ТАТ РУС ENG

Колбарисов Фатих Әкрам улы – артист

Колбарисов Фатих Әкрам улы — артист, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Кәрим Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектаклендә Батырхан роле өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


kolbarisov_fatih.jpg
Фатих Колбарисов
(1921-1981)

 

Башкортстанның Мишкә районы Субай авылында туа.
1937-1939 елларда Академия театрында ярдәмчел составта эшли.
1941 елда Татар академия театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар
академия театрында төп составта эшли башлый. Ул иҗат иткән образлар
романтик рух белән сугарылган.
Аның рольләре: Анджело — «Анджело»
(В.Гюго), Әбүгалисина — «Әбүгалисина», Розенберг — «Муса Җәлил»,
Качкинский — «Һиҗрәт» (Н.Исәнбәт), Михаил — «Дошманнар» (М.Горький),
Журналист — «Сукыр» (Э.Альт), Максим — «Ата хакы — Тәңре хакы»
(В.Лаврентьев), Батырхан — «Җилкәнсезләр», Мишка — «Зәңгәр шәл»
(К.Тинчурин), Новосельцев — «Ешрак елмаегыз!» (Э.Брагинский,
Э.Рязанов), Арсланов — «Канкай углы Бәхтияр» (Т.Миңнуллин), Лавр
Мироныч — «Соңгы корбан» (А.Островский), Баһрам — «Шәһәрдә җәй» (Анар),
Клеант — «Суган суфые» (Мольер), Алтынбай — «Татар хатыны ниләр күрми»
(Г.Ибраһимов), Борһан — «Оныта алмасаң, нишләрсең» (Х.Вахит), Саттаров
— «Чикләвек төше» (Г.Ахунов), Илчегол — «Нәркәс» (И.Йомагулов),
Паскуалино — «Бәйрәм кичендә» (Эд. де Филиппо) һ.б.
ТАССРның атказанган артисты — 1968 ел.
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1958 ел.

 

(Чыганак: Илялова Ильтани Г.Камал театры артистлары: Биографик белешмәлек.
– Казан: татар. кит. нәшр., 2005. – 334 б.)


 

Комментарий язарга


*