Урманче Бакый Идрис улы (Бакый Урманче) – сынчы, татар мәдәнияте
эшлеклеләре: Г. Тукай, М. Җәлил, Ф. Әмирхан, Г. Кариев, Г. Ибраһимов һ. б. ның
скульптур портретлары өчен 1967 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
(1897–1990)
Бакый Идрис улы Урманче – РСФСРның халык рәссамы, ТАССРның халык рәссамы, Казахстанның атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендә Дәүләт премиясе лауреаты.
Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасы Тәтеш өязендә Күл–Черкән авылында (хәзер Татарстанның Буа районы) татар гаиләсендә, Идрис имам һәм чигүче Мәхҗүбә апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә (барлыгы гаиләдә алты кыз һәм ике малай була). Гаиләнең көнкүреше Бакыйның сәнгатькә тартылып үсүенә зур йогынты ясый, чөнки чигү–тегү, туку, халык һөнәрчелеге белән шөгыльләнү, бизәкләр ясау–төшерү – гаилә тормышының бер өлешен тәшкил итә. Бакыйның бабасы да буяучы булып көн күргән.
10 яшендә Бакый рәсем ясарга өйрәнергә теләп, Казанга килә, әмма мәдрәсәдә моңа өйрәтмиләр, сәнгать мәктәпләре ишеге исә ул вакытта татарлар өчен ябык була. Бакый Урманчега илне күп гизәргә, төрле һөнәрләр үзләштерергә туры килә – Донбасста шахтер, Тамбовщинада укытучы, Уралда Надеждинский заводларында эшче, беренче дөнья сугышында Урта Азиядә хезмәт итә ул.
Октябрь инкыйлабыннан соң, 1919 елда гына Бакый беренче рәсем дәресләре ала. Ул чакта Глазовода мәктәп инспекторы булып эшли һәм җирле сәнгать студиясенә йөри. Бакый Урманче югары һөнәри белем алган беренче татар рәссамы була. Башта ул Казандагы сәнгать остаханәләрендә шөгыльләнә (1919), аннан Мәскәүнең ВХУТЕМАС уку йортында А.Голубкина һәм А.Шевченко остаханәләрендә сынчылык һәм нәкышка укый.
1926 елда институтны тәмамлап, Бакый Урманче Казанга кайта. Сәнгать мәктәбендә укыта башлый, аннан аның җитәкчесе итеп билгеләнә. Биредә ул үзе дә рәсемнәр иҗат итә, сәнгать–керамика остаханәләрен оештыра, иллюстрацияләр ясый, мәкаләләр яза, лекцияләр укый.
1929 елда Бакый Урманче Сталин репрессияләренең беренче дулкынына эләгә һәм энесе белән Соловецкий лагеренә сөргенлеккә җибәрелә. Аннан ул биш елдан соң гына кайта. Казаннан Мәскәү күченә, анда аны СССР Рәссамнар берлегенә кабул итәләр.
1934 елда Б.Урманче Россия яшь рәссамнарының беренче күргәзмәсендә катнаша. 1937 елда Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге әгъзасы була.
1941–1956 елларда Бакый Урманче Казахстанда эшли. Биредә ул республиканың мәдәният әһелләре, тарихи шәхесләренең сыннарын ясый. Ташкент сәнгать институтында сынчылык факультетын ачуга нигез сала.
1957 елда Б.Урманче Казанга кайта, аңа инде 60 яшь була. Казанда ул яңа сулыш белән илһамланып иҗатка чума. Яңа сыйфаттагы рәсемнәр, сыннар ясый. 1976 елда Габдулла Тукайга багышлап, Тукай комплексын иҗат итә.
Бакый Урманче 1990 елның 6 августында 93 яшендә вафат була, үзе исән вакытта ук ул татар сынлы сәнгатенең классигы булып таныла.
1998 елда Казанда Бакый Урманче музее ачыла. 1999 елда Татарстан Рәссамнар берлеге бинасы янында Бакый Урманчега һәйкәл куела.