Әбҗәлилов Хәлил Гали улы — артист, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К.Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектаклендә Мисбах ролен уңышлы башкарганы өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Хәлил Әбҗәлилов
(1896-1963)
Оренбург губернасы Шарлык өязе Мостафа авылында 1896 елның 17 (29) сентябрендә туа.
1916 елда «Ширкәт» труппасында эшли башлый.
Гражданнар сугышы елларында фронт театр бригадаларында эшли. Соңрак — Хива, Бохара
татар театрларында. 1920 еллар башында Үзбәк киностудиясендә берничә
фильмда уйный: «Мәчет гөмбәзе астында», «Рәвәт чүл бүреләре», «Икенче
хатын», «Кемдә хакимият», «Махау авырулылар». 1928 елда Казанга килә
һәм Татар академия театрында эшли башлый.
Х.Әбҗәлилов — татар халкының олы талантка ия булган мәшһүр артисты. Ул иҗат иткән образлар
үзләренең гадилекләре, табигый лекләре, тышкы яктан беркатлылыклары
белән аерылып торсалар да, эчке дөньялары — тирән кичерешләргә бай,
ачык фикерле, зирәк шәхесләр. Әбҗәлилов искиткеч сөйкемле,
импровизациягә бай артист иде.
Аның рольләре: Локман — «Томан арты» (Ш.Камал), Тихон — «Яшенле яңгыр», Шмага — «Гаепсездән гаеплеләр»
(А.Островский), Омелько — «Мартын Боруля» (И.Карпенко-Карый), Боцман —
«Разлом», Харитонов — «Диңгездәгеләр өчен» (Б.Лавренев), Биктимер —
«Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), Хуҗа — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт), Лир —
«Король Лир» (В.Шекспир), Гыйльманов — «Миңлекамал» (М.Әмир),
Сираҗетдин — «Банкрот» (Г.Камал), Яков — «Соңгылар» (М.Горький), Мисбах
хаҗи — «Җилкәнсезләр» (К.Тинчурин), Полежаев — «Тынгысыз картлык»
(Л.Рахманов), Кучумов — «Котырган акчалар» (А.Островский) һ.б.
СССРның халык артисты — 1957 ел.
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1958 ел.
(Чыганак: Илялова Ильтани Г.Камал театры артистлары: Биографик белешмәлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 334 б.)