ТАТ РУС ENG

Безнең «өчле» башка мәктәпләрнең «бишле»сенә тора иде

Батулла 4

– Сез авылларда, мәктәпләрдә еш буласызмы?

– Булдыра алганча! Ләкин мәктәп чакырса, минем бармый калганым юк! Чакырмыйча да барам.

– Мәктәпләргә сез ни өчен йөрисез?

– Балаларның нурлы йөзләрен күрер өчен. Безнең арттан нинди буын үсеп килә икән? – дип йөрим.

– Мәктәпләрдә йөргәндә, кызык хәлләргә очраганыгыз бармы?

– Булгалый! «Совет коммунизмының бәхетле чорында» Чаллы якларындагы авылларда йөрергә туры килде. Бу 1987 ел иде булса кирәк. Исемдә түгел, ни сәбәпледер Чаллы мәгариф бүлегенең мөдире, бер хатын-кыз (исеме хәтердә сакланмаган: Габидуллинамы, Гыйльметдиновамы шунда), райкомнан тагын берничә иярчен дә минем белән бергә килде. Аңламадым: алар минем арттан ни сөйләгәнемне тыңлап йөрүчеләр идеме, әллә кызыксынып килгәнме, һәрхәлдә, мин яраннары белән йөри торган падиша сыман йөрдем ул чагында. Мусабай авылы мәктәбендә очрашу шаулап бара, сорау артыннан сорау ява, җавап биреп кенә өлгер, телевидениедән әкиятләр сөйләүче кеше буларак, мине бала-чага бик яхшы белә, кызыксыну көчле. Очрашу азагында бер бала сорау бирә:

– Батулла абый, сез мәктәптә ничәлегә укыдыгыз?

Зал тып-тын калды, сәхнәдәгеләр дә, залдагылар да җавап көтә.

Мин: «Аттестатымда бер генә «дүртле» бар иде!» – дигәч, зал: «Һо-о», – дип сокланудан аһылдап куйды. Мин: «Калганнары «өчле»! – дигәч, зал тыела алмыйча көлә башлады.

Сәхнәдәгеләр – мәктәп директоры, завуч, мәгариф бүлеге мөдире, райкомнан килгән бер-ике кеше артык җитди иде. Балалар көлә, мин дә көләм.

– «Дүртле»ң нәрсәдән иде? – дип кычкыра бер бала.

– Анысы физкультурадан! – дидем, зал тагын шартлады.

Бик кызык булды. Ләкин сәхнәдәге өстәл янында утыручы «нәчәлникләр» үзара пышылдаша башлады. Мин чамаладым инде: алар минем соңгы җавабымнан канәгать түгел иде.

Балалар бераз тынычлана төшкәч:

– Ләкин безнең мәктәпнең «өчле»се башка мәктәпләрнең «бишле»се иде. Мәктәп елларында алган белемем мине Мәскәүгә хәтле алып китте, – дидем.

Математикадан атаклы укытучыбыз Василий Зингаров турында һәм истә калган формулалар, теоремаларны сөйләп биргәч аптырадылар, математикадан «өчле»гә генә укып та, илле яшенә җиткән ир теоремаларны яхшы хәтерли икән ләбаса!

Шаулап узган очрашудан соң бер түтинең өенә ашка төштек. Бик мул табын әзерләгән хуҗабикә. Кулларны юып, табын янына утырган идек, мәгариф бүлеге мөдире җыерык каш белән безнең очрашудан канәгатьсезлеген белдерде:

– Сез антипедагогик сүз сөйләдегез балалар каршында! – дип башлады ул. – Без балаларны яхшы үрнәктә тәрбияләргә тырышабыз, сез аларга: мин, «өчле»гә генә укып та, артист, язучы, атаклы кеше булдым, дип әйттегез.

– Кичерегез, ханым, мин аларга алай әйтмәдем, безнең мәктәптәге «өчле» башка мәктәпләрнең «бишле»сенә тора, ягъни безнең укытучыларыбыз таләпчәнрәк булган, дидем.

– Аның мәгънәсе барыбер шул, укымыйча да зур кеше булып була, дидегез.

– Сезнеңчә, мин балаларга дөресен түгел, ялган сөйләргә тиеш идеммени?

– Әйе, бөек максат ялганны да гафу итә.

– Миңа андый бөек максат кирәк түгел, балаларга да… Әгәр дә мин сезнең ысул буенча, балаларга: «Гел «бишле»гә генә укыдым», – дип әйтсәм, беләсезме ни була иде залда? Зәй төбәгенең Биш авылы мәктәбенә, ягъни мин укыган мәктәпкә, Мусабайдан да йөреп укыдылар. Бу балаларның аталары, аналары минем ничек укыганымны яхшы белә. Мин шук идем, чытлык идем, башым «өчле»дән чыкмады. Бала: минем әти сезнең белән бер сыйныфта укыган, сез ялган әйттегез, сез «өчле»гә көчкә укыгансыз, дип кычкыра иде. Мин җир тишегенә кереп китә идем. Бөек максат өчен җитмеш ел халыкны алдадык, оятсыз рәвештә ялганладык һәм нәрсәгә килеп чыктык?

Табын янында тәмле ризыкларны да онытып әнә шундый сәяси темага бәхәс булып алган иде. Гомумән, соңгы елларда газета-журналларның саны кими, китап алучылар сирәгәя, халыкның зәвыгын Интернет йота һәм имәнеч бер халәт барлыкка килә: китап укучылар азайганнан-азая, укучылар тарафыннан әдәбият-сәнгать кешеләренә бирелгән сораулар арта бара. Бу ни гаҗәп хәл?!

Бер очрашуда миңа шундый сорау ташладылар:

– Абый, сез нигә артистлыктан киттегез? – диде ул үсмер егет.
– Мин артистлыктан китмәдем! – дидем.
– Сез бит театрдан киткәнсез! – диде егет.
– Әйе, мин театрдан киттем, ләкин сәхнәдән китмәдем, артистлыктан китмәдем. Мин менә сезнең каршыгызда артист буларак та, язучы буларак та басып торам. Мин сәхнәдән төшмәдем, кичәләр-концертлар алып барам, минем пьесаларым театр сәхнәләрендә куела һәм, ниһаять, мин үз хикәяләремне эстрадада сөйләп Илһам Шакиров, Усман Әлмиевләр, Зөләйха Хисмәтуллина, Эмиль Җәләлетдиновлар белән бөтен Урта Азияне, Мәскәү, Петербург, Уфа, Ижау калаларын йөреп чыктым.
– Алайса, сез ни өчен театрдан киттегез?
– Әгәр дә мин киткәннән генә театрның бер кырые кителә икән, мин китмәгән булыр идем. Мин киттем, театр һаман гөрләп яши, димәк, минем театрга кирәгем шулкадәр генә булган. Минем кебек артистлар театрда бик күп, ә менә минем кебек язу-
чы юк. Мин һәрвакыт башкалар башкара алмаган яки башкарырга теләмәгән эшкә алына идем. Мин язучылар арасында да шулай, үзем генә майтарырдай эшкә ябышам. Коръән аятьләрен тәрҗемә итәргә кем генә алыныр иде икән? «Ядкяр», ШТМ кичәләрен кем генә оештырыр иде икән? Еллар буе телевидениедән балаларга әкиятне кем генә сөйләр иде икән? Тарих турында, әдәбият, сәнгать турында «Батулла дәресләре»н уздырырга кем генә алыныр иде икән? 1963 елдан алып, мин радио-телевидение-
дән балаларга меңнән артык әкият сөйләгәнмен.
– Сез нинди чит илләрдә булдыгыз?
– Япония, Кытай, Һиндстан… – дип саныйм, залда соклану авазлары: «Һо-о, Һиндстан, Япония!» –
Мин дәвам итәм: – Африка, Франция, Италия, Англия кебек илләрнең берсендә дә мин булмадым!
Ихлас көлү мәктәпне яра язды.
– Дуслар, мин чит илләргә 1989 елда гына чыга башладым: ике тапкыр Финляндиягә, өч тапкыр Төркиягә, берәр тапкыр Америка белән Германиягә барып кайттым… Якынрак чит илләрдә: Кырым, Урта Азия, Чувашстан, Башкортстанда да булгаладым…
– Сез үз акчагызга йөрисезме чит илләргә?
– Чит илләргә йөрердәй мая миндә юк… Финляндиягә мине татар әдәбияты тарихы турында дәресләр үткәрергә чакырдылар. Мин анда эшкә барып кайттым. Төркиягә дә ике тапкыр чакыру буенча, берсендә моннан барган төркемгә тәрҗемәче буларак, йомышка юлладылар. Германиягә эштән чыккан йөрәгемне төзәттерергә, ягъни гамәлият ясатырга хөкүмәт хисабына җибәрделәр. Нью-Йорк-
ка да мине андагы татарлар җәмгыяте чакырды, анда Финляндиянең һәвәскәр театры минем «Туйлар узгач» исемле пьесам нигезендә куелган спек-
таклен гастрольгә алып барган иде. Мин шуны карарга барып, кунак булып кайттым.
– Сез яңадан тусагыз, шушы ук юлны узар идегезме?
– Язмыштан узмыш юк!
– Алдагы планнарыгыз?
– Бер тапкыр гына булса да хаҗга барып кайту! Ике сабыемны аякка бастыру! Күптомлык тулы әсәрләремне бастырып чыгару! Эш күп, Аллаһ Тәгалә гомер бирсә, байтак эшләр майтарырбыз әле, иншалла! (Мин хаҗга барып кайттым, шөкер. Ике улым да һөнәрле булды, хәзер олысы «Моң» те-
атрында эшли. Кече улым Байбулат Мәскәүнең кино мәктәбен тәмамлап, кинорежиссёр булып эшли. Егерме том әсәрләрем чыкты, шөкер. Эштән туктаганым юк, шөкер.)
– «Кичер мине, әнкәй» исемле пьесагызны сез кайдан алып яздыгыз?
– Әлбәттә, аның нигезендә булмыш вакыйгалар ята. Бу пьесаны мин Мәскәүдә Әдәбиятчыларның югары сыйныфларында укыганда, 1978 елда язган идем. Ул Камал театрында, Лезгин, Башкортстан, Махачкала, Нугай, Татар яшьләре театрында, бик күп халык театрларында куелды. Ләкин әсәр каршылыкларга да очраштыргалады. Иң беренче Казанның 35 нче мәктәбе укытучылар коллективы ризасызлык белдерде. Имеш, Батулла совет укытучысыннан көлә, дип язганнар иде. Ләкин бу хат басылып та чыкмады, Мәдәният министрлыгы да, өстәрәктәгеләр дә ул шикаятькә игътибар итмәде, шөкер. Пьесаны уйнаудан туктатмадылар. Хәтерлим әле, Балтачта уйналгач, тамашачы конференциясе булып алды. Бер генә кеше дә кайтып китмәде. Спектакльнең тамашачыга бик ошаганы сизелеп тора иде. Сәхнәгә менеп сүз әйтүчеләр артистларның уенына, күтәрелгән мәсьәләнең куелуына мөкиббән иделәр. Ләкин бер хатын пьесаны бик ярсып тәнкыйтьләде, аның исеме Билгүс Хафизовна булып истә калган, ул Балтач мәктәбендә еллар буе әдәбият укытканлыгы турында әйтте. Аның чыгышы усал, янаулы иде.
– Каян алган автор шушындый тискәре, кабахәт типларны, пьесада совет укытучысы надан, балаларга, кешеләргә гаделсез. Бер ишегалдына Батулла җыен тискәре образларны туплаган! Бу – совет дистивителнесенә яла ягу! Бу – совет укытучысын мәсхәрә итү!
Әдәбият укытучысы байтак сөйләде һәм җиңүче кыяфәте белән залга төшеп утырды. Халык аптырашта иде.
Тезелешеп сәхнәдә утыручы артистлар да, мин дә каушап калдык. Бу куркыныч сүзләр иде. Тамашачы конференциясе спектакльдән озынрак булып китте. Ләкин халык таралмады, чөнки сорауларга җавап бирәсем бар иде, һәм мин, эчемдә ут дөрләсә дә, сабыр булырга тырышып әйттем:
– Чыгышыгыз өчен сезгә рәхмәт, хөрмәтле Билгүс Хафизовна! – дидем. – Сезнең алда спектакльдә катнашучылар утыра. Билгүс Хафизовна артистларны да, театрны да, мине дә бик авыр сәяси хата ясауда гаепләде… Әйдәгез, карап багыйк. Зал тарафыннан караганда, уң якта утыручы тимерче Әбүбәкер (артист Равил Шәрәфи уйнаган роль) кабахәтме?
Зал үкереп җавап кайтара:
– Ю-ук! – ди.
Гөрләтеп, Шәрәфине алкышлыйлар.
– Аның кырында утырган Миңзифа (Гөлсем Исәнгулова уйнаган роль) кабахәтме?
Зал үкерә:
– Ю-ук! – дип кычкыралар. Кул чабалар.
– Миңзифа янындагы Миргаян (артист Габделфәрт уйнаган роль) кабахәтме?
– Ю-ук!
Аягүрә Габделфәртне алкышлыйлар.
– Аның янында утыручы кыз Гөлзирәк кабахәтме?
Зал, аягүрә басып, Гөлзирәкне алкышлый.
– Тел галиме Имаметдин кабахәтме?
Зал тып-тын. Икеләнәләр.
– Юк! – дидем.– Имаметдин дә кабахәт түгел: ятим баланы тәрбияләргә алырга теләгән кеше кабахәт була аламыни!
– Юу–к! Булалмый! – булды җавап.
– Сәмидә кабахәтме?
– Залның яртысы «кабахәт» дип кычкыра, икенче яртысы дәшми.
– Юк! – дидем. – Сәмидә укытучы түгел бит ул. Сәмидә – яхшы сыер савучы, ярдәмчел кеше, ләкин белеме булмаган килеш укытучылыкка, балалар тәрбияләргә алынуы аны кыен хәлгә куйган, ул тәрбия чараларын куркыту-өркетү дип кенә уйлый. Асылда, ул да кабахәт түгел. Һөнәрен дөрес сайламаган кеше һәрвакыт тирә-юньдәгеләргә зыян сала. Сәмидә шушы хәлләрдән соң, югары белем алгач, яхшы укытучы булып китәчәк яки ул, укыту аның эше түгел икәнне аңлагач, яңадан сыер саварга кайтачак.
Залда җанлану булып алды:
– Шулай бит инде, белмәгән җиренә тыкшынып йөри бит ул, – дип пышылдаша башладылар. Монысы Билгүс ханымга аталган иде булса кирәк.
– Без әсәрдә алты кешенең кабахәт түгеллеген, яхшы кешеләр икәнлеген ачыкладык… Дилфүзә белән Кирам Карабаш яхшы кешеләрме? – дидем.
Зал:
– Юк! – дип җавап бирде.
– Менә совет ишегалдына автор туплаган сигез кешенең алтысы яхшы булып чыкты, туганнарым! Билгүс ханым, сез гомерегез буе укучыларыгызга әдәбиятны ничек аңларга өйрәтәсез икән. Әгәр дә шәкертләрегез әдәбият-сәнгать әсәрен сезнеңчә аңлата торган булса, мин балаларымны андый укытучыга ышанып тапшырмас идем!
Зал, аягүрә алкышлап, безне озатып калды.
Театрны озатырга дип җыелган тамашачылар артистлардан аерыласы килмичә, автобус кузгалгач та, байтак иярә барды.
Балтач кешеләре әле дә булса шушы вакыйганы искә төшерә икән.

Рабит БАТУЛЛА

Комментарий язарга


*