«Гаилә һәм мәктәп» журналы «Остаханә»нең яңа форматын ачып җибәрә. Аның максаты – укучыларыбызны төрле жанрда рәсем ясау техникасы белән таныштыру. Беренче дәресне ТРның халык, РФнең атказанган рәссамы, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм Татарстан мәдәният министрлыгының Б.Урманче премияләре лауреаты Зөфәр Фоат улы Гыймаев алып бара. Рәссамның киңәшләрен тотып, акварель техникасында натюрморт ясарбыз.
Акварель – гади техника түгел. Без ясыйсы әйберләр яшелчәме ул, җиләк-җимешме яки нинди дә булса эш коралымы, алар бер-берсе белән тематик бәйләнештә булырга тиеш. Бер-беренә йокмый торган нәрсәләр булмасын, шуңа күрә дә натюрморт өчен үзегез белгән, күңелгә якын әйберләрне сайлау яхшы.
Сиңа бик үтә күренмәле буяу кирәкме яки куерак, тыгызракмы? Суны күпме тамызырга? Эш башлар алдыннан буяуга күнегер, аның «холкына» төшенер өчен икенче бер кәгазьдә эшләп карыйбыз. Буяу бик куе да, бик сыек та булмасын. Төсләрне берсе өстенә икенчесен салганда, беренче катның тулысынча кибүе зарур.
Үзең ясыйсы әйберне аерым-аерым предметлар итеп түгел, ә тулаем күзаллау шарт, чөнки кайвакыт алар аерым-аерым яхшы итеп ясалса да, бөтенесе янәшә торганда, ятышлы булмаска мөмкин.
Сары, зәңгәр, кызыл буяуларны башка төсләр белән кушып, бөтенләй яңа төсләр ясау мөмкинлеген беләсездер инде.
Әйтик, сары белән зәңгәрне кушсак – яшел, кызыл белән сарыны кушсак, әфлисун төсе килеп чыга. Моны да, төп кәгазьдә эш башлаганчы, читтә сынап карагыз.
Иң элек 30х40 үлчәмдәге калынча кәгазьне алып, як-ягыннан 5-10 мм калдырып, аны скотч белән планшетка беркетеп куябыз. Бу очракта кәгазьнең скотч астында калган җирләре соңыннан үзенә күрә булачак эшебезнең рамы – кысасы да булып торачак, шуңа күрә дә аны планшетка кнопка белән кадаклап куярга киңәш итмим.
Кәгазьдә эш башлаганчы, башта пропорцияне, офык сызыгын, яссылыкны, алгы-арткы планны дөрес билгеләр өчен булачак натюрмортның берничә эскизын ясап карыйбыз. Сурәт үз үлчәменнән дә зур булмасын. Кызыклы композиция табылгач, эшкә тотынсак та була. Карандашны кәгазьгә бик басмый гына ясый башлыйбыз. Карандаш эзе тирән булып калган очракта, буяганда агып төшеп, эз калдырырга мөмкин. Монда мин булачак сурәтне артык ясап тормадым, урыннарын гына билгеләдем диярлек, ә сез төгәлрәк итеп ясарга тырышыгыз.
Бер калынрак, бер нечкәрәк пумала алсагыз җитәр. Яктылык сул яктан төшсә яхшы, чөнки предметның рәвеше, күләме күренү кирәк. Башта яктылык төшә, аннан ярымтон, аннан күләгә, ә күләгәдә рефлекс чагыла.
Акварель буяуны куе итеп салмыйбыз, ул үтә күренмәле булырга тиеш. Сурәтнең иң якты җире – ул ялтырап торган урыннары. Шуларны билгелибез. Ул кәгазь төсендә ак булып калачак.
Суны берничә яки бер олырак савытта әзерләгез. Чиста булсын өчен, аны ешрак алыштырырга мөмкин. Буяу эшен тоны ачыграк, сыеграк урыннан башлыйбыз. Майлы буяу белән эшләгәндә, киресенчә, иң караңгы урыннардан башлыйлар. Безнең монда иң караңгы урыннар, мөгаен, сливадыр. Аннан кала алмадагы, тәлинкәдәге чагылулар.
Вакыт чикле булганлыктан, мин «а la prima» ысулында эшләрмен. Шулай булгач, иң интенсив – караңгы төсләрдән башлыйм. Безгә караңгырак төсне табу өчен берничә буяуны кушарга туры киләчәк. 2-3 төстән артыгын кушарга тырышмагыз, чөнки күпкә китсә, ул ниндидер бер болганчык соры төскә охшап кала. Кайвакыт, караңгырак төс кирәк булганда, кара буяу да кушып җибәрергә ярый. Без буяуны мөмкин кадәр бар куәтенә алачакбыз, чөнки юеш килеш акварель җете булып күренсә дә, кипкәч, ул тоныклана. Шул ук вакытта, әйткәнемчә, буяу куе булмаска, үтә күренмәлек сакланырга тиеш. Алма яктыда карап торуга кызыл кебек, әмма ул бер төсле генә түгел – ярымтон бөтенләй башка төс, алмада күршедәге сливаның чагылышы бөтенләй өченче төс. Палитрада шул төсләрне табабыз. Бер предметны буяганда, аңа янәшәдәгесенең чагылышы төшүен исәпкә алып игътибар белән эшлик. Бу натюрмортны эшләргә 2-3 сеанс, ягъни 12 сәгать вакыт кирәк булган булыр иде. Бүген мин аны бик кыска вакыт аралыгында – 1 сәгать тә 10 минут эчендә башкарып чыктым. Әле тагын да камилләштерү мөмкинлекләре калды. Әмма сез ашыгып эшләү белән мавыкмагыз. Рәсем ясау – күп тырышлык, сабырлык сорый торган хезмәт. Бөтен эштә дә осталык тәҗрибә белән килә. Уңышлар барыгызга да!