ТАТ РУС ENG

Шәйхи САДРЕТДИНОВ Сәгыйть Рәмиев (1880—1926)

Сәгыйть Рәмиев — XX йөз башында, бигрәк тә 1905 елгы революция чорында әдәбият мәйданына чыгып, катлаулы һәм үзенчәлекле иҗат юлы узган, демократик татар әдәбияты һәм культурасы үсешенә әһәмиятле өлеш керткән шагыйрь. Бу дәвердә татар халкы тормышында барган тирән тарихи үзгәрешләр, иҗтимагый тетрәүләр әдәбиятка, реализм үсеше белән бергә, романтизмны да алып килде. Татар әдәбиятында бөтен бер юнәлеш булып үсеп киткән романтизм аеруча С. Рәмиев иҗатында калку гәүдәләнде.
Шагыйрь иҗаты татар иҗтимагый җирлегендә шытып, тамырлары белән борынгы Көнчыгыш һәм рус-Европа романтизмына да тоташкан хәлдә, Россиядә уйнаган җил-давылларда, халкыбызның «таң вакыты»нда шаулап күтәрелде. С. Рәмиев әдәбиятка буржуаз-демократик революция уяткан, кара көчләр алдында баш имичә, алла, патша һәм һәртөрле явызлыкка каршы бунт күтәргән, реакция караңгылыгында ачынып, өзгәләнеп, феодаль-буржуаз җәмгыятьнең кешелексезлеген фаш итеп ләгънәтләгән, гаделсез дөньяның «күкләрен ватарга» ашкынган, азатлык, гүзәллек идеалына омтылган романтик герой образын алып килде. Аның кайнар лиризм белән сугарылган шигырьләре татар поэзиясен дидактизмнан, үгет-нәсихәтчелектән арындыруга зур өлеш керттеләр. Романтик лиризм XX йөз башы татар әдәбиятының зур бер эстетик казанышы булды. Шул ук вакытта Рәмиев, татар шигырь төзелешендәге яңа мөмкинлекләрне ачып, традицион көйле шигырьдән интонацион шигырьне, сөйләү шигырен үстереп чыгарды. Әдипнең пьесалары, повесть һәм хикәяләре дә татар драматургиясе һәм прозасы хәзинәләренә билгеле бер өлеш булып керде.
Шагыйрь рус һәм дөнья әдәбияты классиклары әсәрләрен тәрҗемә итүгә күп хезмәт куйды. Аның зур осталык белән эшләнгән, үз иҗатының органик өлешен тәшкил иткән тәрҗемәләре татар әдәбиятын яңа идея-тематик казанышлар белән баетуда, интернациональ бәйләнешләрне ныгытуда зур роль уйнадылар.
С. Рәмиев — шулай ук публицистика, әдәби тәнкыйть, музыка һәм театр сәнгате, шигырь төзелеше һәм тәрҗемә теориясе, тел белеме һ. б. өлкәләргә күп игътибар биргән, культура һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан язучы иде.


1


С. Рәмиев 1880 елның 12(24) февралендә Оренбург губернасы, шул ук өязнең Акман (Ибрай) авылында дөньяга килә. Әтисе Лотфулла төп чыгышы белән Эстәрлетамактан булып, ару гына укыган кешеләрдән саналган, агач белән сату иткән, урман эшләтүче байларга ялланып сал да агызган. Шуңа күрә шагыйрьнең балалык еллары төрле җирләрдә уза. Ул татар, башкорт һ. б. тугандаш халыкларның язма һәм авыз иҗаты хәзинәләрен, «Ашказар», «Әллүки» кебек җыр-көйләрен күңеленә сеңдереп үсә. Соңыннан бер мәкаләсендә үзе язганча, «башкорт сахраларын йөргән, Ашказар суларын эчкән, аның өстенә янә башкорт җирләре шикелле үк шигырь вә поэзия фонтаннары булган кыргыз (хәзерге казакъ.—Ш. С.) сахраларын да күргән» бер егет була. Туган ил табигатенә, халык моңнарына, халык теленә мәхәббәт әдипнең иң мөкатдәс тойгылары булып әверелә.
Шул ук вакытта татарлар тормышында хөкем сөргән дини фанатизм, наданлык, ярлы халыкның байлар тарафыннан мәсхәрәләнүе анын, күңелендә әрнүле җәрәхәтләр калдыра. Бу күренешләрне әдип соңыннан «Ул исерек түгел иде» дигән автобиографик повестенда сурәтли.
Рәмиев Урал суы буендагы Иләк шәһәрендә башлангыч мәктәптә, 1890—1902 елларда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә алдынгы шәкертләрнең берсе булып укый. Өч класслы рус мәктәбендә дә белем ала. Мәдрәсәне бүләкләнү белән тәмам иткәч, шунда ук укытучы итеп калдырыла.
Мөгаллим булып эшләү чорында ул революцион рухлы яшьләр белән аралаша. 1903—1904 елларда яшерен прокламацияләр белән таныша, аларны тәрҗемә итү һәм таратуга катнаша. 1906 ел башларында Казанга килеп, «Таң йолдызы» газетасының беренче саннарыннан башлап эшкә керешә, 10 нчы саныннан аның җаваплы редакторы була. Шул уңай белән ул «Яңа мөхәррирдән» дигән декларациясендә болай дип яза:
«Алган юлымның әйтеп бетергесез авыр вә мәшәкатьле, вә хәзерге хәлдә бигрәк тә куркынычлы икәнен белә торып, ул якларын уйламыйча, күңелемнең һәрвакыт колагыма сөйли торган:

Булмас артык, олуг бер эш
Илгә хезмәт итүдән;
Илгә  хезмәт  хөрмәтенә
Үскән  җирдән  китүдән, —

дигән сүзләренә генә башымны иеп […] ошбу «Таң йолдызы» гәзитәсенең мөхәррирлек хезмәтенә өстемә алдым вә мөкатдәс вазифасы булган эшче сыйныфының интересын саклау юлында кулымнан килгән кадәр чын күңелем илә хезмәт итәчәкмен».
Шушы уй-теләкләр белән рухланган С. Рәмиев публицистик мәкаләләрендә ил, халык язмышы кебек зур мәсьәләләрне күтәрә, дәүләт думасының хезмәт халкы өчен берни дә эшләмәвен, илдә ачлык, ялангачлык, изү һәм террор хөкем сөрүен күрсәтә, самодержавие строен бетереп, дәүләт идарәсен бөтен халык кулына бирү, җир һәм ирек таләпләрен яклый («һәркемнең, бурычы». «Сайлаулар» һ. б. мәкаләләре).
Әлеге газетада аның шигырьләре дә басыла башлый. 1906 елның 29 маенда матбугатта беренче булып дөнья күргән «Хәзрәт сакалы» шигырендә дин башлыкларының наданлыгы, реакционлыгы фаш ителә. «Бел телен, эзлә юлын», «Әгәр баксак гәзиттәге хәбәрләргә…» кебек әсәрләрендә инде шагыйрь патша Россиясендә халыкны рәхимсез изү һәм эзәрлекләү күренешләрен бөтен дәһшәтлелеге белән күз алдына бастыра, сәбәпләренә төшенергә чакыра:

Тор, уян, тирә-ягың кан булган,
Бел телен, эзлә юлын: нидән бу болай булган.
Авылларда өйләр җимерелгән, балалар бар да ач калган,
Кырлар көйгән, көл булган, әйтерсең лә яу алган.
Заводлар, фабрикаларга солдат куелган,
Урамнар, йортларга  жандарм,  шпион тулган,
Бел телен, эзлә юлын:  нидән  бу болай  булган.

Беренче буржуаз-демократик революция татар хезмәт ияләре арасында революцион җырларга зур ихтыяҗ тудырды. Татарча шундый җырлар иҗат итүгә С. Рәмиев шулай ук актив катнашты. 1906 елда ул «Марсельеза», «Бәхилләшү», «Батыр атлагыз, иптәшләр!» кебек җырларны тәрҗемә итте һәм аларны, өлешчә-өлешчә булса да, мәкаләләренә кушып бастырды. Мәсәлән, халык арасында киң таралган «Татарча Марсельезамын беренче куплетларын «Казан, 5 нче ноябрь» мәкаләсендә күрәбез:

Ташлыйк,   туганнар,   иске  тормышны,
Ул тормыштан  илгә файда юк.
Булса, байлар илә тик түрәләр
Аркабызда  рәхәт күрәләр.

«Яшә, эшче халык! Яшә, эшче халыкның идеясе — яңа тормыш!»— дип тәмамлана мәкалә. Болар барысы да С. Рәмиевнең революцион-демократик позициягә басуы турында сөйлиләр. Патша хөкүмәте органнары аны туктаусыз эзәрлекли. Газета әледән-әле конфискацияләнә, редакторы судка бирелә. 21 июльдә аны кулга алып, бер тәүлек ялгыз камерада ябып тоталар. Шунда шагыйрь М. Горькийның «Солнце всходит и заходит, а в тюрьме моей темно» дигән җырын тәрҗемә итеп камера стенасына яза. Замандашларының раславына караганда, Рәмиев Горькийны яратып укыган: «Изергиль карчык», «Кеше», «Давыл хәбәрчесе» кебек әсәрләрен яттан сөйли торган булган.
1906 елның 30 октябрендә Сәгыйть Рәмиев квартирасында тентү үткәрелеп, ул янә кулга алына. 1 ноябрьдә аңа суд була. Судта С. Рәмиев акланса да, 17 ноябрьдә губернатор боерыгы белән «Таң йолдызы» бөтенләйгә ябыла. Шуннан соң шагыйрь «Таң мәҗмугасе», «Тавыш» газеталарын чыгаруда катнаша «Тавыш»ның беренче саны (1907, 23 апрель) С. Рәмиевнең иҗтимагый ирек идеалын алга сөргән «Исән кешеләр бер күрешәләр» дигән мәкаләсе белән ачыла. Ләкин бу газеталар да, берничә сан гына чыгып, конфискацияләнә. «Таң йолдызы»н чыгаруны дәвам итү омтылышлары шулай ук нәтиҗәсез кала. 1907 елның январь, август айларында жандармерия редакциядә тентүләр үткәрә. Татар телендә күп кенә «җинаятьчел» брошюралар, өндәмәләр, аларны бастыру турында типография белән язышу кәгазьләре табыла. Редактор С. Рәмиев исә «дәүләт җинаятьчесе» сыйфатында жандарм идарәсенә чакырыла. «Ләкин ул чакта Казаннан китеп юкка чыкты», — дип яза Казан жандарм идарәсе начальнигы соңыннан * (* Әстерхан дәүләт өлкә архивы, ф. 286, оп. 2, сакл. берәмл. 414, 34 кәг.). Революция  еллары  Сәгыйть  Рәмиевнең иҗтимагый-публицистик һәм әдәби иҗат эшчәнлегендә әһәмиятле беренче этап булды.

 

2

 

Илдә кара реакция башлангач, шагыйрь эшсез, жандармерия тарафыннан эзәрлекләнгән хәлдә, бик кыен шартларда кала. 1907 елның 17 декабрендә «Әльислах» газетасында басылган «Юк, үлмим! Торам әле!» дигән мәкаләсеннән күренгәнчә, ул реакция Һөҗүмен, «саф көмеш кебек ак өмидләренең ахыры тигезлек, дуслык, мәхәббәт булачак урынына дошманлык, өмидсезлек, караңгылык булып» чыгуын бик тә авыр кичерә.
Мондый шартларда С. Рәмиев иҗат илһамын нинди иҗтимагый хәрәкәттән алды соң? Бу хәрәкәт — демократик мәгърифәтчелек хәрәкәте иде. Революция җиңелсә дә, бу хәрәкәт сүнмәде. Милли телдә көндәлек матбугат, театр һ. б. шундый культура учакларының кабынуы, хатын-кызларның да уз хокукларын кыю яклый башлаулары аңа яңа куәт өстәде. «Ихтыярсыз җанландым, — дип яза Рәмиев югарыда искә алынган мәкаләсендә. — Яңадан торасым килә башлады, кул селтәгән өмидләрем яңадан кайттылар. Мин тагы зур өмидләргә чумдым».
Революция чорында үзе катнашкан вакыйгаларның кайнар эзләренә кабат кайтып, шагыйрь «Низамлы мәдрәсә» һәм «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» пьесаларын иҗат итә. Беренчесе—аның «Хөсәения» мәдрәсәсендәге, икенчесе Казандагы эшчәнлеге белән бәйләнгән бу әсәрләр иске тәртипләргә, кара көчләргә каршы көрәш рухы, халыкны якты, бәхетле тормышка чыгару, шул юлда хезмәт итү идеяләре белән сугарылган. С. Рәмиевне сәхнә әсәрләре язарга рухландырган мөһим факторларның берсе — Г. Камал, Г. Коләхметов, Ф. Әмирхан һ. б. белән бергә татар театрын тудыру һәм юлга салып җибәрүгә актив катнашуы. 1906 елның 22 декабрендә татар театры тарихында беренче спектакльне ачып җибәреп речь сөйләүче дә ул була.
«Низамлы мәдрәсә» комедиясендә (1908) әдип яңалык исеме белән пәрдәләнгән, ләкин чынлыкта искелеккә ябышып, яшьләрне дин һәм капиталга буйсынучы рухи гарипләр ясый торган мәдрәсә эчендәге тәртипләрне сурәтли. Бу тәртипләргә каршы баш күтәргән Садыйк хәлфә һәм шәкертләр күрсәтелә. Мондый уку йортларының тышкы исеме эчке җисеменә туры килмәү генә түгел, бәлки капма-каршы булуы «көлке»нең нигезен, фаш итүчән комик асылын тәшкил итә.
«Яңалык исеме күтәргән мәдрәсәләребез […] чын гыйлемгә ихласлы вә аңлы шәкертләрне үзләренә җәлеп итеп, яшь гомерләрне черетә бирәләр иде, — дип язды Ф. Әмирхан бу әсәр басылып чыгу уңае белән. — Сәгыйть әфәнде Рәмиев […] бик матур вә оста тасвир итәдер» ** (** «Әльислах»,  1908, 9 март, № 22.).
 «Яшә, Зөбәйдә, яшим мнн!» пьесасында үзен халыкка хезмәт итү, аңа ирек һәм бәхет яулау идеалына багышлаган журналист Сөләйман һәм аңлы тормышка аяк баскан Зөбәйдә образлары үзәктә тора. Аларның мәхәббәте, шәхси иреге, мәгърифәт нурлары белән яктыртылган теләк-омтылышлары иске тормышка, дин изүенә, алла исеменнән халыкны алдаучы хәзрәтләрнең мәкеренә каршы куела. Ислам динен гәүдәләндерүче Динмөхәммәт хәзрәтне Сөләйман: «Бетсен синең ялганың!» — дип җилтерәтеп куып чыгара. Пьесаның дөнья күрүе карагруһ динчеләр арасында зур шау-шу кузгата, тиражы җыеп алынып утта яндырыла.
1907 елның көзендә Г. Тукай белән күрешеп дуслашу, Ф. Әмирхан җитәкчелегендәге «Әльислах» газетасына якынаю С. Рәмиевнең поэтик иҗаты үсеп китүгә уңай тәэсир итә. «Ислах»чылар белән бергә әдәбият кичәләрен оештыруга актив катнашып, ул үз шигырьләрен сәхнәдән сөйли. Бу әсәрләр «Әльислах»та басылып та чыга.
Рәмиевне киң җәмәгатьчелеккә бик тиз арада атаклы шагыйрь итеп таныткан әсәре — «Таң вакыты». Таң атып килү күренеше ярдәмендә шагыйрь татар халкы тормышында, аңында каршылыклар көрәше барганын, бөтен бер тарихи алмашыну процессын сурәтли. Аның лирик герое, «Яшә, Зөбәйдә…» әсәрендәге Сөләйман кебек үк, тирәлектән күп югары «күтәрелеп» торучы, караңгы тормышка кискен каршы куелган романтик герой. Ил, халык язмышы, халыкны гасырлар буена хорафат йокысында тоткан сәбәпләр турында тирәнтен борчылып уйлана ул. Ниһаять, зур бер нәтиҗәгә килә: моңа дин, алла гаепле.
Башларын ваткан татарларның тик шул бер алла, Бетәрләр  микән  татарлар  «алла»  ди-ди, Әллә белерләр микән хаталарын бер алда? — дигән утлы, ачынулы сүзләрен әйтә. Шигырьнең соңгы юллары халыкны уянырга,  актив  хәрәкәткә  чакырган  набат булып  яңгырый:

Бетмә надан, туг яңадан
Мәгърифәтле анадан!
Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә,
Хата ул өмид алладан!

Бу шигырен С. Рәмиев беренче мәртәбә 1908 елның 2 январенда, гает бәйрәме көнне, әдәбият кичәсендә укый. «Бу кичәдә бу вакытка чаклы кеше эченнән генә әйтергә курыккан сүзләр дә сөйләнде, язулар да укылды» *(• «Казан  мөхбире»,  1908,  10 январь.), — дип билгеләп үтә большевик X. Ямашев, әлеге әсәрне күздә тотып. С. Рәмиев татар әдәбиятында бөтен бер юнәлешкә — муллаларга, ишаннарга каршы гына түгел, ә турыдан-туры алланың, диннең үзенә каршы кыю чыгышларга — иң беренче башлап юл ярды.
Г. Ибраһимов «Татар шагыйрьләре» хезмәтендә «тирән мәгънәле, гаҗаиб дәрәҗәдә шигъриятле «Таң вакыты»н анализлауга махсус бүлекчә багышлый. «Хәзерге вакытны — татарның таң вакыты дип атарга мөмкин, — дип яза ул. — Чөнки безнең халыкның гасырларча дәвам кыйлган йокысыннан, өстен каплаган кара төннән яңа дөньяга, якты кояшлы мәдәният галәменә чыгарга торган заманы» * (Г. Ибраһимов. Әсәрләр, тигез томда, 5 т., Казан, 1978.).
«Мин» шигырендә шагыйрь күктәге хакимнәр белән бергә җирдәге хакимнәрне, алар урнаштырган тәртип, кануннарны мәсхәрәли. Кешенең үзен, галәм патшасы итеп, югары күтәрә:

«Мин!» димен мин, “мин” дидисәм,
Миңа бер зур көч керә;
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә.
Бер үзем хөр каламын киң
Җир йөзе һәм күктә дә.

Шагыйрьнең лирик «мин»е, реакция көчләренә каршы горур басып, барлык хокуклардан, җир-сулардан мәхрүм ителгән кешенең бәхетен даулый. «Маҗид сүзе» шигырендә бөтен күк патшалыгын җимереп көл итү белән яный. Шагыйрь өчен иң бөек зат — Кеше.
Сәгыйть Рәмиевнең бу идеяләрендә Көнчыгыш классик поэзиясе традицияләре белән бәйләнешнең үзенчәлекле чагылышын күрергә мөмкин. Шагыйрь Көнчыгыш, бигрәк тә фарсы әдәбиятын — Сәгъди, Хафиз, Хәйям, Руми, Фирдәүси әсәрләрен яхшы белгән. Алар С. Рәмиевкә зур йогынты ясаган. Мәсәлән, Гомәр Хәйям иҗатында аллага каршы көрәш, күкләрне ватарга ашкыну, Хафиз газәлләрендә кешеләрне яңадан туарга, дөньяны яңабаштан үзгәртеп корырга чакыру мотивлары яңгырап китә. Бу поэзиядә пантеизм идеясе — алланы галәм, табигать белән тәңгәлләштереп, аларны бер үк дип карау, кешене алла дәрәҗәсенә күтәреп илаһилаштыру, рәхимсез эзәрлекләүләргә дә карамастан, «Әна әлхак» (мин — хакыйкать, мин — алла) дип раслаулар шактый киң яңгыраш алган була. Шушы традицияләр, 1905 ел революциясе нәтиҗәсендә С. Рәмиев иҗатында яңа куәт белән кабынып, шәхес һәм халык азатлыгы идеяләре белән тыгыз үреләләр.
Шагыйрь әсәрләре дини-кадими даирәләрне тәмам ярсыта, э алдынгы көчләр тарафыннан хуплап каршы алына. Бу әсәрләр тирәсендә шау-шулы бәхәсләр барган көннәрдә Альберт Пинкевич ** (Альберт Пинкевич — педагог, галим.), «Таң вакыты», «Мин», «Син», «Ул» шигырьләрен кулъязмадан тәрҗемә итеп, кереш сүз белән русча бастырып чыгара. Бу тәрҗемәләрне, гомумән, татар язма поэзиясенең рус телендә дөнья күргән беренче үрнәкләреннән санарга мөмкиндер.
Реакция елларында капиталистик мөнәсәбәтләрнең шыксызлыгы, кешелексезлеге тагын да шәрәрәк булып ачылды. С. Рәмиевнең «тигезлек, дуслык, мәхәббәт» турындагы «саф көмеш кебек ак өмидләрен» реаль чынбарлык челпәрәмә китерде. Шагыйрь 1908 елның мартында «Алданган» шигырен яза һәм әдәбият кичәсендә укый.
 
Бетте. Төштем. Үлде рухым.
Калмады   һич   рәхәтем…
Ачынам,  ачуланам һәм
Каш җыерам дөньяга, —

дип, кургаштай авыр өзек-өзек сүз-гыйбарәләрне градация тәртибендә тезеп, җан ачысы белән язылган бу әсәр изге идеал белән явыз чынбарлыкның кискен бәрелешеннән туган газаплы кичерешләрне гаять көчле чагылдыра. Әйтергә мөмкин ки, шушы шигырьдән башлап шагыйрьнең иҗатында җәмгыять белән тирән каршылыкка кергән романтик геройның трагик образына, аның фаҗигале кичерешләренә игътибар артты.
Реакция дәверенең гомумиләштерелгән символик сурәтен С. Рәмиев «Минем төн» шигырендә (1909) тудыра. Бу чорның җан өшеткеч шыксыз кыяфәте, яңа «таң»ны зарыгып көтү ифрат куе буяулар белән тасвирлана:

Караңгы һәм дә таңы ерак,
Уты сүнгән җәһәннәм минем төн…

Шигырьдә буржуаз җәмгыятьнең ялган морале кискен фаш ителә:

Бозыклык, ялган,  ачу күрәм
Хакыйкать, гыйффәт,  мәхәббәт эчендә!

Алдауга һәм икейөзлелеккә, «кеше кешегә — бүре» принцибына корылган җәмгыятьнең типик сыйфатларын үзенә җыйган «кеше» темасы С. Рәмиев шигырьләрендә күп урын алып, «елан», «авызы канлы ерткыч» образлары еш кулланыла («Кеше», «Күрәм гали»… һ. б.). Кешеләр арасында мәхәббәт, гыйффәт, ямь күрергә ашкынган шагыйрь Җибрилдән: «Бөтен җиргә мәхәббәт орлыгын сач!», «Кеше атлы еланнар калмасын һич!» — дигән чакыру авазын ишетә («Пигамбәр», 1909). Лирик геройның явыз җәмгыять белән конфликты бөтен дөнья, җиһан масштабын ала («Дөньяга», «Көлсеннәр», «Күңелле булмадым» һ. б.). Ул, пычрак җәмгыятьтән, публикадан йөз чөереп, матурлык һәм ямь эзләп, каядыр читкә омтыла:

Рухымнан бар ачу, бар кер
Бетәр төсле, чыгып китсәм.
(«Ямь».)

С. Рәмиев поэзиясендә дөньядагы явызлыкларга, кешелексезлеккә яшәүнең рухи принцибы, күңел дөньясы каршы куела. Туктаусыз янып, сызлап торган күңел көче аңа өмет, юаныч һәм дәрт бирә. Шагыйрь кеше күңелендәге үтә нечкә кичерешләрне, сизелер-сизелмәс хәрәкәт-үзгәрешләрне, нюансларны рәсемләп күз алдына бастыра. («Сызла, күңлем!», «Минутлар» һ. б.) Кешене рухи гарипләндергән мөнәсәбәтләргә каршы эмоциональ дөньясы бай булган гүзәл кеше идеалын алга сөреп, С. Рәмиев музыка һәм театр сәнгатен киң пропагандалый, бу турыда күп кенә мәкаләләр яза.
Рухи сферага, күңел дөньясына зур игътибар бирү, хис-тойгы культы сүз сәнгатендә эмоциональ башлангычның көчәюенә китерде, чынбарлыкны чагылдыруда экспрессия, гипербола, сурәтне гадәттән тыш көчәйтү, үткенәйтү, калку итү принципларын үзәккә куйды. Әйтик, «Алданган» шигырендә, дөнья «Һаман алдый, юк хакыйкать!» диелә икән, бу инде иң соң чиккә җиткереп, шуннан да артыграк итеп әйтә алмаслык рәвештә сурәтләнә дә. «Сәгыйтьнең бөтен шигырендә гомуми булган бер сыйфат бар: аның хиссиятенең һәр тугрыда һәрвакыт үтә куәтле, үтә югары булучылык»* (*Г. Ибраһимов. Әсәрләр, сигез томда, 5 т., Казан, 1978, 89 бит),— дип яза Г. Ибраһимов.
Заман никадәр генә авыр, караңгы булмасын, шагыйрь күңелендә өмет чаткысы сүнми. «Алданган» шигыре:

Мәңгегә шул көйгә барырмы
Кара таплы бәхет?
Әллә әйләнер микән җил
Һәм исәр татлы вакыт?.. —

дигән сорау белән тәмамланса, «Дөньяга» шигырендә якты көннәрнең килүенә ныклы ышаныч яңгырый:

Бу  яшем,  юк,  җиргә  сеңмәс,
Бу калыр, бу ялтырар!
Һәм караңгы көн бетеп бер,
Мәңге якты ай туар!

Рухы көчле геройларны эзләп, С. Рәмиев рус һәм Европа романтик поэзиясенә дә мөрәҗәгать итте. 1910 елда ул Лермонтовның Шиллердан алып язган «Перчатка» балладасын тәрҗемә итеп бастырды. Бу әсәрнең герое куркыныч, хәтәр хәлдән зур тантана белән җиңеп чыга, тәкәббер һәм икейөзле сарай әһелләре белән кискен каршылыкта сурәтләнә. Балладаны шагыйрь татар халык иҗатына, Көнчыгыш поэзиясенә хас героик дастан стилендә тәрҗемә итә. Әсәрдә Көнбатыш һәм Көнчыгыш поэзиясе традицияләре «очраша», аларның үзенчәлекләре үзара бик нык керешеп, яңа бер синтетик сыйфат, яңа поэтик казаныш барлыкка килә.
Сәгыйть Рәмиев поэзиясенең Байрон, Шиллер, Лермонтов кебек романтик шагыйрьләр иҗаты белән типологик охшашлыгы байтак. Белгечләр моңа күптән игътибар итә килә. С. Рәмиев поэзиясе турында академик П. С. Коган: «Леопардиның кайгылы җырларын, яисә Байронның ләгънәтләрен хәтерләтә торган поэзия […]. Аңарда кайчакларда Кабил белән Прометейның баш күтәрү һәм протест рухы кузгала»** (** П. Коган. Татар әдәбияты турында. «Безнең юл», 1927, №8—9.), — дип яза.
1914 елда С. Рәмиев Лермонтов шигырьләреннән янә берничә парча тәрҗемә итә һәм аның тормышы, иҗаты турында, русча хезмәтләрдән иҗади тәрҗемә рәвешендә, мәкаләләр дә бастыра. Мәкаләләрнең берсендә Лермонтовтан тәрҗемә итеп китерелгән:

В душе моей, как в океане,
Надежд разбитых груз лежит…

Күңелемдә,  зур  диңгездәге  кебек,
Җимрек өмидләрдән тау ята, —
 
дигән  сүзләрне  С.   Рәмиевнең  үз  шигырьләрендәге  хис-тойгыларга карата да кулланырга мөмкин.
Бөек рус шагыйренең үзен чолгап алган чынбарлыкка «ачулы карашы — хакыйкатькә таба биек бер баскыч иде, — дип яза С. Рәмиев. — Лермонтовның әсәрләре халыкның Хәятыннан алынган булганга, алар безгә бик якын, бик кирәк һәм бик кадерле әсәрләрдер. Руснянең иң соңгы әдипләренең әсәрләрендә дә Лермонтовның тавышы ишетелеп торадыр. Лермонтов та шул халык кайгысын кайгыра иде».
Сул матбугат бер-бер артлы ябылган шартларда С. Рәмиев 1909—1910 елларда «Бәянелхак» һәм «Казан мөхбире» газеталарында эшли. «Бәянелхак»тагы кайбер мәкаләләрендә либераль байларга ташламалар да ясый. Шулай ук «Казан мөхбире»ндә ул оештырган «Уен-көлке музее», «Без» сәхифәләрендә «Яшен» журналына каршы чыгышлар күренә. Бу хәл С. Рәмиев белән Тукай арасында киеренкелек тудыра.
Ләкин С. Рәмиевнең аерым чигенешләре аны демократия көчләреннән читкә алып китә алмады. Күп санлы мәкалә һәм фельетоннарында шагыйрь дин башлыкларын, буржуаз матбугат органнарын, милләтчеләрне, думада «дин һәм милләт» кайгырткан булып кыланган депутатларны һәм һәртөрле реакционерларны сатира утына алды.
Бу елларда ул прозага да мөрәҗәгать итә: хикәяләрендә байларның һәм дин башлыкларының муллык эчендә типтерүләре белән урамга ташланган ач-ялангач хезмәт ияләренең ачы язмышы арасындагы контрастны сурәтли. Тәмамланмый калган «Ул исерек түгел иде» повестенда кечкенә Маҗиднең патриархаль татар тормышында, дини фанатизм чолганышында үсүе, мәдрәсә тәртипләре, эре җир биләүче морзалар һәм җирсезлектән җәфа чиккән крестьяннар сурәтләнә. Җир мәсьәләсе бик актуаль булган бер чорда, демократик революция идеяләренең әдип иҗатында дәвам итүе иде бу.
1910 елда С. Рәмиев «Кабакта мәхәббәт» драмасын яза. Әсәрдә саф күңелле геройлар — журналист Хәмит белән эшче кыз Татьянаның феодаль-буржуаз җәмгыять белән бәрелеше һәм фаҗигале язмышы күрсәтелә. Әмма әсәр басылмый кала һәм соңыннан югала.
С. Рәмиевнең драма, повесть, хикәяләрендә гади кешеләрне, хезмәт ияләрен, халык язмышын сурәтләүгә омтылыш, аңа тирән теләктәшлек сизелеп тора. «Минем халкыбызга булган бигрәк артык мәхәббәтем һәм минем халкыбызда күргән бер матурлыкка бигрәк артык гыйшкым, — дип яза ул 1910 елда, — ихтыярымны үз кулымнан ала һәм шунда кыямәтләр булып, гарасатлар купканда да, мин рухымда тулган хиссиятемне телем белән дә кычкырып зикер итмичә сабыр итә алмыйм. Мин аны әйтәмен һәм кабат-кабат әйтәмен» * (* «Идел» газетасы, 1910, 12 октябрь.).
Ләкин шуны да онытмаска кирәк: демократ шагыйрь хезмәт иясе массаларына никадәр генә кайнар теләктәшлек белән караса да, аның тирәлектән кискен аерылып, «күтәрелеп» торган романтик лирик героеның халык белән бәйләнеше шактый йомшак һәм тотрыксыз иде.

 

4

 

1910 елның җәендә С. Рәмиевне Әстерханга «Идел» газетасының секретаре итеп чакырып алалар. Ул тиз арада «Идел»нең фактик редакторына әверелә, газетаның телен халыкка якынайта, аның битләрендә милләтләр дуслыгы, мәгърифәт, әдәбият-сәнгать һ. б. мәсьәләләр буенча зур эшчәнлек җәелдерә. Бу елларда Әстерханда сөргендә булган азербайҗан революционеры, драматург, врач Н. Нәриманов һ. б. алдынгы яшьләр белән якыннан аралашып, С. Рәмиев мәктәпләргә, анда укучы фәкыйрь балаларга ярдәм оештыру, халык университеты, татар яшьләрен сәхнә тирәсенә туплау, әдәбият кичәләрен, туберкулезга каршы «Ак чәчәк» бәйрәмнәрен үткәрү кебек эшләргә актив катнаша. 1912 елның мартында Н. Нәриманов җитәкчелегендә үткәрелгән театр кичәсенең зур уңыш белән узуы турында С. Рәмиев дулкынланып яза: «Шул хәлне генә күреп тә, башка һичбер дәлил сорамыйча ук, күңел ирекле-ирексез: истикъбалебез (Истикъбаль — киләчәк.) өмидсез түгел! — дигән бер хакыйкатьне генә тәкрарлый вә… күңел өмиден тагы арттыра вә хосусый бер шатлык белән шатлана иде… Без ул мөхтәрәм затның (Нәримановның. — Ш. С.) һәр заман яшьләргә булышлык итеп, сценага даир мәсьәләләрдә аларга мөфид (Мөфид — файдалы,   әһәмиятле.) киңәшләрен биреп торганлыгы өчен самими кальбебездән тәшәккер итәбез. Агабыз — һәрдәм булышлыклы вә әбәд (Әбәд — мәңге,   чиксез.) сөекле агадыр» * (* Татарча театр кичәсе.— «Идел», 1912 ел, 9 март.). «Доктор Нәриман бәк Нәриманов җәнабларыны озату мәрасиме» дигән зур мәкаләсендә С. Рәмиев бу революционерның халыкка армый-талмый хезмәт итүе турында яза.
Татар большевигы Хөсәен Ямашевның кинәт үлү хәбәре С. Рәмиевне тетрәтә. «Хөсәен Ямашевның вафаты» дигән мәкаләсендә ул X. Ямашевның «һәрвакыт изге вә гали максатларга гына күз тегеп» йөрүен, «бар уе халыкның сәгадәте» булуын, татар яшьләренең идея юлбашчысы, рухландыручысы икәнлеген күрсәтә. «Хәзер дә ул яшьләр арасында иң сөекле, иң игътибарлы бер яшь улып, — ди С. Рәмиев, — үзенең вөҗүди хәрәкәтләре вә киңәшләре белән яшьләр хәятына бер рух биреп тора иде. Аның белән утырганда, кеше үзенең күңелендә булган гамь вә госсасын (Гамь   вә   госса — кайгы-хәсрәт.) оныта иде, истикъбальгә бер өмид баглап, кеше бертөрле җанлана иде… Бәхил бул, сөекле дустыбыз Хөсәен!»
Киләчәккә өметне С. Рәмиев нәкъ менә Нәриманов, Ямашев кебек ленинчы революционерлар эшчәнлеге белән бәйли. Әдип аларның көрәшенә теләктәшлек итеп, буржуаз милләтчеләрнең, бигрәк тә И. Гаспринскийның пантюркистик идеяләренә каршы чыга («Татармы без, түгелме?» дигән мәкаләсе).
Шагыйрьнең татар теле һәм әдәбиятына, театр һәм музыка сәнгатенә караган мәкаләләре, шигырь төзелеше турындагы фикерләре, яшь шагыйрьләргә «Идарәдән җаваплар» рәвешендә язган киңәшләре “Идел”дә еш басылган. Ул, гарәп хәрефләрен ташлап, яңа алфавитка күчү кирәклеген күтәреп чыга.
Бу елларда Рәмиев Л. Н. Толстойнын тормышы һәм иҗаты белән кызыксына, бөек язучының, дворян-алпавытлар җәмгыяте белән тирән каршылыкка кереп, Ясная Полянаны ташлап китүе, вафаты турында шигырь һәм мәкаләләр яза, “Тере мәет” драмасын тәрҗемә итеп “Идел”дә бастыра.
1911 ел башларында Г. Тукайның үпкә авыруы көчәеп китүен белгән С. Рәмиев аны кымыз белән дәвалау, Нәримановка күрсәтү өчен үз янына чакыра. Әстерханда Тукайга күрсәтелгән зур хөрмәт һәм кайгыртучанлык халык шагыйренең сәламәтлегенә һәм кәефенә унай тәэсир ясый. «Хәзердән үк үземдә җисмән вә рухан бер көч хис итә башладым… Сәгыйть белән бергә торабыз», — дип яза Тукай Казанга.
Соңыннан, халык шагыйре инде вафат булгач, “Тукаев үлгән” дигән мәкаләсендә С. Рәмиев «тиңдәшсез бердәнбер шагыйрьнең» исеме, «эшләп калдырган зур вә гали эшләре» мәңге яшәячәген әйтә. Ул Тукай турында «халык университетында» уку өчен лекция әзерли, лекциягә рөхсәт алу артыннан Нәриманов йөри. Ләкин рөхсәт бирелми.
Архив документлары күрсәткәнчә, хөкүмәт органнары Сәгыйть Рәмиев эшчәнлеген бу елларда да күзәтеп барганнар. Аның квартирасында тентү үткәрелә, Казаннан да мәгълүматлар соратып алына. Нәтиҗәдә Әстерхан губерна жандарм идарәсе начальнигы С. Рәмиевне «политик ышанычсызлыгы белән танылган эшлекле» дип бәяли. 1914 елның мартында «Идел» газетасы ябыла, С. Рәмиев Әстерханнан сөрелә.
Шагыйрь, әле яңарак кына өйләнешкән хатыны — укытучы Бану Әюпова белән Уфага китеп, «Уфимский сельскохозяйственный листок» журналын татарчага тәрҗемә итеп чыгара башлый. М. Гафури, Г. Ибраһимов һ. б. әдипләр белән аралашып, әдәбият һәм культура хәрәкәтенә якыннан катнаша. Тукайны югалткан җәмәгатьчелек С. Рәмиев иҗатына зур өмет һәм игътибар белән карый. Әдәбиятка килүче Г. Сөнгати, С. Кудаш һ. б. яшьләр ана багышлап шигырьләр язалар. Шагыйрьнең иҗат эшчәнлеге сизелерлек активлаша. Аның бу елларда язган «Ул йоклый», «Ул торды» кебек әсәрләре кешегә, бигрәк тә сабый балаларга кайнар мәхәббәт, гуманизм тойгысы белән сугарылган. «Киң иман» шигырендә шагыйрь кешенең ирекле уй-фикер йөртергә, бертуктаусыз хакыйкать эзләргә хакын даулый. «Басма сүз» шигырендә исә тарихның алга таба хәрәкәтендә деспотизмның җимереләчәге котылгысыз булуын раслый:

Ашты чиктән ул хәятның
Золмәте… Золмәт һаман
Көн сөралмас! Юк, канун бу!
Һәм килер киң бер әман.

Империалистик сугыш тудырган катлаулы шартларда Сәгыйть Рәмиев янә рус әдәбиятына мөрәҗәгать итә: Н. А. Некрасов, Щепкина-Куперник, большевик-шагыйрь Демьян Бедныйдан алып язылган «Аналар», «Күлмәк җыры» шигырьләрен, «Сука белән Пушка» мәсәлен бастыра. Бу әсәрләр империалистик сугышка нәфрәт, көчләп үлемгә куылган гади кеше язмышы, аналарның күз яше өчен тирәнтен борчылу тойгысы белән сугарылган. Сука белән Пушка бәхәсендә сугыш, ерткычлык көчләренең җиңеләчәге, иҗади тыныч хезмәтнең мәңге тантана итәчәге күрсәтелә, хезмәт иясенә дан җырлана. Болар — татар поэзиясендә империалистик сугышка каршы юнәлешне башлап җибәргән беренче әсәрләрдән булды. Бу шигырьләр «халык арасында бик нык таралып, популяр җырга әйләнеп киткән иде», — дип яза Сәйфи Кудаш * (* С. Кудаш. Хәтердә калган минутлар. Казан, 1959, 80 бит.)
Әмма шагыйрьне эзәрлекләү Уфада тагын да куркынычрак төс ала. 1916 елда жандармерия, сорау алуга чакыртулар, янау һәм куркытулар юлы белән, аны хәтта яшерен агент итәргә маташа. Ләкин, соңыннан булган тикшерүләр күрсәткәнчә, жандармнар С. Рәмиевне үзләренә хезмәт иттерә алмыйлар, аның гаепсез булганлыгы ачыла ** (** Г. Ибраһимов. Сәгыйть Рәмиев мәсьәләсе.— «Ирек» газ., 1917, 22 апрель/ Шулай ук «Тормыш» газетасында басылган материаллар (1918,  17, 18,  19 январь).).

 

5

 

Социалистик революцияне Сәгыйть Рәмиев дәртләнеп каршы ала һәм совет учреждениеләрендә эшли башлый. 1919—1920 елларда Урал өязе Ваһапов поселогында ревком секретаре, Магнитка станицасында халык мәгариф бүлеге мөдире була, кулына корал алып, ак банда калдыкларын бетерүдә катнаша. РКП(б)ның Верхне-Уральск шәһәр комитеты янындагы мөселман секциясендә хезмәт итә. 1921 елда Чиләбегә күчерелеп, милләтләр эше буенча губерна бүлегендә, «Кызыл Урал» газетасында эшли, педагогия техникумында укыта. 1922 елда Уфага кайтып, Башкортстан җир эшләре халык комиссариатының нәшрият бүлегенә җитәкчелек итә.
Бу елларда ул «Мәсихы хөррият» (Азатлык мессиясе дигән мәгънәдә) исемле зур шигъри әсәрен яза. Соңыннан югалган бу әсәр халык азатлыгы өчен көрәшнең нинди кыен шартларда һәм зур корбаннар аша баруын сурәтләүгә багышланган булган. «Кызыл Урал» газетасында С. Рәмиев, революциянең эчке дошманнарын һәм дини идеологияне фаш итеп, «Саботаж» хикәясен, «Иблис тә дердерәде» дигән философик-атеистик әсәрен бастыра.
Р. Джованьолиньщ «Спартак» романын, халыкара эшчеләр хәрәкәте гимны «Интернационал»ны тәрҗемә итә.
Инде күптән газаплап килгән үпкә авыруы көчәя баруга карамастан, шагыйрь үзенең иҗат эшен тагын да активлаштыру турында уйлана. «Башкортстан» газетасында (1923 ел, 11 январь) басылган «Сүзем һәм үзем» шигырендә: «Тутыкмый ул сүз кылычым кынысында» дип белдерә.

Сәгадәттән бер дә өмет кискәнем  юк:
Хәят белән арам төйнен чишкәнем юк,
Касәсеннән хәятның, раст, авыз итсәм дә,
Ләкин әле төбенә хәтле эчкәнем юк,—

дип яшәргә, эшләргә ашкына.
Ләкин озакка сузылган каты авыру аның гомерен кисә. 1926 елның 17 мартында көндез сәгать 11 дә Сәгыйть Рәмиевнең йөрәге тибүдән туктый. Шагыйрьнең вафаты турында «Правда», «Известия» (1926 ел, 21 март) һ. б. үзәк газеталар язып чыгалар. Төрле милли телләрдәге газета-журналларда басылган күп санлы мәкаләләрдә С. Рәмиевнең вафаты татар әдәбияты өчен зур югалту итеп карала. 21 мартта меңнәрчә халык, шагыйрь белән саубуллашып, аны соңгы юлга озата. «Әдәбият күгендәге күп йолдызлар арасында синең йолдызың да һәрвакыт ялтырап торыр. Шуны күргән саен сине искә төшерерләр, онытмаслар… дим, тыныч бул, Сәгыйть!» * (* Сәгыйтькә.— «Башкортстан», 1926 ел, 21 март.) — дип яза халык шагыйре М. Гафури.
С. Рәмиев әсәрләренә Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Г. Гобәйдуллин, Д. Юлтый, С. Кудаш һ. б. әдипләр, А. Н. Самойлович, П. С. Коган кебек күренекле рус галимнәре югары бәя бирделәр. Аның иҗат мирасын барлау һәм өйрәнүгә Г. Сәгъди, М. Гали, М. Гайнуллин, X. Госман, Г. Халит һ. б. белгечләр зур өлеш керттеләр. Күп кенә шигырьләре төрле елларда русчага тәрҗемә ителеп басыла килде.
Аның традицияләре, шигырь төзелешенә керткән яңалыклары алга таба С. Сүнчәләй, Ш. Бабич, Н. Исәнбәт, аеруча Һ. Такташ һ. б. шагыйрьләр тарафыннан үстерелде.
С. Рәмиевнең “инсаният вә хөррият” турындагы, бәхет, гүзәл кеше турындагы гуманистик романтик идеаллары безнең социалистик Ватаныбызда тормышка ашты, чынбарлыкка әверелде. Азатлыкка, бәхеткә ирешкән илебез, халкыбыз, үзенең атаклы күп әдип һәм шагыйрьләре белән бергә, Сәгыйть Рәмиевне дә күңелендә саклап киләчәккә илтә.

(Чыганак: Рәмиев С. Таң вакыты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 272 б.).


Комментарий язарга


*