьчеләре бар иде. Тәнкыйть өлкәсендә шулай ук Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, С. Рәмиев, Ш. Камал, Г. Коләхметов, Н. Думави кебек язучылар үзләре дә актив эшләделәр. Г. Ибраһимоз исә бездәге демократик тәнкыйтьнең башында торды, аңа тон бирүче, аның әйдәп баручысы булды, һәм бу җаваплы вазифаны үтәгәндә ул, барыннан да бигрәк, рус революцион-демократик тәнкыйтенең идея-эстетик казанышларына таянды. Аның тәүге мәкаләләренең берсе В. Г. Белинский иҗатына багышланган булуы һич тә очраклы хәл түгел. Г. Ибраһимов бу мәкаләдә бөек рус тәнкыйтьчесенең әдәби-эстетик принципларын татар әдәбиятына һәм тәнкыйтенә нигез итеп алу кирәклеген әйтеп чыкты. Үзенең әдәби-тәнкыйть практикасында әле революциягә кадәр үк Белинский принципларын тормышка ашырырга тырышты, әдәбият һәм сәнгать үсешенә кагылышлы күп кенә идея-эстетик проблемаларны Белинский аңлатканча хәл итте. Аның хезмәтләрендә кузгатылган мәсьәләләрнең кайберләрен искә төшереп үтик: әдәбият һәм сәнгатьнең спецификасы, ал арның тормышка мөнәсәбәте; сәнгатьнең барлыкка килүе һәм үсеш этаплары; талант һәм аның җәмгыять үсеше белән бәйләнеше, язучының дөньяга карашы; реализм һәм халыкчанлык; типиклык; милли әдәбиятның рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятларына эстетик мөнәсәбәте һ. б. Г. Ибраһимовның тәнкыйть мәкаләләрендә шулай ук татар әдәбиятының гомуми хәле, төрле әдәби жанрларның формалашуы һәм үсеше, теге яки бу язучының әдәби процесста тоткан урыны, татар матбугатының барышы, милли театр мәсьәләләре зур урын алып тора. Башкача әйткәндә, ул әдәбият теориясе һәм эстетиканың нигез проблемаларын күтәреп чыга. Ибраһимов татар әдәбиятының үсеше турында еллык күзәтүләр язуны практикага кертә, һәм ул бу җаваплы эшне революциягә кадәр дә, совет чорында да даими рәвештә алып бара.
Шуның белән бергә, Г. Ибраһимовның Октябрьга кадәрге тәнкыйть эшчәнлегенең шактый катлаулы, хәтта каршылыклы булуын да онытмаска кирәк. Кайбер мәкаләләрендә ул, дидактизмга, фәлсәфә сатуга каршы көрәш белән кирәгеннән артык мавыгып китеп, үзенең күп кенә дөрес карашларыннан, нигез принципларыннан читкә тайпыла, «Сәнгать — сәнгать өчен» теориясенә әсир төшә, кайвакытта, үзе дә сизмәстән, сәнгатьнең һәм әдәбиятның, бигрәк тә поэзиянең, иҗтимагый ролен бәяләп бетермәү, хәтта  инкяр итү юлына баса. Моны барыннан да бигрәк 3913 елда Оренбургта басылып чыккан «Татар шагыйрьләре» исемле зур күләмле тәнкыйть хезмәтендә күрергә мөмкин.
Г. Ибраһимовның Октябрьга кадәрге тәнкыйть мирасы турында сүз барганда, әлбәттә, «Татар шагыйрьләре» китабын дәшми калып та, читләтеп үтеп тә булмый. Гомумән, бу әсәрдән башка, революциягә кадәрге татар тәнкыйтенең катлаулы үсеш юлын дөрес аңлау мөмкин түгел. Ләкин, шуның белән бергә, «Татар шагыйрьләре»нең Г. Тукайга багышланган бүлегендәге фикерләрнең күбесен без татар демократик тәнкыйте казанышы дип кабул итә дә алмыйбыз. Андагы карашлар үз чорында татар демократик җәмәгатьчелеге тарафыннан да кабул ителми, һәм хәзер, аның язылуына җиде дистәгә якын ел үткәннән соң, аларның тарих тарафыннан расланмавын әйтергә кирәк.
«Татар шагыйрьләре»ндә Г. Ибраһимовның поэзиягә, аның иҗтимагый функциясенә, бигрәк тә Г. Тукай иҗатының социаль асылына мөнәсәбәтендә җитди каршылык чагылды. Бердән, тәнкыйтьче бу хезмәтендә Тукай поэзиясенең төп хасиятен — аның тирән халыкчанлыгын ачып бирде, аның С. Рәмиез, Дәрдмәнд шикелле шагыйрьләрдән төп аермасын шагыйрьнең әнә шул сыйфатында күрде, Тукайның халык арасында популярлыгының төп сере нәкъ әнә шунда булуын әйтте:
«Халыкның йөрәгендә булып та, теленә килә алмый торган тойгыларны әйтеп бирү һәм укучыны үзе теләгән рәвешчә уйландыру, тәэсирләндерү… Тукаевта да шул сүзнең татбикын күрү мөмкин».
Ләкин шунысы гаҗәп һәм кызганыч та: автор Тукай поэзиясенең бу күркәм сыйфатын кимчелек дип саный һәм шагыйрьне моның өчен кискен рәвештә тәнкыйть итеп чыга. Бу, әлбәттә, Г. Ибраһимовның җитди хатасы иде.
Монда шуны искә төшереп үтү урынлы булыр: ул бу тәнкыйть әсәренә чаклы язган мәкаләләрендә Г. Тукай иҗатына нигездә югары бәя бирә, татар шагыйрьләре арасында аның иң зурысы булуын әйтә. Мәсәлән, 1910 елда «Йолдыз» газетасында басылган «Татар матбугаты» исемле мәкаләсенә игътибар итегез. Анда шундый юллар бар: «…хәзер шигырь мәйданында иң шәүкәтле вә галәбәле рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗә ки: татар шагыйре диелүгәчә, укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүд була. Бу шагыйребез көннән-көн күтәрелә. Халык күңелендә хак вә ихтирамлы урын ала барадыр».
Г. Ибраһимов карашларындагы мондый кискен борылыш нәрсә белән аңлатыла соң? Монда барыннан да бигрәк шуны истә тотарга кирәк: «Татар шагыйрьләре» — яшь тәнкыйтьченең җитди әдәби-эсте-тик эзләнүләре чорында «бер тәҗрибә» буларак язылган хезмәт (өченче бүлек алдыннан ул үзе дә бу хакта искәртүне кирәк саный). Бу хезмәт, алда әйтелгәнчә,— Ибраһимовның ул еллар тәнкыйть практикасындагы романтик берьяклылык, «саф сәнгать» йогынтысына бирелүенең нәтиҗәсе.
Дөрес, әдип Октябрьдан соң, 1922 елда язылган «Өч җавап» исемле мәкаләсендә дә «Татар шагыйрьләре »н язган чорда үзенең «сәнгать — сәнгать өчен» позициясендә торуын инкяр итеп, ун ел үткәннән соң да «Татар шагыйрьләре»ндәге әүвәлге карашларыннан ваз кичмәвен әйтеп чыкты. Ләкин бу — әдипнең революциягәчә үз тәнкыйть эшчәнлегенең кайбер «’җимешләренә» совет чорында тәнкыйть күзе белән карап, җитди марксистик анализ ясыйсы урында, аларга, аерым алганда «Татар шагыйрьләре »нә карата булган гадел тәнкыйтьләрне дәлилсез кире кагудан, үзенә күрә бер үзсүзлелек күрсәтүдән башка нәрсә түгел иде. Моңа шулай ук егерменче еллар башында әдәби мираска, шул җөмләдән Г. Тукай иҗатына мөнәсәбәттә вульгар социологизмның да тискәре йогынтысы булмый калмады, билгеле. Гәрчә Г. Ибраһимов совет чорында язган хезмәтләрендә, Г. Тукай исемен еш кына телгә алып, аның шигырьләрен, татар классик әдәбиятының үрнәкләре буларак, даими рәвештә мәктәп дәреслекләренә кертеп килсә дә, аның үзено, кызганычка каршы, халык шагыйренә мөнәсәбәттәге бу җитди хатасын төзәтергә, шул хакта ачыктан-ачык матбугатта язып чыгарга насыйп булмады.
Ләкин шул ук вакытта «Татар шагыйрьләре» китабына негатив бәя белән чикләнү, аның татар әдәби тәнкыйте тарихындагы ролен бары тик Ибраһимов-ның Г. Тукай иҗаты турындагы хата фикерләренә генә кайтарып калдыру берьяклы караш булыр иде. Хәлбуки, анда Г. Тукай, С. Рәмиев һәм Дәрдмәнд иҗаты мисалы белән сүз сәнгатенең югары жанры булган шигърият хакында, аның асылы һәм үзенчәлеге, шигъри талант һәм поэтик иҗат процессы турында игътибарга лаеклы оригиналь фикерләр әйтелгән, мөһим күзәтүләр ясалган. Г. Ибраһимов, татар тәнкыйтендә беренче буларак, С. Рәмиев һәм Дәрдмәнд поэтик талантының үзенчәлеген ачып бирә, аларның иҗатына һәм шулай ук Г. Тукайның күп кенә әсәрләренә, мәгълүм бер дәрәҗәдә шагыйрьнең иҗат эволюциясенә кызыклы әдәби-эстетик анализ ясый. Бу анализдан, һичшиксез, авторның тәнкыйтьче буларак нечкә әдәби зәвыгы һәм осталыгы сизелеп тора. Бер дә арттырмыйча әйтергә мөмкин ки, китапның күп кенә урыннары татар әдәби тәнкыйтенең тутыкмас җәүһәрләре буларак кабул ителергә хаклы. Шуңа күрә ул әле дә әһәмиятен югалтмаган һәм әдәбият-сәнгать тәнкыйтебез тарихында үзенчәлекле урын алып торуын дәвам итә.
 «Татар шагыйрьләре»ндә чагылыш тапкан җитди каршылыклар әдипнең шул чорда язылган күп кенә башка тәнкыйть мәкаләләрендә дә урын таба. Мәсәлән, «Альбом мөнәсәбәте белән бер-ике сүз» (1915) дип исемләнгән җитди хезмәттә шулай ук «саф сәнгатьчелек тәэсире урыны-урыны белән үзен нык кына сиздереп тора.
Г. Ибраһимов анда, сәнгать үз алдына иҗтимагый хезмәт максатын куймый, аның асыл туышы эчке теләк буенча, табигый рәвештә килеп чыгуыннан гыйбарәт, дигән фикерне әйтә. Ә аның алдына куелган иҗтимагый хезмәт максаты аңа өстәмә рәвештә тагылган чуклар, тышкы бизәкләр генә, ди. Шуңа күрә, «Сәнгать — сәнгать өченме, яки мәсләккә хезмәт өченме?» бәхәсенә ул юк нәрсә, төпсез бәхәс, мәгънәсез вакыт үткәрү дип карый. Бу, әлбәттә, эстетиканың сәнгатьнең асылы һәм иҗтимагый роле турындагы төп мәсьәләсен аңлатуда җитди хата, идеалистик тайпылыш иде.
Шуның белән бергә, Г. Ибраһимов бу хезмәтендә сәнгатьнең халыкчанлыгы, сәнгать ияләренең халык мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә тиешлеге хакында әһәмиятле фәлсәфи фикерләр дә әйтә.
Әмма иң мөһиме шул: Ибраһимов, тәнкыйтьче буларак, бер урында тукталып калмый, аның эстетик карашлары зур үсеш, үзгәреш кичерә. Революциягә якынайган саен, аның тәнкыйть эшчәнлегендә, әдәби иҗатындагы кебек үк, революцион-демократик принциплар өстенлек ала, мәкаләләрендә әдәбият һәм сәнгатьнең үсеш перспективаларын турыдан-туры иҗтимагый көрәш мәсьәләләре белән бәйләп карый, әдәби әсәрләрне анализлаганда политик мәсьәләләр күтәрә, революцион нәтиҗәләр ясый. Г. Ибраһимов демократик әдәбият вәкилләренең игътибарын өлгереп җиткән социаль мәсьәләләргә юнәлтә: «Мөхәррир… үзенең тугры тасвиры белән тормышның авыр җәрәхәтләреннән берен укучы алдында ачып салып, халыкны шул хакта уйларга, авыр язмышны җиңеләйтү турында чаралар күрә башларга, һич булмаса, шуны бер мәсьәлә итеп мәйданга салырга мәҗбүр итсен! Әдәбияттагы реализмның бердәнбер әһәмияте фәкать шул ноктадандыр. (Курсив безнеке.— М. X.)» («Тормыш»  газетасы,  1915  ел,  27  февраль.
174). Яңа революцион күтәрелеш чорында язылган бу мәкаләнең цензура иләге аша үтүен һәм авторның Эзоп теле кулланырга мәҗбүр булуын искә алсак, тәнкыйтьченең монда нинди чаралар күрергә чакыруы җиңел аңлашылыр.
Октябрьга кадәрге демократик татар тәнкыйте һәм эстетик фикер үсеше үзенең югары ноктасына Ибраһимовның тәнкыйть эшчәнлегендә ирешә. Һәм аның аркылы ул марксистик тәнкыйтькә килеп тоташса. Чөнки ул революциядән соң татар тәнкыйтен чын фәнни нигезгә куючы, тәнкыйть практикасына марксистик-ленинчыл методологияне кертүче була. Без татар әдәбиятында марксистик тәнкыйтьнең формалашуын хаклы рәвештә Ибраһимовның тәнкыйть эшчәнлеге белән бәйләп карыйбыз.
Аның совет чоры тәнкыйть мәкаләләрендә һәм хезмәтләрендә марксистик эстетиканың күп кенә әһәмиятле проблемалары кузгатыла (яңа тормыш төзүдә әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый роле; әдәби мираска мөнәсәбәт; әдәбиятның сыйнфыйлыгы; әдәби-иҗат практикасында язучының дөньяга карашының, иҗтимагый позициясенең әһәмияте; әдәби осталык мәсьәләләре һ. б.). Әдип үзенең хезмәтләрендә, яңа әдәбиятның идея юнәлеше белән бергә, форма, тел-стиль, иҗат методы мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Ләкин бу өлкәдә һичбер төрле схемалар тәкъдим итми. «Марксизм алдан хәзерләнгән формалар бирми»,— дип яза ул. Совет әдәбиятының иҗат методы, буржуаз советологлар язганча, кемнәрдер тарафыннан уйлап чыгарылган һәм иҗат практикасында декрет белән кертелгән догма түгел, ә бәлки егерменче еллардагы җанлы әдәби процессның бөтен барышы белән барлыкка китерелгән әдәби-эстетик казаныш була. Моның шулай икәнлеге татар совет әдәбиятының һәм тәнкыйтенең иң күренекле вәкиле Г. Ибраһимовның әдәби-иҗат һәм тәнкыйть практикасы, бу өлкәдәге эстетик эзләнүләре белән тулысынча раслана.
Октябрьга кадәр татар телендә әдәбият теориясе һәм методикасы буенча кайбер хезмәтләр басылып чыкса да (Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди, Җ. Вәлиди һ. б. китаплары), бездә әдәбият белеме, фән буларак, совет чорында гына формалашып җитте. Ул тулысынча Октябрь җимеше итеп каралырга тиеш. Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди, Г. Нигъмәти, Г. Гали аның нигез ташларын салучылар һәм бинасын коручылар булдылар. Бу өлкәдә Ибраһимовның «Пролетар әдәбияты турында» (1924), «Имля, тел, әдәбият мәсьәләләре» (1924) исемле хезмәтләренең, аерым мәкаләләренең әһәмияте аеруча зур булуын әйтергә кирәк.
Әдәбиятның узганын өйрәнми торып, аның хәзерге хәлен билгеләү, киләчәге турында фикер йөртү, әлбәттә, мөмкин түгел. Татар әдәбиятының күп гасырлы бай тарихын системалы рәвештә фәнни нигездә тикшерү шулай ук Октябрьдан соң гына киң колач алды. Һәм бу совет әдәбиятының уңышлы үсеше, аның халык рухи культурасындагы бай традицияләр белән азыклануы өчен кирәкле шартларның берсе иде. Марксистик методология нигезендә бу эшкә башлап тотынучы шулай ук Г. Ибраһимов булды. Ул үзенең «Иҗтимагый-әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы» (1922), «Татар әдәбияты тарихының мөндәриҗәсен билгеләү мәсьәләсе» (1922), «Татарның соңгы тарихында өч дәвер (эпоха)» (1922),  «Резолюция   һәм   әдәбият   тарихларын   эшләү   юллары» (1922), «Татар әдәбиятын өйрәнү юлында» (1923) исемле һәм  башка мәкаләләрендә  әдәбият тарихына идеалистик карашларны җимерә, алар урынына фәнни,  материалистик  принциплар  урнаштыра.   Әдәбият тарихын, аның дәверләрен, буржуаз галимнәр шикелле,  аерым шәхесләр,  әдәби  талантлар  тирәсенә  кормыйча,   ул   әдәби   күренешләргә   ныклы   нигез   итеп революцион-азатлык   хәрәкәте   тарихын,   халык   тормышындагы    социаль-экономик    үзгәрешләрне    ала. «Әдәбиятлар,— дип     яза     Ибраһимов,— фәлсәфәләр, гыйльми  ысуллар,  диннәр,  әхлаклар — кыскасы,   бөтен идеология хәрәкәтләренең һичбере күктән  яумаган кебек, нинди дә булса бер даһиның тик үз  бантыннан уйлап чыгаруы белән дөньяга килмиләр… Боларның   фикерләре,   рухлары,   мөндәриҗәләре — һәммәсе тарихның   мәгълүм nbsp;   дәверендәге   мәгълүм    бер мадди, иҗтимагый катлаулар тупрагында үсеп чыга торган чәчәкләр генәдер» («Безнең   юл»   журналы,   1922   ел,   1   сан,   31   бит).
Әдәбият тарихының тикшерү объекты итеп ул татар  халкының   үз   туфрагында,  үзе  тарафыннан   тудырылган  әдәби җимешләрне  алу  тиешлеген  куйды, һәм шушы принциптан чыгып, татар әдәбияты тарихының   эчтәлеген   барлады,   аның   феодализм   чорыннан алып Октябрьга кадәр үткән юлын күрсәтте, төп этапларын билгеләде. Кәм, әйтергә кирәк,  егерменче елларда әдәбият тарихын тикшерү өлкәсендә зур эш башкарылды. Ибраһимов сызган юлдан барып, әдәби күренешләр,  әдәби ядкярләр социаль-тарихи җирлектә,   халык  тормышына,   үз   чорының  иҗтимагый  вакыйгаларына бәйләнешле рәвештә өйрәнелә башлады, бик күп материал тупланды. Бу  өлкәдә  әдәбият тарихчыларыннан Г. Сәгъди, Г, Рәхим, Г. Газиз, Җ. Вәлидиләр зур эш башкардылар.
Әмма әдәбият тарихы фәне җиңе я генә формалашмады. Бу өлкәдә марксистик методологиянең урнашуына, бердән, татар филологиясендә әле революциягә кадәрге чордан ук ияреп килгән пантюркизм, буржуаз милләтчелек карашлары комачауласа, икенчедән, егерменче елларда әдәбият һәм гомумән культурада киң таралган вульгар социологизм шаукымы үзенең тискәре йогынтысын ясамый калмады. Болар-ның беренчесенә Г. Ибраһимов кискен отпор бирсә, үзенең хезмәтләрендә пантюркизм калдыкларын, буржуаз милләтчелек карашларын эзлекле рәвештә кире какса, аларның икенчесе — ул елларда гомумән совет әдәбият белемендә шактый киң таралган бу чир — Г. Ибраһимовка да йокмый калмады. Табигый, язучының әдәбият тарихына багышланган хезмәтләре турында сүз барганда, без аның йомшак якларын читләтеп үтә алмыйбыз. Чөнки татар әдәбият белеме формалашуына Ибраһимовның, әдәбият галиме буларак, көчле яклары гына түгел, кимчелекләре дә тәэсир итте, үзенең эзен калдырды.
Әдәби мираска мөнәсәбәттә Ибраһимовның йомшак ягы шунда ки, ул революциягә кадәрге әдәби әсәрләрнең эстетик кыйммәтенә бәя биреп җиткерми, аларның кирәклеген үткәнне танып-белү әһәмиятенә генә кайтарып калдыра. Бу вакытта В. И. Ленинның һәрбер милли культурада ике культура турындагы өйрәтмәләре әдәбият фәнендә тулысынча урнашып җитмәгән иде әле. Шуның нәтиҗәсе буларак, үткән дәверләрдә иҗат ителгән барлык әсәрләрнең тарихи кыйммәтләре бертигез дип танылды. Г. Ибраһимов хезмәтләрендә һәм гомумән татар әдәбият белемендә, шулай ук әдәбият үсешендә буыннан буынга күчә бару, кайсы дәвердә иҗат ителгән булуларына карамастан, классик әсәрләрдә чагылган гомумкеше-лек идеяләренең әһәмияте кебек җитди мәсьәләләргә игътибар җитмәде. Бу, әлбәттә, яңа совет әдәбиятын төзүдә әдәби мирасның ролен, әһәмиятен тарайтуга китерә иде.
Әдәбият тарихының конкрет эчтәлеген һәм хронологик чикләрен билгеләү мәсьәләсенә килгәндә исә, Г. Ибраһимов аны Казан ханлыгы чорыннан башлады, аңа кадәрге чоры турында сөйләү өчен әдәби ядкярләр юк дип санады. Дөрес, алар табылган очракта галим әдәбият тарихының чикләрен киңәйтү мөмкинлеген инкяр итмәде. Ибраһимовтан соңгы тикшеренүләр татар әдәбияты тарихының Болгар дәүләте чорында язылган «Йосыф-Зөләйха» поэмасыннан башлануын расладылар.
Г. Ибраһимовның тел белеме, педагогика һәм методика өлкәсендәге хезмәтләре дә зур. Ул татар әдәби теленең үсешенә, аның саф һәм халыкчан булуына әдәби әсәрләре белән генә түгел, бу өлкәдәге гыйльми хезмәтләре, педагогик эшчәнлеге белән дә зур өлеш кертте. Ул телнең эчке закончалыкларын тикшерде, терминология принципларын нигезләде, татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасына нигез салды. Профессор М. Корбангалиен аны бик хаклы рәвештә «бөек методист» дип атады («Галимҗан Ибраһимов» исемле мәкаләләр җыентыгы. Казан,  1928 ел, 166 бит) .
Г. Ибраһимовның социалистик культурага караган кайбер теоретик мәсьәләләрне эшләвен дә билгеләп үтәргә кирәк. Ул, В. И. Ленин хезмәтләре, партия документлары нигезендә, егерменче еллардагы культура төзелешенең фактик тәҗрибәсенә таянып, социализм һәм милли культура, социалистик культурада милли һәм интернациональ сыйфатларның үзара мөнәсәбәте, милли культураның характеры һәм үсеш перспективалары кебек теоретик мәсьәләләрне күтәрде, культура төзелешендә партия политикасын бозуларга, милли нигилизмга кискен каршы чыкты, бу мәсьәләләрдә марксистик карашларның урнашуына ярдәм итте.
Ниһаять, Ибраһимовның татар совет әдәбияты каршындагы тагын бер зур хезмәте—яшь талантларны тәрбияләп үстерүдә, аларга марксистик-ленинчыл эстетиканы үзләштерергә ярдәм итүдә.
«Безнең әдәбиятыбызда, матбугатыбызда, сәхнәбездә яңа көчләр бер-бер артлы туа торалар… Мин ун еллар буенча мәдәни-әдәби дөньябызга чыккан яшь көчләрне, яңа исемнәрне артык дикъкать белән күзәтә киләм» («Эшче»  газетасы,  1920  ел,  20 октябрь),— дип язды ул 1920 елда.
Октябрьдан соң әдәбият мәйданына килгән татар азучыларының күбесе аны үзенең әдәби остазы, зур сәнгатькә юл күрсәтүче итеп санады. Аның иҗади ярдәме белән әдәбият мәйданына X. Туфан һәм Г. Нигъмәти, С. Кудаш һәм Ш. Бабич казакъ совет әдәбиятына нигез салучылар Б. Майлин һәм Н. Манаев, үзбәк әдибе М. Ширмөхәммәтов, чиркәе Ә. Хатков, адыгей Т. Керашев кебек шагыйрьләр, әдипләр һәм журналистлар күтәрелеп чыкты. К. Такташның зур шагыйрь, социализм чорының ялкынлы трибуны булып формалашуына аның йогынтысы зур булды. Әдипнең Ф. Бурнаш поэмалары турында әйткән фикерләре, К. Нәҗмигә һәм Г. Кутуйга биргән киңәшләре әлеге язучыларның идея-эстетик формалашуында гына түгел, гомумән, татар әдәбиятының реализм һәм халыкчанлык юлыннан үсешендә, әдәби хәрәкәттә формализмга каршы көрәштә гаять зур роль уйнадылар.
Г. Ибраһимовның яшь талантлар белән эшләү өлкәсендәге тәҗрибәсе әдәбият мәйданына һәм сәнгатькә бертуктаусыз яшь көчләр килеп торган хәзерге көндә аеруча зур игътибарга лаек. КПСС Үзәк Комитетының «Иҗат яшьләре белән эшләү турында» 1976 елның Октябренда кабул ителгән карары яшь иҗат көчләре белән эзлекле һәм нәтиҗәле эшләүнең нихәтле актуаль һәм перспективалы булуын тагын бер кат раслый. Яшь талантлар турында даими кайгыртуы, игътибарлы, принципиаль һәм түземле булуы, яшьләр иҗатындагы уңай яралгыларны вакытында күреп алып үстергән кебек, кимчелекләрне принципиаль һәм иптәшләрчә тәнкыйтьләве, аларга юнәлеш бирә белүе белән Г. Ибраһимов бүгенге язучыларның күбесенә үрнәк була ала.
Шулай итеп, әдипнең зурлыгы әдәби әсәрләрендә һәм фәнни хезмәтләрендә генә түгел, бәлки әдәби варислары иҗатында, ул нигезләгән әдәби мәктәпнең, бүгенге әдәби хәрәкәтнең олылыгында да чагыла.

3

Г. Ибраһимов күренекле галим-тюрколог, тарихчы һәм Көнчыгышны өйрәнүче, марксизм-ленинизмны ялкынлы пропагандалаучы иде. Тарихчы буларак ул 1906 елда Уфада «Галия» мәдрәсәсе шәкерте чагында язган «Коръән алладанмы, түгелме?» исемле кулъязма әсәреннән алып, 1925 елда басылып чыккан «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» исемле зур тарихи хезмәтенә кадәр озын, катлаулы юл үтте, бай фәнни мирас калдырды.
1909 елда Оренбургта чыккан «Борынгы ислам мәдәнияте» китабы, «Шура», «Аң» журналларында, «Вакыт», «Йолдыз» газеталарында басылган «Без — татарбыз», «Рус, төрек вә татар тарихыннан», «Милли тарих» исемле мәкаләләре, Ш. Мәрҗани, терек буржуаз мәгърифәтчесе Әхмәт Мидхәт турындагы мәкаләләре һ. б.— аның революциягә кадәрге үсеш юлын билгелиләр.
Әмма тарихчы галим буларак Ибраһимов Бөек Октябрьдан соң формалашты. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге 1918 елда «Чулпан» газетасыннан башлана һәм бик интенсив дәвам итә. Ул кыска гына вакыт эчендә бер-бер артлы берничә хезмәт бастыра. Шуларның әһәмиятлесе —1919 елда, М. Вахитовның үлүенә бер ел тулгач, Ибраһимов инициативасы белән, аның җитәкчелегендә чыгарылган «Шәрекънең бөек революционеры» исемле җыентык. Анда шул ук исем белән әдипнең үз мәкаләсе дә урнаштырылган иде.
Мәкаләдә, беренче буларак, атаклы революционер-ленинчы М. Вахитовның революцион эшчәнлеге яктыртылды, аның хәзерлекле марксист, ялкынлы оратор, дәүләт эшлеклесе булуы күрсәтелде, революцион эш-чәнлегенең Көнчыгыш халыклары арасында зур популярлык казануы әйтелде. Бу хезмәт татар халкының сөекле улының якты образын һәртөрле кара көчләр һөҗүменнән саклап калуда зур роль уйнады, Вахитовның тормыш юлын һәм революцион эшчәнлеген фәнни өйрәнүне башлап җибәрде.
Г. Ибраһимовның 1920—1922 елларда басылган «Сарайларга сугыш, фәкыйрь өйләргә туганлык!», «Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат дикта-тур&сы» исемле хезмәтләре дә шулай ук игътибарга лаеклы. Аларда сыйныфлар һәм сыйнфый көрәш, аларның кешелек җәмгыяте үсешендә тоткан урыны, Европадагы 1789, 1848 елгы буржуаз революцияләрнең хасияте, пролетариат диктатурасы, Бөек Октябрь социалистик революциясен хәзерләү һәм гамәлгә ашыру, аның дөньякүләм әһәмияте, халыкара революцион процесска йогынтысы һ. б. мәсьәләләр тикшерелгән. Бу әсәрләр әдипнең гомуми тарих, Россиядә революцион хәрәкәт, большевизм тарихы өлкәсендәге тирән белемен, киң эрудициясен күрсәтәләр.
Шунысы аеруча әһәмиятле: Ибраһимов аларда Октябрь революциясе, Коммунистлар партиясе тарихын меньшевистик, троцкистик бозуларга каршы чыга, революциядә В. И. Ленинның даһи юлбашчылык ролен күрсәтә. Бу хезмәтләрдә шулай ук Советларның роленә зур урын бирелә, Париж Коммунасы тәҗрибәсе яктыртыла. Бөек Октябрьның халыкара әһәмияте турында сөйләгәндә, Ибраһимов аның бигрәк тә Көнчыгышка йогынтысына киң туктала: Кытайда, һиндстанда, Төркиядә һәм Иранда, Африка илләрендә милли азатлык хәрәкәте үсешендә аның хәлиткеч тәэсирен күрсәтә. Шул ук вакытта Ибраһимов ул илләрдә киң җәелган милли-азатлык хәрәкәтенең революцион көрәш юлында әле беренче этап кына булуын да искәртә, чын азатлыкның социаль дифференциация, сыйнфый көрәш аша гына киләчәген әйтә. Ул Көнчыгыш халыкларының милли азатлык хәрәкәтен Европадагы сыйнфый көрәш, халыкара эшчеләр хәрәкәтеннән аерып карау омтылышларына кискен рәвештә каршы чыга.
Революцион хәрәкәт тарихын марксистик-ленинчыл методология нигезендә өйрәнү эшен башлап җибәрүдә Г. Ибраһимовның «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре (1925)» исемле зур фәнни хезмәте аеруча әһәмиятле роль уйный. Бу хезмәттә Татарстандагы революцион-азатлык көрәшенең ерак тамырлары, тарихи һәм экономик сәбәпләре, политик шартлары тирән яктыртыла, революция алдыннан булган социаль-экономик хәл, революциягә хәзерлекнең идеологик аспектлары бай тарихи чыганаклар, матбугат һәм архив материаллары нигезендә тикшерелә. Г. Ибраһимов, тарихчылардан беренче булып, татар пролетариатының формалашуын, аның ил күләмендәге революцион хәрәкәткә кушылуын, беренче татар большевиклары X. Ямашев, Г. Сәйфетдинов һ. б. эшчәнлеген тикшерә, вак буржуаз партияләргә, татар буржуазиясенең политик оешмаларына марксистик бәя бирә. Китапның шактый өлешен 1905 ел революциясе чорында барлыкка килгән көндәлек татар матбугатын тикшерү, газета-журналларның идея-политик йөзен билгеләү, татар телендәге беренче большевистик газета «Урал»ны һәм татар большевикларының листовка һәм прокламацияләрен анализлау кебек мәсьәләләр алып тора. Кыскасы, бу хезмәттә Беренче рус революциясенә бәйләнешле күп кенә социаль-экономик, политик һәм идеологик проблемалар тикшерелә, марксистик күзлектән карап, фәнни хәл ителә. Әйтергә кирәк, бу хезмәтнең республикада тарих фәне үсеше өчен әһәмияте зур булды, заманында ул «Правда», «Известия» газеталарында, үзәк журналларда югары бәя алды.
Г. Ибраһимов шулай ук республикада дәүләт тезелеше проблемаларын тикшерүне башлап җибәрде, Татарстан АССР төзелү тарихының марксистик концепциясен бирде, буржуаз милләтчелек, эсер-мень-шевистлык уйдырмаларын фаш итте, бу мәсьәләд» дә В. И. Ленин хезмәтләренең методологик әһәмиятен күрсәтте.
Г. Ибраһимовның 90 еллык юбилее уңае белән язылган бу мәкаләдә аның тарих фәне өлкәсендәге барлык хезмәтләренә дә тукталып булмый. Тарихчы буларак, аны махсус тикшерергә кирәк. Йомгак ясап, бары шуны әйтергә кирәк: галимнең Татарстан тарихы буенча, аеруча революцион хәрәкәт тарихына караган хезмәтләре тарих фәнендә бүген дә зур казаныш булып кала, алар фактик материалга байлыклары ягыннан да, фәнни нәтиҗәләренең объективлыгы һәм дөреслеге җәһәтеннән дә, автор позициясенең партиялелеге белән дә бүген дә үзләренең әһәмиятләрен югалтмыйлар. Татарстан тарихын тикшерүчеләр аларны читләтеп үтә алмый.
Г. Ибраһимовның тарихи әһәмияткә ия тагын бер зур хезмәте — марксизм-ленинизм теориясен, фәнни социализмны пропагандалавы. Ул Казанда Татар коммунистлар университетында, өлкә партия-совет мәктәбендә, төрле хәрби курсларда марксизм-ленинизм, РКП(б) тарихы, революцион хәрәкәт тарихы буенча лекцияләр укый, алай гына да түгел, бу хакта матбугатта күп санлы мәкаләләр бастыра, китаплар чыгару чарасын күрә, редакцион коллегияләргә җитәкчелек итә һ. б. Әле «Чулпан» газетасында эшләгән чагында ук ул Совет хөкүмәтенең беренче декретларын татарчага тәрҗемә итеп чыгара, Октябрь революциясе һәм фәнни социализм, Совет властеның милли политикасы турында брошюралар бастырып фронтка җибәрә. Ул—төрки телләрдә марксизм-ленинизм, партия тарихы, революцион хәрәкәт буенча китаплар бастыру эшенә нигез салучыларның берсе.
Г. Ибраһимов Октябрьның беренче көннәреннән үк В. И. Ленин әсәрләрен, аның революцион эшчән-леген татар халкы арасында пропагандалауга кереште. Бөек юлбашчы идеяләрен туган халкына җиткерүне, хезмәт ияләрен марксизм-ленинизм рухында тәрбияләүне ул үзенең изге бурычы итеп санады һәм бу өлкәдә зур дәрт белән, аеруча илһамланып эшләде.
В. И. Ленин эшчәнлегенең төрле аспектларына, юлбашчының теоретик хезмәтләренә, шулай ук аның беек шәхси сыйфатларын ачуга Г. Ибраһимовның алты зур мәкаләсе багышланган. Алар 1920—1924 елларда татар көндәлек матбугатында, төрле җыентыкларда басылганнар. Бу оригиналь мәкаләләр, В. И. Ленинның тәгълиматын һәм революцион эш-чәнлеген яктырту белән бергә, әдәбиятта һәм сәнгатьтә бөек юлбашчы образын тудыруга лаеклы өлеш тә булып торалар. Аларны бик хаклы рәвештә татар әдәбиятында Лениниананың башлангычы дип санарга мөмкин.
Г. Ибраһимов — шулай ук бөек юлбашчының теоретик мирасын татар теленә тәрҗемә итү һәм бастырып чыгару эшен башлап җибәргән кеше. Ул Татарстан партия өлкә комитеты тарафыннан В. И. Ленин әсәрләрен тәрҗемә итү өчен төзелгән махсус комиссиянең председателе була. Әгәр дә без, илебез халыклары арасында беренчеләрдән булып, В. И. Ленин әсәрләренең җыелмасын (IV басма, 45 том) татарчага тәрҗемә итү һәм бастырып чыгару эшен төгәлләгәнбез икән, монда Г. Ибраһимовның хезмәте гаять зур. Чөнки ул бу зур эшкә нигез сала, әле егерменче еллар башында ук аның перспектив планын төзи, квалификацияле тәрҗемәчеләр хәзерләү чараларын күрә.
Г. Ибраһимов — зур талант иясе, иҗат кешесе генә түгел, үзендә галимлек һәм художниклык сыйфатларын революционер йөрәге белән бергә кушкан язучы-көрәшче дә. Ул һәрвакыт дөрләп һәм балкып янды. Үзенең табигате белән үк ул көрәш өчен, янар өчен туган иде. Кирәк чагында, революция таләп иткәндә, ул язучының каләмен революцион көрәш коралына яки дошман тылында разведчик вазифасына алмаштырды.
Зур язучы һәм галим булуын исәпләмәгәндә дә, ул — үзенең революцион эшчәнлеге белән генә дә тарихыбызда күренекле урын алырлык шәхес. Ул— киң халык массаларының революцион аңын үстерүдәге зур роле, Октябрь революциясен тормышка ашыруда, Совет властеның беренче елларында милли дәүләт төзелешендә һ. б. тарихи эшләрдә актив катнашуы белән татар халкының күренекле революционерлары X. Ямашев, М. Вахитов, К. Якубов һ. б. белән янәшә торган шәхес. Аның революцион хәрәкәт, Совет властен урнаштыру, буржуаз милләтчеләргә каршы көрәш, татар халкының автономияле республикасын төзү һ. б. өлкәдәге хезмәтләре гаять зур.
Г. Ибраһимов әле шәкерт чагында ук иске татар мәдрәсәләрендәге тәртипләргә каршы чыга, аларның заман таләпләреннән артта калуын күрсәтә. Ул Киевта мөселман студентларының яшерен оешмасында катнаша, патша властьлары тарафыннан төрмәгә ябыла, берничә ел охранка күзәтүе астында яши. Кыскасы, Октябрьга кадәрге чорда Ибраһимовның революционерлык таланты катлаулы үсеш юлы үтә. Моның социаль-тарихи сәбәпләре бар. Хәзер аларга тукталуның кирәге юктыр. Алар әдипнең тормыш юлына, революцион эшчәнлегенә багышланган махсус хезмәтләрдә тикшерелә. Әмма революционер буларак Г. Ибраһимовның зурлыгы да шунда: ул, вак буржуаз революционерлык этабын үтеп һәм милли чикләнгәнлекне җиңеп, катлаулы һәм каршылыклы революцион көрәш сукмаклары аша, эсерлар сазлыгын ерып чыгып, марксизм-ленинизмга, большевиклар партиясенә килде. Аның революционерлык таланты тулысынча Бөек Октябрьдан соң ачылды, шул чордан әдипнең политик биографиясендә яңа этап башланды.
Г. Ибраһимовның революционер буларак җитлеккәнлеге һәм политик сизгерлеге барыннан да элек 1918 елның январенда Учредительное собраниегә мөнәсәбәтендә күренде. Ул аның политик асылын тиз аңлады. Мөселман делегатлары, аерым бер фракция төзеп, Учредилкага өметләр баглаган бер чакта, Ибраһимов большевик делегатлар белән бергә аны ташлап чыкты, революционер дусты М. Вахитов белән бергә, В. И. Ленин җитәкчелегендә, үзәк дәүләт аппаратында эшләде, советларның III һәм IV Бөтен-россия съездларында катнашты, Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетына әгъза булып сайланды. Нинди җаваплы чор һәм нинди зур вазифалар! Боларның һәммәсе бер кеше башыннан кичкән бит!
Бу   катлаулы   чорда   Ибраһимовның   революцион л«өрәш юлын В. И.  Ленин идеяләре  яктыртып тора.
Аңа ВЦИК утырышларында катнашу, бөек юлбашчының чыгышларын тыңлау насыйп була. Г. Ибраһимов, татар язучыларыннан беренче булып, В. И. Ленин белән очрашып сөйләшү, киңәшләшү бәхетенә ирешкән кеше.
Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты утырышында Брест тынычлык договоры каралган вакытта ул икеләнүсез В. И. Ленин тәкъдимен яклап чыга. Болар — Г. Ибраһимов революцион эшчәнлегенең әһәмиятле этаплары, иң калку моментлары гына. Аның бу өлкәдәге хезмәтләре партия тарафыннан шул вакытта ук тиешле бәя ала. Мәгълүм булганча, большевиклар партиясенә ул официаль рәвешт» 1920 елның декабренда кабул ителде. Әмма актив революцион эшчәнлеген һәм марксизм-ленинизмны пропагандалаудагы хезмәтләрен искә алып, аның партия стажы 1917 елның 15 апреленнән саналды. Социалистик революциягә, большевиклар партиясенә вак буржуаз революционлыгы аша килгән революционер өчен бу зур бәя иде.
Г. Ибраһимовның совет чорындагы иҗтимагый-политик эшчәнлеге гаять бай, күпкырлы һәм нәтиҗәле.
Беренчедән, ул татар буржуаз матбугатын җимерүдә, совет милли матбугатын нигезләүдә зур роль уйный. Мәгълүм булганча, татар буржуаз матбугаты революциягә кадәр нык үскән, материаль базасы шактый көчле булган милли матбугатларның берсе иде. Октябрь революциясе булгач, ул Совет властена, большевиклар партиясенең милли политикасына һәм татар милләтенең революцион көчләренә каршы ачыктан-ачык көрәш җәелдерде. Шуңа күрә аны җимерү, тамырларын өзү кирәк иде. Бу бурычны үтәү башлыча М. Вахитов белән Г. Ибраһимов, алар җитәкләгән Үзәк Мөселман Комиссариаты өстенә төште. Менә шуңа күрә дә татар буржуаз милләтчеләре М. Вахитовны һәм Г. Ибраһимовны аеруча дошман күрделәр.
Икенчедән, бу шул ук вакытта яңа совет матбугаты өчен җирлек хәзерләү дә иде. Ә аны төзүдә Ибраһимовның роле шулай ук кечкенә түгел.
Г. Ибраһимов — татар телендәге беренче совет газетасы «Чулпан»ның оештыручысы һәм фактик редакторы. Бу газета татар матбугаты тарихында тиешенчә тикшерелмәгән әле. Хәлбуки, аның революция каршында һәм милли телләрдә совет матбугаты формалашуда роле гаять зур. Совет хөкүмәтенең беренче декретлары әнә шунда турыдан-туры Ибраһимов тәрҗемәсендә басылалар һәм Россиянең төрки халыклары арасында таралалар.
Башка кайбер татар газеталарының да башлангыч адымнары Ибраһимов исеме белән бәйләнгән. Ул — Октябрьдан соң барлыкка килгән татар педагогика журналын нигезләүче һәм аның редакторы, әдәби-политик журнал «Безнең юл»ның оештыручысы һәм редакторы. Г. Ибраһимов тагын «Коммунистический путь» журналы һәм «Татарстан» газетасының эшендә актив катнаша. Татар телендә партия-совет матбугаты яңа гына оешып килгән бер вакытта аның шикелле зур язучының һәм авторитетлы журналистның актив эшләве башка өлкән буын татар язучыларына һәм журналистларына бәрәкәтле йогынты ясый, демократик иҗат көчләрен партия матбугаты тирәсенә туплауга, аларның талантын һәм бай иҗат тәҗрибәсен социалистик культура төзү эшендә файдалануга хезмәт итә.
Өченчедән, Г. Ибраһимов — татар совет мәгарифенә нигез салучыларның берсе. Әле Үзәк Мөселман Комиссариатында эшләгәндә үк ул бу әһәмиятле идеологии коралны буржуазия кулыннан тартып алып, совет власте органнарына бирүгә күп көч куйды. Ул мөселман укытучыларын Совет власте платформасына күчерүдә гаять зур эш башкарды. Аның Бөтенроссия мөселман укытучыларының 1918 елның маенда Казанда үткәрелгән III съездының политик платформасын билгеләүдә тарихи роле, 1924 елның февралендә Мәскәүдә үткәрелгән татар-башкорт мәгариф эшчеләренең съездындагы актив эшчәнлеге һ. б. татар мәгарифе һәм педагогика фәне үсеше тарихына алтын хәрефләр белән язылырга лаек.
Г. Ибраһимовның Гыйльми үзәктәге эшчәнлеге исә тагын да зуррак хөрмәткә лаек. Бу әһәмиятле дәүләт органы эшендәге иң бай, иң нәтиҗәле чор нәкъ менә ул эшләгән елларга туры килә. Ибраһимовның зур галим, гыйльми-тикшеренү һәм культура эшләрен оста оештыручы булуы да тулысынча нәкъ әнә шунда күренде.
Гыйльми үзәк партия органнары җитәкчелегендә республикада гыйльми-педагогик, әдәбият-сәнгать фронтында киң эшчәнлек җәелдереп җибәрә, Татарстан мәктәпләре өчен стабиль программалар төзүне оештыра, марксистик дәреслекләр һәм кулланмалар бастырыл чыгаруны юлга сала, татар телен гыйльми эшкәртү чараларын күрә. Шулай ук туган якны һәм культура тарихын өйрәнү, табигать һәм сәнгать ядкярләрен саклау буенча эш башкара.
Г. Ибраһимов җитәкчелек иткән чорда Гыйльми үзәк чын-чынлап фән учагына әверелә, фәнни җәмәгатьчелек каршында авторитет һәм популярлык казана. Республикада тарих, тел һәм әдәбият буенча гыйльми-тикшеренү эшләрен җайга салуда, фән, әдәбият, культура һәм сәнгать көчләрен берләштерүдә бу оешманың роле зур. Татарстанда гуманитар фәннәр үсеше үзенең башлангычын шушы оешмадан ала. Гыйльми үзәк татарлар арасында иҗтимагый фикер үсеше һәм революция хәрәкәтләре тарихын өйрәнү буенча нәтиҗәле эш башкара. Ибраһимовның тагын бер зур хезмәте — бу оешма эшенә күренекле рус галимнәрен тартуда, Мәскәүнең һәм Ленинградның күп кенә фәнни учреждениеләре белән багланыш урнаштыруда. М. Павлович, А. Самойлович, В. Добрянский, Н. Фирсов, И. Бороздин, П. Коган шикелле тарихчылар, әдәбият белгечләре аның белән ныклы элемтәдә тордылар, совет властеның беренче елларында Татарстанда фән эшләрен оештыруга, татарлардан гыйльми кадрлар хәзерләүгә зур өлеш керттеләр.
Әдипнең совет чорында культура өлкәсендәге эш-чәнлегенең һәр тармагы махсус тикшерүгә лаек. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: Ибраһимов үзенең иҗтимагый-политик һәм оештыру эшчәнлеге белән дә татар совет культурасы үсешенә зур өлеш кертте, аны һәрьяклап баетты һәм югары күтәрде, һәм, әйтергә кирәк, аның белән бергә ул үзе дә югары күтәрелде, фән, культура һәм җәмәгать эшлеклесе буларак, бер Татарстанда гына түгел, бөтен ил күләмендә танылды. Ул культура өлкәсендәге эшчәнлеге белән дә революционер иде.
Г. Ибраһимовның әдәби иҗатын, фәнни һәм иҗтимагый-политик эшчәнлеген, ул калдырган бай әдәби мирасны туплау, фәнни тикшерү, халыкка җиткерү буенча зур эш башкарылды. Хәзер бу өлкәдә алда торган әһәмиятле бурычларның берсе — аның сигез томлык әсәрләр җыентыгын әзерләп бетерү һәм бастырып чыгаруны төгәлләү.
Бу басма беренче тапкыр әдипнең югарыда сөйләнгән әтрафлы эшчәнлеген бөтен тулылыгы, тирәнлеге һәм масштаблыгы белән күз алдына китереп бастырачак, бөек әдипкә лаеклы һәйкәл булачак. Ә бит әдипнең эшчәнлегенә бәя биргәндә аның нәкъ әнә шул сыйфаты күздә тотыла да. Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының аңа Хезмәт Герое исеме бирү турындагы карарында (1932 ел) болай диелә:
«Бөтенроссия   Үзәк   Башкарма   Комитеты   Президиумы, Сезнең татар хезмәт ияләренең социаль-культура өлкәсендәге бик күренекле һәм аеруча файдалы хезмәтләрегезне — татар матур әдәбияты классик әсәрләрен тудыру, татарлар арасында сыйнфый көрәш һәм революцион хәрәкәтне өйрәнү буенча хезмәтләрегезне, шулай ук актив җәмәгать эшчәнлеге-гезне искә алып, Сезгә Хезмәт Герое исеме бирә» (КПССның   Татарстан   өлкә   комитеты   архивы.   1378   фонд, 1987 тасвирлама, 378 эш, 33 бит).
Г. Ибраһимов иҗатына күп милләтле совет әдәбиятының күренекле вәкилләре югары бәя бирделәр. Совет әдәбиятына нигез салучы, милли әдәбиятлар үсешен зур кызыксыну белән күзәтеп барган бөек А. М. Горький Ибраһимовны күп милләтле совет әдәбияты үсешенә аеруча зур өлеш керткән олы художниклар рәтенә куйды (Г. Ибраһимов турында истәлекләр. Казан, 1966 ел, 306 бит). Әдипнең бай һәм тиңдәшсез иҗат хәзинәсе хаксызга читкә этәрелгән бервакытта, А. А. Фадеев аны һич икеләнмичә яклады, бөтенсоюз трибунасыннан торып, Ибраһимовның тиңдәшсез стилист һәм сүз художнигы булуын, әдәби осталыкка аннан өйрәнергә кирәклеген әйтеп чыкты («Социалистик   Татарстан»,   1971   ел,   23   декабрь). Күренекле француз язучысы, коммунист Л. Арагон татар әдәбиятында роман жанрының формалашуында Ибраһимов әсәрләренең роле гаять зур булуын билгеләп үтте (Совет әдәбияты»,  1956 ел,  10  сан,  79 бит).
Г. Ибраһимов иҗаты бигрәк тә илебезнең төрки халыкларына яхшы таныш. Чөнки бу әдәбиятларга аның әдәби йогынтысы аеруча бәрәкәтле, тирән һәм нәтиҗәле булды. Башкорт халык шагыйре С. Кудаш, мәсәлән, аны үзенең турыдан-туры остазы дип атый. Аның фикеренчә, башкорт совет әдәбиятының өлкән буын вәкилләреннән байтагы әдәбиятка турыдан- туры Ибраһимовтав: сабак укып яки аның классик әсәрләреннән өйрәнеп килделәр («Социалистик   Татарстан»,   1967   ел,   12   март.).
«Галимҗан Ибраһимовны казакълар үз язучылары — казакъ язучысы итеп исәплиләр,— дип язды академик С. Моканов.— Безнең халык тормышын шулай яратып язганы өчен казакълар Ибраһимовка һәрвакыт хөрмәт белән карарлар… Галимҗан Ибраһимов исеме безнең күп милләтле социалистик культурабыз тарихына мәңгелеккә керде» («Литературная   газета»,    1962   ел,    13   март).
Ибраһимов әдәби традицияләренең үзбәк язучысы А. Кадыйри, таҗик әдәбияты классигы С. Айни иҗатында, кыргыз әдибе А. Токомбаев әсәрләрендә дәвам итүен билгеләп үтәргә кирәк. «Галимҗан Ибра-һимовның «Безнең көннәр», «Казакъ кызы», «Тирән тамырлар» романнары минем әдәби университетым булдылар. Әдәбият дөньясына аяк басуым белән мин өлкән буын татар әдипләренә бурычлымын» («Социалистик   Татарстан»,   1972   ел,   26   апрель),— дип язды күренекле төркмән язучысы Б. Кербабаев.
Ибраһимов иҗатына шулай ук Ч. Айтматов югары бәя бирде, аның йөзендә татар прозасының күп милләтле совет әдәбиятына зур өлеш кертүен әйтте (Шунда   ук,    1967   ел,   18   март).
«Зур татар прозаигы, романист Г. Ибраһимовның әсәрләре республикабыздагы киң катлау укучылар арасында зур уңыш казанды. Күпләр хәтта аны әзәр-байҗан язучысы итеп саныйлар иде» (Шунда ук,  1964  ел,   28 май),— дип язды атаклы әзәрбайҗан әдибе Мәһди Хөсәен.
Ибраһимовның олылыгын күрсәткән, тарихи ролен раслаган фикерләрне дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Алар татар язучысының иҗаты күп милләтле совет әдәбиятында үзенә лаек урын алуы турында сөйли. Әле Г. Ибраһимов үзе исән чакта ук Дәүләт сәнгать фәннәре академиясе президенты профессор П. С. Коган:
—  «Ул әһәмияте үз иле чикләреннән еракка китә торган художникларның берсе. Ул кешелек дөньясының иң яхшы шагыйрьләре рәтенә горур атлап керә ала» (Вестник научного общества Татароведения. 1928 ел, 8 сан, 5 бит.),— дигән иде. Әйе, П. С. Коган сүзләрен тарих раслады. Ул, чыннан да, бөек шагыйрьләр семьясына — Гёте һәм Пушкин, Толстой һәм Шевченко, Горький һәм Райнислар семьясына керде һәм үзенең исемен мәңгеләштерде.
Ибраһимовның классик әсәрләре, сүз сәнгатенең югары үрнәге буларак, коммунизм төзүче совет халкының гомуми рухи байлыгына әверелде. Алар хәзерге әдәби-эстетик хәрәкәттә актив катнаша, җаваплы идеологик эш башкара. Язучының бай әдәби мирасы әдәбият һәм сәнгать алдына КПССның XXV съезды куйган җаваплы бурычны үтәүгә унышлы хезмәт итә.


(Чыганак: Хәсәнов М. Интернационализмның җанлы традицияләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980).


 

Комментарий язарга


*