Композитор Шамил Камил улы Шәрифуллин концерт әсәрләре циклы өчен 2005 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Шамил Шәрифуллин
(1949-2007)
Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шамил Камил улы Шәрифуллин 1949 елның 13 сентябрендә Чарджоу өлкәсенең Фараб бистәсендә (Төрекмәнстан ССР) туа. Ашхабад һәм Казан музыка училищеларын, Казан дәүләт консерваториясен (1973) тәмамлый. Мәскәү дәүләт консерваториясенең ассистентура-стажировка программасында укып кайта.
Консерваториядә укыган елларында ук татар фольклор материалларын җыя һәм өйрәнә башлый. 1972-1982 елларда консерваториянең Идел буе халыклары музыкасы кабинетын җитәкли (1972-1982), «Борынгы халык моңнары» и «Сак-Сок бәете» җыентыкларын бастырып чыгара. 1982-2001 елларда консерваториядә укыта.
Композитор татар хор музыкасы өлкәсендә нәтиҗәле иҗат итә – 1970нче еллар уртасында «Мөнәҗәтләр», «Авыл көйләре» хор концертлары аңа танылу китерә. Татар халык җырлары тәкъдим ителгән «Татар туе җырлары» (1993) кантатасы һәм башка күп кенә әсәрләре – шул исәптән, симфонияләр, хор өчен концертлар, оркестр өчен концерт, симфоник поэма, 50дән артык җыры татар профессиональ музыка сәнгатендә лаеклы урын ала. 2005 елда композиторга Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла. Гомеренең соңгы елларында «Йосыф һәм Зөләйха» балетын иҗат итә (үз либреттосына, 2005, куелмаган).
Композитор озакка сузылган авырудан соң 2007 елның 25 декабрендә Казанда вафат була.